.
  

© Рамиль Гарифуллин

Казан–ностальжи. Хикәяләр

Татардагы Казан турында

Бу китап кечкенә малай исеменнән язылган. Ничек итеп ул үзенең туган шәһәре Казанны, аның ишек алларын яратканы турында. Нәкъ бу китапта кайсы ишек алдында иң биек күк булганын белерсез. Бу шәһәрнең кайсы җирендә таң атканын каршы алып була? Ничек бу шәһәрдә сәер кешеләр яши, сәер дигәнебез – ул олы кешеләр инде...

Бу китапны укыгач, сез үткән гасырның 60нчы елларда калган, гәҗәеп шәһәрнең серләрен белерсез. Бу серләрне сөйләгән малай – Рамиль Гарифуллин.

Әгәр дә сез, чынлап та үткәннәргә күмелеп, шул үзегезнең туган шәһәрегезнең кечкенә ишек алларына кайтып, онытыласыгыз килә икән... Ул чагында бу хикәяләр– сезнең өчен. Боларны укып, сез көндәлек ыгы– зыгы, вак мәшәкатъләрдән бераз гына арынып, ял итәрсез.

Эчтәлек

  1. Автор турында
  2. Кереш сүз
  3. Дәдә Миша белән таң атканын каршы алу сәяхәте турында. («Казанда кайсы яктан кояш чыга?»)
  4. «Локомотивка»! Су коенырга!
  5. Иң биек күкл әр...
  6. Коржик эшләүчеләр илендә
  7. Казан Спасс манарасы курантлары астынд а...
  8. Шәрап ташучы а т– Бурка ...
  9. Минем ишегалдым.
  10. Заусойловлар йортына ничек барып чыгуым турында
  11. Дәдә Миша белән Роза түти.
  12. Шикәрле абзый...
  13. Верба түти
  14. Елан
  15. Ишегалдымның ялгыз карчыклары. . .
  16. Балачак ишегалдымның агач сарайлары
  17. Арбалы атлы «старъевщик»
  18. Безнең Альма
  19. Җәй юрганы астында
  20. Сезгә, телевизор карарга керергә мөмкинме?
  21. Казанның агач « самокат» ларының «патшалары»
  22. Тәрәзә төбендә...
  23. «Кар патшабикәсе»
  24. Дәдә Степа машина алды...
  25. Такталар белән уен
  26. Эдик дәдәне ярата идек...
  27. Кеше ашына мәдхия (Дималарда обед ашадым... )
  28. Бер ишегалдында – Ибрай абый һәм коммунизм
  29. Бауман ишегалларының хуш исле чәчәкләре
  30. Ишегалдымның яшь музыкантлары
  31. Ишегалдымның серләре
  32. Казанның соры мичләре.
  33. Без мунчага барабыз!...
  34. Казанның сорымич өсләрендә
  35. Күккә тоташкан баскычым
  36. Ваня дәдәй һәм демонстрация
  37. Казан кай тарафта?
  38. №3 нче санлы мунчаның увертюрасы.
  39. Кояшы белән түгел, күкәйләре белән шатландырган ишегаллары турында.
  40. Безне сихерләп торган Булак!
  41. Казан урамнары – Зиннәтнең җәннәте.
  42. Безнең балачакның «Черек күле».
  43. Урамымны томан каплаган чакта...
  44. Без Бауман урамыннан үткәннәребезне э зләп, бүзебезне эзләп йөрибез...
  45. Сирәгерәк йөри башладык... Ни өчен?
  46. Бауманнан колбасага атлан ып очу!
  47. Менә ул урам... Менә ул йорт...
  48. Ә теплоходлар гөрләп Казаннан китә тордылар...
  49. Балачаг ы м кунаклары
  50. Горький урамындагы танцеплощадка булмаса, миндә булмаган булыр идем!
  51. Галактионов урамында яшәүче Ахмеровлар гаиләсе
  52. Безне илһамландырган Кекин Йорты.
  53. «Казан» кунакхәнәсе янындагы, бу тылсымлы телефон будкасы...
  54. Петропавлов соборындагы Казан планетариясе
  55. Казан белән сөйләшү – ялгызлыктан бер дәва...
  56. Селедка исләре аңкыган нурлы Университет колонналары.
  57. Бу бәхет түгел мени?
  58. Без барыбыз да Клячкин хастаханәсеннән и дек...
  59. Казанның күге һәм офыгы шоколад төсендә булган чакта...
  60. Казандагы балалар храмнары яшәячәк!
  61. Казанда ялгыз торба тавышы яңгы рагында...
  62. Казанга жирафлар килгәндә...
  63. Без ширбәтле ваталар артыннан киттек...
  64. Ландринкалар аша Казан күренеше!...
  65. Никольск чиркәве мәзәкләре һәм кәнфитләр
  66. Борчак апа һәм аның казанындагы җылы борчагы
  67. Бауманның яңа ел лампочкалары
  68. Ничек итеп каен үзенең соңгы җилен көтүе турында
  69. Горький паркы һәм елмаеп йоклау
  70. Бауман буенча арба тәгәрәве турында...
  71. Олеськаның киң күңелле әтисе
  72. Казанга килгән сугыш афәтләре турында
  73. Язгы Казан симфониясе
  74. Казан Кремлендәге алтын хәзинәсе тирәсендәге маҗаралар
  75. Бауман урамында узган егермееллыгымны юксыну
  76. Бу бәхет мизгеле мин ем белән... гомергә!
  77. Казан коды
  78. Казан, Мәскәү һәм ностальгия
  79. Бу тылсымлы йорт – «Родина» кинотеатры.
  80. Бауманда Гаррины күрер өчен...
  81. К ырыкбиш тиенлек иң хуш исле хушбый
  82. Мин юк чакта Казанның үзгәрүе
  83. Утын сараеның серләре
  84. Таң әле төн булганда
  85. Әти – әниләр көне
  86. Беренче сентябрь
  87. Мәктәп бәхете
  88. Цирк һәм Булактагы минем мәктәбем
  89. Соңгы дәресләр
  90. Минем беренче теплоходым
  91. Беренче мәктә п, алтынчы түгел инде
  92. Урам китаплардан төшкән алтын нурларга күмелгәндә
  93. Казан урамнары – минем хисләр коридоры

Автор турында

Гарифуллин Рамиль Рәмзи улы – Русиянең танылган психологы, публицист, язучы, Социаль белем Академиясенең психология һәм дефектология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,

«Блеф энциклопедиясы» (1995), «Шәхес тылсымчысы» (1997), китаплары авторы. Шулай ук, Рамиль Гарифуллин «Шигъри психотерапевтик этюдлар»(1998) һәм «Көтелмәгән психология. Нәрсә турында психотерапевт берни әйтми?» (2003), «Куркыныч психологик капканнар» (2004) һәм башка китаплар авторы да ул. Рамиль Гарифуллин шулай ук вакытлы матбугатта басылып чыккан бик күп мәкәләләр авторы да.

Авторның хикәяләре «Идел» журналында да басылып чыкты. Берничә ел Рамиль Гарифуллин «Аргументы недели» атналык газетасының күзәтчесе дә булып эшли.

Аның китаплары зур матбугатлар; «Феникс», «Сталкер», «Столица принт», «Сфера» һәм башка матбугатларда да басылып чыктылар.

Гарифуллин Р.Р. – кино, телевидение, әдәбият өлкәләрендә психотерапевтик тикшерүләр жанрына да нигез салучы автор.

Кереш сүз

Минем барлык хикәяләрем – балачагым хәтирәләре. Алар мине иркәләп, ләззәт биреп, гомер буе мине озатып баралар. Алар гел минем белән, алар минем күңелемә таяныч.

Мин тормышымны шундый таяныч булып торган балачак мизгелләресез күз алдыма да китерә алмыйм, бу газиз Казанымның җылы балачак ишек алларысыз.

Бу балачак атмосферасына кайтканда, мин ниндидер тынычлык, рәхәтлеккә чумам, алар мине көндәлек тормыш ыгы– зыгыларыннан, мәшәкәтъләреннән коткаралар. Бу минем рәхәтлек көне буена барырга мөмкин. Иң беренче мин бу халәткә иртә таңнан чумам. Бу хәтирә күренешләрен мин «сүз– каләмем» белән язып куям. Ул хәтирәләрдә үз– үземне ачу мизгеле – иң кызыклы мизгел, хаттә хәтирәләрнең үзенә караганда да. Ул вакытта ниндидер яңа ачышлар табам үземә, хаттә чын барлыкта булмаган хәлләр пәйда була. Кайчандыр онытылган мизгелләр дә йөгереп искә төшәләр. Бу бик дулкынландыргыч минутлар. Ни өчен дигәндә, син беркайчан да белмисең, аның нәрсә сиңа китереп чыгарасын. Син дулкынланып шул үткән дөнъяда үзеңне ачсың. Ә алар барысы да минем яраткан шәһәрем Казан белән бәйлеләр.

Мин укчыларыма, минем язган вакытта тойган тойгыларымны тоюларын телим. Бик телим!

Дәдә Миша белән таң атканын каршы алу сәяхәте турында.
(«Казанда кайсы яктан кояш чыга?»)

Безнең коммуналкада дәдә Мишаның таң атканын каршы алырга йөрегәнен барысы да белә иделәр. Ә бит ул кояш белән очрашырга көн дә йөри иде, еллар буена. Ә миңа аның ничек итеп кояшны каршы алганын кыш көнендә генә күрергә туры килде.

Бер караңгы кышкы иртәдә минем һичкенә дә балалар бакчасына барасым килмәде.

Ә дәдә Миша мине дәртләндереп: «Түз, тиздән кояш чыга!», – диде. Ул һәрвакытта үзе белән мине әйди иде, әти – әниләргә: «Балалар бакчасы качмас», – дия торган иде.

Ул миңа: «Җәйне көтмик, җәй көне таң бик иртә ата, иртән иртүк торырга кирәк, ә менә кыш көнне йокыны да туйдырасың, таңны да каршы аласың, балалар бакчасына да соңга калмыйсың», – диеп аңлата.

Ниһаят, мин таң ату белән чын– чынлап кызыксына башладым. Ул миңа әллә нинди зур эш булып тоела башлады. Аның нәрсә икәнен бик аңлап бетермәсәм дә, ул турыда уйлаганда, күңелем әллә нинди сихри тойгылар белән тула иде. Кайчандыр бер көнне дәдә Миша белән кояш чыкканын карарга баруыма ныклап ышана башладым. Кояшның караңгылыктан ничек килеп чыгуын күз аллый алмый идем, шуңа күрәдер дә нәк шул мизгелне генә ярата белми идем әле.

Дәдә Миша һәр иртән ишек алдыннан чыккач, Казанның Спасс манарасына таба юл ала иде. Кайчагында мин аны кояш белән очрашып кайткач, коридорда очрата идем.

Ул тыныч кына, бәйнә– бәйнә, ничек итеп үзенең яраткан таңын каршылавы, ничек итеп кояшның килеп чыгуы турында сөйләргә ярата иде. Ул бу сәфәрен иртән эшкә китүчеләрне туктатып сөйли, бигерәк тә, уртак кухняда иртәнге ашын әзерләп йөрүче Вера түтигә. Аңа сөйләп бетерергә өлгерми, бүлмәсеннән яһүдчә тупас кына нидер кычкырынып Роза түти килеп чыга. Һәм безнең иртәнге хыялый романтигыбыз дәдә Миша «конвой» астында бүлмәсенә кереп югала.

Бу дәдә Мишаның хикәятен тик исерек дәдә Ваня гына ишетми кала иде. Ул үзенең ишек төбендә махмырдан аунап, гел йоклап кала.

Бу иртәнге «маҗаралардан» соң һәркөнне әни белән троллейбус тукталышына чыгабыз. Мин дәдә Мишаларның тәрәзәләренә үрелеп карыйм. Ә ул моңсу гына, үзенең «коморкасында» тәрәзәдән карап кала, үзе миңа ишарә ясый: « ә шулай да таңны каршы алырга барырга кирәк», – дигән сыман.

Мин бу тәрәзә аша ике карт кешеләрнең тарткалашканын да бик озак күзәтә алмый идем, ни өчен дигәндә троллейбус бик тиз килеп җитә иде.

Кышның бик буранлы бер көннәрендә дәдә Миша таңны каршыларга йөреми иде.

«Минем гүзәллекне караңгылыкка бикләп куйдылар, ә шулай да аңардан яктылык төшә, көн барырбер туа» – ди торган иде.

Бердәнбер көнне мин йөрегән балалар бакчасы карантинга ябылды. Мин шундук аңлап алдым: « Мин бит дәдә Миша белән бара алам!». Минем бәхеткә бураннар да туктады, кояшлы матур көннәр башланды. Кичтән үк мин үземнең ниятем турында дәдә Мишага әйтеп куйдым. «Мин һичшиксез иртәгә синең белән барачакмын!», – дидем. Ә ул шулхәтле шатланды! Мин ул шатланганга шатландым. Минем өчен болай әти белән әни генә шатлана иделәр, хәзер дәдә Миша да шатлана минем өчен.

Иртәнге булачак серле сәяхәт күңелемне ниндидер тылсымлы хисләр белән биләп алды, мин хыялый уйларга чумып, тәмле йокыга талганмын. Ә иртән шулхәтле җиңел тордым. Сикереп кенә. Йокы туймаудан да һич интекмәдем.

Дәдә Миша коридорда басып тора иде инде.» Озак йоклыйсың, таң атты бит инде!» – диде ул каш астыннан гына елмаеп. Мин шундук күңелсезләндем. Ә ул шаярып кына әйткән икән!

Без соңармадык. Әле иртәнге эңгер– меңгер дә башланмаган иде әле. Ниндидер узып барган төннең кара пәрдәсе дә китеп бетмәгән. Дәдә Миша беренче булып төннең киткәнен күреп алды. Аңа ияреп мин дә! Әле көн килеп җитмәгән, ә офыкта көнне хәтерләткән яктылык пәйда булды. Ул – көннән хәбәр кебек, көн үзе түгел, аның хәбәрчесе генә иде әле ул. Бу минутларда мин ниндидер горурлык хисләре тойдым.

Безнең икебездән башка Казанда беркем дә офык артын күрми бит! Без генә күрәбез, көннең тууын! Без барысыннан да алдарак! Иң беренчеләр! Без генә күрәбез бу күренешне! Казанның чите бу вакытта онытылмаслык иде. Бу тойгыларны мин гомерлеккә истә калдырачакмын! Казанның эңгер– меңгердән көнгә онтылуын. Бик сак кына Казанның читләре яктыра. Казан пәйда була! Бу кем! Бу нинди «кунак»?!Шуны түгелме соң без дәдә Миша белән көттек!

Яктырганнан яктыра бара торган һава тора– бара бер тыгыз шарга әйләнгән кебек, менә– менә ул шартлар да, Казан беренче нурлар белән яктырыр! Бу яктылыкның көче артканнан арта бара, аннары безгә таба омтыла! Мин дә шушы эңгер– меңгернең кисәкчеге булып бер урында катып калып, хәйран калып басып торам!

Кайчан соң нурлы уклар шәһәребезгә чыгып кадалырлар?!

Мин дәдә Мишага карыйм, ул комачаулама дигәнне аңлатып ишарә ясый.

Бу артканнан арта бара торган кызу күренеш югары нөктәсенә килеп җитте!

Ниһаятъ беренче нечкә нур сузылып чыкты! Дәдә Миша җиңел сулап куйды. Аның күзләрендә мин шатлыктан чыккан яшь тамчыларын күрдем. Минем шатлыктан кычкырасым килде! Һәм мин кычкырып җибәрдем. Дәдә Миша да кычкырды: «Ура!

Безнең тавыш Спасс манарасы яныннан тирә якка таралды.

Соңырак, нурлар, ишелеп чыктылар, әмма беренче нур аларның барысына караганда да яктырак иде.

«Локомотивка»! Су коенырга!
(«Мы идем купаться»)

Пләжгә бару мәшәкате акрынлап бөтен ишек алды белән тулды. Бу минем балачагымның иң шатлыклы мәшәкатләре!

Иртән иртүк кыздыра башлаган кояш нурлары, акрынлап безнең ишек алларындагы барлык «халыкны» төрле Казан пләңләренә куып чыгара башлый. Өйләрендә тик олы кешеләр генә кала. Мин «парадный» га чыгып, Чернышев урамына күз салам... Аның икенче башы күккә ашкан баскыч белән тәмамлана. Артында – «Локомотив» пләңе.

Бу урам буйлап, кояштан «пешкән» казанлылар тезелеп– тезелеп Иделгә су коенырга ашыгалар. Мин эчтән генә: «Ашыгырга кирәк, югыйсә пләңдә урын калмаячак», – диеп уйлап, ишек алдыма кире кайттым, нишләптер һаман чыкмаган дусларымны ашыктырырга. Вувка инде иртәнге ашын ашап, мөгаен гына әтисе туган көненә бүләк иткән кара тәгәрмәч шинасын кабартадыр. Бу шин белән су керүе күңел– л– ле– е!

Минем үземнең дә көрән төстәге резиннән киеп йөзә торган түгәрәгем бар ла ул!

Вувканы көтәргә кирәк... Сирежка гадәттәгечә үзенең «плавки» ен эзлидер инде.

Әбисе дә эзләшкән буладыр, табалмыйча. Сирежка әбисен нарош яшереп куя ул минем «плавки» ны – дип сөйли. Су керергә китмәсен диеп. Ул аның өчен гел борчыла, шулай, су керергә китсәк. Мин белә– ә– әм, «плавки» ы табылачак! Ә Сашке кайчан дәшсәң дә, һәрвакыт әзер! Тик ул барыр алдыннан, әбизәтелне «Школьник» сәпитендә ишек алдын бер урап чыга. Симез Юрка да гел безнең белән йөри. Беренче тапкыр ул алып барып күрсәткән иде миңа пләжне. Хәзер ул сарайлары янында балыктан кайткан әтисенә кармак– җепләрен чорнарга булыша. Әтисе безне дәртләндереп»: Су бүген бик җылы, май кебек» – ди.

Иринка да чыкты. Ул безгә икенче шәһәрдән кунакка килгән кыз. Кулында ап– ак резиннән кабартылган аккош. Ул үзе дә әкияттәге аккош сыман! Үзе дә ап– ак, чәчләре дә ак, күлмәге дә. Хаттә күлмәгенең ак канатлары да бар! Бу «ике аккош» шулай ук безнең белән барачаклар. Соңырак, безгә Генка да килеп кушыла. Ул безнең арада иң зурысы, һәм ул һәрвакытта кузгалып киткәндә генә безгә иярә.

Безнең «компания» олы абзыйларның домино суга торган ишек алдындагы өстәл янына шулай акрынлап җыела, без артканнан арта барып, бер көтүгә әйләнәбез. Җыелып беткәч көтүебез белән Чернышев урамы буйлап чабабыз! Безнең алдан Вувканың шинасы тәгәри! Без берәм– берәм шул шинага сикерәбез! Ә ул безне күккә чөя, аннары кире җиргә! Безнең шатлыгыбызның чиге юк! Ул шинага шатланабыз, ул тиздән су коеначагыбызга! Эх! Без йөгермибез, очабыз! Җитмәсә безнең «командирыбыз» Вувка, бер кинодан «Зәңгәр диңгездә» дигән җырны да җырлап җибәрә! Ә без аңа кушылабыз! Шатлыктан без тирә– ягыбызда ни барын да күрмибез, хаттә кайвакытта бик тә утырып йөрергә хыялланган поездны да! Якындагы тимер юлларының сәер исләре генә борынга бәрелеп кала. Поездда сәяхәт итү хыялларын Идел ярлары күмеп китә.

Безнең карашлар яр буена төбәлгән. Анда, буйдан– буйга кешеләр сузылып яталар, чәчкәннәр мени! Без дә тиздән алар арасына кереп кушылачакбыз! Тик анда безгә урын калмаган кебек инде. Бу шикләнүләр безнең теләкләрне көчәйтә генә, дәртләндерә!

Без барабыз... Менә Идел аша күпер! Идел безнең аяк астында гына. Бу күпернең биеклеге ярыйсы гына. Түбән каравы куркыны– ы– ыч! Күпер астыннан су керүчеләрнең шатлыклы авазлары ишетелә.

Без Генканың, киемнәрен Юркага ыргытып, күпер өстеннән суга чумганын сизми дә калдык. Без аның су астыннан килеп чыкканын көтәбез, ул чыкмый да чыкмый!

Әй, ул күпернең икенче ягыннан килеп чыккан икән! Без инде аңа сокланабыз! Шак катабыз! Генка бәхетле–е–е! Безгә ул шатланып кычкыра!

Безнең бу «көтүгә» пләждә урын табуы җиңел эш түгел. Кайда гына безгә сузылып ятарга соң? Тизерәк суга чумасы килә бит инде! Без шулай карана– карана яр буеннан барабыз. Иң алдан шинасы белән Вувка бара. Ә су, шундый үтә күренмәле! Көмеш салкынлыгы белән безне– янып– пешеп килгән «шайка»ны үзенә әйдәп тора. Җитмәсә ярга бәрелеп, дулкынланып та тора. Инде түземлек калмады ич!

Ура! Урын табылды! Без ук кебек, киемнәребезне ыргытып суга ташландык! Берәм– берәм балыклар кебек суга ыргып чумабыз! Судан һич чыгасы килми! Вувканың шинасы тирәсендә кайнашабыз. Иң кызыгы– шуңа ябышып йөзүе.Өстенә басып та чумабыз! Ә Вувка бик шат, горур! Ул бит безне шулай шатландыра. Һич өшемибез, иреннәребез зәңгәрләнеп бетсә дә. Ниһаятъ, тәмам арып, чыгып кайнар комга чумабыз, аяк– кулларыбызны батырабыз. Йөрәкләребезнең дөпелдәвеннән комнар селкенә!

Шатлыгыбыздан теләсәң– нәрсә сөйлибез, сәбәпсез көлешәбез. Кояш үз урынында микән дип, күккә дә карап алабыз. Бу бәхетле минутлар озакка сузылыр микән? Тагын суга чумабыз!

Бераздан, безнең «буш будильниклар» (ач корсаклар) тавыш бирә башлагач, аларны инде кайнар комга терәп кенә тынычландыра алмыйбыз әлбәттә, су коену шатлыгы сүнә бара. Ул икенче шатлыкка – үзебезнең яраткан Казаныбыз урамыннан, яраткан ишек алларыбызга кайту шатлыгы! Су коенганнан соң, безнең күңелләребез дә, күзләребез дә киңерәк ачыла, ә ул вакытта инде без нәкъ Казанда туганыбызга чиксез шатлана идек!

Иң биек күкләр...

Минем ишек алдыннан күккә карап та була иде. Ә менә сыйныфташым Тәнзиләләрнең ишек алдында күк күренми. Шуңа күрә дә ул миңа бераз көнләшә кебек. Аларның ишек алларында бөтенләй караңгы, әллә ничек, гел юеш була. Тәнзилә бик еш кына безнең ишек алдына күккә карага килә иде. Ничек яшәделәр икән алар? Һавасыз, күксез бик кыен булгандыр бит. Ул бит җаза кебек.

Минем ишек алдымның күге бик биек, якты! Алай гына да түгел! Җитмәсә анда бик күп нәрсәләр очып йөриләр; болытлар, самолетлар, кошлар...

Тәнзилә безнең ишек алдына килеп туйганчы күккә карап тора да, аннары үзләренә кайтып китә. Ә мин аны җәлләп калам, күге юк бит... Шуңа күрә мин аны безнең ишек алдына ешырак чакырырга тырышам. Күкне күрүеннән дә бигерәк, аның астында йөрүе күңелле бит әле! Тәнзиләнең төнге күкне дә күрәсе килә иде. Аның андый мөмкинчелеге булмагач, мин аңа үзем төнге күк турында сөйли идем. Йолдызлы, төпсез, чиксез төн күге турында. Мин сөйләгән саен аның күрәсе килүе арта гына.

Бер кайчан да онытмыйм! Бер көнне ул атылып йөгереп безнең ишек алдына килде дә, ялкынланып үзенең авылга кайткач, төнге күкне күрүе турында сөйләгәнен. Ул йолдызларның атылып төшкәнен дә күргән икән. Мин шул хәтле аның өчен шатландым!

Минем үземнең дә йолдызлар атылганын күргәнем юк иде бит әле. Безнең Тәнзилә белән уртак сүзләр бик күп иде. Бер сыйныфта укыдык, бер шәһәрдә яшәдек.Иң мөһиме, безнең күкләр уртак иде!

Һавада ак күгәрченнәр көтүе очкан вакытта, мин аңлый идем, аларны кайдандыр, күрше ишек алларыннан очырганнарын. Минем шул, күгәрчен очырган кешеләрне, каян очырганнарын күрәсем килә иде. Шул ишек алларына барып эзләп тә карадым, әмма берни дә таба алмадым. Нәкъ ни эзләргә кирәк икәнен дә аңлап бетермим үзем. Ә бит табарга кирәк аларны, шуңа бу эзләнүләрдән мин һич туктамадым. Мөгаен бу күгәрчен «келәтләре» зур– зур агач тартмалардан ясалгандыр, җирдән шактый югары торалардыр... Кыйгач «трапеция» ишекләре белән... Ә мин аларны шулай да эзләп таптым. Алар шактый күп булып чыктылар.Мин аларны Островский, Булак, Киров урамнарында да күрдем. Шуңа күрәдер дә, бик еш Казан өстендә бик күп төрле– төрле ак күгәрченнәр очып йөриләрдер! Элегерәк, мин аларның «йортлары», хуҗалары бер генә кешедер диеп уйлый идем. Ә алар бик күп икән...

Бер шундый күгәрчен «йортын» мин Булакта таптым. Аның исеме Витька. Без аның янына Тәнзилә белән бардык, күгәрчен очырганын карарга. Минем өчен иң кызыклысы – ничек итеп күгәрченнәрнең кире, «йортларына» кайтулары. Витька өчен кайгырам, күгәрченнәре кире кайтмый, икенче якка очып китмәгәеләре– дип. Ә Витька үзе һәрвакытта бик тыныч.

Ул: «Минем күгәрченнәр акыллы. Алар мине бик яраталар», – диеп, хаттә аларны үзенең авызыннан ризыклар биреп, ашатап та безгә күрсәтте. Аннары Витька бер күгәрченне алды да, ике кулы белән аны кисәк кенә күккә ташлады. Аннары аңа югарырак очып китәргә булышкан кебек, куллары белән әллә нинди ишарәләр ясап, чәбәкләп, талпынып та куйды. Әйтерсең дә ул һаваны этәрә, өскә таба! Ул үзе дә менә– менә очып китәр шикелле тоела! Сызгырып та куя! Сызгырган вакытта аның күзләре очкынланып китә хаттә. Без дә Тәнзилә белән сызгырырга тырышып карыйбыз, әмма безнең берни дә килеп чыкмый. Шуңа күрә без кулларыбызны чәбәкләп торырга гына булдык.

Үзебез кычкырабыз! Витька бер озын таяк алып күкне айкады! Менә аның соңгы күгәрчене очып китте! Бу гаҗәеп ак күгәрченнәрне бөтен Казан күрә бит! Ә кем аның «авторы?» Витька бит инде– е– е, Витька– а– а!

Бераздан ул күгәрченнәр кире очып кайттылар, «трапецияле» ишеккә тезелеп утырдылар һәм берәм– берәм ояларына кереп киттеләр. Ә без Тәнзилә белән бик озак күзәткәннән соң, уйланып тордык: «Ә бит алар яңа гына, иң матур Казанның күгендә, югарыда– а– а очып йөргәннәр иде» – дип. Мондый биек, матур күк бер җирдә дә юктыр башка!

Коржик эшләүчеләр илендә

Мин озак итеп, олыларның эшләгәннәрен карап торырга ярата идем. Бик еш кына Бауман 36 нчы йортның ишек алларын урап чыгам. Иң элек «слесарка» янында басып торам. Хәтеремдә, әле кичә генә без уйнаган, аунап яткан такталар, бу станокларда төрле әйберләргә әйләнүләре. Ике бармаксыз бер абзый шул такталардан озынча тартмалар да ясый иде, алар «гроб» икән. Ясый торгач ул аны сүтте дә, такталарын шунда ук калдырып, ташлап китте. Ә безнең инде ул такталар белән нигәдер уйнасыбыз килмәде моннан соң.

Кайчагында, тәрәзә аша мин тегүчеләрне дә күзәтә идем. Алар;пәлтәләр, кәстүмнәр тегәләр иде. Без алардан малайлар белән еш кына мел кисәкләре алып ашый идек. Аннары итекчеләр тзрәзәсенә дә бара идем. Аларның цехларыннан әллә нинди резин, кләй исләре аңкый.Мин озак кына аларның агач табан асты колодкаларын күн белән теккәннәрен күзәтәм. Бухгалтерлар тәрәзәсенә дә күз салам. Алар бик матур агач төймәләр белән чалт– чолт итеп нәрсәдер саныйлар. Ә соңыннан автослесарь гаражына барам.

Шулай итеп, мин бик еш үземнең ишек алдымны ташлап китә торган булдым. Бауман, Чернышев, Булак, Профсоюзлар, Киров, Ленин урамнарында да ишек аллары күп иде бит. Анда зур– зур биек тәрәзәләр бар иде. Ул тәрәзәләрдән олыларның ни эшләгәннәре бик яхшы күренә. Ул заманда кешеләр гел эш белән мәшгул иделәр, кая карама, барысы да нәрсә беләндер шөгелләнә.

Ә хәзер андый күренешләр бөтенләй юк! Әйтерсен дә эш беткән. Чын хезмәт күренешләре балачак хәтирәләремдә генә калгандыр инде.

Хәтеремдә, Свердлов урамында, язу– сызу эшләрен салып йөртә торган тубалар эшләүләре. Күп кенә казанлылар шул тубаларны күтәреп йөри торганнар иде.

Бердән – бер көнне ишек алдыннан өскәрәк менеп, «Әкият» дигән кафеда, ничек итеп олы апаларның төрле пирожныйлар– коржиклар, кекслар, ром– бабалар ясаганнарын карап тордым. Күпме вакыт үткәнен дә сизмәдем. Борыным белән тәрәзәгә төртелеп карап тора бирдем. Бераз күңелсез дә, әмма бик мавыктыргыч! Тәрәзә аша шундый хуш исләр килә!

Эх, берәрсен генә булса да кабып карыйсы иде! Әнә, тегесен, әлюмин поднос өстендәгесен! Анда бик күп алар! Пешекче түти мине күрми. Куллары белән әллә нинди капчык сыман нәрсәдән май кысып чыгара, һәм ул кысып чыгарган майдан матур– матур бизәкле, чәчәкле кәрзиннәр барлыкка килә! Ул шулхәтле мавыгып эшли! Кисәк кенә миңа таба борылып, ул мине күреп алды. Минем моңсу күзләремне. Бераз дәшми торды. Хәзер ул мине куып җибәрер инде – дип уйлыйм. Кинәт пешекче теге минем күзем төшкән коржикны алды да, форточка аша миңа сузды. Ура! Ә коржик гади генә түгел. Ул баллы! Үзе шундый зур! Ерактан кечкенә булып күренгән иде! Мин рәхмәтемне әйттем дә, шатланып, үземнең ишек алдыма чаптым! Үзем ашыйм, үзем коржикны әйләндереп– әйләндереп карыйм.

Менә ишек алдыма да кайтып җиттем. Минем белән «классики» уйнаган биш дустыма да коржикны кабып карарга рөхсәт иттем. Алар һәммәсе үзләренә аерым берәр коржик турында хыялланып, мине өстерәп диярлек, шул пешекче түтине күрсәттерергә алып киттеләр. Мин инде карышып та караган идем, кыенсына идем, бик, кире анда барырга. Әмма файдасыз! Малайларның буш корсаклары җиңде. Без көтүебез белән Бауман урамындагы «Әкият» кафесына юнәлдек.

Пешекче шул ук эше белән шөгелләнә иде. Бер ун– унбиш минут карап торганнан соң, ул безнең якка борылды. Һәм тәрәзә аша унике моңсу күзләрне күреп алды. Дәшми торды бераз. Без дә дәшмибез. Мин чыдамадым, тәрәзә яныннан киттем, үземнең ишек алдыма таба ук юл алдым. Дусларымны көтәм... Ә алар бераз вакыт үткәч, буш кулларын селтәп, бик моңсу гына кайтып килделәр.

Казан Спасс манарасы курантлары астында...

Спасс курантлары сукканы мин яшәгән Бауман– 36 нчы йортының ишек алдына кадәр ишетелә иде, кайчагында. Ни өчен кайчагында гына дисезме? Бу берничек тә җил юнәлеше белән бәйле түгел, шәһәр шавы белән дә. Ул тик минем белән генә бәйле.

Минем ишек алдындагы башка шау– шулар белән мавыгуымнан тора ул. Шәрап бочкалары ташыган ат тояклары тавышы белән дисеңме, ишек алдындагы өстәлдә олы абзыйларның кызып– кызып домино шакмакларын суккан тавышы белән дисеңме... Йә булмаса, кемнеңдер фатирыннан Марк Бернсның «Мин яратам сине тормыш, синдә мине яратасыңдыр» диеп җырын сузып җырлаганы беләнме. Гомүмән, безенең ишек алдында бик тә күңелле тавышлар гына ишетелә иде, хаттә скәмиядә утырган карчыклардан да.

Курантлар сугуы иртән иртүк бик яхшы ишетелә иде. Ял көнне, балалар бакчасына барырга кирәк түгеллегенә сөенеп уянасың шулай... Ә өйдә олылар хырылдап йоклыйлар әле, ә минем тизерәк якты, кояшлы ишек алдына чыгасым килә. Чыгып утырам...

Кояшка җылынып утрасың һәм курантлар суга башлавын көтәсең.Эх, шул көткән бәхетле мизгелләр! Кайчагында озагырак та көтәргә туры килә, борчыла башлыйсың хаттә; Спас манарасы курантларын сүндереп куймасыннар тагын, йә булмаса башка вакытка күчермәсеннәр – дип. Һәм ниһаятъ, көтеп алган курантлар! Бер суга, ике, өч... Оеп утырган җиреңнән уянып киткәндәй буласың. Сәгатънең ничә икәнен аңлап, белеп бетермәсәм дә, санарга белә идем инде. Соңырак, сәгатъ карарга өйрәнгәч, төшендем. Мин алты тулганчы ук чыгып утырам икән. Кешеләрнең ничек итеп берәм– берәм уянып, каядыр чыгып киткәннәрен күзәтүе дә бик кызык иде. Бер көнне, шулай, күрше малайлары, кызларының билләмә– билләмә чәчәкләр тотып чыгып киткәнен карап калдым. Бу – мең дә тугыз йөз алтмыш җиденче елның беренче сентябры булган икән, ә миңа ул вакытта нибары ике яшь тулып киткән булган. Мәктәпкә баручыларга кызыгып калганмындыр инде...

Бер елдан зур бер сер ачылды. Безнең ишек алдыннан бераз күтәрелгәч, аяк киемнәре цехы өстеннән, Спасс манарасының түбәсе күренеп тора икән! Шундый якын гына үзе!

Капма– каршы торган йортның тәрәзәсеннән тагын да якынырак күренә икән ул. Мин инде кичләрен дә манарага карап тора, сукканын тыңлап тора башладым.

Бу манара белән хушлашканымны мин беркайчан да онытмыйм! Соңгы тапкыр мин аңа бик яратып, бик озак карап тордым... Иртәгесен, иртән без инде башка җиргә күченеп киттек.

Шәрап ташучы ат– Бурка...

Чернышев урамы ягыннан кергән якта, безнең ишек алдында бер ат басып тора, «Москвич» машинасының тәгәрмәчләренә җигелгән. Ул – Бурка. Аның яллары каплап, яшереп торган зур күзләре бик моңсу. Ул һәрвакытта моңсу, хаттә башына капчык кидереп ашаткан вакытта да. Капчыгында солы, ашый да үзе. Әмма барыбер моңсу.

Капчыгын аның күзләренә кадәр үк мендереп куялар. Бәлки ул капчыкны махсус киертәләрдер, узып баручылар моңсу күзләрен күреп, күңелсезләнмәсеннәр өчен диеп тә уйлыйм. Ә ул алай түгел икән! Буркага күпне күрергә ярамый икән! Азырак күрсә,– җиңелерәк яши! Яхшырак хуҗасына буйсына! Тыңлаучан, әмма күзләре моңсу!

Ә нәрсәгә ул шатлансын?»Москвич» тан алып таккан тәгәрмәчләргә мени? Тартырга уңайлырак – диеп. Ә бит аның арбасы фасонлы! Авыл атларыныкыннан аерылып тора. Минем күргән бар, авыл атлары арбаларын, аларның агач тәгәрмәчләре бер кадакка гына эләгеп тора. Мае җитмәгәннән бертуктаусыз шыгырдыйлар җитмәсә, бөтен дөнүяны тутырып.

Буркага шатланырга кирәктер, тоякларына яхшы дагалар да какканнар, атлаган саен шүк– шүк килеп торалар. Күңелле бит! Әй юктыр ла! Ул безгә – кешеләргә генә шулай тоеладыр. Ә моңсу Буркага бер дә кызыклы түгелдер...

Соңырак Бурканың күзләрен солы ашаганда бөтенләй каплап куя башладылар.

Каплаган күзләр белән солы чәйнәве бик күңелсездер ул! Мин беләм! Мин үзем тәрәзә төбенә менеп урамга карап ашарга яратам.

Бурканың күзләре шулай да кайчагында шатлана! Без– малайлар аңа арыш ипие күтәреп килгәндә. Без ул ипине Бауман урамындагы «Казан» кунаклар йрты бинасыннан алабыз, икене. Берсен үзебез ашыйбыз, Сереҗканың кесә төбендә әвәләнеп яткан сарымсагын сөртеп, ә икенчесен буркага алып киләбез. Безнең ипи тотып килгәнне күрү белән, Бурка тояклары белән тибенә башлый, шатланып. Ул шундый тәмләп ашый, зур авызларындагы эре тешләрен шапылдата– шапылдата. Без аңа карап шатланабыз! Безнең тагын да икмәк алып килеп аның авызына сузасыбыз килә, әмма акча калмаган була инде.

Бурканың хуҗасы Таһир абый, атына ошамаган, киресенчә, гел күтәренке кәефтә, битләре һәрчак кызыл. Аңардан гел Чернышев подвалыннанташыган шәрап исе аңкып тора иде.

Ул подвал асларыннан әллә нинди хуш исле коктейлләр исе аңкып тора, шәрап катыш мүкләр исе.

Буркага һәрвакытта тартма– тартма яшел шешәле шәрап төей хуҗасы. Тартмаларны рәте– рәте белән биек итеп төей, хаттә Бурканың үзеннән дә биек булып чыга. Инде бу кузгалып китә алмас – диеп уйлыйм. Әмма Таһир абый бик оста итеп боерык бирә аңа! Бурка шундук кузгалып китә. Ул боерык гадәттәгечә «ну» диеп кенә түгел, ә татарча бик оста итеп хәтәр сүзләр белән сүгенү иде. Ул сүгенгәндә аңардан әллә нинди көчле энергетика чыга, тылсымлы, гайрәтле! Бу көч, гайрәт булмаса, сүгенү файдасыздыр.

Бурканың бу дөнъяда иң күрәалмаган нәрсәсе шушы хуҗасының сүгенүе булгандыр. Нәкъ шуннан соң бит инде аңа тонналы йөкне тартып кузгалып китәргә кирәк.

Ә шулай да, Бурка кайчагында, бу «боерык»ка каршы килә, тыңлашмый. Хәтеремдә, бер көнне Таһир абый, боерык бирә, ә ат кузгалмый. Ул боерыгын тагын да кычкырыбырак бирә! Юк, файдасыз! Тынлык... Без инде нәрсә булыр икән диеп кузгалмый да көтеп торабыз.Тынлыкны Бурканың коерыгы астыннан чыккан газ тавышы бозды. Оркестр өчен йөзләгән скрипка кыллары эшләрдәй коерык астыннан «соло» партиясе чыкты. Бу «соло» партиясе бөтен Чернышев урамына яңгырады. Бу Бурканың хуҗасы Таһир абый сүгенүенә яхшы гына музыкаль җавабы иде. Ә тагын нинди җавап кирәк? Шундый гөнаһсыз, юаш хайванга сүгенгән хуҗага. Җитмәсә Бурка асфальтны да «бизәп» куйды.

Таһир абый тагын да кычкырыбырак сүгенергә тотынган иде, файдасыз икәнен тоеп, тынып калды. Ә без инде Бурканың Таһир абыйны җиңгәненә шатланып нишләргә белмәдек! Бу вакытлыча җиңү әлбәттә, әмма бу җиңүе белән Бурка үзенең горурлыгын күрсәтте. Бу ат горурлыгы. Ат булса да аның горурлыгы булырга тиеш бит!

Минем авылда бөтенләй горур булмаган, тәртипсез атларны күргәнем бар. Алар барган җирләреннән тизәкләрен салып баралар. Ә инде Буркага бүген минем тагын да ныгырак хөрмәтем артты...

Бурка белән Таһир абый шәһәр урамыннан китеп, күз алдыннан югалгач, без малайлар үзебез генә торып калдык, тирә– юнъдә бер олы кеше дә күренми. Һәм безнең план туды, подвалга төшәргә. Яңа гына шәрап тартмалары чыккан җирдән, цилиндр торбалар буйлап тәгрәшеп аска төштек, подвалның төбенә чаклы.Күз алдыбызда җир астында тагын бер шәһәр пәйда булды. Буш җирләре дә күп, анда буш шешәләрдән диварлар өелгән, рәт– рәт буш бочкалар тезелгән. Яктылык бик аз, әмма бераз күрәбез. Бу җир асты шәһәре еракка, Чернышев, Бауман урамнары ягына ук китә. Кинәт өстебездә шап иткән тавыш ишетәбез. Аңладык. Безне бикләделәр! Ут сүнде. Без бик курыктык, кычкыра башладык, әмма безне беркем дә ишетмәде. Караңгылык бераз ачылды сыман, бер яктылык та күренде. Өстә түшәмдә, бер тишектән төшә икән ул.Акрын гына дивар буйлап, аяк, кулларыбызны шудырып шунда таба мендек. Һава да бераз күренде. Безгә бераз җиңелерәк булып китте.

Без шулай берничә сәгатъ утырдык. Бу караңгылыктан чыккач, нәрсәләр эшләрбез, кая барырбыз диеп хыялланып планнар кордык, сөйләштек. Шулай утыра торгач, берзаман ишек ачылып китте, күзләрне камаштырып, яктылык бәреп керде. Без инде кергән җиребезгә омтылдык. Өстән таһир абый кычкырып сүгенә, Буркага сүгенгән кебек үк.

Ә без аңа шатланабыз гына! Буркабызны күрдек! Ул безне күргәч шатланган кебек булды, күзләре дә моңсу түгел шикелле. Бәлки яктылыкка чыгу шатлыгыннан шулай тоелгандыр...

Минем ишегалдым.

Мин Казанның иң түрендә, борынгы җирендә туып үскәнемә чиксез горурланам. Минем туып үскән йортым – Бауман – 36 нчы йорт, ул Чернышев урамы 12 нче йорт диеп тә йөртелә. Минем ишегалдыма Чернышев урамы «арка»сы аша керелә. Күзне ачып йомам, һәм инде мин шунда...

Минем ишегалдым кебек ишегалды берҗирдә дә юктыр. Ул дөнъяда иң матуры, мин аны бик яратам! Ул миңа һәркайчан ошый, бигерәк тә кояшлы көннәрне. Ул бик зур түгел, әмма, без– малай – шалайларга нәрсә кирәк, барысы да бар анда. Бер җирдә, забор буенда, уң яктарак бер урын бар. Минем иртән иртүк чыгып, кояшка кызынып утыра торган урын ул. Ул турыда соңырак тагын сөйләрмен әле.

Менә би– и– ик текә баскыч! Ул шыгырдап тора баскан саен, хан замандагы. Без, дус малайлар, бик еш кына шунда утырырга ярата идек. Олылар безнең аша атлап йөриләр.

Безнең ишегалдында тагын «столярка» бар, аннан көне– төне колак яргыч тавыш килеп тора, без аңа инде күнеккән. Мин бер абзыйның шунда эшләгәнен карап торырга яратам, агчны кисәкләргә яра, ялгый. Ул «мастерсой»дан әллә нинди ис тә килеп тора. Ә миңа ошый. Ул абзыйның уң кулында өч бармагы да юк иде. Мин шак катам ул ничек шул кулы белән бик җитез, оста итеп кадаклар кага икән дип.

«Столярка» янында «лавка» да бар. Анда зур абзыйлар утырып тәмәке тарталар. Мин беләм, алар тегүчеләр, алар шулай лавкага чыгып утырып ял итеп алалар. Мин колакларымны салындырып аларның сөйләшкәнен тыңларга ярата идем. Кызык– кызык мәзәкләр сөйлиләр иде алар кайчагында. Анекдотлар ул. Мин аның анекдот икәнен бер өйрәнчек тегүче малайдан ишеттем. Ул малайдан без барыбыз да көнләшә идек, үзе безнең кебек кенә, үзе зурлар белән бергә эшли, тәмәке тарта. Ул хаттә безгә бер– ничә анекдот та сөйләп күрсәтте. Беренчесе – куян белән төлке турында иде, ул анекдотның ахыры куянның төлкене «төп башына» утыртып, алдап калдыру белән бетә. Мин аны бик аңлап бетермәсәм дә башкаларга кушылып көлергә тырыштым. Ә менә икенче анекдотыннан чынлап та көлдем инде. Анда: « Мин усырак, ә син тычкак, мин бит чит илдән кунак!» дигән сүзләр бар иде.

Без бик еш малайлар белән шәрап склады түбәсенә менергә ярата идек, шәрапларның кайда урыннашканын белер өчен түгел, исерек караулчыны ирештерер өчен, ул исергәч безне куып җиталмый иде, шулай да без бераз шөрләп, җан фәрманга чаба идек. Ул шул шәрап бочкаларыннан шәрап агызып эчеп исергән булгандыр инде.

Аннары бу склад түбәсеннән безнең ишегалды да башкачарак күренә иде.

Безнең ишегалдында тегүчеләр дә бар әле, алар аяк киемнәре тегәләр. Алар эшләгән фабриканың тәрәзәләре туп– туры безнең ишегалдына карап торалар. Ә без – малайлар еш кына аларның әллә нинди пычаклар белән сеңерләрнең артык– портык җирләрен кискәләгәнен, аяк киеме табаны астына кләй белән нәрсәдер ябыштырганнарын, зур кызыксыну белән күзәтә идек. Анда төрле зурлыктагы агач аяклар да бар, аларны алар «колода» диеп әйтә иделәр.

Хәзер мин үземнең яраткан ишек алдымнан атлыйм. Эссе шундый! Бик тә эссе! Ичмасам җил дә исми, тынлык. Тынлыкны бозып урам колонкасыннан зур тазына су алып күрше хатыны кер чайкый. Дәдә Ваня утыра, тагын исерек, битләре кызыл, аяк таякларын сузып салган. Эссе кояшта исәңгерәп утыра. Берәрсе «Локомотивка» су керергә әйдәмәсме икән дип утырадыр әле, вокзал буендагы Идел пләженә.

Ишегалдында оҗмах мени! Тыныч, кояш кыздыра. Тегүчеләр дә эшлиселәре килми, сөйләшеп, ял итеп утыралар. Гел шулай кояшка гына кызынып, эреп утырасы киләдер аларның. Мин иренеп кенә аларга карап уздым, салкын коридорга атлап кердем. Керү белән мине рәхәт салкынлык, безнең йортның «тәмле» исе кочып алды.Бу минем йортымның исе, миңа ул таныш, бик якын, мин аны яратып исним. Монда рәхәтерәк тә кебек. Ишегалды да күренә, кояш яктысы да бар.

Их! Кая икән ул ишегалларым, йортым, салкынча коридорым. Бер әйләнеп кайтасы иде, сулыйсы иде һавасын, кызынасы иде җылы кояш нурына! Алар инде төш кебек кенә! Бик еракта калдылар хәзер. Ул ишегаллары хәзер инде башкача. Кем үзгәрткән икән аларны?... Ә кая минем иң яраткан кешем – әнием! Ул бик матур, зифа буйлы, зәңгәр юбкысын, зәңгәрле буйлы кофталарын киеп ишегалдына чыга иде. Һәм минем ашыйсым килгәнен каяндыр белеп, миңа арыш ипие телеме белән кызыл помидор суза. Мин шулхәтле тәмле итеп, йотлыгып ашыйм. Аның тәме әле дә тел төбемдә саклана. Аны мин беркайчан да онытмам!

Әни миңа туңдырмага да акча бирә иде. Мин ишегалдымнан чыгып, урам аша гына йөгереп барып 15 тиенгә туңдырма алам. Аны ашамыйм, сак кына төрәм. Иптәш малайларга мактанырга. Ишегалдымда бер танышым: «Кырык сигез!», – ди. «Кырык сигез, димәк яртысы!» Мин аңа бер кырыен ялатам. Ул миңа кызыгып карый. Ә мин ялыйм, исним туңдырманы. Әй шул туңдырма исе! Әй нәни бала чагым! Кая соң сез? Катлы– катлы сезгә кайтам бит хыялларым белән!

Заусойловлар йортына ничек барып чыгуым турында

Совет власте затлы Заусойловлар йортын да үзгәртә. Ул Бауман урамындагы 36 нчы йорт.

Кайчандыр бай,купшы кунаклар йорты булган бу йорт, хәзер алты метр квадраттан торган кечкенә фатирларга бүленгән «коммуналка»га (торак йорт) әйләнгән. Халык шулхәтле намуслы! Бу – урамда урыннашкан, бар халыкка берәү булган – ике таш тишектән торган бәдрәфле, ишегалдында бердәнбер бер су колонкасы булган йартка бик риза булып яши бирәләр.Кайчандыр кунаклар йорты булган бина эчендәге туалетларны сүтеп юк иткәннәр.

Монда хәзер күпчелеге гади эшчеләр яши, бераз интеллегент гаиләләре дә күренә, бер– ничә хәрбиләр гаиләсе. Элек патша Россиясендә яшәгәндә, гади эшчеләргә мондый «апартамент» лар төшләренә дә кермәгәндер. Ә хәзер, менә! Гап гади халык аяк терәп үзенең законлы алты метр квадратында яши. Җитмәсә урамда бәдрәфе дә бар.

Озын коридор буйлап кул югыч – умывальниклар, газ плитәләре, тумбочкалар тезелеп киткән.Коридордан узган, барган саен шул умывальникларга эләгеп суы түгелә, чәчри, тавыш чыга. Ә инде иртән, барысы да юынырга чыккач, умывальникка сеңгереп, төкеренеп юынган хуҗаларның тавышыннан үзе бер «оркестр» яңгыраган кебек.

Мондагы фатир эчләренә бер өстәл, бер кроват, бик тырышсаң икене дә куеп була, бер тумбочка сыя. Икенче тумбочканы гадәттә коридорга куялар.

Дүрт– биш кешедән торган гаиләгә мондый фатирда яшәүне, чын– чынлап Советлар трюгы диеп атап була. Ничек йоклаганнар икән алар? Чиратлап түгел, анысы хак! Кысылып, бер– берсенә бик нык сыенып микән? Өстәл астында гына түгел, өстәл өстендә дә йоклаганнардыр бәлки? Бер заман, мин бер фатирга алты кеше кереп киткәнен күрдем!

Кире беркем дә чыкмады! Хак сүз!

Минем әтигә, филармония артисты буларак, тугыз метр квадрат биргәннәр иде. Сеңелем тугач, «хрущевкага» күченеп киткән күршеләрнең бүлмәсен дә өстәп бирделәр. Әти, район җитәкчеләреннән рөхсәт алып, ике фатир арсының диварын җимереп, кушты. Безнең фатир зур бүлмәгә әверелде. Бездән барлык күршеләр де көнләшә башладылар.

Дәдә Миша белән Роза түти.

Дәдә Миша безнең коммуналкада иң озак яшәгән кеше иде. Әле ул монда сугышка кадәр үк яшәгән. Бик озак берүзе яшәгән. Сугыш баглангач, үз янына бик олы яштәге ханымны керетә яшәргә, кызы белән. Аларны Киевтан эвакусияләгән булганнар.

Миңа дәдә Миша ничек итеп сугыш вакытында Казан вокзалына эвакуасияләнгән халыкны карага йөрегәне турында сөйли иде. Шул халые арасында ул үзенең язмышын да тапкан. Язмыш дигәне Роза түти инде. Ул аны перронда күреп калган. Ул кызның анасы белән яһүд телендә сөйләшкәннәрен ишетеп калаган, дәдә Мишаның бик якын, туган телендә.Аларны ул үзенә алып кайткан. Роза түти дәдә Мишадан егерме биш яшкә яш, бик чибәр кыз булган. Розаның картайган әнисе вафат булгач, алар дәдә Миша белән өйләнешәләр.

Мин аларда бик еш була идем. Әни мине аларга калдырып китә иде. Ә аларның үзбалары юк. Шуңа күрәдер инде, мине күрүгә бик шаталаналар иде алар. Алар үзара гел яһүд телендә сөйләшәләр, минем белән русча. Алар бик еш әрләшәләр дә кебек иде.

Яһүд телендә әрләшсәләр дә, аңлый идем, әрләшү һәр телдә аңлашыла бит инде ул, нинди телдә булса да.

Дәдә Мишалар бик гади яшиләр иде. Иң кыйммәтлә әйберләреннән, зур булмаган фосфор боланны әйтергә була инде, тагын сәгатләре бар иде пыяла читле, бик каты шакылдый иде ул. Гадәти нәрсә инде. Вакыт үзе дә бик катгый нәрсә бит!

Дәдә Мишм ипи телемен сындырып, аңа сарымсак сөртеп, тоз сибеп мине сыйлый.

Аларда кич буе булганда, алтышар, хаттә җидешәр шунды тәмле ипи кисәкләрен ашап бетерә идем. Үземне бик тәртипле тотсам, дәдә Миша мине Киевка да алып барам диеп ышандыра иде. Ул озак– озак Киевның матурлыгы турында, анда йөрегән трамвайлар турында сөйли, без дә баргач, шул трамвайларга утырып йөрербез диеп тә куя.

Тагын без дәдә Миша белән еш кына шашкалар уйный идек, үзе ясаган шашкалар. Ул мине һәрчак җиңә, аннары кычкырып көлә. Ул шулай көлгән саен Роза түти аңа «Дурак!» диеп кычкыра. Ул аларның үзара аралашканда бердәнбер яһүд телендә булмаган сүз.

Беразадан мин тәртип боза башлыйм. Җыен вак– төяк аунап яткан тәрәзә төпләренә менәм. Аннары алар мине әнигә кайтарып куялар.

Дәдә Мишаның келәтендә зур арба бар иде, тимер тәгәрмәчле. Ул шул арбага көн буе агач кисәкләре җыя, җыя да үзенең туганнарына утын итеп тапшыра. Кайбер көнне ул мине шул арбасына утыртып Бауман урамыннан тартып йөретә. Урамның уп– уртасыннан! Мин бик горур утыра идем!

Исемдә, бердән– бер көнне дәдә Миша миңа үзенең фоторәсемен бүләк итте, аның артына: «Рамил, онытма мине! Михаил Коган, 1967 нче ел, – диеп язып куелган.

Шикәрле абзый...

Коммуналкада бу бүлмә иң үзенчәлекле иде, ни өчен дигәндә, аннан һәрвакыт калай тавышлы телефон чыңлавы яңгырап тора. Башка беркемнең дә, бер бүлмәдә дә телефон юк. Ә Мөхәммәт абзыйда бар! Бөтенесе дә бу хәлгә гәҗәпләнә иделәр. Каян шушы ярлы, гап– гади кешедә телефон? Нинди кеше ул? – дип. Аннары, Мөхәммәт абзыйның бүлмәсендә өч сүрәт тә эленеп тора, борынгы кытай кешеләре төшерелгән.

Мөхәммәт абзый бик кызыклы, һәм дә сәер кеше иде. Ул хаттә чәй дә эчми. Кич озынына ул үзенең янчелеп беткән яшел чәйнигендә су кайнатып эчә, авызына шикәр комы сала– сала. Аны күрергә кирәк! Мөхәммәт абзый авызына шикәр комы салганда,

йөзен әллә нинди кыяфәтләргә китерә! Ул чагында, ул Пьер Ришардан йөз тапкыр көлкелерәк! Аның хәрәкәтләре бик җитез, калтыравыклы, бер дә шома түгел.

Ул вакытта өстәлдән идәнгә һәрвакытта әллә нәрсәләр коела, үзе бик еш телефоннан сөйләшә, шул ук вакытта үзе авызына шикәр комы сала. Аннары кисәк кенә бал кашыгын шикәр савытына ыргыта, үзе тиз генә каләмгә ябыша, нәрсәдер сызгалый, аннары кәләме белән култык астын кашый. Ә соңыннан караңгыда бик озак шул кәләмне исни, аннары ташлый да тагын шикәр комына ябыша, су белән йота– йота.

Бик еш кына авыр телефон трүбкәсе кулыннан ычкынып, нәкъ кайнар су эчә торган кырлы стаканына төшә. Үзе кинәт читкә сикереп, кычкырып җибәрә. «Әх, анаңны!», – диеп. Бүлмә буйлар ялан аяк бертуктаусыз йөри башлый. Мин күрдем, ул ямалган батинкәсен дә ялан аяк кия икән. Беркайчан да, аның искереп беткән күн папкасын онытмыйм! Аннан һәрчак ниндидер кагәзъ кисәкләре һәм шикәр комы салынган салафан капчык күренеп тора. Мөхәммәт абзый минем күзалдыма гел шул шикәр комы һәм папкасы белән килеп баса. Ул шул папкасын тотып, зур горурлык белән ишек алдыннан уза.

«Әллә инде интеллегент?», – диеп исерек Ваня дәдә мыскыллап кала артыннан.

Ә мөхәммәт абзый, дәшми генә, елмаеп узып китә. Ул бик көләч йөзле, шәрбәтле кеше иде! Минем беркайчан да аның ашаганын да, коридор плиткәсендә ашарга пешергәнен дә күргәнем булмады. Мин һич аңламый идем, кем белән яши соң ул?

Бик еш кына аның бүлмәсендә яшь матур ханымнар була, алар да бер дә ашарга әзерләмиләр.Аларны Мөхәммәт абзый төрле мәзәкләр сөйләп көлдерә.

Мин мәктәпкә йөри башлагач, Мөхәммәт абзый янында бер квартирантка яши башлады – медицина институтында укыган студентка Энҗе. Мин аңа гашыйк булдым.

Ә Мөхәммәт абзыйны мин башка күрмәдем. Хәзер инде мин Энҗе янына бик еш кереп йөри башладым, имеш дәресләр хәзерләргә. Ә дөресерәге, мин аның сакавырак сөйләшкән тавышын тыңларга йөрим. Мин ул вакытта беренче сыйныфта укый идем. Инде үсеп җиткәч, күп еллар узгач, мин үземнең кызыма Энҗе диеп исем куштым. Беренче мәхәббәтем хакына.

Ә Мөхәммәт абзыйның телефоны безгә күчте. Аның калай тавышы бик туйдыргач, без аны шкаф эченә тыгып куйдык. Минем шул хәтле телефон аша дәшеп, Мөхәммәт абзыйны кире бүлмиәсенә кайтарасым килә иде, бу мәзәк абзый безне көлдерсен дип.

Верба түти

Коммуналкада барлык күршеләргә караганда да плитә алдында иң күбе Вера түти басып тора иде. Әле дә исемдә, аның ничек итеп холодец өчен дуңгыз тоякларын кыздырганы. Ул сасы ис бөтен коридор буйлап тарала иде. Ә үзе бөтен күршеләргә караганда да юмартырак. Коммуналкада яшәү дәверемдә ул бердәнбер мине кайнар кабартмалар белән сыйлаучы. Әле дә аларның тәме минем күңелемдә, хаттә төшләремә керә. Түгәрәк йөзле Вера түти плиткә янына үзенең түгәрәк аяклары белән туп кебек тәгәрәп килә башлагач та, мин аңардан ниндидер мәзәкләр сөйләвен көтә идем. Бик кызыклы иде аның кышкы урман, табигатъ, анда яшәгән куян, бүре, боланнар турында сөйләве, – әкият кебек. Ул анда иртә таңнан торып, аучылар гына йөри торган чаңгыларын алып чыгып китә икән. Ул «әкиятен» чип– чиста рус телендә сөйли. Мин шунда аның сөйләвен радиодан хикәяләр сөйләгән артист Ливанов белән чагыштырып, Вера түтинең әкиятләре һич Пришвинның хайваннар дөнъясы турындагы хикәяләреннән калышмый, сөйләве дә артистларныкы кебек – диеп уйлый идем.

Ә бит ул плитә янында басып торган гап– гади күршем – Вера түти!

Ул сөйли башласа, аның гадилеге шундук югала, ул әллә нинди әкияттәге искиткеч тылсымлы бер персонажга әверелгән кебек. Ул бик еш миңа агачлар дөнъясы турында да сөйли иде, аларның җаннары да бар икән, характерлары да төрле– төрле. Бу мизгелдә Вера түти үзе дә бер юан, юмарт агачка әверелгән кебек. Куллары– ботаклар! Ул шул ботаклы куллары белән чәбәләнә, дуңгыз тояклары кыздырган утка пешмәс өчен... Минем күз алдыма әллә нинди хайваннарның кыланышлары килеп баса. Зур үскәч, мин аңладым, Вера түти бер нәрсә дә уйлап чыгармаган икән. Бигерәк тә кошлар сайравы турында, ни өчен аларның шулай сайраулары турында.

Шунысы кызыклы, аның хикәяләре һич кенә дә, данлыклы Пришвин, Шукшин, Астафьев лардан калышмый кебек. Эх, Вера түти язучы булса иде! Юк шу– ул! Аның бар кайгысы, исерек ире– дәдә Ваняны, эшләми торган ялкау улы Вовканы ашату һәм инвалид кызы Валяны карау иде. Шуңа күрә Вера түтине бик еш кына Куйбышев мәйданында, яисә колхоз базарында ландыш, умырзая, верба һәм чыршы ботаклары сатып торганын күрергә була. Коммуналка коридорыннан горурлык белән умырзая тулы кәрзинен күтәреп узганда, мин инде белә идем, бу кәрзиннең «Двенадцать месяцев» әкиятеннән икәнен. Ул кәрзиннәрен күтәреп, еш кына үзәк базарга да бара иде, Киров урамындагы. Балан, бөрлегән, каен җиләге, мүк җиләге... алар .һәрвакытта Вера түтинең йомры аяклары тирәсенда яталар иде.

Мин бик еш ялгышып Вера түтигә Верба түти диеп дәшә идем.

Әле дә, чаңгы белән урманга чыкканда бриллиант төргәкләренә әверелгән тал бөреләрен күрсәм, минем хәтеремә Вера түти килә, аның белән бергә газиз балачагым...

Елан

Дуңгыз тояклары кыздырган Вера түти дә, тукталып, Генканы тыңлап торды. Хаттә дәдә Миша да «умывалка» да юынган җиреннән, дөнъясын онытып әкият тыңлады.

Роза түти үзләренең яһүд телендә ишек ачып берне кычкыргач кына, уянган кебек, сискәнеп, үз бүлмәләренә атлады, акрын гына, кичке ашка.

Генка миңа яз җиткәч, өй түбәсенә алып менәргә вәгъдә итте, һавада «елан» очырырга. Ул «елан» Змей Горынычка караганда да кызыгырак булачак диде.

Салкын кышларның озын кичләрендә укыган әкиятләр бер дә онытырлык түгел иде, шулай да. Мин бер кояшлы көнне бу яз түгел микән инде диеп, озак кына уйландым. Генканың да исенә төшердем, әмма ул, әле яз җитмәде диде, тышта бик җылы, кояшлы булса да. Ул алдашмаган икән, чыннан да бер– ничә көннән чатнатып суытып җибәрде.

Шулай да, көткән яз килеп җитте! Мин инде шикләнә башлаган идем, әтидән дә сорап куйдым, әллә яз булмый микән диеп. Бик тә хыялланган идем шул, яз көне өй түбәсеннән Бауман урамына «еланнар» очырырга.

Ниһаятъ, Генка да минем янга килде, кулына газета тотып. Анда эре хәрефләр белән «Правда» диеп язылган иде. «Менә шушы инде безнең оча торган «елан»!» – диде Генка, елмаеп. «Нишләп «елан» булсын, бу бит гап– гади газета!» – дидем гаҗәпләнеп. Ул көлде генә, кычкырып. Без ишегалдындагы столярка янына барып, фанера кисәгеннән юка гына бер катын куптарып алдык. Аннары ишгалды өстәле янына барып утырдык. Генка кесәсеннән зур гына арыш ипие кисәге тартып чыгарды, ә миңа шул ипи кисәген су колонкасына барып чылатып килергә кушты. Һәм инде келәйгә әйләнгән ипи кисәге белән фанера юкасын сылый башладык, өстенә газетаны ябыштырабыз. Ул шундый зур булып чыкты! Минем буем хәтле! Башта крисләп диагональгә ябыштырдык, аннары чит– чит почмакларын кара җеп белән тарттырып бәйләп куйдык. Шулай итеп. Гап– гади газетабыз зур, бер кызыклы формага әверелде, җилгә дә бирешмәслек! Дүрт ягына таянган кебек, ул бик тыңлаучан ята. Шулай да, ул барыбер җиңел. Генка тагын бу җайланманың бер башын, ук кебек бөкте дә, тагын җеп белән тарттырып, ныгытып куйды. Өйдән мунчала алып чыгып, коерык та ясап куйдык, арткы кырыйларына бәйләп. Генка кесәсеннән кара кәтүк чыгарып очына бәйләде дә; «Елан» әзер!», – диеп шатланып кычкырып җибәрде.

Урра– а! – дия, дия без өй түбәсенә ашыктык. Мин зур горурлык белән бу чын «еланны» тотып барам... !

Өй түбәсе чердагында мине тагын бер ачыш көткән икән. Моңа чаклы әниләр безне куркыткан җен пәриләрнең эзе– юлы да юк иде анда! Алар шулай диеп, безне менеп йөрмәсеннәр өченгә генә әйткәннәр күрәсең.

Өй түбәсенә менгәч, шәһәрне, Спасс манарасын өстән күреп, матурлыкка таң калдым!

Кулымда «елан». Генка чорнаган җепне сүтә– сүтә, миннән ерагая. Миңа да үзенең артыннан чабарга куша. Генка; «Җибәр «елан» ны!», – диеп кычкыра. Безнең «елан» акрын гына, горур кыяфәттә күккә күтәрелә! Йөрәк җилкенә! Әле генә кулда тотып торган, күптән түгел бер гади газета булган нәрсә, хәзер күкләрдә очып баручы бер хикмәт! Ул күтәрелә дә, күтәрелә! Җил уңае белән Спасс манарасына таба оча, һәм ни күзем белән күрим, манараның гөмбәзендәге алтын йолдызына ук барып тиде!

Ул хаттә шул йолдызның очына кашынып торган кебек. Генканың күзләре шатлыктан янып торалар! Үзе бертуктаусыз җепне тарткалый! Янына барам, миңа да тотып торырга бирә. Минем башым, шатлыктан, күккә тия инде!

«Елан» Спасс манарасы өстенә күтәрелгәч, Генка үзенең пионер галстугын салды да, «еланга» ияргән җепкә такты. Тагын бер хикмәт! Галстук лифттә менгән кебек, «еланга» таба акрын гына күтәрелә башлады. Ул бездән ерагайганнан ерагая бара! Бик өскә үк менеп җиткәч, астан караганда, бер кечкенә чөпрәк кисәгенә әверелде. Ниһаятъ, «елан»га ук барып җитте! Аннары Генка җепне кисәк кенә тартып җибәрде дә, галстук әйләнеп– әйләнеп аска таба очты! Әй, шундый гәҗәп! Галстук бик матур итеп очып, Спасс манарасы йолдызына эләгеп калды! Бераз эленеп торгач, җил белән аска, тарих музеена таба очты. Ә Генка галстугы өчен һич кайгырмады, мин бер атнадан комсомолга керәм инде, галстук хәзер кирәкми – диде.

Ә галстук ирләр монастыре түбәсенә очып барып төште. Мин бу күренешләргә карап, сокланып туя алмадым! «Эх, бу «елан» очыру көне беркайчан да бетмәсен иде!», – диеп куандым...

Ишегалдымның ялгыз карчыклары...

Алар аз түгел иде... Берсе безнең белән якын күрше булып яшәде. Ул бик еш газ плитәсендә елга комы кыздыра иде. Мин балалыгым белән һич аңламый идем, аның ни өчен моны эшләвен, әмма минем өчен шунысы ачык – ул аны ашамый иде. Бераз күңелем белән сизә дә идем инде, моның ниндидер аңа файдасы булганын. Иртә таңнан, безгә аның стена аша, ыңгырашканы, уфтанганы ишетелә иде.

Әле бер әбинең өстәлендә кырлы стаканы торганын да хәтерлим, ул шул стаканга кызыл «яңаклы» тешләрен салып куя иде, ә икенче кырлы стакан аша миңа кечкенә шар кебек күз карап тора иде. Бу күзнең төсе зәңгәр, ә кайчагында күз зәңгәр күккә караса, аның төсе күк белән чагылып, тагын да зәңгәрерәк күренә иде. Бу кырлы стаканнар янында һәрвакытта тарелка белән өрек сөякләре ятар иде. Зәңгәр күзнең хуҗасы кайчагында миңа ул өрек сөякләрен ватып ашарга да рөхсәт итә. Миңа өрекнең үзен дә ашыйсы килә иде килүен. Карчыклар мине бик озак тотмый иде шул, ишекләреннән озатып чыгарып җибәрәләр. Үзләре аннары ниндидер серле нәрсәләр укыналар, аңламаган телдә, ят хәрефле сүзләр язылган дәфтәр– китаплардан, феник орлыкларыннан тезелгән төймәләрен саный– саный. Алар ул язуларны пышылдап диярлек, мыгырданып кына укыйлар...

Кайбер карчыклар шундый батырлык күрсәтәләр ки! Ишегалдына алар әллә ничә баскычлар аша, югары катлардан төшеп, көч– хәл белән чыгып утыралар. Шулай да, аларның күбесе үз йортларыннан чыга алмыйлар. Кайбер безнең күршеләр аларның гаршукларын чыгарып түгәләр иде, бәдрәфкә. Бу әбиләрнең ишегеннән гаршук исләре генә түгел, әллә нинди, аларның сүнеп барган тормышларының аянычлыгыннан кара фаҗигә «исләре» килгән кебек иде.Ул аларның гомерләренең ахыры якынлашу фаҗигәсе. Аларның соңгы көннәре якынлашуга, алар янына ниндидер яшь кызлар йөри башлый– караучылар. Ул кызлар еш кына шәфкатъ туташлары булып чыгалар иде. Карчыкларны соңгы юлына озаткач, кызлар аларның бүлмәләрендә яши башлыйлар. Бервакыт, мин ялгыш кына, аларның сөйләшкәнен дә ишетеп калдым. Бер карчыкның пенсиясы хаттә 17 сум тәшкил иткән икән.

Кояшта кызынып утырган карчыкларның кайчагында күзләре яшьле кебек, гел дымланып тора. Шул хәтле жәл шул чакта! Бер карчык, берзаман миңа– биш яшьлек малайга; картайгач син дә безнең төсле булырсың– диде. Минем бу сүзләрдән күз алларым караңгыланып китте хаттә. Ә үзенең күзләрендә әллә нинди усаллык, көнчелек тә сизеп алдым... Мин куркышымнан тизерәк йөгереп качтым. Булак буена йөгереп төшеп, бик озак суга карап тордым. Ишегалдыма кайтканда, теге карчык һаман утыра иде әле, учына 15 тиен акчасын учлап, берәрсен кибеткә ипигә җибәрергә. Ипигә мин үзем барып килдем инде. Карчык бераз елмаеп куйган кебек булды. Аның якты чыраен күреп, мин бик шатландым...

Бу юлларны язганда, минем шул 60нчы еллардагы карчыкларга булган җәлләү, йөрәгемнең әрнү хисләре һич кимемәгәнен аңладым... Ул хисләр минем күңелемдә гомерлеккә калырлар инде...

Балачак ишегалдымның агач сарайлары

Күп казанлылар бәлки инде хәтерләмидер дә, Казанда коммуналкалардан тыш, агач сарайлар да булганын. Аларны «сарайка» дип йөртә иделәр. Бауман урамындагы минем ишегалдымдагы «сарайкалар» хаттә ике этажлы(катлы) иде. Бу үзенә күрә ике яруслы «теплоходка» охшаган бер агач корылма. Аның агач «палубасы» да бар, агач «борты» һәм тәрәзәсез «каюталары», әмма зур тимер йозаклы ишекләре белән.

Безнең «сарайка» икенче этажда иде. Анда һәрвакыт салкынча һава. Бик эссе җәйге төннәрен, кайчагында, шунда йоклыйбыз. Алай гына да түгел, кунаклар килгәндә, урын җитмәсә, шулай ук төн чыгарга бик яхшы ярдәм итә. Ә күрше исерек дәдә Ваня гел шунда гына яши. Аның «сарайка»сы беренче катта иде. Хатыны Зоя түти аны бер дә өенә керетми, хаттә кыш көннәрен дә. Кыш көннәрен дәдә Ваня коридордга кереп йоклый.

Безнең сарай Россиядәге барлык сарайлар кебек үк... Анда төрле барахло, кирәк– кирәкмәс әйберләр тулган, коммуналка фатирына сыймаганнары. Әллә нинди иске җурналлар, әтинең хәрби иске драп пальтосы. Почмакта мине кайчандыр тартып йөрткән сөт төсендәге коляска, ватык фотоприбор, бик күп пыяла банкалар. Стенада әтинең филармония афишалары. Әллә нинди әйберләр белән тулган тартмалар, кирәге чыгар диеп җыйган. Минем коляскам да әти– әнигә башка кирәк булмады. Сеңелем Гүзәл белән бу колясканы сарайда күп кенә еллар карап йөредек... Әти– әниләр сарайга барганда, Гүзәл белән гел ияреп барырга тырышабыз. Үзебез бала гына булсак та, сарайга барып керү белән, әллә нинди үткәнне сагыну хисләре биләп ала иде кебек. Шуңадыр инде, барган саен, сеңелем коляска эченә кереп утыра да, әнигә селкетергә куша.

Җәй көне, сарайда уянганда, ярыклар аша якты нурлар сузылып төшә, алар стена буйлап күчеп йөри– йөри дә, мин яткан кроватка килеп җитеп, одеалны җылыта башлый.

Сарайның агач исләре дә миңа ошый иде. Онытылмаслык мизгелләр! Әмма мондый бәхетле мизгелләр бик озакка бармый икән шул!

Сарайны ничек итеп җимергәннәре әле дә күз алдымда тора! Ул шырпы кабы кебек бер– ничә мизгел эчендә җимерелеп юкка чыкты. Бу күренеш «Титаник» фаҗигәсеннән дә хәтәрерәк булды. Исемдә, ничек итеп җимерекләр арсыннан дәдә Вняның килеп чыгуы. Бу яңадан дөнъяга туган Феникс иде, тик Бауман ишегалларының шәраплар патшалыгыннан!

Сарайның җимерек агач кисәкләрен Бауман һәм Чернышев урамыннан ягулыклары булмаган кешеләр утынлыкка ташып бетерделәр, аларның өйләрендә газ юк иде шул әле.

Арбалы атлы «старъевщик»

Тәгәрмәчләренең төрлесе төрле якка карап торган арбалы ат, акрын гына, бик горур адымнар белән атлап безнең ишегалдына килеп керде. Атның затлылыгы табигаттән булса, аның артыннан көтүе белән иярешеп килгән бала– чага «гаскәре» аңа аеруча дәрәҗәлек өстәп тора иде. Безнең «Баумана– 36 нчы йорт ишегалды халкы өчен ат – ят күренеш түгел, әлбәттә. Көн саен иртән безнең ишегалдында, гадәттә, «Бурка» басып тора, хуҗасының шәраплар тартмасын төягәнен көтеп. Заусойловлар йорты астында, шәраплар склады бар иде бит инде. Бурка андагы шәрап эчемлекләрен Казан уртасындагы барлык шәрап кибетләренә тарата. Бурка эссе җәй көннәрен капланган күзләре белән гел пошкырып тора, ябык кабыргаларындагы сөякләрен тиресе белән санаган кебек итеп. Минем гел аның күзләрен ачып куясым килә иде, дөнъяны күрсен дип. Ачарга дип янынан барсам, хуҗасы миңа мыскыллаган кебек кычкыра:

– Һәй! Комачаулама! Ул уйлый!

– Нәрсә турында? – дип сорыйм.

– Якты киләчәк турында!

– Ничек инде?

– Коммунизм турында! Шәрапларны ул вакытта бушка таратачаклар! – диеп кычкырып көлә. Ә мин, моңсу гына, Бурка яныннан китеп барам. Соңырак, без – бала– чагалар хаттә бу ат түгел икән диеп тә уйлый башлаган идек. Аның эченнән бик зур кисәкләре белән «сәер нәрсәләр» чыкканаын күргәч.

– Ә шулай да, ул бик таныш ат иде инде. Ә хәзер безгә бөтенләй ят ат килеп керде. Монысы симезерәк, төсе дә бүтән төрле– кызыл диярлек. Күзләре капланмаган, каплый торган нәрсәләре дә юк хаттә. Минем аның күзләрен күрү белән, аның дәрәҗәсе күз алдымда төште кебек. Күзләре аның әллә нинди моңсу кебек, арыган карашлы. Кояшта янып беткән, сипкелле, бакыр чәчле «старьевщик» үзе дә бик алҗанган, менә– менә йоклап китәр төсле иде.

– Шуңа карамастан, безнең ишегалды җанланып китте, әллә нинди шат тавышлар, куанычлы мәшәкатләр белән тулып китте. Әлбәттә бу аңлашыла: ишегалдына ат белән аның хуҗасы гына түгел, ә арба тулы уенчыклар, кабартылган шарлар, сыбызгылар һәм башка әйберләр килеп керде.Бу уенчыкларны берәр иске әйбергә алыштырып алып була иде. Чыннан да, мин арбада әллә нинди зур чемоданнар күрдем. Аларның эчендә бик кызыклы нәрсәләр: сыбызгылар, төрле төстәге резин шарлар, уймаклар, кечкенә курчаклар, писталитлар, кәгазъ төргәктә пистуннар, уенчык көрәкләр, көләчәләр фурмасы, дегетле сабын кисәкләре, дрожжиләр, чәй содасы, хаттә кара белән яза торган ручкалар.

– Вера түти дә үзенең инвалид кызы Любасын җитәкләп килеп җитте. Кулына бер– ничә иске күлмәк, рубашкалар тоткан, хаттә иске кара драп пәлтәсен дә тоткан. Килү белән, нәрсәләр барлыгын күзли башлады. Күзләре сыбызгыга тукталды. Хуҗа бер сыбызгыга драп пәлтәсен сорады. Вера түти шундук «товарларын» алыштырып, кызына сыбызгы тоттырды. Ә тегесе шундук бертуктаусыз сызгырта башлады. Ул шулхәтле ачы итеп, кычкыртып сызгырта!

– Әнисе түзмәде, аның авызыннан сыбызгысын тартып алды. Ә кызы ачуланып әнисенә нык итеп типте, әнисе дә шуның өчен аның яңагына берне тондырды. Гомүмән, Любаның яңагына әнисеннән бик еш эләгә иде. Ачуы чыккан Вера түти, тизерәк рубашкаларын кабартылган шарларга алыштырды да, китеп барды. Минем танышым Вувка да чабып килеп җитте, кулына әллә нинди кәстюм тотып. Бу кәстюм өчен хуҗа аңа кызыл тимер сыбызгы тоттырды. Ул да булмады, Вувканың әнисе йөгереп килеп җитте. Вувканың кулыннан сыбызгысын тартып алып, кәстюмен кире тартып алды да, Вувканың җилкәсенә берне тондырып алды. Үзе бөтен ишегалдына кычкыра: «Нәрсә эшлисең син, ә?», – диеп.

– Ярты сәгаттән «старьевщик»ның арбасында зур иске кием– салымнар өеме барлыкка килде. Бер– ничә пар иске, чалшаеп беткән түфли, батинкәләр да ята. Әйберләр «патшасы» Вувка белән икебезне арбага да утыртып йөртәм диде.

– Без шундук арбага сикереп менеп утырдык, һәм зур горурлык белән Бауман урамына чыгып киттек. Ат шундый шәп чаба! Без хаттә куркып калдык, безне әллә кая алып китмәгәе – диеп. Без кычкыра ук башладык, старьевщик безне шуннан Никольск чиркәве янына туктатып төшереп калдырды, һәммәбезгә берәр сыбызгы биреп. Без сыбызгыларыбызны сызгырта– сызгырта ишегалдыбызга кайтып кердек. Яңа гына иске– москыларыннан котылган ишегалдында төнгә кадәр сыбызгылар сызгырды...

Безнең Альма (Ишегалдыбыз эте Альма)

Казанның Һәрбер ишегалдында хуҗасыз этләр була иде. Һәм аны барлык ишегалды халкы да яраталар иде. Безнең ишегалдында да андый эт булды., исеме – Альма.

Ул үзе кызыл– сары төстә, матур зур күзләре. Нәкъ төлке кебек, аяклары гына озынырак. Ул беркайчан да кычкырып, ямьсез итеп өрми иде, гел тыныч кына, акыллы итеп безгә карап кына тора. Аның яныннан сыйпамый узып китеп булмый, өйдән берәр нәрсә ашарга да алып чыгып бирәсе генә килеп тора. Ишегалдында аның үз почмагы да бар. Әмма йокларга ул ишегалдындагы берәр йортның коридорына керә. Анда аның атап куелган тимер мискасы да бар. Аңа күршеләр һәрвакытта аш чыгарып салалар. Мин дә ишегалдына үземнең май сылаган, өстенә шикәр комы сибелгән ипи телемемне күтәреп чыкканда әбизәтельны аңа бераз сындырып бирәм. Ул аны шундук йотып та куя. Ипи кисәгем майсыз булган чакта да, барыбер йотып куя. Ул бигерәк тә Нюра түти ыргыткан каты– коты сало кисәкләрен ярата иде. Ашауга ул бөтенләй ваксу түгел. Салоны чәйнәгәндә аның тешләре шакылдап тора. Шундый кызыктыргыч! Бәлки мин Альма өчен бик шатланганнан, тешләренең шакылдавы миңа бәхетле барабан гимны кебек ишетелгәндер!

Альма бик еш балалый иде. Күрше ишегалдыннан аның янына башка этләр дә кергәләп йөриләр иде. Матур иде шул. Күп этләр аны ошаталар иде. Бер заман бөтенләй тәбәнәк кенә эт кереп яратмакчы булган иде аны. Булдыралмады. Буе җитмәде.

Альманың көчекләре гел чем кара булып туалар иде. Аларны кешеләр бик тиз алып китеп бетерәләр. Беркайчан да онытмыйм. Бер заман чүплектә яңа туган көчекләр ятканын. Альманыкы түгел, күрше Фәрит абыйларныкы. Альма белән андый хәлләр булмады.

Альма һәрвакытта кешеләр күп җыелган җирләрне ярата иде. Һәм һәрвакытта алар янына әбит вакытлаын туры китереп бара. Алар инде аяк киеме тегүче эшчеләр, кием– салып тегүчеләр, столярлар. Алар аңа тәмәке төтене өрәләр. Аңа ошый!

Барысы да аңа матур, нәфис кызлар кыяфәтенә ошатып, сокланып карыйлар. Ә Альма сизгән кебек. Боргаланган була!

Бер көнне ишегалдында кан тамчылары күрдем. Алар бөтен җирдә дә... Минем йөрәгем әллә нишләде, дөпелдәп тибә башлады. Мин тизерәк Альманы эзли башладым. Ни куаныч! Альма исән!

Бу кан тамчылары чыннан да Альманыкы булып чыкты. Аны этләр аулап йөрүчеләр яралаган икән. Әмма ул алардан качып котылган. Алар иртән– иртүк килгәннәр – диеп сөйләделәр күршеләр. Бер гаепсез Альма үзенең бер коридор почмагында йоклап яткан булган. Эт аулаучыларның шаулап керүенә, уянып, алар белән тарткалаша, өрә башлый. Тарткалаша торгач, ычкынып, коридорның икенче ишегеннән чыгып качып, котыла.

Шуннан соң Альманың бик озак каны саркып йөреде, көннән көн хәлсезләнде, сүнә барды. Бер нәрсә дә ашамый. Мискасындагы ашы да шул килеш тора.

Бердәнбер көнне, Альма ишегалдыннан бөтенләй юкка чыкты. Бөтенләйгә.

Җәй юрганы астында

Иртән торып тиз генә ишегалдына чыгып, анда да өйдәге җылылыкның, өйнең ямен тоярга тик җәй көне генә буладыр. Елның башка вакытында ул мөмкин түгел.

Киенергә кирәк, туңмас өчен.

Ә җәй көне өй эче һәм ишегалды уртак җылы юрган белән ябынган кебек. Алар арсында һич аерма юк. Фатир эчендәге һәм урамдагы аерма юагала һәм бар дөнъя бер уртак йортка әверелә! Моны дәдә Ваня бик яхшы аңлый, шуңа да ул җәйләрен урамдагы чирәмгә сузылып йоклый, рәхәтләнеп! Йоклаганда аның йөзе һәрчак елмайган килеш кала. Ул йоклаганда кичен эчкән ракысын миенә сеңдерә ахрысы. Кайчагында ул, кипкән горласын чылатыр өчен уянып та ала, кефирдән бушаган шешәгә тутырган су белән. Ул шешәне аның янына, хатыны Вера түти китереп куя, теге, мин сөйләгән Верба түти инде. Дәдә Ваняның йөзе шундый кып– кызыл, шат, бәхетле! Төне буе ул җылы җир өстендә, үләндә йоклаган бит! Җир чыннан да көнозын шактый җылына.

Дәдә Ваня нәкъ кая ятырга да белә, күләгә аз төшкән, җирдән күберәк җылы сулыш килгән урынга... Көз якынлашкач, күрше Сәлих абзый дәдә Ваняга үзенең яңа телевизорыннан бушаган катырка коробкасын да биреп тора. Ул аны ишек артына куеп саклап тора да, кичкырын Дәдә Ваняга бирә. Ә Дәдә Ваня бу катырка «раскладушканы» кадерләп җәя дә, тәмле йокы өмет итеп, сузылып ята. Аның яныннан узып йөргән исерек күрше «мужиклары», аңа кызыгып узалар. Бер күрше, хаттә, көндез дәдә Ваня белән бер шешә ракы эчеп бетергәч, аның янына ятарга ниятләде. Әмма дәдә Ваня аны куып җибәрде, бар, хатының янына кайтып ят – диеп.

Бу борынгы Казанның уртасында, тарихый урынында, тик дәдә Ваняга гына йокларга рөхсәт иде. Ул шуңа күрә дә, горурланып, елмаеплар йоклый!

Йоклар алдыннан, дәдә Ваня озак кына йолдызларга карап ята. Алтмышынчы елларны Казан күге бигерәк тә йолдызлы иде, чөнки аларны каплап торган күпсанлы «балкышлар», утлар да юк иде ул вакытта. Дәдә Ваня үзенең исерек күзләре белән Галәм күкләренә төбәлә, Казан гөмбәзе әйләндереп алган күкккә... Аны бу күренештән бернинди ракы да аерып ала алмый. Дәдә Ваня төнге йолдызлы күккә төбәлсә... аның шешәдәшләре соңга калды дигән сүз! Ул вакытта дәдә Ваня алар белән ракы эчмәячәк, ни өчен дигәндә, аның нечкә күңеленә башка «олуг нәрсә» иңә, ракыга һич урын калмый анда.

Һи, Галәм белән ракыны чагыштырып була мени!

Җирдә яткан дәдә Ваня, урам белән өй эчен берләштереп торган бер һәйкәл сыман.

Ул үзенең бу яшәү рәвеше белән, кешеләр кереп йөргән йорт эче белән урам арсындагы аерманың юклыгын азсызыклый. Йортсыз, почмаксыз урамда калудан курыккан күпләр өчен ул ниндидер юаныч бирә, курыкмагыз – дигән кебек.

Дәдә Ваня бомжларның «матур» тормышына тере реклама иде. Һәм бу реклама үзенең ролен дә үтәде. Җәй җиткәч, күп кенә күршеләр, урамга – бомжлыкка китеп, кире әйләнеп кайтмадылар.

Дәдә Ваня шулай да бомж түгел иде. Аның фатиры бар.. хаттә биш бүлмәле, алты кешегә.

Көз җиткәч, дәдә Ваня урамнан үзенең сараена күчә, ә инде кыш көне, хатыны аңа безнең коммуналканың коридорында йокларга рөхсәт итә. Коридорга газ плитәләреннән җылы тарала. Дәдә Ваня күршеләр пешергән щи исләрен иснәп, катырка коробкасын саклый– саклый, җәй җиткәнен көтеп, шунда ята...

Сезгә, телевизор карарга керергә мөмкинме?

Мин бу сүзләрне кичләрен күршеләрдән бик еш ишетә идем. Ун фатирдан торган безнең Бауман коммуналкасында телевизор бездә генә иде. Мин моңа бик горурлана идем. Ул бездә 1964 нче елда пәйда булды, әмма мин аны 65 нче елдан гына хәтерлим. Миңа ул вакытта өч яшь иде инде. Мин телевизорда әллә нинди сәер хәрәкәтләр күреп бик курыктым. Бер– ничә ел үткәч, инде укырга өйрәнгәч, безнең телевизорның «Старт–3» икәнен дә белдем. Минем хәтеремдә, күршеләренең ничек итеп урындыкларын тотып, безгә кереп утырганнары. Кайчагында мин урындыкта йоклап китә идем, «хәрби» кием кигән килеш, тик нигәдер «скафандрсыз». Бераз үсә төшкәч КВН карый башладым. Бернәрсә дә аңламасам да, барыбер карый идем.

«Сәяхәтчеләр клубы»ның пеләш башлы алып баручысын да хәтерлим. Шулай ук татар алып баручысы, яшь, бик матур абый – Рөстәм Нәбиуллинны да яхшы хәтерлим.

Бер дә онытмыйм, ничек итеп барлык ишегалды халкының «Веселые ребята» ны караганнарын.Дикторның косманавт Комаров һәләк булды диеп хәбәр иткәнен бигерәк тә балачак хәтеремә сеңеп калган. Ишегалдында бертуктаусыз: «Очу яхшы бара!», «Яхшы гына төшәбез!», «Үзебезне яхшы хис итәбез!», «Люкны ачтык!», «Барысы да үлгән!», – дигән сүзләр кабатланды.

Хәтерлим, мин әтидән: «Берәр кайда сугыш бармы?», – диеп сораганымны. Әти миңа: «Вьетнамда башланды» – диде. Бераз вакыт үткәч, әти мине телевизор алдына чакырып, – «Менә бу сугыш!», – диеп күрсәтте. Американлыларга беренче курку төште, әмма ул, «АКШ өйрәнүләре һәм эшкәртүләре» дигән, үзәк стадионда узган күргәзмә белән юкка чыкты.

Тагын да мин безнең ишегалды укучыларының Баумандагы беренче санлы мәктәп хорына йөргәннәрен хәтерлим. Алар үзләрен телевизордан карарга чабалар иде. Аларның күбесен мин телевизор экраннарында күреп таный идем. Хор белән безнең җыр укытучысы Герман Георгиевич дирижерлык итә иде. Ул, кыска буйлы, бер аягына аксак, куе баритон тавышлы, керпе чәчле, бер ир кеше иде. Безнең шәһәребезнең бик тә талантлы, танылган кешесе! Тере, профессионал башкаруны беренче тапкыр мин аннан ишеттем.

Үземне мин телевизордан җиденче сыйныфта укыганда гына күрдем, беренче тапкыр.

Бу КАИ ның телевизион лабораториясе иде. Аптырадым! Үзем белән өр яңадан танышкан кебек булдым. Шулайда, көзге, бөтенләй башкача күрсәтә... Телевизор – ул көзге түгел!

Ул безнең тормыш тәрәзәсе! Мин үземне тәрәзәдән күрдем! Бу бөтенләй башка, көзгедән күрү кебек түгел.

Шул, биш яшьлек малай чагымда, минем гомерем гел шул «тәрәзә» белән бәйләнешле буласын белгән булсам, бик гәҗәпләнер идем. Хәзер инде Роза түти дә, дәдә Миша да, Катя түти дә, Мөхәммәт абзый да юклар, әмма «Сезгә телевизор карарга керергә мөмкинме?», – дигән сүзләре әле дә колак төбендә яңгырап торган кебек.

Казанның агач «самокат» ларының «патшалары»

Безнең Бауман ишегалдында беребезнең дә велосипед(сәпит) юк иде. Минем классташым Сашага ерак Апхангель шәһәреннән әнисе кайтырга тиеш иде. Без аның Сашага сәпит алып кайтачагын ишеттек. Сашканы әбисе үстерә иде, ә әнисе дәдә Герага кияүгә чыгып, Себергә киткәнен беләм. Шул дәдә Гера Сашага сәпит алып бирәм дигән иде дә инде...

Тегенди– мондый гына түгел, «Ветерок», яисә «Школьник». Мин белә– ә– әм, андый сәпит кыйммәт тора, – 29 сум 80 тиен!

Бүген ишегалдында бүләккә сәпит алыр өчен андый акчалар беркемнең дә юк.

И– и, аңа караса, күп малайларның тимер падшибниклы агач «самокатлары» бар.

Шуңа күрә дә алар инде малай гына түгел, – пацаннар. Пацаннар синең сәпитеңдә йөрсен, ә син аларның «самокатында»! Чынында, бу «самокатлар» Чернышевский урамыннан Булакка төшкән җирдә гөрселдәп торалар иде. Бу үзенә күрә бер тавыш, башка тавышларга охшамаган. Бу тавыш СССР дагы бердәнбер подшибниклар заводыннан чыккан тимер белән, Казан асфальты ышкылган тавыш. Бу тавыш безнең малайларның көчен башка узып баручылардан өстен икәнен фаразлый торган тавыш иде. «Самокат» шундый көчле тавышлы! Хаттә, ул Бауман урамының икенче башына чаклы ишетелеп тора. Ә инде бертөркем «пацаннар», беръюлы «самокатлар»да тәгәрәсәләр, бу инде чын– чыннан – металл белән асфальт квартеты, яисә квинтеты!

Бу бик дәрәҗәле! Бу балачакның үзенә күрә музыкасы!

Бер карасаң, «самокат», – бик гади нәрсә! Ике такта һәм ике подшибник!

Әти миңа да кагып бирәм дигән иде. Жәл, безнең подшибниклар юк. Ә каян алырга?

Ә кешеләрнең әти– әниләре каяндыр тапканнар бит. Миңа инде башкаларга карап,

кызыгып йөрергә генә кала инде. Җитмәсә, монда «сәпитле» Сашка тагын...

Сашка ишегалдына яңа сәпите белән чыкты. «Самокат»лы патсаннар аны сырып алдылар. Бераз авыр, көнчелек тынлыгы булып алды. Авыр сулап алгач, көнләшкәннән... пацаннар Бауман буйлап шуып киттеләр. Сашка сәпите белән берүзе торып калды... Ул ялгыз патша кебек иде. Берүзе генә аның сәпиттә йөрегәненә карап, кайчагында аның күзләрендә дә «самокат»лы пацаннарга карата булган көнчелек күрдем.

Тәрәзә төбендә. . .

Мин һәрвакытта бездән бер кат өстәрәк яшәгән кешеләргә кызыга идем, өченче катта яшәүчеләрне әйтәсе дә юк!

Бер көнне өченче катта яшәгән Витька янына мендем, ишегалдына чыгарга чакырып. Ул зур, түгәрәк өстәл артында утыра, үзе балкашыгы белән «сгущенка» соса, кырлы стаканнан су белән йота– йота. Икенче катта яшәүче Игорь дә нәкъ шулай кылана. Тик ул мине өенә керетми, «сгущенка» банкасын күтәреп ишек төбенә килә. Ул «сгущенкасын» миңа да каптырып карата. Ә Витька киресенчә: мине өенә керетә, янына янәш утырта, һәм мине кызыктырып сосамы, соса! Минем кызыкканнан ул зур ләззәт таба иде бугай. Ә мин йотлыгып аны күзәтәм. Җитмәсә авызына кабыр алдыннан, кашыгын әйләндереп– әйләндереп соклана, бу татлы ризыгына, үзе мышный! Авызына капкач, әллә нинди тавышлар чыгарып көйли.

Ул мине жәлләр дә, каптырып каратыр диеп уйлавы файдасыз. Шуңа күрә мин аның яныннан китеп, тәрәзә янына киләм һәм шәһәр күренешләренә карап ләззәтләнәм.

Николь чиркәвенең гөмбәзенә сокланам, Спасс манарасына,»Казан» кунакхәнәсенә.

Мин бит үземнең коммуналканың беренче катындагы тәрәзәсеннән бераз ишегалды каршындагы почмагын һәм дә кечкенә һава күренешләрен генә күрә алам.

Ә Витьканың күге киң иде, әмма ул беркайчан да күккә карамый, үзенең «сгущенка»сына гына...

Ә соңырак, беренче сыйныфта укыганда, мин үземә ачыш ясадым; мин яшәгән беренче кат – ул Казанның иң асты түгел икән әле. Чернышевский урамында күпләр хаттә җир асты(подвал) катларында яшиләр икән. Анда минем клссташым Валерка да яши иде. Ул су белән «сгущенка» ашамый иде, кукуруза таякчыкларын «кетердәтә», сөткә манып. Ул искиткеч татлы таякчыклар иде, шәрбәтле! Бер бөтен пачка таякчык нибары 28 тиен генә, ә «сгущенка» 61 тиен.

Валерка аннары бик юмарт та иде! Без бик озак ашый идек ул таякчыкларны, сөткә манып. Валерка һәрвакытта ул таякчыкларны тәрәз төбенә куя, тәрилкә белән сөтен дә. Шкафларыннан тартып чыгара да, әнисе куйган җиреннән. Үзебез «кетердәтәбез», үзебез тәрәзәдән күзәтәбез!

Барыбер аннан узып барган кешеләрнең аяк табаннарыннан башка берни дә күреп булмый. Очып барган аяк киемнәре!

Ә менә классташым Леналарның тәрәзәсеннән аяк табаннары гына түгел, аякларның тубыкларына кадәр күренә иде. Валеркаларныкы тәрәзәсеннән аяк табаннары гына ялтырап кала, төрле аяк киемнәре кигән. Нинди генә ботинкалар, туфлиләр күрмисең анда. Алар минем әле дә күз алдымда!

Валерка аяк киемнәренә карап, аларның кайсы ишегалдыннан, һәм кемнәр икәнен белә иде. Үзебезнекеләрме, чит кешеләрме?... »Галя түти узып китте, исерек Наил абзый китеп бара алпан– тилпән килеп..,ой, хәзер әни кайтып керәчәк – диеп сөйләп тора Валерка. Чыннын да, тиз вакытта Валерканың әнисе ишек ачып кайтып керә. Димәк миңа чыгып китәргә кирәк, гәҗәеп тәрәзәне калдырып – очып барган аяк киемле тәрәзәне калдырып...

Валеркаларның фатиры өйнең астында ук, подвалда ук иде. Тәрәзәләре Чернышевский урамына чыгып тора. Кайсы якка чыгып торса да барыбер дә соң..

«Кар патшабикәсе»

Бер кышкы озын кичне әни миңа Андерсенның «Кар патшабикәсе»дигән әкиятен укый башлады. Кинәт урамда көчле җил кузгалган кебек булды, тәрәзә аша улау тавышы ишетелде. Әни дә укуын туктатып тәрәзә янына килеп, тәрәзә рамнарының ныклыгын тишереп карады. Мин бик курыктым һәм: «Бу кыш патшабикәсе шулай улыймы?– дип әнидән сорадым. Бу тавыш чыннан да хатын– кыз чыйнавына охшаган иде, ирләр тавышына һич ошамаган. Әни мине тынычландырды, укуын да туктатты. Әмма соң шул иде инде! Мин бар күңелем белән шул әкияттә идем һәм аның ничек тәмамланганын бик нык беләсем килә иде. Кызып– кызып әнидән укуын дәвам итүен сорадым. Әни дәвам итте. Ул тәрәзә янына килеп карап алды, чөнки ул белә, әкияттә «Кар патшабикәсенең кайбер малайлар янына тәрәзә аша килүен. Минем бу «Кар Пашабикәсен бик күрәсем килде. Курку хисеннән күрү теләге көчлерәк иде. Һәм мин тәрәзә янына килеп, бик озак тышка карап тордым, улаган нәрсәне күрер өчен. Әни дә минем күзәтүемне тыймый. Димәк, бернинди куркыныч та юк. Безнең тәрәзә астыбызда гына гөл бакчасы бар, хәзер аны кар каплаган. Әле бер ике– өч атна элек кенә без анда әни белән балалар бакчасындагы дәресләр өчен сары яфраклардан «гербарий» җыйган идек. Тәрәзә аша суыкта туңган миләшебез дә күренә... Аны көчле җил тибрәтә. Ул бөгелмәле– сыгылмалы! Димәк ул тере! Күпме күзтсәм дә, теге улау тавышының каян килгәне күренмәде. Бу җил кемнеңдер тавышы бит! Кем икән ул! Җил бит үз– үзеннән шундый тавыш чыгара алмый1 Моны кемдер көчле итеп өрә! Кар Патшабикәсе булмаган очракта... Кем соң? Мин инде барлык укучыларымнан сорасам да, бу сорауга җавап табалмасыма ышанам. Шуңа күрә җавапны үзем эзлим һәм һаман күзәтә бирәм. Ә күрше Виталийларга бу тавыш кичләрен бөтенләй килми икән.

Ә миңа килә! Андерсынның әкиятендә дә Кар Патшабикәсе кайбер малайларга гына килә икән. Димәк ул мине сайлап алаган, Виталийны түгел. Иртән мин белдем, ул тавыш Сашаларга да килмәгән икән. Бауманның күрше ишегалларындагы барлык малайлардан да сорашып чыктым, берсенә дә килмәгән. Ә менә бер кыз ишеткән! Ул да Андерсынның «Кар Патшабикәсен» укыган. Ул кызның тыңлашмый башлаган, үзеннән бер яшкә кече энесе бар икән. Бу тавыш шул малай янына килеп улый икән. Бу тыңлашмый торган малайның күзенә боз кыйпылчыгы кергән. Күз бит ул безнең күңелнең чагылышы! Тиздән ул бу тавышны ишеткәч, күзендәге бозы эреячәк һәм ул малай тагын яхшыга әйләнәчәк. Бу бозны эретә торган тылсымлы сүзләр дә бар дип сөйли бу кыз. Ул сүзләрне Никольск чиркәвендә эшләгән, кызның дәдәсе әйтә икән. Ул чиркәү аларның ишегалды каршысында гына икән.

Икенче көнне әни бер кечкенә чыршы алып кайтып,бизәп, тәрәзә төбенә утыртып куйды, нәк мин күзәтә торган тәрәзә төбенә. Чыршы бөтен тәрәзә төбен каплады. Хәзер берәрсе килеп тәрәзә аша караса да, берни дә күрмәячәк. Әйдә, карасыннар, бу матурлыкны! Җәл түгел!

Икенче көнне кичен әни тагын «Кар Патшабикәсен» укырга тотынды. Мин үзем тыңлыйм, үзем Кай белән Герда өчен кайгырам! Тыныч кына тәрәзә төбенә килеп чыршыга сокланып тордым. Бу чыршы башка елларны бүлмә уртасында тора иде, бер– нинди улау да юк иде. Тагын кинәт җил исә башлады. Тагын шул улау тавышы! Бу юлы ул икенче тәрәзәгә килгән! Аңлашыла инде, бу тәрәзәгә килүнең файдасы юк, аны бит чыршы каплап тора, бернәрсә күренми. Шуңа ул икенче тәрәзәгә килгән дә инде, Кар Патшабикәсе шунда ияләшкән хәзер. Мин йөгереп килдем дә, аңа «Кит моннан! Мин синнән курыкмыйм! – диеп кычкырып җибәрдем. Һәм әнием янына йөгердем! Шуннан соң теге тавыш тынып торды. Әни укуын дәвам итте. Мин беләм, әкияттәге Кай да минем кебек Кар Патшабикәсен куып җибәргән.

Икенче көнне, кышкы урамда кардан Кыш бабай һәм Кар кызын ясап торган Володя янына бардым. Ул сәнгатъ мәктәбендә укый һәм һәрвакытта безнең ишегалды халкын үзенең кардан ясаган скульптуралары белән шатландыра. Ул инде үзенең «фигураларын» ясап бетереп, өсләренә су сибеп ята иде. Мин аңа Кар Патшабикәсе турында сөйләдем. Мине тыңлап бетерү белән, ул Кар Патшабикәсен ябыштырыга тотынды. Моңа кадәр ул гел Кыш бабай белән Кар кызын гына ябыштыра иде,ә хәзер беркем дә белмәгән, үзе дә миннән беренче ишеткән ят фигураны ясый! Хәзер ул халыкны өр яңа нәрсә белән шатландырачак! Аның бу яңа скульптурасы тегеләренә караганда күпкә биегерәк. Ул ишегалдында бер тау кебек килеп чыкты. Һәм чыннан да шундук балалар да шуа башлады. Минем тәрәзәмнән дә ул бик яхшы күренә, хәттә миңа карап торган кебек. Мин һәр кичен тәрәзәгә килеп шул «Кар Патшабикәсен күзәттем. Хәзер ул уламый. Ни өчен дигәндә, үзенең тау хәтле гәүдәсе белән җилне шыклап тора!

Дәдә Степа машина алды...

Көн саен, безнең ишегалдына бер– ничә мотоцикл һәм мотороллер керә.

Бу инвалидлар! Алар безнең ишегалдында диярлек урыннашкан аяк киеме фабрикасына эшкә киләләр. Бер бик кечкенә, бер кешелек инвалид автомобиле дә кергәли. Шул вакытта безнең ишегалды хуш исле бензин исе белән тула, без– малайларны шатландырып.

Без бик игътибар белән бу техниканы карыйбыз, тикшерәбез, хаттә тотып– тотып та карыйбыз. Ә инде кояш нурларында ялтырап торган мотоцикл фараларына карап туймассың! Без үз кулларыбыз белән аның пыялаларын чистартабыз һәм сокланып карап туймыйбыз. Бу хисләрне бернинди сүзләр белән дә аңлатып бетереп булмый! Бу тамаша минем күңелемә әйтеп бетергесез шатлык, рәхәтлек бирә. Бу инде бриллиант бизәкләргә сокланган хатын– кызларның шатлыгыннан да көчерәктер! Җитмәсә ул мотоөиклдан бензин, тимер, күн исләре килеп тора! Бу исләрне дә бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый!

Без бу күнле – тимерле «ат» ны тотып карыйбыз, аннары кулларны озак кына юмыйбыз.

Сокланып туйгач без бу «ат» ларга менеп атланабыз да озак кына утырабыз, каядыр чапкан кебек. Бераз кызыгы беткәч, мототөиклның ачкыч тишегенә шырпы тыгып боргачлыйбыз. Бик нык тырышканда, хаттә аның яктырткычлары кабынып китә! Кнопкага басабыз да... И–и–и, бөтен ишегалдына «пи–и–п» дип кычкыртабыз! Шундук мототөиклның хуҗасы йөгереп чыга, әмма бездән инде җилләр искән! Без төрлебеә– төрле якка чабабыз! Йөгергәндә каршыга олы кешеләр очрый икән, алар борылып безнең арттан чабарга тиеш кебек. Ә бәлки берәр нәрсә шартлар?

Без андый түгел, олылыр арттан чапмый. Без тик нәрсәләрнедер саклаган кешеләрдән генә качабыз. Олылыр безенең арттан чабарлык бернинди начар нәрсә дә эшләмибез бит! Ә инде мотоөикл җиргә аугач, ничек йөгермисең? Безгә аны аудармый тотып торуы бик кыен. Аяклар җиргә чаклы җитми бит, таянырга!

Минем дустым Рафаил миңа бервакыт «шыттырды»: мотоциклның яктырткычын кабызалгач, «пип» дип кычкырталгач, моторын да кабызырга була– дип. Аның өчен кисәк итеп газга гына басарга кирәк икән. Без бит хуҗасының ничек итеп уталдырганын күрдек! Авырткан аяклары белән әле! Моторны гына кабызырга! Һәм әзер! Ә үзебез инде, үзебез качарбыз! Мотор тик эшләп торсын! Мондый азартны хаттә галим Королев та Гагарин космоска очканда,татымагандыр!

Беренче мәртәбә килеп чыкмады... Рафаилнең көче җитмәде. Аны мин алыштырдым. Өченче мәртәбә пидәлгә баскач, мотор гөрләп кабынып китте! И– и үзебез чабабыз төрлебез төрле якка! Читтән качып, күзәтеп торабыз, моторның ничек эшләгәнен...

Ә хуҗасы чыкмый, нишләптер? Мин бик горурланам! Мин бит уталдырдым! Шатлыгымның чиге юк!

Соңырак мин андый шатлыкны дәдә Степа иске «Москвич» алгач тойдым.

Ул бик озак машанасының капоты астында чокчынды. Моторы ниһаятъ кабынгач, бер мәртәбә ишегалдыннан урап та алды. Без бала– чагалар машина эченә кереп тулдык! Ул безне акрын гына ишегалдыннан әйләндереп йөртте. Бишенче мәртәбә әйләнгәндә, кинәт машинаның моторы сүнде, һәм без бензин исләре аңкытып салоннан берәм– берәм чыктык. Бу хәл атна буена сузылды, әмма дәдә Степага машинасы белән ишегалдыннан Бауман урамына чыгарга насыйп булмады. Без бик бу турыда хыялланган идек! Дәдә Степа, аптырагач, мине ярдәмгә алды. Мин бит газга оста басам! Машина моторының көче минем ярдәм белән я көчәя, я акрыная! Машина урынында гына тора инде! Бу миңа– алты яшьлек малай өчен зур куаныч! Җитмәсә безнең ишегалды кызлары да күрделәр минем кем икәнемне, ничек мин машинаны үземә буйсындырганны!

Бу шатлыкның да ахыры килде. Гел генә тыныч, түзем дәдә Степа машинасына зарлана башлады, соңырак аны үзе яшәгән тәрәзә астына утыртып куйды да, бөтенләй ташлады. Бер– ничә мәртәбә дәдә Степаның, соңырак, шул машина эчендә ике– өч мужик белән «салып» утырганын гына күрдем... Бу вакытта дәдә Степа бик шат була иде. Димәк, машина әле дә дәдә Степага шатлык китерә! Шуңа күрәдер дә, «Москвич» күп еллар буена безнең ишегалдының иң шәп интерьеры булып торды.

Такталар белән уен

Зариф абыйны безнең ишегалды балалары барысы да белә иде. Аның ничек итеп иртәннән кичкә кадәр столяркада эшләгәнен күзәтүе бик кызык иде шул. Аның ничек итеп тип– тигез итеп ножовка белән кисүен, ничек итеп колак астыннан каләмен тартып чыгарганын. Аннары кире шунда элеп куйганын... Бик озак карап торасы килә иде аңа. Аның тузанланып беткән, сеңер белән тарттырып куйган иске күзлеге дә гаҗәеп иде, ул аны еш кына төзәтеп, турылап та куя. Бу минем гомеремдә беренче мәртәбә бушка мәзәк каравым булгандыр бәлки. Әле анда төрле хуш исле агач исләре аңкып тора җитмәсә. Шушы хуш исләр өчен генә дә столярка янына килергә була! Соңырак мин бик күп артистларның, циркачларның осталагын күрдем. Әмма осталыктан ләззәт алырга беренче Зариф абзый өйрәтте. Ул һәрвакытта безгә үрнәк итеп Юрий Гагаринны китерә иде. Имеш аны космоска Герман Титовтан остарак, тизерәк итеп агач табуретлар эшләгәне өчен алганнар. Без шул табуретларны эшли алмасак, космоска безне алмаячаклар– дия иде.

Зариф абый бик яхшы кеше иде, безгә кискәннән калдык тактачыклар, йомычкалар белән уйнарга да рөхсәт итә иде. Без аларны столяркадан читкә ташып, төрле «йортлар» төзибез. Җиргә вертикаль рәвештә ныгытабыз да, каркас әзер! Өстенә такта япкач, «өй» әзер! Кайчагында столяркадан Зариф абыйга кирәк такларны да өстерәп китә идек. Ул елмаеп, акрын гына аларны кире ташып куя иде.

Берзаман, без бер– ничә яхшы итеп ешылган. зур такталарны алып киттек. Бик озак уйнадык ул такталар белән. Хаттә таган да эшләп атындык. Зариф абый безнең ничек атынганны күреп алды да, кире такталарны алып китәсе килмәде кебек.

Шулай да ул аларны алып китте. Ә без аның артыннан столяркага бардык. Столяркада нәрсәдер әзерләнә иде... Ул ничек итептер шул такталарны бер– берсенә беркетте дә... һәм аннан гроб килеп чыкты. Зариф абый озак кына такта читләренә карап торды да: «Кечерәк!», – диеп, такталарны сүтте дә, без уйнаган җиргә кире илтеп куйды. «Ярый, уйнагыз!», – диеп такталарны калдырып, столяркасына атлады.

Без бик озак карап тордык бу такталарга, әмма аларга кагылмадык. Нишләптер уйнасы килмәде алар белән. Күңелсез булып куйды, һәм без үз өйләребезгә таралыштык. Ә такталар безнең ишегалдында озак кына яттылар.

Эдик дәдәне ярата идек...

Эдик дәдәнең ничек итеп безнең ишегалдында пәйдә булганын хәтерләмим. Ул юк чакны гына хәтерлим...

Бераздан, ул бездә һәрвакытта яшәган кебек булып тоела башлады.Ул шулхәтле безнең күршеләр белән якынайды ки, хаттә күзалдына да китерүе мөмкин түгел иде ансыз яшәүне. Ул һәрвакытта игътибар үзәгендә. Аны һәрвакыт кемдер тыңлап тора. Аның турыда, ул телгә оста диеп әйтүе генә бик аз булыр иде! Ул комментатор да, ул орбитр да һәм бик оста итеп ишегалды кешеләрен сүз белән тасвирлаучы рәссам да! Ул һәрвакыт ялкынлы итеп сөйли! Тыңлаучының эченә, бавырына кереп, аны сүрәтли. Шул ук вакытта кешегэ бу коры мактау, өскә чөю булып та күренми.

Шуңа күрәдер дә, күршеләрнең аны бертуктаусыз тыңлап торасылары гына килә иде. Ул ишегалдында пәйда булган һәркемне оста итеп, кыйммәтле якларын ачып сала, күрсәтә белә. Бигерәк тә хатын– кызлар, кызлар, әбиләрнең матурлыгы турында илһамланып сөйли. Шулхәтле мавыктыргыч! Аның турыда беркем дә озын телле, әллә нинди альфонс диеп уйлый алмый. Аның сүзләре шулкадәр көчле тәъсир итә ки, хатын– кызларнын аны тынлаганнан сон, күңелләре күтәрелеп, үзләренең матурлыгын тоеп, үсенеп китә торганнар иде. әгәр дә берәр хатын– кызның ире дә булса янында, ул ир беркайчан да, Эдин дәдәнең аның хатынын зурлаганына каршы булмый, алай гына да түгел, мин белдем, кайбер ирләр хаттә махсус ишегалды яныннан узалар, Үзләренең хатыннары турында берәр яхшы сүз ишетер өчен, сүз мастеры авызыннан.

Эдик дәдә үзе дә бик гади түгел иде. Кырык яшьләрдәге, сәхнәдән төшкән ир... Кайчандыр конферансье булгандыр! Аның бисер белән чигелгән күбәләкле галстугы гына ни тора! Һәрвакытта аккурат киенгән, ялтыратып кырынган, өстендә кыйммәтле кара вилюр костюм, аягында лакировкалы ботинкәләр. Үтүкләнгән рубашкасынының аклыгына хаттә күзләр камаша. Кесәсендә сукыр бер тиен акчасы юклыгы да сизелеп тора иде. Аның шул оста сөйләшүеннән башка, бернинди байлыгы да юк иде кебек. Сөйләме дә үзенә түгел, ишегалды халкынынкына әверелә. Ишегалды халкы шулкадәр аның сөйләме белән мәшгүл ки, хаттә аның кайда, кайсы фатирда, кем белән яшәве белән дә кызыксынмыйлар. Соңырак белдек, ул кемдәдер кунак булып кына яши икән. Әмма кемдә? Кичләрен безнең рус теле остасы кайсы таба, кемнәргә китеп югала икән? Вәт башваткыч! Мин аны карап кала алмый идем, ни өчен дигәндә, әни мине сәгатъ сигездә өйгә куып керетә.

Ә Эдик дәдә кичләрен үзенең сөйләм осталыгы белән халыкны куандыра бирде! Аның кая китеп югалганын мин тәрәзәдән күзәтеп торырга булдым. Бер– ничә көн күзәттем, әмма һич күреп кала алмыйм, кая юнәлгәнен. Иртәнге томан мени, югала да куя! Иртәнге томанның да кая очып югалганын мин ул вакытта белми идем.

Урра! Ниһаятъ дүртенче көнне мин аны күреп калдым, кая киткәнен. Ул безнең подъезга керде! Коридорда аның тавышын да ишеттем. Тиз генә бүлмәмнән коридорга чыгып, тавыш килгән якка юнәлдем. Ул баскыч буенча икенче катка күтәрелә. Берүзе генә түгел. Янәшәсендә Нина түти, ул ни өчендер елый. Кинәт кенә баскыч уртасында туктап, Эдик дәдәгә таба борылды да; «Миндә яшә! Бер җирдә дә эшләмә! Үзем ашатырмын! Тик минем белән генә бул! Сөйлә дә сөйлә, сөйлә дә сөйлә... ә мин тыңлармын да тыңлармын. Син миңа бармагың белән дә кагылганың булмады, һәм кирәкми дә! Сөйлә генә! Гомер буена сөйлә! Ә мин синең рубашкаңны юармын, ботинкаларыңны ялтыратыратып, сөртеп торырмын! Тик китмә!

Икенче көнне безнең ишегалдында ниндидер бушлык сизелде. Эдик дәдә юк иде...

Барысы да аны көтте, әмма ул килмәде.

Бер атнадан, мин бер сыйныфта укыган Олегтан белдем, ул яшәгән Булакта, ишегалларында бер абзый пәйда булган икән, барлык халыкны үзенең сөйләве белән авызына каратып тора торган. Олешкага мине чакырырга туры килмәде. Мәктәптән соң мин үзем шул ишегалды аша узарга булдым. Һәм анда лакировать ителгән ботинкада, күз камаштырган ап– ак рубашкада шул ук дәдә Эдикны курдем. Ул шул ук амплуасында. Һәм тагын барлык ишегалды халкы авыз ачып, сихерләнгән кебек аның сөйләгәнен тыңлый. Мин Олегтан аның кемдә яшәгәне турында да сораштым.

Ә Олег горурланып: «Бездә яши», – диде. Әнисе танышкан икән аның белән. Олегның әтисе юк иде.Олег кичләрен аның лаклы батинкәләрен чистарта икән, ә Эдик дәдә шуның өчен аңа өй эше сочинениесын язып бирә икән.

Тагын бер атнадан Олежкадан белдем, Эдик дәдә янына Мәскәүдән ниндидер түти килеп, мин аның хатынымын дигән. Ул үзе аны тирги икән, үзе елый– елый: «Эдичка! Минем Эдичкам!» – ди икән. Ә Эдик дәдә өзлексез: «Эх тизерәк Мәскәүгә кайтып, үземнең язу өстәлем артына утырып язарга иде... Казан ишегаллары турында, Саратов ишегаллары читтә торсын!», – диеп сөйләнә икән.

Эдик дәдә бик билгеле язучы булып чыкты. Ул бик күп Казан ишегалларында яшәп чыккан, ә үзенең кесәсендә бер теш щеткасы һәм бер кырыну станогыннан башка берни дә юк икән. Шуңа карамастан, аны һәр җирдә яратканнар, ашатканнар.

Ә Олежка кайгырды, әллә дәдә Эдикныкы кебек язу өстәле булмаганга, әллә шундый серле абзыйның аларны ташлап китүенә?...

Кеше ашына мәдхия (Дималарда обед ашадым...)

Минем балачак истәлекләрем; яшәгән ишегалдым, Бауман коммуналкасы, Островский урамындагы балалар бакчасы, Булактагы мәктәп, иске Казан урамнары белән генә бәйле түгел, ул истәлеклэр бигерәк тә минем шул вакытта кичергән, кунелемдә тирән эзләр калдырган хисләрем белән дә бәйле.

Шундый истәлекле мизгелләр – дусларымны озак кына көтеп торуым белән бәйле. Берәр дустымны ишегалдына уйнарга чакырып торып көтәсең, көтә– ә – ә– сең...

Минем шундый беренче дустым Рафаил исемле иде. Аңа өч яшьтән бераз куберәк, ә миңа дүрттән артык. Мин аның коммуналкасына керәм дә, аны көтә башлыйм. Ә ул, баскан җиреннән әнисенең имиен имеп тора. Булмәләрендә тынлык, тик сәгатъ тикелдәгәне генә һәм Рафаилнен лач– лоч ими имеп торган тавышлары гына ишетелеп тора.Әнисе миңа ишарә белән генә – комачаулама! – диеп курсәтә. Мина шул түземлек белэн көтәргә генә кала инде. Мин бит зур малай инде, ими иммим. Булмәдәге тынлыкны бозып, горурлык белэн, бу турыда әйтеп тә куям. Җавап итеп, Рафаилнен әнисе;»Минем улым да зур инде, шуңа курә ул ятып тугел, басып имә хәзер!» – ди. Ә Рафаил әнисенең сүзләренә риза булып, миңа карап– карап ала, имиеннән бераз аерылып. Курәм, ул ничектер башкачарак мышнап куйды. Баскан килеш йоклап киткән икән. Әнисе аны кулына күтәреп алды. Миңа күңелсез булып китте, димәк ул уйнарга чыкмый...

Берүзем генэ чыгып киттем... коридор буйлап барам... Кинәт бер тавыш ишетәм.

Бу Рафаил йегереп килә! Ул мине куып җитә, һәм без шатланышып ишегалдына чыгабыз! Шул тугел мени бәхет!

Танышым Юрка белән булган вакыйга да бик яхшы исемедэ калды. Ул миннән ике яшькә зурырак иде. Узе – симез, ике иякле. Мин һәрвакытта анын иягенең ике катлы булуына гаҗәпләнеп, әниемнән сорый идем: «Нигә шулай ул?» – дип. Ә әни аның турыда; «Убырлы ул!» – диде.

Мин аңламыйм, ни өчен Юрка – убырлы! Ул бит күп балалы гаиләдән! Аларның коммуналкасында тагын шундый биш «убыр»! Бер– берсен ашасалар? Ул вакытта биш «убыр»дан берсе дә калмас иде. Чыннан да Юрка янына кергәч, мин аларның өстәлләре юклыгын күреп шак каттым! Юрка идәнгә утырып, урындыктан ашый. Урындыгында әллә ни ашау да юк инде! Хәтеремдә, кечкенә тарелкадагы бодай боткасы һәм шәрбәтле су тутырылган стакан... Аның бу – бар ашавы! Һәркөнне берүк төрле! Юрка беркайчан да туймый, шуңа күрә ул Киров районында яшәгән туганнарына ашарга йөри. Кайчагында мине дә үзе белән ала, шулай аңа күңеллерәк.

Троллейбуста би– и– ик озак баруы! Барганчы Юрка ачыгып бетә! Баргач, түтәсенең борщен хап– хап итеп кенә йота! Симез, ашамчак малайны күрергә хаттә түтәсенең күршеләре дә керә. Минем дә бу тәмле ашны ашап карыйсым килә дә соң, миңа салып бирмиләр шул. Мин уйлыйм, Юрка Киров районындагы борщны ашаганнан симермидер, урындыктан ашаган бодай боткасыннандыр дип. Ул бит аны көненә уналтышар мәртәбә ашый. Әбисен дә бу боткасы белән аптыратып бетерә!

Мин ишегалдыбыздагы кешеләрнең ничек һәм күпме ашаганын иң игътибарлы күзәтүче идем. Шундый иде инде минем язмыш...

Шулай да берзаманны, мине өстәл янына дәштеләр! Бу инде минем ишегалды дусларым түгел! Бу– сыйныфташым Дималарда булды.

Минем башлангыч мәктәбендәге укытучым, Анна Алексеевна, Диманы «буксирга» алырга кушты. Без Дима белән бер звенода идек. Ул математикадан бик калыша.

Мин Дималарның өенә аңа өй эшен эшләшергә бардым. Ни хикмәт! Мине өстәл янына чакырдылар! Ашарга! Бу чын мәгънәсендә кунак өстәле иде!

Иркен фатир, зур камин тора. Зал уртасында зур, ак скәтирт җәелгән өстәл, челтәрле агач урындыклар! Кулымны юдым; кафеллы ваннада, зур фарфор борынлы краннардан, әллә нинди зур борынлы карета тора. Еллар үткәч белдем, ул ванна һәм душ икән. Кулны югач, Дима белән өстәл янына, затлы урындыкларга барып утырдык. Алдына алүяпкычлар кигән бер түти килеп, чәнечкеләр, кашыклар тезеп куйды безнең алга. Аннары өстәлгә зур фарфор кәстрюль китереп куйды(Бу аш савыты икән). Һәм фарфор чүмеч белән фарфор тәрилкәләргә аш та салып чыкты.

Бу искиткеч! Бу ашларның да ашы! Мин гомерлеккә хәтеремә салып куйдым! (Бу аш солянка булган икән).

Өстәл янына Диманың әтисе дә килеп утырды. Ул ялтыравыклы костюмда, аягында лаклы ботинкалар. Мин бик гаҗәпләндем, өй эчендә тапочки белән йөремәгәненә.

Әнисе дә чыкты! Баш өстендә биек, зур прическа! Андый чәчле ханымнарны кайчагында мин урамда да күргәнем бар. Ә күберәге телевизордан күрәм. Диманың әнисе бик матур!

Салатны тәрилкәгә үземә салырга куштылар. Алар өч төрле иде. Өстәлдә тагын гинвар аеның викториясе дә бар иде. Мин шундук, беръюлы дүрт җиләк кабып йоттым.

Ашны ашарга башламый тордык. Барысы да хуҗаның башлаганын көттеләр. Дима да. Ниһаятъ, хуҗа, кашыгын алып ашка төшерде! Шундук калганнары да ашарга керештеләр! Мин дә! Зур шатлык белән!

Ашны ашап бетергәч, теге алъяпкычлы түти өстәлгә һәрберебезнең алдыбызга бармаклы бәрәңге китереп куйды (ул картофел «фри» булып чыкты) зур кисәкле кыздырылган ит белән(төеп кыздырган сарык ите). Бер кайчан да итнең авызда эрегәнен тойганым юк иде. Була икән! Утыра торгач, колакка «крюшон» дигән сүз ишетелде. Бу өченче блюдо булып чыкты.

Бу минем тормыш башымда беренче тапкыр культуралы ашавым булды. Ә булды бу хәл Булактан ерак та түгел, Чернышев урамында.

Ашап утырганда, хәтерлим, телефон шалтырады. Диманың әтисе тиз генә трубканы алды. Сөйләшүе буенча, мин аның зур начальник икәнен аңладым. Без Дима белән аның өйдән чыгып, ялтыравыклы «Волга» га утырп киткәнен карап калдык. Соңырак белдем, әтисе баш инженер булып эшләгән икән. Алтмышынчы елларда инженер булуы бик почетлы иде. ә инде баш инженерны, әйтәсе дә юк! Минем дә инженер буласым килеп китте!

Мин ул вакытта Дима белән ничек математикадан шөгелләнгаәнемне хәтерләмим. Әмма кичке ашның булмавы хәтеремдә. Башкаларның ашы бик тә башкача шул!

Бер ишегалдында – Ибрай абый һәм коммунизм

Башланачак кояшлы көннең кайнар җилләре килеп бәрелде. Күршеләр иренеп кенә ишегалдында чуалалар. Кемдер аммиак исләре аңкып торган урамдагы бәдрәфтән чыгып, шул «хуш» исләрне тирә– якка таратты. Кемдер шунда таба бара гына. Бер ят карчык, авылдан шәһәргә кунакка килгәндер могаен, кичә балыкчы Бакуриннардан алган балыкларының тәңкәсен пычак белән кыра. Колонкодан кемдер шарлатып су агыза. Анда төннән үк, бер егет теш сызлавын басарга тырышып, бертуктаусыз салкын су йота. Әнисе килеп чыкты. Һәм алар каядыр китеп бардылар. Теш докторынадыр инде. Безнең йортның өченче катында яшәгән Идрис абый да күренде. Ул күп аракы эчкәнлектән шешенеп беткән иде. Як– ягына да каранып алды. Үзенә «иптәшләр» караштырадыр инде. Эзләнеп, Бауман урамына ук чыгып китте. Каршы як йортта яшәгән яшүсмер Витька йөзен җимереп, юынтык су чиләген күтәреп чыкты. Минем танышым Игорьнең яшь, матур әнисе челтәрле сеткага салып дүрт банка «сгущенка» алып кайтып килә.Ул банкалар кояш нурында көмеш– зәңгәр нурлар чәчеп ялтырыйлар. Игорь икенче кат тәрәзәсеннән карап, әнисен көтеп тора. Мин беләм, ул шушы ширбәтле дә, серле дә «сгущенка»ны су белән йото– йота сосарга ярата. Гәләфи чалбар кигән, иске хәрби киемнән карт офицер чыкты. Күкрәк тулы медалләрен зыңгылдатып, кара хром итекләрен чистартырга тотынды. Тирләре бәреп чыкты.Чөгендер кебек кып– кызыл булды. Щеткасын хатыны тартып алгач,, офицер тураеп басты да, акрын гына,яшел кыяр кимереп утырган карчык яныннан узып китте.

Ишегалдына ак рубашкадан кояш нурыннан кап– кара булып беткән бер ир кеше күренде. Мин аны таныдым. Ул – Ибрай абый., бездән бер кат кына югары яши ул. Кулында катырка тартма. Катыркасын ишегалдындагы слесарка өстенә куйды да, ача башлады. Йөзләрендә шатлык чаткылары, менә – менә нәрсәдер булыр кебек. Тартма тулы туңдырма! Бу бит пломбир! 19 тиенлек брикетлар сылап– сылап тутырылган! Ибрай абый елмаеп басып тора. Кемдер бөтен ишегалдын яңгыратып: «Туңдырма! Туңдырма!», – диеп кычкырып җибәрде. Бер минут эчендә Ибрай абыйны дистәләгән бала– чага сырып алды! Каян килеп чыктылар барысы да!!Өйләрендә утырганнар микәнни?!Бөтен ишегалды җанланып китте! Бушка туңдырма ашыйлар бит! Ибрай абыйның шатлыгы эченә сыймый! Үзе ашамый, башкаларны сыйлый. Мондый бәйрәмне ул һәр атна саен оештыра иде. Менә шундый гаҗәеп кеше иде безнең Ибрай абый!

Беркайчан да шул тартма эченнән аңкып чыккан пломбир исен онытмам! Бу хуш исле салкын шатлык һәрвакытта минем күңелемдә! Минем шул вакытта шул катырка тартма эченә кереп утырасым килә иде, кайчагында гына кояш җылысына чыгып җылынып алырга...

Ибрай абый йөк ташучы булып эшли иде, Казан читендә. Сигезенче трамвайның иң соңгы тукталышында диярлек. Аның яшүсмер улы Фәрит бер тапкыр үзе белән мине дә алып барган иде әтисенең эшләгән җиренә. Әтисе товар вагоннарына әллә нинди, солидоллар, майлар тутырылган зур– зур бочкалар төей. Анда газировка алып эчә торган автомат та бар иде. Суы сиропсыз иде, аның каравы бушка. Фәриттән мин бушка булган туңдырма турында да сораштым. Ул миңа ул бушка булган туңдырмаларның янәштә генә, икенче җирдәрәк диеп әйтте. Каядыр «холодильник» дигән җирдә диде. Мин Казанда бушка тартмасы белән өләшә торган туңдырмалар бар икән диеп уйладым... атна саен! Һәм шуңа чын күңелемнән ышандым.

Бауман ишегалларының хуш исле чәчәкләре

Бауман урамында яшәгән кешеләрнең барысы да хуш исле чәчәкле «Ал бакчалары» белән мактаналмый иде. Хаттә безнең өйнең беренче катында яшәүче кешеләрнең дә кайберләренең андый гөлбакчалы җире булмады. Ә минеке булды. Мин бу чәчәкләрнең кыйммәтле хуш исен иң беренче тапкыр куе сөт төсендәге коляскада ятканда ук сиздем һәм аны күңелемә сеңдереп куйдым. Әни мине шул коляскада безнең тәрәзә каршысында үскән миләш агачы астына куеп китә иде. Һәм мин яткан коляска, сап– сары шарлар кебек, озын сабаклы чәчәклекнең нәк уртасында тора иде. Минем тирә– ягымда сары бутоннар, кызыл миләшләр һәм зәп– зәңгәр күк йөзе! Алар минем күз алдымнан әле дә китмиләр..

Бераз үсә төшкәч, мин шул «Ал бакча» да уйный башладым, балалар бакчасына гербарийлар җыйдым һәм чәчәкләрнең матур итеп чәчәк атканына сокландым. Әни янына йөгереп барып, үсемлекләрнең «хәлен» сөйләдем. Утырткан орлыкларның озак кына чыкмый ятканнары турында да яхшы хәтерлим.Ул арбуз, өрек орлыклары иде. Алар ның шытып чыкканын күрергә насыйп булмады инде, төрле төстәге ромашкаларга гына шатландым.

Күрше Сережканың миннән көнләшкәнен мин бик сизә идем, полисадник (албакча) өчен. Ул минем рөхсәт белән безнең «Ал бакчада» уйнап та чыга иде. Мин горурлык белән аңа рөхсәт бирә идем. Аннары икәүләшеп уйнавы күңелләрек тә иде бит.!

Бик эссе көннәрне бу гөл бакчасы үзенә күрә бер оазис кебек салкынлык биреп тора иде. Күрше «Ал бакчада» бик еш исерек Ваня дәдә үлән өстендә аунап ята торган иде... йөзләрендә елмаю. Кып– кызыл булып ята! Үзе бик канәгәтъ! Безгә ул комачауламый. Ни өчен дигәндә ул хырылдамый. Без шул хәтле мавыгып уйныйбыз, хаттә Ваня дәдәнең акрын гына торып, тагын бераз салып алырга дип китеп барганын да сизми кала идек. Протез аяклары белән шулай йөри иде инде дозасын яңартып,, аннары тагын «Ал бакча» да сузылып ята, елмаеп. Минем әти телевизор алып кайткач, ул шул телевизор коробкасын сорап алды.Дүрт йөз тәңкәлек, «Старт– 3» дигән телевизорның тартмасы да зур гына иде.Дәдә Ваня шул тартма эчендә йоклап йөреде. Дәдә Ваня хәзер исерек булганга гына елмаймый, әти биргән кадерле бүләк өчен шатланып елмая кебек иде миңа. Ул йоклаган вакытында елмаеп кына калмый, тамак төбе белән кычкырып та җибәрә иде, бөтен ишегалдын яңгыратып. Бер шулай үзенең кычкыруыннан уянып китте дә, төшендә сугыш вакытын күрдем диде, сугышта йөрегәндә кычкырмаган имеш, кайткач, исенә төшереп кенә кычкыра башлаган. Кайчагында, ул шундый озак итеп кычкыра иде, хаттә аның тавышын хатыны– Вера түти, чыгып уята иде. Саташып ул хатынына сугып та ала иде, уята башлагач. Ул вакытта Вера түти аның үзенең дә мордасына тондырып ала иде. Шуннан соң дәдә Ваня шундук йокыга тала, нокауттан соң. Ә хатыны тикшереп карый, сугып үтермәгәнмен микән дип. Шуннан әйтеп куя: « Исән ахрысы, йоклый елмаеп... Аллага шөкер!»

Ә менә «алкаш» (эчекче) Леня дәдәнең полисаднигы юк иде, шуңа күрә ул безнең ишегалдының как җирендә йоклый. Ул фронтта да булмаган, шуңа елмаймый гына йоклый, уңай шартларсыз(комфортсыз гына). Аның каравы, дәдә Леняны комфортлырак җиргә алып китәләр, милиционерлар, уятып. Шулай да мин дәдә Леняны җәлли идем, полисаднигы булмаган өчен.

Көз җиткәч дәдә Ваня «Албакчадагы» саргайган яфраклырның хуш исен бик сөя башлады. Бу хуш ис ароматы дәдә Вняны шулкадәр исертә иде кебек! Әйтерсең лә ул винодан түгел,аның кызыл битенә өстәмә бизәк булган, алтын яфраклар исеннән исергән. Чыннан да, бу яфракларның хуш исе подвалдагы вино складыннан чыккан истән күпкә көчлерәк! Шуңа күрәдер дә, дәдә Ваня шул чаган, миләш яфраклары исе белән боталып, үзе бер зур кызыл яфракка өйләнә иде кебек, икенчерәк булган вино исләрен дә аңкытып. Яфраклар җәйнең тизерәк үткәнен дә теләгәннәрдер, тизерәк саргаеп, өзелеп төшәргә, вино исле дәдә Ваня янына, якынаер өчен.

Кызганыч, бу яфракларның дәдә Ваея белән дуслыгы бик озакка бармады. Салкын кыш килде һәм дәдә Ваня яфраклар компаниясендә ята алмый иде инде. Ул дус яфракларын ташлап, коммуналка бүлмәсенең идәненә урыннашты, хатыны керетмәгән ишек төбендә. Яфраклар кар астында калды. Аларга сеңгән вино исләре дә язга кадәр туңып калдылар. Ә инде салкын кышлар үткәч, мин яңадан шушы, балачагымның хуш исле полисаднигына(Ал бакчасына) карап шатланырмын.

Ишегалдымның яшь музыкантлары

1971 нче елның язы бик иртә килде һәм эссе булды.Кояш яхшы кыздырды, әмма алҗытмады. Салкын кыштан күшеккән малайларны җылыткан кояш алҗытамени инде! Ә менә җәй көнне, булырга мөмкин! Әлегә без ятып, кояш нурларына кызынабыз, иркәләнәбез, берсүзсез! гараж күләгәсенә дә һич керәсе килми. Безнең ишегалды гаражлары икеләтә кыйммәтле! яктан, эссе җәй көнне салкын күләгә бирә, иенче яктан, аның өстенә менеп, Булак ягына чыккан башка ишегалларын да күэәтергә була. Ә хәзергә әле безгә ул гараҗ бик кирәкми. Без әле дәшми– тынмый кояшка кызынып ятабыз. Модый көн бик сирәк тәти, ялкауланып ята торган. Икенче сыйныфның өй эшләре эшләнгән... Башка берни дә эшлисе килми. Минем яндагы малайлар барысы да миннән өлкәнерәк. Симез Юркага ун яшь инде! Фәриткә унбер үк! Ә озын Витькага унике хаттә!Алар каядыр барырга җыеналар кебек, үзләре миннән яшерә.Алар кинәт кенә тордылар да китә башладылар. Ә мин алар артыннан! Алардан, кая барабыз дип сорыйм. Дәшмиләр, берләшкәннәрмени?! Бауман урамын да узып киттек. Дәшмиләр. Клтсоны да уздык! «Вузовец» кинотеатрын уздык. Щапов урамыннан күтәреләбез. Мин һаман белмим, кая барганны. Бик миңа серле тоела бу, куып та җибәрмиләр бит! Инде озын штилле сары бинага да килеп җиттек. Минем аны беренче күрүем. Ул пионерлар сарае икән. Эченә кердек. Бик киң, таш перилалы баскыч күрәм Күтәреләбез. Икенче катта безнеягымлы, бик пөхтә киенгән бер ир кеше каршылады.Кечкенә бүлмәчекне ачты, анда төрле тынлы музыка кораллары өелеп тора. Юрка кларнетны алды. Ул вакытта ул коралның кларнет икәнен белми идем.Юрка; минем иреннәрем бигерәктә йомшак, шуңа күрә йомшак мундштуклы бу корал аңа гына ярый – диеп, башка беркемгә дә түгел. Фәрит өч кнопкалы коралны алды Витька ниндидер киң һәм йомры мунштуклы зур бас коралын алды. Мин җиз тимерләре исе килгән бу бүлмәдә басып торам, миңа нинди уен коралы бирерләр икән– дип. Фәритнекенә охшаганырак трубаны алырга уйладым. Мин бит кайчандыр, пионер лагерында мондыерак трубада кычкыртучыларга кызыгап торган идем. Ә монда өч кнопкалы горн! Бу коралларның хуҗасы, ул мазыкаль түгәрәкнең җитәкчесе икән, бу минем сайлавым белән риза булмады. Ул миңа әллә нинди альтны бирде,өч винтелле, дүртенчесе селәгәйне агызыр өчен.

Иркен бүлмәгә чыктык. Фәрит утырды да, шундук Салих Сәйдәшевның маршын уйнап җибәрде. Нота буенча уйнады. Миңа Фәрит хәзер бөтенләй икенче Фәрит булып күренә башлады! Бу инде көннәр буе ишегалдында үзенең «Орленок» сәпитендә чабып йөргән ялкау Фәрит түгел инде! Бу инде авызыннан өреп чыгарган һавадан, радиодан гына ишетелә торган, музыканы чыгара торган шактый зур малай! Ул кып– кызыл булганчы көчәнә! Шул вакытта ул бөтенләй үзгәрә! Күзләре бәхетле, очкынлы!

Аннары нота буенча Юрка уйнап җибәрде. Ул нишләптер кызармады. Аның кнопкаларында боталмый уйнаганына мин шак атып карап тордым. Алар бит шундый күп! Ул бер рус халык көен уйнады, ишеткәнем бар иде ул көйне. Симез, ике иякле, ашамчак Юрка рус халык көйләрен көйләп чыгаручы тылсымлы адәмгә әверелде.Ул шулхәтле бирелеп уйный, моңлы итеп, хаттә минем елыйсым килеп китте, аркама тирләр бәреп чыкты дулкынланудан.

Витька да калын тавышлар чыгарып коралын өреп җибәрде. Аның уйнавы моңсызырак булса да, миндә аңа карата да хөрмәтем артты.

Малайлар чыгып китте. без җитәкче белән икәүдән– икәү генә калдык. Ул миңа ноталарның нәрсә икәнен аңлатты, аларның озынлыкларын... Нота станы баскычында ничек урыннашканнары аңлатты. Нинди нотаны уен коралына ничек итеп басарга күрсәтте. Җитәкче абый мине шул хәтле мактап торды! Мин хаттә беренче дәрестә үк ниндидер тавышлар чыгара башладым үземнең «быргы» мда. Ничек итеп өрергә дә өйрәтте. Минем дә бу музыкантлар түгәрәгенә языласым килеп китте. Һәм йөредем дә, җәйгә хәтле үк! Майның бер соңгы көнендә Фәрит пионер лагерындагы барлык быргы көйләрен уйнатып күрсәтте..Шуннан соң аңа җитәкче футляры белән торба тоттырды, пионер лагерына алып барсын дип. Фәрит горурлык белән Бауман урамыннан атлады футляры белән. Ә мин аңа көнләшеп карап тордым.

Җәй бик тиз узып китте. Көз көне мин тагын бераз пионерлар сараена йөреп алдым. Аннары без яңа фатир алып, күченеп киткәч, Пионерлар Сарае ерагайды. Мин ул шөгелемне ташладым.

Альтушкада уйнаган тәҗрибәмнең кирәге чыкты һәм мин үзлегемнән пионер быргысында уйнарга өйрәндем. Мин горурланып пионер дружинасы линейкаларында уйнадым һәм тагын да тиме– бакыр исләре килеп торган, уен коралы белән тулган бүлмәгә барасым килде.

Ишегалдымның серләре

Ишегалдыбыздагы ике катлы йортларны сүтеп бетергәч, барлык ишегалды халкы аларның урыннарына нәрсә төзерләр икән дип бик уйлана башладылар. Озак уйланырга туры килмәде. Бер атнадан ишегалдында эксковатор килеп чокыр казый башлады. Казанның шундый тарихый урынында тирән чокырлар казуны мин бик әһәмиятле нәрсә дип санадым. Күңелем белән нәрсәдер буласын сиздем, ул вакытта миңа сигез яшь кенә булуына кармастан.Минем Казан тарихын да ишеткәнем юк иде әле, археология турында да, ә ниндидер табигатем үзе нәрсәдер миңа әйтеп торган кебек иде. Мин бик зур кызыксыну белән көрәк белән казынган эшчеләрне күзәттем. Алар труба салыр өчен чокыр казыйлар иде ахры. Котельный төзү иде аларның максаты. мин көннәр буе шул чокыр тирәсеннән китмәдем. Чокыр читенә подем краны урыннаштырдылар. Эшчеләр тарталар,шаяралар. Исемдә, бер эшче икенче эшченең телогрейкасын кран очына эләктергәнен. Кран күтәрелә башлады, ә эшченең аяклары җирдән аерылды. Һәм ул һавага эленеп калды. Ә кран акрын гана күтәрелә бирде. Эшченең сәленгән куллары кызганыч та, көлкеле дә рәвештә як– якка болганалар.Ниһаятъ телогрейкасының каешы өзелеп китеп, эшче җиргә килеп төште. Барысы да кычкырышып көлделәр Менә шундый шаярулар да була иде анда.

Бераздан, казына торгач, алар ниндидер череп беткән агач диварга тап булдылар.Мин шундук бу нәрсәгә игътибар иттем. Бу смена алышынган вакыт иде, эшчеләр ишегалдыннан китеп беттеләр. Бу мизгелне мин бик яхшы хәтерлим. Компрессорларны, машиналарны сүндергәннән соңгы тынлык бик тә үзенә башка, үзенчәлекле була. Бу тирән тынлык серле диварга булган кызыксынуны тагын да арттыра иде. Бу тынлык– минем ничек итеп шул чокырга төшеп, диварны чокып карау теләге дә иде. Бу дивар бәлкм мин яшәгән йортның бер дәвамыдыр. бәлкм анда борынгы әйберләр бардыр, борын– борын заманда яшәгән кешеләрдән калган. Бу дулкынландыргыч мизгелләр әле дә минем күңелемдә сакланган. Ничек ул чокырга төшәргә соң! Чокыр бик тирән һәм бик текә... Мин аңладым, берүзем генә аны башкарып чыгалмаячагымны. Балалар бакчасыннан кайтып килгән дустым Сережаны күреп алдым. Ул һавага бау очына бәйләнгән яшел грушаны чөя, үзе аны ни өчендер московка ди. Московкасы аның кулыннан өскә күтәрелеп китә дә, тагын аска төшә. Ул миңа берәр кайчан космоска ук очып китә торган московка ясаячакмын диеп мактанды һәм ул беркайчан да кире җиргә төшми, шунда торып калачак, спутник кебе ди. Мин белми идем спутникның нәрсә икәнен. Мин «Спутник» диеп аталган кинотеатрны гына белә идем, бездән ерак булмаган. Сереҗканың бу «спутнигы» космоска очмады, ә туп– туры серле чокырга барып төште, тирән тарих тамырлары булган. Моковканы аннан төшеп алырга кирәк, димәк ул чокырга мин берүзем генә төшмәячәкмен. Өлкән сыйныфта укыган Валерка килеп чыкты. Без аңа чокырга төшеп, московканы алып бирергә куштык. Мин аңа чокыр эчендәге черек диварны да чокып карага куштым, үзем карап тордым. Валерка кызыксынуын бик күрсәтмәскә тырышты, әмма шулай да өенә кереп фонарик алып чыкты. Ул чокырга сикереп төшү белән черек диварны чокып карады. Чокыган җиренә фонарик белән яктыртып кулын тыгып карады. Бик озак казынганнан соң, ул аннан бизәкле плиткә кисәкләре тартып чыгара башлады. Аннары күн башмак тартып чыгарды. Без зур дулкынлану белән Валерканың һәрбер хәрәкәтен күзәтек. Бераздан, Валерка тәмам арып, пычыранып, җимерек кияфәт белән чокырдан чыкты. Безгә шул матур плиткә кисәкләрен бирде, башмагын ташлады да өенә кереп китте. Мин бу башмакны алып үзебезнең коммуналканың газ плитәсе астына яшереп куйдым.

Икенче көнне бу серле чокыр күмелеп куелган һәм тарих эзләреннән бер– нәрсә дә калмагын иде... 1969 нчы ел... Бу диварга мин кырык ел үткәч, әйләнеп кайттым, 2009 нчы елны, мин яшәгән Бауман 36 нчы йорт җимерелгәч. Бу турыда соңырак сөйләрмен.

Шул вакытта миңа– җиде яшьлек малайга олы тарихлы Казан уртасында яшәвем аңлашылган, алай гына да түгел, мин искиткеч җирдән атлап йөрегәнемне дә тойганмын. Монда әллә нинди серләр яшеренеп ята, казанлылыарга ачылмаган! Җир йөзе генә төрле серләр белән тулмаган икән, мин яшәгән Бауман ишегалдыгың йортлары да. Кинәт минем исемә күрше йортта яшәгән Ринат искә килеп төште, Пожарник кушаматлы. Ул 70 ел беркем аяк басмаган чердакка менеп, иске револьвер табып алган иде, революциягкадәр чыккан газетага төрелгән. Аңа пожарник дигән кушаматны безнең йортта яшәгәндә биргәннәр иде, үзенең фатирын ут төртеп яндырганы өчен. Ренат һәм аның табышы турында ул вакытта газетага да язып чыгарганнар иде. Мәкәләдә ул револьверның берәр Казан революционрыныкы булгандыр диеп тә язганнар иде. Һәм безнең ишегалды халкы Ренат белән горурлана башладылар.

Бер– ничә айдан соң, парадкага чыккач, эшчеләрнең без яшәгән Бауман урамы 36 нчы йртка терәлеп торган Чернышев урамындагы 12 йорт тирәсендәге асфальттә казынып ятканнарын күреп алдым. Алар поребрикларны актаралар. Әллә ни аптырата торган хәлдә түгел. бер карасаң. Әмма бу тагын борынгы заманнан ниндидер серле нәрсә килеп чыгарынна өмет уята. Мин бит инде беләм, үземнең гаҗәеп Казан җирендә яшәгәнемне, горурланам! Чыннан да, бераз актарына торгач, бер эшче гарәп язмалары белән язылган поребрик тартып чыгарды. Андый ташлар бик булып чыкты! Эшчеләр ниндидер азарт белән тартып чыгаралар да, озак кына карап торалар. Узып баручылар тукталып, бу борынгы язмаларны укырга тырышалар, укый алган кебек тә кыланган булалар. Чернышевский урамы тиз арада ачык музейга әверелеп китте. Күпме еллар Казан халкы поребрикларга беркетелгән гарәп хәрефләре белән язылган язмаларның өстеннән йөргәннәр икән... Күпме еллар бу ташлар тавышсыз– тынсыз сер саклап ятканнар... Тагын безнең ишегалдына мөхәррирләр килдеп җыелды. Мин читтән генә күзәтеп тордым... Әни обидкә дәште, әмма мин бу балачагымның иң маҗаралы булган мизгеллре филмын каравымны дәвам итәсем килде. Мин обедка бу серле ташларны машинага төяп алып киткәч кенш кереп киттем. Ка я икән хәзер ул ташлар? Әле дә мин аны белә алалмыйм..Нәрсә турында сөйләгәннәр икән ул серле гарәп текстлары? Моган ул кабер ташлары булгандыр... Мин бу серне кайчандыр ишегалдындагы чокырны сөйләп кызыксындырган укучылар судына калдырам. Ул диварга мин очраклы рәвештә кире әйләнеп кайттым, кырык ел узгач, мин яшәгән Баумана 36 нчы йөртны сүтеп аның урынына катлаван казый башлагач. Мин гадәттәгечә Бауман урамыннан китеп бара идем. Безнең йортның юклыгын күреп калдым! Мин шак катып бер урында катып калдым! Ничек инде шулай? Шулай ярый мени? Төзелеш барган забор эченә кереп карадым. Минем йортымның нәрсә өстендә торганын күрдем. Минем ишегалдымның борынгы катламнарына булган зур кызыксынуым, шок хәлемнән чыгарды. Кайчандыр мине кызыксындырган чокыр булган җирне карадым. Ул ачык иде, һава сулап ята. Минем забор аша сикереп кереп, казынасым килә башлады. Тагын шул дулкынландыргыч мизгелләр! Бу ниндидер зур бәхет ачылуны сизеп шатлану хисләре! Мин барлык түземлегемне җыеп, өйгә көрәк алып килергә дип киттем!

Очлы көрәк өйдә юк икән, мин аны «Родина» базарыннан базарга барып, сатып алдым. Метродан «Тукай» станциясендә чыкмадым, ничектер көрәк күтәреп Бауман урамыннан йөрүе уңайсыз булыр иде., шуңа «Кремлевский» станциясендщ чыктым. Үземнең ишегалдыма юнәлдем. Бәхетле ачыш алдыннан кичергән ниндидер дулкынландыргыч шатлык!Үз гөмерендә бер тапкыр да Мондый шатлыкны кичермәгән кешене бөхетсез кеше дияр идем мин. Ничек забор аша үтеп керергә? Серле катлаван янына! Монда могаен минем яраткан шәһәремнгең гасырлар буе яткан зур серләредер! Озак эзләргә туры килмәде. Янында шундый ук катлаван әказылган күрше йорны җимермәгәннәр иде әле. Мин шул яктан керергә булдым, пыялалары булмаган шул йортның тәрәзәсеннән үтеп. Урамда кайнар җәй, ә бу йорт эчендә салкынлык. Ярым– җимерек коммуналканың эченнән барам, абына– сөрлегә. Бер почмагында чирле, үләр чиккә җиткән күгәрчен посып утыра. Мине күргәч, ул бүлмәнең уртасына чак– чак атлап барды да, миңа күзәрен мөлдерәтеп карады, аннары алдында яткан күгәргән ипи сыныгына һәм күзләрен йомды. Казан күгәрченнәре үзләренең соңгы минутларын еш кына сакынчарак җирдә, подвалларда үткәрәләр, эссе кояш һәм тормыш шау– комыннан качып. Шуңа күрә дә мин аны кояшлы җиргә алып чыкмадым, теләсә ул үзе дә чыккан булыр иде. Ул шулай тели. Мин дә шулай дөресерәк булыр дип уйладым. Минем бит теге серле дивар ның балачактан башлап кызыксындырган серләрен ачасым бар...

Катлаван янында бер будка тора. Будкадан каравылчы чыгып, як– ягына каранды да кире кереп китте. Мин шудук дивар янына киттем. Әмма ул яктан каравылчы күрергә мөмкин бит! Мин шуңа башта Чернышевский урамы ягыннан казырга булдым. Дивар янында торам. Ниһаят миңа хәзер шәһәремнең күп еллар буе асфальт астында яткан серле «китабы» ачылачак! Бу мәңге онытылмас мизгелләр! Заборның икенче ягыннан казанлыларның сөйләшкән, көлгән тавышлары ишетелеп тора. Мондый хәлләр бик еш була! Без рәхәтләнеп йөрибез... ә янәшәбездә әллә нинди Бөек ачышлар безне сагалап торганын да белмибез! Без бу Олуг Кыйммәтләр өстендә басып торырга мөмкин, өстеннән атлап йөрергә! Галимнәрне карагыз! Алар шул ук дөняга икенче күзлек беләнерәк кенә карыйлар бит, белем белән коралланып! Алар гади кеше бөтенләй игтибар итмәгән нәрсәләрне күтәреп алып, дөняга ачып җирәләр. Кайвакытта үзләренең гомерләрен дә бу ачышлар өчен жәлләмиләр! Еш кына гаҗәпләнәбез! Нишләп бүлмәсеннән дә чыкмаган бер кешегә Нобел премиясын биргәннәр икән дип. Ә ул гади кешенең борын астында гасырлар буе күрмәгән, олуг кыммшткә ия булган әйберне кхрсәтеп бирә! Мин дә үземә аптырап торам! Ничек мин бу кыйммәтне моңа кадәр күрмәгәнмен икән дип. Инде забор артында атлап йөргән гап– гади кешеләр турында әйтәсе дә юк инде. Алар янәшәсендә бриллианттан да кыйммәтлерән нәрсәләр ятканын башларына да китермиләрдер. Кайберләре нәрсәдер сизәдер дә... Әллә нинди байлык булмагач, тарихи нәрсәләр өчен генә җирдә казынып ятуны файдасыз эш диеп уйлыйлардыр. Шулай да, кайберәүләр килеп мине күзәтеп тордылар, сораштылар да; нәрсә бу? кайсы елларныкы бу?– дип. Кайберәүләр хаттә чокырга сикереп төшеп, үзләре дә казынып карасылары килде кебек, ата– бабаларының рухи байлыкларында.

Мин башта өске катын казыдым. Шулай җиңелерәк иде. Бу кат бик каты түгел, көрәк тә кирәк түгел. Бер ватык шампанский шешәсенең ватыгые алдым да, ул кечкенә соскы ролен уйнады. Беренче минем табышым– алюмин кәстрюлнең капкачы булды. Ул 1962 нче елгы. Бу мин туган ел.Нәк шушы елда Клячкин урамындагы балалар тудыру йортында туганнан соң, мине Бауман урамындагы 36 – нчы йорт– Зауайловлар йортына алып кайтканнар. Бу табышны мин үземнең башлаган Бөек эшемнең уңышы белән бәйләдем.

Кояшлы, бөркү яз исләре, Баумандагы мин яшәген ишегалдының юеш җир исе белән кушылып, минем күңелемдә әллә нинди хисләр уятты. «Шул түгел мени бәхет?!» – диеп уйлап куйдым мин. Шул бәхеттән исереп, башларым әйләнем киткән кебек булды! Үзем казыган җирнең һәр бөртеге минем өчен татлы иде! Әйтерсең дә мин ниндидер бер затлы ризыкны татып карыйм, дигустатар кебек! Менә кечкенә Володя Ульяновның фотосы, ул ал төстәге тимер читле, йолдызчык эченнән, оргтекло аша миңа карап тора! Соңырак мин белдем, бу значок кырыгынчы еллардагы икән. Сизәм, минем кулларым Хрущев, Сталин заманнарыннан да астарак катка төшәселәре килми. Менә каләм очлый торган мөгезчек! Ул да ал төстә, үтә кхренмәле. Казырга кирәк түгел хәзер, әйберләрне шушы катламның вертикаленнән генә генә тартып чыгарам! Мин әлегә шушы тигезлектә яткан тарихның җир астыннан тырпаеп чыгып торган экспонатлары аша күзәтәм. Кайчагында кояш яктыртып миңа булышлый итә. Кояш һәрвакытта минем тугры дустым, ярдәмчем! Менә череп беткән сумочка, тмер йозакчыклы, эчендә 1948 нче елгы «Социалистик Татарстан» газетасы һәм дә кызыл төстәге помада. Илленче еллардагы, имгәнеп беткән курчаклар... Ә менә яза торган кара савыты! Элек аны укучылар портфелләрендә йөрткәннәр, алар түгелми– чәчелми торган! Мәктәп формасының каешы төргәге. Аннары ирләр каешы. Әтинеке дә бар иде шундый каешы, кырыгынчы еллардан, студент елларыннан калган. Летчик фуражкасының значогын күреп, шатландым.

Акрын гына аска төшәм. Кояшым кызыл башлы матур пыяла шешәсен яктыртты.Чистарттым. Бу шешә 1908–1912 нче еллардагы хушбуй булып чыкты. Аңлашыла ки! Мин бит рухи дөнъяның аскарак катламына төштем. Унтугызынчы гасырның фарфор савытлдары да еш кына килеп чыга. Тагын гимназист фуражкасының йолдызчыгына тап булдым. Катлаван төбенә төшеп җитәргә ерак иде әле. Серле аиске агач дивар ягына күз салдым. Ул үзенә мине чакытып торган кебек. Әмма мин янына ук барырга кыймый торам. Караңгы төшкәнен дә сизмәгәнмен, унөч сәгатъкә сузылган бәхетле мизгелләрем узып та киткән. Көрәгемне яшереп куйдым да, Бауман урамына чыктым. Плителен капчыкта казып тапкан кыйммәтле табышларым. Туктап– туктап, мин аларга карап алам һәм карап туймыйм..Иртәгә, кабат шул серле җиремә килү өмете белән атлыйм...

Бу көнне мин елмайган килеш йоклап киткәнмен! Йөрәгем шатлык белән тулган чакта һәрвакытта шулай була. Бу бәхетле мизгел төштә дә дәвам итә. Бу бәхетле өнемне, матур төш белән чагыштырып карыйм... Бер аерма да тапмыйм.! Димәк мин бу казылмаларга төштә килгән кебек килгәнмен! Ул вакытта минем башымда төш белән өн бөтенләй кушылып, боталып беттеләр! Бу минем халәт тугыз көнгә барды, ундуртәр сәгатка сузылган көннәр! Менә ничек көчле иде минем бу тарихның төбенә төшү хыялы! Шулай да бу ниндидер ләззәт кенә түгел, зурырак, бик зур әһәмияткә ия булган бер вакыйга иде! Мин шул вакытта беренче тапкыр тарихта казынуга гомерләрен багышлаган, археологларга көнләшеп куйдым. Алар гомер буе шулай хыялларына исереп йөри торганнардыр могаен. Шуны уйлаптыр инде, мин бигерәк тә аптырадым... Ничек шундый бай тарихлы борынгы Казан җирләрендә бер археолог та казынмый икән–дип. Берсе дә! Әллә Казанның дөрес тарихы кемнәргә дә ошамый бәлки? Әллә нинди монументаль «туфта» (чүп–чар ) лар төзиләр дә туристларны куандырырга дип, шул җиткән! Бер тарихчы– археолог белән очраштым. Ул миңа: «Синең ул җиреңдә тапкан нәрсәләрең беркемгә дә кызыклы түгел, тарихи кыйммәтләргә ия түгел алар. Шундый ук әйберләр әнә музейларда тузанланып ята– диде. Мин аны үзем белән шунда барырга әйдәдем. Файдасыз. Ул интернытына текәлде дә, миңа бар йөремә әле монда дигән кебек, борылып утырды. Мин үземнең казылдыкларым янына юнәлдем. Бер–ничә минуттан шул катлаван янында идем инде. «Беркемгә дә кирәкмисең син, минем борынгы ишегалдым...» – диеп сөйләнеп зәңгәр күккә төбәлдем. Әле дә аптырап куям, мин анда инде булмаган ишегалды белән сөйләшкәнмен бит... Ишегалдының калдыклары гына таралып яталар иде бит! Бу кайчандыр тере булган нәрсәнең калдыклары! Димәк алар да тере, минем ишегалдым да яши дигән сүз!

Икенче көне мин катлаванның төбенә үк төштем. Гасыр төбенә төштем. 12нче 16нчы гасырларга төштем, бәлки тагын да төпкәрәктер!? Шулай да серле дивар янына килергә кыймадым. Кыюлыгым җитмәде... Менә хәзер очлы көрәгемнең дә кирәге чыкты! Еш кына карты нәрсәләргә барып төртелә идем. Чокый башлагач, әллә нинди хайваннарның сөякләренә тап булам. Шул катлам горизонталендә казынам. Тагын да түбән төшмим, болай да төбендәмен бит инде! Бу бит шул вакытта урманда яшәгән хайваннар сөяге, Казан булмаган чорда әле! Төрле кошлар, кабан, төлке, пышый сөякләре... Нәкъ төлкеләр, этләр түгел! Миңа моны ачыкларга биофак студенты ярдәм итте. Әле Казанда фән белән кызыксынучы яшләр дә бар икән әле! Ул студент орнитолог булып чыкты һәм бер кошның сөякчекләрен тикшерү өчен алып китте. Мин бик шатландым!

Бер катламда бик күп дуңгыз сөякләре чыкты. Алар шулхәтле күп! Өеме– өеме белән килеп чыгалар. Димәк монда яшәгән кешеләр дуңгыз ашаганнар? Мосылман булмаганнар димәк. Пычак белән юнган агач кисәкләре табылды. Бу кешеләр димәк бу эшләрне эшли белгәннәр. Серле диарымны тикшерә башладым. Ул мин казыган җирдән өстәрәк, Катлаван төбеннән шул дивар астын казый башладым. Ун сәгат казынганнан соң, балык тота торган ятмш таптым, ниндидер соры төстәге батыргычы да булган. Кичләрен тикшереп, белдем, бу 15нче гасыр! Икенче көнне бу ятмәнең бөтен килеш сакланган батыргычын таптым. Ул соры төстәге, тавык күкәе формасындарак бер таш, леска сузар өчен тишеге дә бар.Шунысы кызык, серле диварга якынайган саен бу батыргычлар ешырак табылды. Алардан башка тутыгып беткән, кадакка охшаган, әмма дүртпочмаклы очлары булган нәрсәләр дә килеп чыга башлады. Тагын кайчы кисәгенә охшаган кораллар да килеп чыкты. Ә инде балчыктан ясалган савыт – сабаларның күплегенә гаҗәпләнми дә башладым, өч– дүрт көннән.Борынгы кувшин да җыеп маташтым, тәрилкә, казан. Аклы– сарылы балчыктан ясалган савыт тапкач, бик шатландым. Бөтенләй башкача бит, аерылып тора! Бу инде бик тирән катлам, фарфор тапкан катлам гына түгел!

Вакыты белән шулхәтле мавыгып китәм ки, хаттә теге серле диварга барып төртелгәнемне дә сизми калам. Шулай да түземлегем җитеп, аны мин сүтми торам! Бу серне ачып бетерәсем килмәгәндер инде. Аннан я кызыгы бетәр диеп курыкканмындыр...

Спасс Курантларының суккан тавышы миңа вакытның санаулы икәнен искә төшереп торалар иде кебек... Тиздән бу катлаваннарны күмеп куярлар да,аның өстенә яңа бер йорт төзеп куярлар – дип. Мин Кремльгә таба борылып: «Рәхмәт, исемә төшереп торган өчен!» – диеп әйтеп куям. Мин аңлыйм, тиздән минем шәһәремнең тарихын бетон белән каплап куячаклар, мәңгегә!

Бер көнне, казынганда, чиркәү кыңгыраулары чыңлады. Мин бу хәбәрне балачактан кызыксындырган серле диварга тотынырга вакыт дигән ишарә кебек аңладым.Чыннан да вакыттыр!

Моңардан мин берни дә югалтмиыйм бит! Нәрсә була? Нәрсә булса, шул булыр! Кыюлыгым да артып китте кебек.

Акрын гына диварга таба атладым. Каравылчы да күренми. Була бит шундый мизгелләр! Атлыйсың, һәм һәр адымны бик әһәмиятле итеп тоясың. Мин мондый мизгелләрдә үземне Ай өстеннән, беренче мәртәбә атлаган Нил Армстрон итеп хис иттем! Андый адымнар дөня йөзендә һәр кешенең була торгандыр! Күзләремнән яш бөртекләре килеп чыкты! Күз яшләре хисләрнең ниндидер ихласлыкка ия булуы билгесе! Кырык ел элек, ерак балачакта, бу диварның серенә төшеналмый калган идем бит! Ә хәзер ул минем күз алдымда! Мин аның ярым– черек такталарын тотып карыйм. Кулымны такта ярыгына тыгам! Бармакларым ни барын күрми, әмма сизәләр! Бу тоемнар бармаклардан минем күңелемә барып ирешәләр! Менә кулымда бизәкле соры таш! Кесәмә кулымны тыксам, шундый ук таш Кырык ел элек табып алган! Күп нәрсәләр ыргытылды ул вакыттан бирле. Әмма бу ташка бер– кем дә тимәде. Бу гаиләбезнең реликвиясе кебек. Кайчагында ул минем белән сәяхәт итте, җир шарының төрле почмакларында. Еллар үтү белән ул шомарып бетте! Хәзер инде бу реликвияне әле генә казып чыгарган таш белән чагыштырам. алар игезәк – ташлар! Тагын Спасс Курантлары сукты... Яңа ачышларга ашыгырга кирәк!...

Казанның соры мичләре.

Без мунчага барабыз!.. .

Әтинең бик шәп соры төстәге саквояжы бар иде. Ул шуның белән мине ияртеп Булактагы мунчага да йөри иде. Башка әтиләрнең андый саквояжы юк иде. Башка әтиләр шәһәрдә, я чемодан, я ниндидер сумка тотып йөри иделәр. Кайберләрнең кулында челтәр сетка иде, газетага төреп салынган әйберләр белән тутырылган.

Минем әти дә үзе җелән газета алып бара, укыр өчен генә түгел, озын чиратларда утырганда, юынгач, аяк астына салып киенергә, тазда аякларны чайкаткач, киенер алдыннан. Шуннан соң гына ул аягын тыгыз носкилар(оекбашлар) эченә тыга. Ә миңа газета кирәкми, әти мине юыннан соң киенә торган җиргә күтәреп илтә дә, коры скәмиягә бастыра. Нишләптер мунчаның ахырыннан башладым, башыннан сөйлим дигән идем бит!...

Шулай итеп, без әти белән мунчага барабыз! Кулымда балалар бакчасыннан кайтканда универмагка кереп алган кораблик. Шундый бәхетле җомга киче, минем өчен дә, әти өчен дә... Сизәм, әти шулай шатлыгыннан акрын гына борын эченнән көй көйләп бара! Мунчага бару шатлыгыннан! Юлда барганда, мунчага баручылар, кып– кызыл битле мунча кереп кайтып килүчеләр очрый. Йөзләре алсуланган, башларына сөлге чорнаган әниләр, кызлар! Кайберләре куас бочкалары янына тукталып, куас эчеп алалар. Безгә әле куас эчеп, Булак «фәрештәләре» н күзәтергә иртәрәк... без бит әле мунча кермәдек. Әти кайбер абыйлар белән исәнләшеп уза: «Бу минем малай!Без мунчага барабыз!», – ди горурланып. Миңа карап алалар да, без баруыбызныв дәвам итәбез. Һәм ниһаят, Булак буендагы ике катлы бинага якынлашабыз, Кабан ынындарак урыннашкан. Мен ул! Минем иң яраткан, тимер баскычлар! Аларның челтәрле баскычлары, перилалары минем йөрәгемә сеңгән! Бу баскыч киң, биек, озын... 16 тиен түләгәч, икенче катка менәбез. Менгәч тә уң як диварда кечкенә полирлвкалы шкафны хәтерләткән автомат эленеп тора, тар гына көзгене әйләндереп алган. Автоматның иң өстендә бер тимер трүбкә, һәм шул трүбкәдән хуш исле одекалон чәчрәп чыга! Ирләр шул автоматка тиен ыргыталар да, аларныы шуның өчен рәхмәт әйткәндәй одекалон белән сиптертә! Нибары биш тиен! Һәм син иң купшы ир кеше... Булакта! Мин дә үскәч шушы тылсымлы трүбкәдән шипр сиптертермен дип хыялландым, һич аның өчен биш тиен жәлләмәс идем диеп.

Шуннан соң, без әти белән чират алабыз. Башта без тар, тәмәке исе аңкып торган коридорда озак кына басып торабыз. Бер кеше юынып чыгу белән, чират алга таба кузгалып китә, бер урынга. Шулай имтеп акрын гына утыра торган чиратка да җитәбез! Чират бик тиз узмый... бик акрын да түгел. Мин уйлыйм, кешеләр мунчага юынарга гына түгел, туйганчы сөйләшеп алырга, тыңлашып утырырга, газеталар укып алырга килә, ә инде шуннан, юынып та чыгарга! Чират барышында балалар концерт та куеп алалар: җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Мунча чираты кул чаба аларга! Кайчагында концерт белән мавыгып, чиратны карап торырга да онытып китәләр иде, нигә килгәннәрен онытып. Мин дә шулай артист булып алып, чират буенча алга күчү, юыну турында онытып җибәрә идем.

Чират кими. Берәр бабайның акрын гына киенгәнен карап торабыз, шкаф бушагач, безгә дә «следующий» дигән сүз яңгырый. Бу «следующий» дигән сүзне чиратта торганда кырыгар тапкыр ишетергә туры килә.

Хәтеремдә, әтинең тишек түгел микән дип тазны тикшереп караганы. Тишек булса, сабын белән сылап куя иде. Су краннарының борыны шундый зур, трамвай рычагы кебек! Мин тазда, җылы су эчендә кораблик белән уйнап утырам. Шатлыгымнан нәрсәдер җырлыйм. Чабынырга яратмый идем, әмма әти көчләп чабындыра иде. Мин ләүкәле, чабына торган бүлмәдән әтинең рөхсәтесез чыга ала идем, башка малайларга караганда. Үзе бер горурлык! Таздагы суга башымны тыгып, санап торганым хәтеремдә, озак ничек озак суламый торалам икән дип. Рекордлар куя идем! Бу үзенә күрә батырлык, бик тә шатлыклы! Шатлык бит ул – авырлыкны җиңү тантанасы! Тын алу, һава үзе бер Бөек кыйммәткә әйләнә! Ә аннары минем күземә башка кыйммәтләр дә ачыла башлады!

Әти минем мочалка белән юыншганымны бер дә яратып бетерми иде. Минем яныма килеп, тикшереп тә карый иде, тәнемнең чисталык дәрәҗәсен. Шуннан соң үзе мине ышкый – ышкый юа иде, сабынлы мочалка белән. Бу миңа бик ошап бетми, әмма түзәм... Шулай дә мигнем әти Советлар Союзы мунчасында балалар юындырган башка әтиләрдән аерылып тора, бер дә: «Күтеңне ю лутчы! Күтеңне!» – диеп акырмый.

Мин оз–а– ак душ астында торырга ярата идем, кешеләр куып җибәргәнче.

Мунчадан китәргә дә вакыт бик тиз килеп җитә. Әти үзенең «саквояжыннан» әни төреп газетага төреп тутырган чиста киемнәрне тартып чыгара башлый. Һәрвакытта әни нәрсәнедер салырга оныта, без инде аны кичерәбез әлбәттә. Әти карлыган варенесы, кайчагында лимоннар да салынган чәй флягасын тартып чыгара! Фляга капкачына салып миңа да салып бирә. Ә мин аңа: «Автоматтан газировка да эчәбезме соң?» – диеп аптыратам.

Киенү – чишенү бүлмәсеннән чыккач, автомат янына барабыз, груша, алма, персик, арбуз бизәкләре балкып толрган почмакка! Өч тиен төшерәсең дә, лимонад ага стаканга! Ал да эч кенә! татлы сулы бкүңелле автоматны... мәңге онгытасым юк!

Мунчаның шатлыклы проөедуралары кими бара, һәм без саф һавага атлыйбыз, Булакка! Мунчадан соң Казан... ничектер икенче кебек күренә! Бу инде гади Казан түгел, ә кичке Казан!Әллә Казан үзгәрә, әллә мин үзгәрәм мунчадан соң?! Мин тагын да ныгырак ярата башлыйм шәһәремне! Һәр җомгә саен мин Казанга үземнең аңа карата арта барган мәхәббәтемне белдерәм. Шуңадыр инде, мунчадан чыккан саен, һәр җомга Булак буена чыккач: «Их! Рәхәт тә инде!», – диеп шатланып әйтеп куябыз.

Казанның сорымич өсләрендә

Бөркү җәй кәннәрендә, Казаннаң һавасы кыздырылган асфальт кызуыннан куырылганда, кайбер ишегаллары аеруча кадкерләнә төшә иде. Анда инде... оазис мени! Рәхәт салкынлык! Күләгә салкынлыгы!

Гомүмән,Казанның эссесе – ул бит кыздырылган асфальт эссесе! Казан кешесе бу эсседә кемгә әйләнә инде? Беренчедән ул – кырмыска, кайнар мич өстеннән барган... Бөтен Казан мондый көнне кайнар соры мичкә әйләнә, аның өстендә казанлылар йөри, күләгә эзләп! Яланаяк бу мич өстендә йөреп буламы! Ә асфальты булмаган, дымлы җирле ишегаллары бу вакытта чын– чыннан да эсседән коткара! Ә андый ишегаллары алтмышынчы елларда, Казанда шактый иде! Алар арасында бик тә уникальләре дә бар иде! Андый ишегалларына кояш беркайчан да үтеп керми, бөтенләй төшми иде. Бу арка тамаклы, кирпичтән төзелгән гаҗәеп зур резервуарлар шикелле торалар! Мондый ишегалдына арка аша кысылып кына җылы агымы да керә. Бу бик тә мавыктыргыч бер фильм кебек! Казанның кайнар җәе турында! Карап торып, туеп булмый! Бу фильмне салкынча ишегалдыннан күзәтүе... үзе бер ләззәт бирә күңелгә!Аңлышыла ки! Контраст! Син салкын күләгәдә, ә янәшәңдә шәһәр кояш эссесенә куырыла, син үзең дә бит әле генә шунда куырылып йөргән идең. Күләгә сине иркәләп тиреңне суыта, сиңа өрә. Шул түгелмени шатлык!

Мондый ишегалдына салкын күләгәдән тыш, аеруча бер тынлык та урыннаша. Эсседә һава ничектер бигерәктә тын була! Бу кояш белән күләгә каршылыгыннан чыккан сихерле җәй акустикасы бөтен җаныңа, тәнеңә үтеп керә! Күзләрне йомып: «Рәхәт тә инде!» – диеп пышылдасы килә. Ә фильм дәвам итә! Арка аша вино төягән машиналар уза, бер– берсе белән ачык итеп әңгәмә корган кешеләр уза, кулларына туңдырма тотып. Су буена кызыныргга ашыккан шат кешеләр авазы! Кайберәүләре ишегалдына да килеп керә, колонкадан су эчәргә. Болар барысы да кызган һава эчендә йөзәләр кебек!

Бик бөркү булуына карамастан, Казан йортлары сулыйлар.Өйләрдән чыккан исләр инде казанлыларныңкы! Нинди генә ис булмасын, ул барыбыер тынчулык, бәрәңге исе белән кушылган була иде... Бу иснең хикмәте бәрәңгедә генә түгел! Ә нәрсә дә соң? Аны әйтеп бетерергә кирәк түгел, я юкка чыгар...

Эсседән хәлсерәп, юеш колонка тыны турында хыялланып килгәндә... кинәт бер дымлылык килә. Ә җазалаган эсседән соң... коеп яңгыр түгә башлый! Кая барырга?Һәрвакытта янәшәңдә берәр кыяк асты табыла. Астында басып торасың... Бер сантиметр атласаң яңгыр агымына эләгәсең. Кыяк асты коткара! Тын да алмый торасың! Шул түгелмени шатлык! Шул түгелмени контраст шатлыгы?! Җил башланса, котыла алмыйсың инде, әмма яңгыр тиздән бетә һәм син, Казанның юеш асфальтыннан атлыйсың, шәһәр җылысына иркәләнеп...

Күккә тоташкан баскычым

Безенең ишегалдында «парадка» дип– йорт аша чыккан арканы гына түгел, арка тирәсендәге урыннарны да әйтә иделәр. «Киттек парадкага!» – бу сүзләрне миңа ишегалдында бик еш ишетергә туры килә иде, күрше кешеләрдән. Без дә, балачагалар да шунда барып, шәһәр шау– комын күзәтергә, аяк киемнәренең калын – калын ишегалды ташларында аунарга, классикага уйнап алырга, марш атлдаган солдатларны күзәтергә, матур машиналарны, матайларны күзәтергә, бигерәк тә ишгалды гәйбәтен тыңларга! «Парадка» да һәрвакытта кемдер кемнедер көтеп тора. Ул бер ир кеше булырга мөмкин, көзге каршысында озагырак матурланган хатынын көтеп торган. Ул бер хатын булырга мөмкин, Чернышев урамыннан, исерек иренең палучка алганнан соң әлпән– түлпән килеп кайтканын көтеп торган. Ул мин дә булырга мөмкинмен, әнинең эшеннән кайтканын көтеп торган. Әни фабрикадан чыккач, Киров урамы буйлап кайта, аннары Чернышев урамына каерыла, аның кайтып килгәнен мин– аның иң яраткан кечкенә җан кисәге күреп торсын дип!

Мин «парадкага» болай гына да чыгып баса идем, сәбәп булмаганда да. Бу җит минем яраткан шәһәрем. Яраткан нәрсә бер сәбәпсез дә куандыра бит!Без бит кояшны, күкне, гомүмән табигәтне ниндидер максат белән яратмыйбыз! Без бер сәбәпсез, шәһәрдә болай гына йөрибез, димәк. яратабыз! Кайчагында башны катырган вак уйлар безне бу бәхеттән мәхрүм итеп тә куялар!

Мин «парадкадан» чыккач ешырак уң якка карый идем. Сул якка да карагалый идем, бигерәк тә «Казан» рестораныннан оркестр тавышлары ишетелгәндә. Тәмле ашау, музыкага куанып утырган зур кешеләрне бик күрәсем килә иде. Кайвакыт ресторан тәрәзәсеннән туй исләре дә килә иде, моның нәкъ туй икәнен мин күрше кызы Ирина кияүгә чыккач кына төшендем. Иринаның туен безнең коммуналкада уздырдылар, өстәлләренең бер башы бүлмәләренә сыймый, коридорга чыгып тора иде. менә шунда мин аңладым инде чын туй исен! Ул бар дөнъяны биләп алган кебек булды! Туй маҗаралары бик мавыктыргыч булуына карамастан, мин барыбер уң якка каравымны да дәвам иттем. Анда, Чернышев урамында, озын баскыч бар иде, урам буена сузылган. Ул баскыч безнең «парадкадан» ерак иде. Шулай да минем очлы күзем аны бик яхшы күрә! Баскыч икенче башы белән күккә барып тоташа иде! Гадәттә, баскычлар берәр ишеккә барып төртеләләр, яисә башка бер кирәкле җиргә. Бу бик үзенчәлекле баскыч! Ул күккә бер нинди сәбәпсез барып тоташа! Ә юк! Соңырак аңладым, аның сәбәбе бар икән... Бу баскыч поездлар өстендәге баскычка барып тоташа икән, тимер юлларындагы.Һәм ул «Локомотив» пляжена алып бара икән.Мин аны бераз үскәч, рөхсәтсез шул баскычка барып йөри торгач аңладым. Хәзер инде мин шул баскычка менеп, еракларга киткән поездларны күзәтәм, бик үзенчәлекле булган шпалларның исен исним, поездлар ашкынып киткән шәһәрләр турында хыялланам... Мин беренче шунда белдем, Мәскәүнең кай тарафта икәнен! Шул якка карап Мәскәүнең ниндиерәк икәнен дә күз алдына китерергә тырышам. Ах, нинди бәхетле кешеләр бу еракка барган пассажирлар! Вокзалны яңгыратып кычкырган диктор тавышы, шпал исләре, үзләренең поездларын көткән кабаланган пассажирлар, бию, җыр, гитара– болар искиткеч нәрсә, онытылмаслык! Мин бу тылсымлы баскычтан үземнең хыялларымны кинозалында күреп, сихерләнгән кеше кебек китеп бара идем... Кешеләр,ерак– ерак шәһәрләр!...

Вагоннар аша узганда, мин аңлыйм, аннан чыкканымны. Һәм курыкмыйм, ул кузгалып китәр дип... Кире баскычма менәм дә,ерак Мәскүгә таба китеп барган поездны карап калам...

Ваня дәдәй һәм демонстрация

Бәйрәм аллары көнендә ни өчендер миңа шифоньерлар яңа киемнәр белән генә тулып торырга тиеш кебек тоела иде. Анда яңа пәлтәләр, курткалар, костюмнар, рубашкалар эленеп... үзләренең бәйрәм күргәзмсен көтеп торырга тиеш кебек. Әни һәрвакытта – «Бу киемеңне бәйрәмдә киярсең», – ди иде. Шуңа күрә мин ул бәйрәм көнен бик көтеп ала идем, яңа киемемне кияр өчен. «Бәйрәм» сүзен аңлап бетермәсәм дә, ул сүз миңа бик ошый иде.

Минем Бауман ишегалдымда барысы да демонстрациягә әзерләнәләр. Олы яшьтәге Вера түти дә үзенең авыр, драп пәлтәсен чыгарып каккалап, чистарта башлады. Ишегалдарак кына яшәткән, мәңге исерек ире – дәдә Ваняны да мунча кереп кайтканыннан соң, өенә керергә рөхсәт итте, бәйрәм алдыннан. Хәзер дәдә Ваня айнык, чиста. Менә бит! Бу булачак демонстация көче! Эшчеләр бәйрәменең көче! Кайчандыр дәдә Ваня да эшче булган бит! Соңырак аны инвалидлык буенча эшчеләр рәтеннән сызып ташлаганнар. Баштарак ул бер аягын сугышта югаллттым – диеп сөйли иде, ә соңырак аның футболчы булып имгәнеп аягын югалтканы ачыкланды. Хәзер ул коммуналка ишегалдында дәшми– тынмый тартып утыра. Мине күргәч,: рамил «Кил әле монда!» – диеп кычкырып җибәрә. Мин янына баргач, үзенең узып киткән матур көннәре турында сөйли башлый: «Син мине ишегалдында гына яшәүче кешегә кебек карама!» – диеп куя.

Менә ул Вера түти әле генә чистарткан драп пәлтәне алып чыккан. Зурканәгәтлек белән,, шул пәлтәгә төймә тага! Оза– а– ак итеп! Аягынлагы протезларын салып куеп, отвертка белән ниндидер шөрөпләр белән маташа башлады. Ник бер сүз әйтсен, дәшми. Бу тынлык Вера түти коридордан авыр пудлы үтүк күтәреп өйләренә керә башлагач кына бозылды, Улдәдә Ваняның чалабар, рубашкаларын үтүкләргә ниятли иде бугай.

– «Рамил! Кил әле монда!»

– Мин килдем.

– Демонстрациягә барасыңмы?

– Барам.

– Мин дә барам. Син әллә мине ишегалдында аунап ятучы гына диеп уйлыйсыңмы әллә?

Яңа итекләр күтәреп Вера түти килеп чыкты. Ә Ваня дәдәй төнгә кадәр протезлары белән маташты, яңа итекләренә киерергә тырышып. Нәрсәдер юна, чүкеч белән дә суккалый. Өлгерергә кирәк бит. Демонстрациягә кадәр бер генә төн калган.

Ишегалды халкы барысы да демонстрациягә әзерләнү белән мәшгүл. Тик шул киләчәк бәйрәм турында гына сөйләшәләр, кая барырга, нәрсә эшләргә... Зурырак яшьтәге малайларның чердак өстенә менеп, өргән шарларга рогатка белән атарга җыенганнары турында сөйләнгәннәрен дә ишетеп калдым. Ә аннары алар бәйрәм хакына сыра эчәчәкләре турында да сөйләнеп алдылар, имеш алар бала– чага түгел инде!

Ишегалдына бер грузовик машинасы килеп керде. Аның бортына ике мужик, агач панель беркетә башладылар, «Казан аяк киемнәре фабрикасы» дигән язулар язылган. Бер сәгатъ эчендә бу машина зур бер бизәлгән тартма кебек булды, кадап куйган әләмнәре белән! Аннары ул машинага тагын бик итеп әләмнәр төяделәр.

Газ плитәсендә буш урыннар юк иде. Бөтен күршеләр дә нидер кыздыралар, пешерәләр, кайнаталар, бәйрәмгә дип. Хаттә һәрвакыт плитә өстенә иске яшел чәйниген генә чыгарып куя торган Мөхәммәт абзый да табасында килке кыздыра иде. Зоя түтинең табасында кабартмалар кабара. Коридорда биш табаның кызган тавышыннан, аңкыган исләреннән үзе бер симфониясе яңгыраган кебек иде. Бу «симфониянең» финалы бик матур булды, мине кабартма белән сыйладылар!

Коридор уртасында бер карчыкның җепләр очына кәгәздән ясалган чәчкәләр бәйләп утырганын да хәтерлим. Карчыкның тылсымлы кулында гади җепләр, ап– ак бутонлы чәчәкләр билләмәсенә әверелә иде.

Безнең гаилә дә әзерләнә. Әти үзенең «Зоркий–4» дигән фотоаппараты белән маташа. Әни камыр изә. Ә мин, колбаса кебек кызыл шарларны өреп кабартам, «Старт–3» телевизоры каршында. Бердәнбер каналда «Октябрь Ленины» дигән фильм бара.

Демонстрация алды төнендә мин һәрвакытта рәхәтләнеп, төшләр дә күрми йоклый идем. Йоклар алдыннан кичергән дулкынландыргыч, татлы минутларны мин беркайчан да онытмыйм. Бу шатлык, иртән торгач. яңа куртка, кофталар кию белән бәйле иде. Ул шатлыклар шулай ук иртәгә ашыйсы пилмәннәр, өчпочмаклар, урамдагы тамашалар белән дә бәйле иде әлбәттә.Аннары минем тизерәк демонстрантларның махсус әзерләнгән нәрсәләрен күтәреп чыкканнаоын да күрәсем килә иде. Аларның ничек итеп демонстрасиядә катнашканнарын күрәсем килә. Барысын да күрәсем килә, бизәлгән грузовиктан башлап, төне буе әзерләнгән, дәдә Ваняга чаклы.

Иртән коридорда лач– лоч сеңгеренгән тавыштан уянып киттем. Болай итеп я 69 нчы фатирдагы Зоя түти сеңгерә иде, ул кыш көнне үлде инде, я каршыда яшәгән Мөхәммәт абзый. Шул уятты инде!

Менә мин дә өр– яңа киемнәремне киеп ишегалдында йөрим. Әти белән әнине көтәм.Их, алар чыкканчы парадча киенгән дәдә Ваняны күрәсе иде. Вера түти күренде, нишләптер дәдә Ванясыз. дәдә Ваняны иртән– иртүк машинага утыртып ниндидер трибунага алып киткәннәр икән. «Парадка» га чыгам. «Парадка» диеп без ишегалдына керә торган дугалы ачыклыкны әйтә идек.Парадка яныннан демонстрантлар узып бара иде инде. алар Булак ягыннан киләләр. Аннары алар Ленин һәм Профсоюзный урамнарының агымы аккан Бауман урамына борылдылар. Кольцода алар Свердлов, Островский, Татарстан урамнарыннан килгән агым белән кушылалар. Һәм Пушкин урамы буйлап, бу бергәләшкән агым төрле транспатрантлар, кабартылган шарлар, кәгәздән ясалган чәчәк билләмәләре, бизәлгән мәшиналар белән бертуктаусыз уза башлыйлар! Әти безне Университетский чокырының читенә алып мендереп бастырып куйды(хәзер ул УНИКС диеп атала), бу бөйрәм тамашасын карар өчен. Бу югарылыкта иртән– иртүк карт– корылар табуретлар белән килеп урын алып куялар.

Шуннан соң без Ленин бакчасына төшәбез, демонстрация юнәлгән якка. Бара торгач, туктап, теге гаҗәеп агымны да карап алабыз. Демонстрациянең иң иң зур кызыгы – шул халык иде, кешеләр, меңәрләгән халык төркеме, бер генә юнәлештә барган. Бу Бөек бер халык агымы, маршы!

Менә– менә Пушкин урамыннан аккан демонстрация Азатлык мәйданына бәреп керерләр дә,мин трибунадагы дәдә Ваняны күрермен төсле тоела. Нәкъ шул яктан тынлы уен коралларыныәң бәйрәм маршы яңгырый! Ул да булмады, демонстрантлар төркеме кисәк кенә борылып уң якка китте, Горький паркы ягына., аннан Карл Маркс урамына, аннан инде кире Азатлык мәйданына. Горький паркы янында төркемгә Ершов һәм Вишневский урамнары яныннан килгән агым килеп кушыла. Кулларына кызыл ленталар таккан кешеләр әйдәп барган, бу халык агымы я кисәк туктап калып, я кисәк Азатлык мәйданы янына агылып, миңа пәрәмәчемне ашап бетерергә мөмкинчелек бирмиләр, тәмләп, чәй белән!

Берәр завод төркеменә барып кушылып була иде. Тик шулай гына Азатлык мәйданына эләгеп була. Ә Мәскәүдә алай ярамаган. Анда тик катгый, список белән генә, хаттә кулга алып та китәргә мөмкиннәр! Мәскәүнең Кызыл мәйданы халыкка бик ышанып бетмәгән. Ә Казанныкы үз халкына күберәк ышана!Факт!

Без ниндидер НИИТНасосМаш янына якынлаштык. Бу инженерлар колоннасы икән, насослар белән эшләүче. Хәзер мин дәдә Ваняны күрүмә чынлап ышана идем, трибунада!

Әти безне бертуктаусыз фотога төшерә, транспорантлар фонында. Инженерлар бик күңелле халык икән! Анекдотлар сөйлиләр! Бизәлгән машина кузовларында сотрудникларның балалары! Җырлыйлар!! Минем дә алар янына менәсем килә. Әти мине шул балалар янына күтәреп ыргыта! Мин чиксез бәхетле! Тиздән Азатлык мәйданы! Дикторның Бөек ил турында сүзләре яңгырый! Урра кычкырабыз! Илебез өчен горурлык белән бар көтән кычкырабыз!

Инде үсеп җиткәч мин аңладым, безнең аңыбыз, уй– фикерләребез дә демонстантларныкы кебек икән. Кемнең кем артыннан барырга тиеш икәнен беләбез, әмма агым юнәлешен үзгзртә адмыйбыз, бу агымның нинди икәнен белгәнгә күрә.

Ул вакытта мин тормышта бернәрсәне дә үзгәртеп булмый диеп уйладым. Без бит горурлык белән Азатлык мәйданыннан коммунизмга атлый идек!

Ваня дәдәйне мин тәк күра алмадым, трибунада. Бик игътибар белән алдынгы ветераннар трибунасын күзәттем. Бәлки башка кешеләр арсында танымаганмындыр. Әмма ул трибунада күренмәде!

Азатлык мәйданындагы трибуна алдыннан узгач, гади тормыш башланды. Әләмнәрне дә җыеп куйдылар.Халык – маскасын салган артистлар кебек булып калды, дикорацияләр дә юкка чыкты. Миңа бер дә ошамады бу күренеш! ни өчен көн дә уздырмаска бу демонстрацияне?! Көн дә бөйрәм ясап, күңелле итеп яшәмәскә!?

Ваня дәдәйне шулай да күрергә насыйп булды, ул көнне. Ишегалдында. Ул сарайга якынырак, җир өстендә ята иде, барып җитәлмаган бераз. «Парадныйда ята, күкрәгенә кызыл ленталар таккан килеш. Күзләре ачык, гырылдый, ә йөзендә елмаю!».

Казан кай тарафта?

1967 нче ел. Бауман коммуналкасы. Рәхәтләнеп ятам, иске диванда, мунча кереп, Бауман урамгарыннан йөреп арыганнан соң. Вакыт акрын гына уза. Радиодан «Меҗдународный дневник» дигән тапшыруны алып барган диктор тавышы агыла. Бүлмәдә бәхет һәм тынычлык рәхәте хөкесөрә! Шул хәтле эреп ятам ки. үзем дә сизмәстән: «Рәхәттә инде» диеп куям үз– үземә. Үземнең шәһәрем турында уйлап ятам... кайсы яктан Казан башлана икән, кайсы җирдә тәмамлана икән– дип. Их, шул җирләрне табып, күрәсе иде. Беләм дә бугай бит мин ул җирне!... Бу – вокзалның ишегалды! Анда кызыл диварлар артыннан поездлар йөри, ә аның артында инде Казан түгел! Хәзер минем шул кирпич диар өстенә менеп, Казанның читен күрәсем килә башлады!

Еллар үтте... Мин ул диварга тәк менә алмадым... Бу серне чишеп бетерәсем килмәгәндер инде! Аның каравы мин ул серне гомер буена саклап йөреттем!

№ 3 нче санлы мунчаның увертюрасы.

Советлар заманында, без опера театры артында урыннашкан №3 нче мунчаны бик ярата идек. Ничектер бу ярату үзенә башка иде. Әллә ни аермалы булганы өчен дә түгелдер инде, башка мунчалардан?... Анда, иң мөһиме бөтен кешеләр дә тигезләшә иде, опера театрының данлыклы дириҗерыннан алып кара кочегарга кадәр. Утырасың, шулай чабынып чыккач, киенү бүлмәсендә... Кинәт данлыклы җырчы Габдулла Рәхимкулов килеп керә! Үзенең иске телогрейкасында, шәрә тәненә элдергән! Бөтен мунча халкы җанланып китә! Габдулла Рәхимкулов үзе! Гади халык белән мунча керергә килгән!Кемдер мунчаны чистарта башлый, кемдер аңа үзенең шкафчыгын бушатып бирә. Ә кемдер янына бераз төшереп алырга да дәшә. Халык бөтенләй башкача юына башлый, ниндидер дәрт белән, халык артисты илһамландырган дәрт белән! Габдулла абый мунчада җырламый, ә халыкның күңеле җырлый! Кайчандыр бу данлыклы мунчада бөек Сәйдәш тә юынган бит! Ә мин үзем бу мунчадан соң, опера театрына барып, «Севилский өирюлник» увертюрасын тыңлый торган гадәтем бар иде. Ул үзе бер ләззәт бит! Мин аны тыңлаганда аңлый идем, бу увертюраның башы №3 нче санлы мунчада башланганын...

Кояшы белән түгел, күкәйләре белән шатландырган ишегаллары турында.

60– нчы еллар ахыры. Чернышев урамындагы ашамлыкдар кибете урыннашкан ишегалды. Мин кысылып күкәй чиратында басып торам. Минем башым, миннән алда торган кешеләрнең артяклары турысында. Күкәйне кеше башына унарны гына бирәләр. Күкәйләрне агач тартмалардан чыгарып бирәләр, әллә нинди хуш исле йомычкалар тутырылган. Бу тартмалардан авылдан килгән саф һава исләре аңкылган кебек!

Чират бик акрын уза, авыр тынлык белән, күңелсез. Әллә нигә кемнәрдлер талашып кына алалар, чиратка бәреп кергән намуссыз кешеләр белән. Мине чиратта төрле түтиләр төрле эш кушып, җигәләр.Бер сукыр әби, минем аркада өстәмә ун күкәй алды, аннары миннән өенә чаклы итеп тә куйдырды. Бардым инде. Безгә чират җиткән, ә мин юк. Минем чутка да ун күкәй алалмаган әти белән мин ишегалдында очраштым. Каты итеп мине тирги! Мондый вакытта лутчы өйгә кермәскә. Төнгә кадәр коммуналка тәрәзәбез төбендә утырам. Акрын гына тәрәзә ачылып китә, әни миңа пышылдап кына, әтинең мине башка тиргәмәячәген җиткерә. Йокы килә. кыздырылган күкәй дә ашыйсым бик илә! Әни һәрвакытта сүзсез мине аңлый иде, уйларымны ишетә иде бугай. Кергәндә коридорда күкәй кыздырган тавыш иштелә иде инде!

Ишегалдында күкәй саталар дигән хәбәр таралгач та, минем күңелем төшә иде. Тагын шул, беркайчан да кояш төшмәгән караңгы юеш ишегалдына барасы! Ярты көнгә! Бу караңгы уйларны берничек тә агартып булмый. Җаным– тәнем белән каршы иде шул ишегалдына барырга...

Безне сихерләп торган Булак!

Булак дигәч тә, минем иң беренче исемә мунчага илтә торган Булакбуе төшә. Булакта ике мунча бар иде. Берсе– Булакның уң ягында, икенчесе сул ягында. Ял көннәрен бу урам гөрләп тора. Булак беның ике ягыннан да таз. себерке, сумкалар, чемоданнар, термослар тоткан кешеләр, кулларына уенчык кораблик, курчаклар, резина савытлар тоткан балалары... Барган кешеләрнең яртысы алсу битле, шат күңелле, башларына сөлгеләр ураган, икенче яртысы әл мунчага китеп кенә бара, бу бәхетне татымаган әле. Ә ял көннәрен мунчада чират бик зур була. Кайвакытта сәгтләр буенаХ хаттә озагырак та көтеп торырга туры килә.

Гомүмән, мунчага чаклы булган Булак, мунчадан соңгы Булактан бик аерыла. Кайчандыр ерак балачакта Булакны яңгыратып: «Их... рәхәттә инде!» диеп кычкырган идем.Менә шулай мунчалы Булак кешеләрне сихерли иде!

Булак ярында биек карт агачлар үсеп утыралар иде. Алар иелешеп, суга тиеп торалар иде, ботаклары белән. Агачка бау бәйлисең дә, «тарзанка» әзер! Шул бауларга ябышып, малайлар Булак суы өстеннән «очлар» иде, «Тарзан» киносындагы тавышларны чыгарып. Бу күренеш мине бик шатландыра! Бу минем өчен Горький паркындагы аттракционнан да шәберәк иде.

Соңырак, бу Булак урамыннан мин мәктәпкә йөри башладым, №1– нче санлы.Минем беренче укытучым Анна Алексеевна миннән Булакта ничә светофор барын, алар аша ничек чыгып йөрергә кирәклеген сорый иде. Ул арамнан хәтерлим, бик күп машиналар йөри иде, күбесе авыр йөк ташый торган машиналар.

Минем өчен Булак – өйдәге балыкларым өчен ризык ташый торган җир дә иде. Аның өчен мин Булак күпере астына төшәм, Чернышев урамы белән кисешкән урынында. Бик куркыныч шөгел иде әлбәттә. Күпер астындагы чыгып торган җире бик тар иде, анды басып торуы бик кыен. Булакта казанлылар бик сирәк баталар. Балачагымнан башлап, бер андый нәрсәне дә ишеткәнем булмады. Балыкчылар өчен, аквариум балыклары өчен Булакның икенче башындагы базарда махсус ашаулар сатыла иде. Цирк янында. Бу үзенә күрә бер халык иде, агач чемоданнар белән.

Цирк төзелгәч, Булак бик үзгәрде. Ул ясалып беткән картина кебек иде. Хәзер Булакның офыгы бар, кояш чыккан, баткан офыклары– ул фантастик купол! Бу матурлык бигерәк тә кичләрен шак катыра!

Булак шундый су урыны. анда һәрвакыт уйнаганда, туп төшеп китә. Алыр өчен, суга керергә курыкбыз. Ул вакытта ярдәмгә олы кешеләр ашыга. Беркайчан да онытмыйм, берзаман яхшы костюм, рабашкалар кигән абзый, бер апа белән йөргән җиреннән туктап, чишенеп, кара гаилә трусигыннан гына суга кереп безнең тупны алып чыгып бирде! Бик тәвәккәл үзе! Соңырак мин аны пионерлар лагерында күрдем, ул «Рубин» ның футболчысы булып чыкты!

Ә кыш көнне Булак һәрвакытта чаңгычылар шуа торган, ярыша торган урынга әйләнә иде. Бигерәк тә №1 нче санлы мәктәп балалары өчен. Чаңгы шуганда, циркның куполлары да күренеп тора,Булакның кайбер җирләрендә яхшы гына таулар бар иде, чаңгы белән шууы бигерәк тә уңайлы булган.

Ә яз көнне Булак куркыныч җиргә әверелә иде. Бер вакытны, мин суга баттым, баштан аяк. Тышта әле суык иде. Мин шундук өйгә йөгереп кердем. Җылындым. Чирләтмәде. Шул хәлдән соң, мин инде теләсәң нинди үз белдегебездән эшләгән саллар белән кызыксынмадым.

Булак минем өчен төрле ачышлар урыны булды! Нәкъ аның буенда, мин, иртә таңнан чыгып чык нурларыннан үрелгән көмеш «палас» күрдем, үләннәр өстендә.

Икенче ачышым – томан булды!

1969 нчы ел. Иртә белән әни мине җитәкләп Булак беннан мәктәпкә илтә. Булак өстендә томан.Булак буйларына карап, шундый уйга киләм: томан бит ул күкне үбәргә бер мөмкинчелек!... Бу бит күктән төшкән болыт! аның беразы Казан өстенә төшкән, калаганы югарыда килеш калган. Үп син аны! Бу бит без бик тә яраткан күкнең бер кисәге! Әле бит бу яраткан күк, яраткан Казан белән кушыла, ярату икеләтә арта! Булактагы томан мине һәрвакытта шашындыра иде!

Казан урамнары – Зиннәтнең җәннәте.

Зиннәт һәрвакытта елмаеп йоклый иде. Йокы – аның өчен иң зур бәхет бу дөнъяда. Ул аны аңлап, шуңа,төне буе елмаеп кына йоклый. Аның елмаюы шундый ихлас, самими! Хаттә беркөнне тулай торактагы аны җәлләп йокларга кереткән түтинең күршеләре, тагын бер генә төн булса да йоклап торып, аның йөзендәге елмаюын күрәселәре килгән икән. Аны күрергә кирәк! Зиннәт абзый кечкенә нәрсәдән дә шатлык таба белә иде. Ул һәрнәрсәдән канәгәтъ. Кәефе дә һәрвакытта күтәренке. Урамда, белмәгән кешеләр күреп калса, аның бу һәрвакыт шат йөзен күреп, бу кеше мәзәк, бәлки авырудыр дип тә уйлаганнардыр.Әмма ул авыру түгел иде. Ул чыныккан кеше иде. Салкын кыш көннәрендә бер спортив костюмда гына йөри, куртка да киеп тормый. Чатнама суыкта аны күргәч, бу кеше туңадыр диеп тә уйлаганнардыр, әмма бу алай да түгел. Кайбер кешеләр аңа шаяртып: «Зиннәт, сиңа суык түгелме!», – дигән булалар иде. Ул бик таркау, хаттә ушсызырак кеше кебек тә иде. Ә күңеле бик җылы, ә кышкы кием кисә бөтенләй пешәр кебек. Ә кайнар күңел– йомшак күңел түгел. Шуңадыр да, Зиннәт абыйның бернинди артык әйберләре дә юк. Артык киеме дә юк, ул кайчандыр кемдер бүләк итеп биргән спортив костюм белән генә көн күрә. Җылы кием аңа кирәк тә түгел иде инде, ул урамнан йөгереп диярлек йөри, транспортка да утырмый, чөнки бер тиен акчасы да юк. Ә ул акчасыз да яши ала иде. Ничек дисезме? Бик ансат...

Йокысыннан ул бик соң тора. Күберәк йоклаган саен, азырак акча кирәк бит. Иртәнге аның юынуы, кырынуы үзе бер гомер. Ул бик ярата иде кырынырга. Кырыну аның өчен бер фәлсәфи дөъняга кереп чуму процессы. Көзгегә карап йөзләрен әллә нинди кыяфәтләргә китереп, үзе шуннан ләззәт таба. Бик озак итеп чәчләрен тарый, әйтерсең лә чәч түгел, очсыз – кырыйсыз уйларын тарый. Ул уйларын бик җайлап, зур саклык белән, йомшак кына тезә... Ә алар төрле төстәге «Салават күпере» дәй җылы нурлар чәчеп торалар! Бу бик кызыклы тамаша иде, күп кенә күршеләр, аны карап торам дип, эшләренә дә соңга кала иделәр. Аның җылы күңеленнән чыккан якты нурлар белән тулай торак эчләре яктырып киткәндәй була, аны шуның өчен яратып еш кына иртәнге аш белән дә сыйлыйлар. Әмма тулай торакта һәвакытта сыйланырга балаларча самими булуының гына көче җитми шул, шуңа ул бер ашхәнәгә ияләшкән. Анда аны көтеп торалар. Аннан ниндидер җылы сүзләр ишетергә диепме, сәбәпсезгә шат йөзен күрергәме? Моны Зиннәт абзый үзе дә, ашхәнә эшчеләре дә аңлап бетерми. Алар тик бу ялгыз сукбайның беркатлы да,зирәк тә булган аурасында коеналар иде. Зиннәт ашыкмыйча гына, зур канәгәтлек белән, ашхәнә өстәлләрен бушата, ашап бетерә алмаганнарын үзе белән алып китеп ташый да, яшереп куя, ачыккач, алып ашарга. Ул ашамлыкларны да ташыша. Ул ташучы– грузчик кына түгел, реклама ролен дә уйный. Ипиләрне кулына күтәреп алгач, башта озак кына иснәп карый, кешеләргә күрсәтеп. Ашарга килгәннәрнең моны күреп аппетитлары арта, зур теләк белән ашыйлар. Бу хәлдән соң, ашарга килгән кешеләр дә, шунда эшләүчеләр дә бик канәгәтъ иделәр. Эшен эшләп бетергзч, Зиннәт абыйга хезмәте өчен, зур тәлинкәне тутырып аш, ботка китереп куялар, алдына. Ашауны шул хәтле күп итеп салалар, ябык кына, кечкенә гәүдәле Зиннәт абый боларны һич ашап бетералмас кебек. Ә юк. Ул ашыкмыйча гына, тәмләп– тәмләп ашап бетерә дә, хаттә тәрилкәсен дә ялап куя, тышына кадәр. Кашыгын җайлап куя. Шуннан инде ашханә пешекчеләре бу абзыйның канәгәтъ булуын, ашап туюын аңлыйлар.Ашаганда, аның күзләре ач мәченеке кебек ялт– йолт килеп торалар, менә– менә шатлыгыннан мырлап җибәрер шикелле. Ә ничек ашый ул! Тантаналы итеп, ашыкмыйча, горур һәм салмак... Артык түбән кешеләрне хайваннар белән тиңләсәләр, күңел риза түгел. Хайваннар алар изге җаннар. Әгәр дә кеше кайсы ягы беләндер хайванга охшаса, ул тик балаларча, беркатлы булуы белән генәдер... Зиннәт абый нәкъ шундый иде.

Тамагын ныклап туйдыргач, Зиннәт абый пешекчеләрне чын күңеленнән коча, аларга төрле җылы сүзләр әйтә, изге теләкләр тели. Ә инде бу сүзләрдән күңелләре тагын да йомшарып киткән пешекчеләр кәстрүлдә калган ашны да, гарнирларын да полителен пакетка бушатып Зиннәт абыйга тоттыралар. Тагын бер гаҗәеп күренеш. Зиннәт абый алтмышынчы еллардагы сеткасыннан бер– ничә полителен пакет чыгара да, аларны сак кына сыйпап турайта, өреп җибәрә. Ул шулай пакетларны тишек түгел микән дип тикшереп карый.Шуннан соң гына кәстрюл янында басып торган күкрәкчән, симез хатын янына барып баса, пакетын тотып. Тик ике сүз әйтә ул хатынга. Ул сүзләр шундый тылсымлы итеп әйтелә! Шундук могҗиза барлыкка килә. Әле генә кәстрюлдә булган аш, Зиннәт абый кулында! Ул тагын бу пакетны үзенең сеткасына салып куя! Һәм шул сеткасын тотып шатлана– шатлана Казан урамнары буенча чаба! Кичен, тулай– торакта ул аларны җылытып ашаячак та, елмаеп йокыга китәчәк!

Зиннәт абзыйның башка шатлыклары да бар иде. Ул укырга ярата. Ул күп укый, тик яңа китапларны гына, әле китапханәләрдә дә булмаган. Ул Казан китап кибетләренең китап шүрлекләре янында бик озак тоткарланып тора иде, аннары икенче китап кибетенә йөгерә. Баскан килеш укый, уйчан гына йөз белән. Баштарак китап сатучылар аны яратып бетермәгәннәр. Ә инде сатып алучылар Зиннәт абыйның зур игтибар белән укып торганын күреп, кызыксынып, китапларны ала башлаганын күргәч, аны көтеп ала торган булалар. Ул бит укып кына калмый. кычкырып сөйли дә, нәрсә турында укыгынын. Ә кибетчеләр, Зиннәт абый килсә, план үтәләчәк бүген – диеп шатланалар. Зиннәт абыйның ничек китап укыганын күрергә кирәк! Ул үзе бер театр. Ул кулында китап тоткан кебек түгел, әллә нинди икона каршында ломпада тотып тора мени, аның яктысына карап. Күзләре шул уттан яктыра! Ә ут юк! Аның күзләре болай да янып тора, ә монда бөтенләй дә! Аны күзәтеп торганнырның шул – Зиннәт абый чумган дөнъяга аның белән бергә чумасылары,шунда яшиселәре килә иде кебек. Әмма ул дөнъя тик Зиннәт абый өчен генә! Шушы дәрттән, китап кибетенә килгәннәр, ишеп– ишеп китап ала башлыйлар. Шулай итеп, Зиннәт абый бу заманның барлык әдәбият яңалыклары белән дә таныш иде, фәнни булсынмы ул,сәнгатиме... Көн саен ул Казанның дистәләгән китап кибетен йөреп чыга. Аны күпләр таный иде. Әгәр дә Казанның иң күп укучысын билгеләсәләр, һичшиксез ул кеше – Зиннәт абый булыр иде.

Көн ахрына якынлашып килә. китап кибетләре дә ябыла башлады. Ә Зиннәт абыйны икенче шатлыклары көтә – чәйханә яисә кафе, аны анда көтеп торалар бит.«Без барыбыз да адәм баласы, бер– береңә һич җирәнеп карарга кирәк түгел». Шундый сүзләр әйтеп, Зиннәт абый өстәлдәге бөтенләй чәе сыгылып бетмәгән чәй пакетикларын җыя. Ә инде кайнаган суны аңың өчен беркем дә жәлләми.Кулланган стаканнарны җыеп, шунда шул «парашут» ларын сала да, кайнар стаканга кулын җылытып утыра. Ул шулхәтле иркенләп, рәхәтләнеп утыра ки, аны инде чәй эчәргә килгән икән дип тә уйламассың, кулын җылытырга гына икән дип. Ә инде чәен эчә башлагач, ул тагын да җанлана төшә,, кешеләр белән сөйләшә, чәен дә кабып ала. Аның белән сөйләшергә теләүчеләр шактый була. Ул үзенең эрудициясе, йомшак, оста теле, кеше күзенә туп– туры карарга курыкмаганлыгы белән бар кешеләрне үзенә карата иде.Ә тегеләре аны төрле тәм– том белән сыйлыйлар. Шулай ул дистәләгән стакан чәй эчә, кафега килгән биш– алты кеше белән сөйләшеп. Ул Казанның матурлыгы турында да, хатын– кызларның матурлыгы турында да, Фән турында, Алла турында да сөйли. Аны авызларын ачып тыңлыйлар, чәйләрен эчәргә дә онгытып. Аның тирәсенә җыелган кешеләрнең һич кафедан китәселәре килми иде кебек. Чәйне озак эчәләр, күп эчәләр. Килгән кешеләр дә, сатучылар да гел канәгәтъ. Кем уйлаган, эчкәннән калган кофе шулай файдалы була икән дип. Зиннәт абзый кофеның нәкъ төбендә калганы файдалы, анда аның иң кыйммәтле матдәләре генә кала – ди торган иде. «Лакомка» кафесының сатучысы калган кофеларны җыеп, өч литрлы банкада кайнар су белән куша да... Инде кофе эчүнең икенче дәвамы башлана.

Бу юлы ул кафедагы дүрт килгән кеше белән әңгәмә корып, өч литр кофе эчеп бетерде. Тагын бар килгән халык рәхәтләнеп күзәтеп тордылар, Зиннәт абзыйны. Эчтеләр, сөйләштеләр дә бик озак кына, инде кич булгач, сәгатъ уннарда Зиннәт абзый каядыр ишегалдының бер җиренә кереп югалды. Ул бушанганда бер генә сүз әйтте: «Яхшы». Ул анда сасы исләрне дә сизми. Чөнки ул бик бәхетле иде. Урамда шактый йөреп туйгач, инде төн уртасында, кайтып, бүгенге көннең соңгы рәхәтенә чумарга ашыкты – елмаеп йокларга. Иртәгесе көнне аны шул– ук шатлыклар көтә иде. Ул шунда ашыкты. Ул шулай күп еллар яшәгән иде инде. Әмма ул хәзер генә үзенең бөтен Казанга билгеле кеше икәнен аңлады. Кайберәүләре кызыксынып сорашалар, аның турында, кайберәүләр эзләп тә килә аны, сөйләшеп күңелен бушатырга, бер изге җанга кебек. Күргәч: «Бу бит Зиннәт! И–и! Зиннәт! Бу бит теге Зиннәт!– диеп калалар аның артыннан. Башта бу данлыклы кеше булу аны куандырды. ә инде мөхәррирләр камера күтәреп килеп, сукбайлар партиясе төзү турында сораштыра башлагач, ул читкә китеп бара. Ошамый иде бу аңа ни өчендер. Ул һич уйламагандыр, сукбайлар да шулай билгеле кешегә әйләнә икән дип. Ул яраткан шәһәрендә билгеле кеше генә түгел, ул шул шәһәрнең тере экспонаты иде. Шәһәрнең үзәгендә булып, Зиннәт абзыйны күрми китү бер дә яхшыга булмый иде. Аны утырып барган транспортның тәрәзәсеннән булса да күрергә кирәк. Алайса юлың уңмый диләр иде казанлылар. Зиннәт абзый булмаса Казанның бер яме дә булмас иде кебек. Әйтерсең дә Зиннәт абый бер изге җан( пәйгамбәр).!

Аңлатма: Шәхеснең исеме үзгәртелде, билгеле сәбәпләр аркасында. Инде күп еллар минем аны күргәнем юк. Аны исән, сау сәләмәт дип уйлыйсым килә.

Безнең балачакның «Черек күле».

1970 нче елның июл ае. Мин инде пионерлар лагерыннан кайткан идем. Анда тик бер генә тапкыр Аккош күлендә су керергә туры килде.Башка кергән юк әле! Ә су керәсем килә! Әни мине Черек күл аша теш табибенә алып бара. Ни күзем белән күрим! Шау– гөр килеп балалар су коеналар! Алар такта түбәдән суга шуып төшәләр! Бу минем өчен көтелмәгән яңалык! Тешне дәваларга мин җиңеллек белән риза будым, ни өчен дигәндә, әни мине шуннан соң су керергә алып барам диде, Черек күлгә.Менә мин Черек күлдә.Йөзәм, чумам! Су мунчадагы кебек җып– җылы! Бу инде «Локомотивның» боз кебек салкын суы түгел! Монда май кебек! Әни белән килгәннән соң, мин инде берүзем генә килә башладым, кызлар, малайларга ияреп.

Ятасың шулай суда... Казанның зәңгәр күгенә карап... матур– матур биналары аша... Бигерәк тә «Пассаж» булган йортка карап торасы килә, анда «Пионер» дигән кинотеатр да бар. Бүген бит кинога барасым бар шул йортка, ун тиен генә тора – билет. Аның өчен генә дә карап торасы килмидер дә... «Пионер» да мине бит әле «Язычок» дигән татлы пироженое да көтә, соклар, коктейлләр белән! Аларны син сеанс алдында уйнаган баянчыны тыңлый– тыңлый ашыйсың! Ә репродуктордан «Слушайте пионерскую зорьку», яисә «Мы начинаем воскресную радиопередачу «Доброе утро» дигән тавыш яңгырый. Кайчагында, игътибар беләнерәк тыңласаң, кремль курантларын да ишетергә була.

Көз көненең бер иртәсендә «Черек күлдән» барганда, сары яфракларга тап буласың, ә янәшәңдә, – бер бишенче класс пионеркасы сиңа шефлык итәм дип ниләрдер аңлата. Ә синең аңа ничек итеп җәйге паркта күңелле көннәреңне уздырганың турында сөйлисе килә. Я кышкы салкыннар килеп, Черек күлнең суын бозга әйләндергәч, ничек итеп шул боздан тимераяклар белән шуачагың турында, яңа ел алдында бизәлгән лампочкалар, төрле бизәкләр арасыннан. Я әтинең мине демонстрациядән соң ике болан янына алып килгәне турында, фотога төшәр өчен. Ә үзем кайчан тагын Черек күлдә җәй җитә инде – диеп уйлавым турында... Ә инде үсеп җитеп егет булгач, монда берәр матур кыз белән килеп, тылсымлы арка аша пышылдашырга, мәхәббәт турында..минем еракта калган балачагым турында.

Урамымны томан каплаган чакта...

1969 нчы ел. Беренче сыйныфта укып йөрим. Әни мине Булак буеннан мәктәпкә алып бара, беренче санлы мәктәпкә. Булак өсе ап– ак томан. Бу минем өчен яңалык! Тирәнерәк уйлап карасаң, бу бит күк белән үбешер өчен бик уңай чара... .Җир өстенә төшкән томан– ул бит күкнең бер кисәге, калган күк өстә кала... Җир өстенә күк төшә! Үбәргә кирәк аны! Бу битнең бер өлеше... Без яраткан күкнең! Яраткан шәһәргә, яраткан күк төшкән... Бу икеләтә ярату! Бөек ярату! Булактагы томан мине шашындыра иде шулай!

Без Бауман урамыннан үткәннәребезнеэзләп, үзебезне эзләп йөрибез...

Сирәгерәк йөри башладык... Ни өчен?

Кайчандыр бу – шау гөрләп торган урамның ике ягыннан да йөри идек... Бу бик күңелле, гаҗәеп күренеш иде! Ниндидер сумка, сеткалар тоткан, яңа гына сатып алынган өйберләрен күтәренгән кешеләр атлый... кайберләре үзләренең танышларын, дусларын күрергә ашыга, кайберәүләр тик карап йөрергә дип, я үзләрен күрсәтергә, башкаларга карарга! Ә инде кичә генә алынган яңа киемне киеп чыгу! Үзе бер бөйрәм, шатлык бит!Аны барысы да күрергә тиеш! Бу Бауман урамыннан йөреш – ниндидер бер ритуал кебек, казанлылар өчен... Бауманнан атлау!Мин дөнъяның күп илләрендә булып, күп матур җирләреннән йөредем. Әмма болай – мондагы кебек илһамлы итеп бер җирдә дә йөрмәдем!

Без бу урамга, үзебез үк алып килгән нәрсәләргә карыйбыз. Бу әйберләр монда бөтенләй башкача күренәләр! Бу Бауман урамының тылсымы. Бу урам – безнең хыяллар корган урамыбыз, нәрсәдер сатып алып, кем беләндер күрешеп, танышып, капкалап алып... Бик тә ачыккач, тугыз тиен генә торган бер– ике пәрәмәч алып кабып йоту бәхет түгел мени!? Бәхет түгелмени, прилавка артында озак кына. алачак әйбереңне карап тору! Бауманнан барасың... иснәп урамын... тыңлап! Һәр кибетнең үзенә генә хас исе бар иде. Универмаг исе, Кулинария исе, Тукымалар исе, Кофейныйның, «Татарстан» кинотеатрының, Балык кибетенең, Пәрәмәчләрнең, Тәмәкеләрнең, Уенчыклар, Кәнселәр товарларының... Мин моны авыл кибетенә барып кергәч кенә аңладым. Анда тик яңа сәпит һәм прәник исләре генә иде.

Без «молочко» да тере курчакның сөт салып торганын гына карап түгел, мәченең балык тотканын да күзәтә идек, Бауманны тыңлап, иснәп, хаттә татып та карый идек. Хәтеремдә, бер кибиетнең диварлары пыяла шешәләр ябыштырып эшләнгән иде... без аны тотып– тотып карыйбыз. Бу аеруча, югары зәвыклы нәрсә иде! Ә кытыршалы гастроном... Шул кытыршалыкны мин тотып та карый идем балачагымда.

Яшәгән йортыбызның диварларына сөялеп, «Казан» рестораныннан ишетелгән Труба, саксофон тавышларын тыңдап торган чакларым да бар иде... «Казан» ресторанының сихерле дулкыннары! Озак кына тыңлап тора идем, озак кына.

Без һәрвакытта Бауман урамыннан узып йөриячәкбез, үткәннәрне сагынып, искә төшерер өчен генә түгел, үзебезне табар өчен дә! Үзебезгә кайтыр өчен! Ни дисәгез дә, бу урам көтелмәгән хәлләре белән кыйммәтле, гади генә урам түгел ул! Бу юлларны укып бетерү белән, шул урамга ашыгыгыз! Нәкъ хәзер, анда Сезне бик кирәкле Кеше көтеп тора, күптән күкрергә теләгән!

Бауманнан колбасага атлан ып очу!

Бауман урамыннан чабып йөргән №1 нче, №4 нче троллейбусларның артында ниндидер абыйларның асылынып(ябышып) йөргәнен күреп, мин һәрвакытта көнләшә идем! Минем дә шулай троллейбус артына тагылып йөрисем килә иде, шәһәр урамыннан җилдәй очып! Узып барган барлык кешеләрне шак катырып! Син очасың – әсиңа бар халык карап тора! Бу бит театр кебек. Ул театрда – мин артист, узып баручылар– тамашачы! Шул тамашачылар арасында балалар бакчасына бергә йөргән Ирина Козлова да булса иде!Бауман урамы – узып баручы тамашачы, сәхнә – троллейбус юлы. Бауман урамыннан колбасага атланып чабуы ул үзе бер шак катмалы аттракцион. Ни өчен дигәндә, син Казанның иң үзәк урамыннан барасың! Бу «очыш» турында бик хыялландым мин, әмма ән әтиләр берүземне генә чыгармый иделәр әле. Әмма мин бу моментны бик көтә идем.

Бу вакыт килеп тә җитте. Мин беренче сыйныф укучысы. 1967 нче ел. Мин укыган беренче санлы мәктәптән, Булак– Чернышев кисешендәге күпер аша йөри идем. Бу юлы мин сыйныфташым Олежка белән цирк ягыннан йөрергә булдым. Ул Кремлевская урамында, троллейбус тукталышы янында гына яши иде. Шул тукталышта басып торабыз. Үзебез дулкынланабыз. Беренче троллейбуска тагылырга батырчылык итмәдек, үткәреп җибәрдек. Икенче троллейбус килеп тукталды. Ябыштык, әмма Олежканың икенче аягына таянырга урын җитмәде, ул төшеп калды. мин берүзем калдым. Ныгырак тотынырга тырышам! Троллейбус барган саен тизәя. Җил! Минем башым күккә тия шатлыгымнан! Мин очам! Троллейбус безнең йорт– Баумана – 36 каршында туктады. Мин йөземне яшерергә тырышып, читкә борылам, күршеләр күреп танып калмасыннар дип. Алдымда – Бауман тамашачылары! Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланган артист кебекмен! Мин бит хәзер алар – тамашачылар каршында очачакмын! Менә мин тормышымның Иң Үзәк Урамыннан очам! Шатлыгымнан тыным кысыла! Тамаша тәмам! Мин җирдән барам. Казанның иң бәхетле укучысы – беренче сыйныфтагы! Бишле билгесе алып та шулай шатланганым булмады!

Ә күршеләр, шулай да мине колбаскада күреп калганнар һәм әтигә җиткергәннәр. Әти тиргәмәде, тик кычкырып көлде генә! Миңа үзенең шулай ук шул колбаскада йөрегәнен сөйләде... Уфа трамваенда, миннән бераз өлкәнерәк булган икән ул вакытта. Әни әтине әрләде, баланы нәрсәгә өйрәтәсең – дип... Мин аларга, башка колбаскага менмәмен дип сүз бирдем.

Менә ул урам... Менә ул йорт...

Дөнъяда һәр кешенең үз урамы бардыр, үз урамы, исенә төшкән саен йөрәген чеметтереп ала торган... Бу турыда күп җырлар язылган. Берәр Казанның төп кешесеннән сорасаң, алар да әйтер могаен шундый урамының, йортының исемен... Шулай ук алар берәр малай яисә кызның да исемен атар, кайчандыр бик ошатып йөргән... Балачак хисләренең символы булган бу урамнар, йортлар, беркайчан да онытылмас! Казан тик шундый урамнардан, йортлардан гына тора да! Кызганыч ки! Кайберләре хәзер инде юк, сүтеп ташланган... Кайчандыр шул йорт торган урынга басып, беренче мәхәббәт хисләрен сагынып басып торырга гына кала инде...

Миңа алты яшь. Димәк ишегалдында 1968 нче ел дигән сүз. Яз көннәре. Балалар бакчасыннан кайтып киләм. Бауман урамыннан барабыз. Миңа бик күңелле, рәхәт... Кинәт минем йөрәгем бик еш тибә башлый. Дулкынланам. Ни өчен дигәндә, без Казанныың данлыклы Арбатында урыннашкан иң биек бинасына якынлашабыз. Бу Дәүләт Банкы бинасы! Ни өчен йөрәк шулай тибә!Банкка якынлаштык. Мин бу бинаны күрмәмешкә салышам. Әни миңа: «Әнә, Ирина Козлова басып тора! Үзенең әтисен көтеп торадыр инде?!... «Күз кырые белән генә карап алдым, басып тора. Без аның белән №3 нче санлы балалар бакчасының бер төркеменә йөргән идек. Ул берүзе генә, Банк ишегалдындагы зур шар өстендә басып тора.

Әни миңа нәрсәдер әйтә, ә мин дулкынлануымнан Бауманның икенче ягына борылып карап торам. Әни мине аңлый, әмма үч иткәндәй, мине ирештереп, нәрсә булды соң сиңа?», – дигән була.

Минем бәхетем бар икән әле. Мин үскән, беренче мәхәббәтемнең билгесе булган йортымны сүтмәделәр. Алай гына да түгел, аны икеләтә зурайттылар, тагын бер кат өстәп. Шулай итеп минем Беренче мәхәббәтем «билгесе» тагын да зурайды, ... ике тапкырга!

Ә теплоходлар гөрләп Казаннан китә тордылар...

Минем әти гомер буена Казан елга порты янында яшисе килеп хыялланды. Ул миңа шунда яшәгән, өйләреннән чыгып, шундук яр буенда ап– ап, катлы– катлы теплоходларга карап йөргәннәр турында көнләшеп, кызыгып сөйли иде.Кухняда утырабыз шулай... ә ул сөйли, ничегерәк булыр иде бугай – диеп.Ә мин бу шул хыялларга кушылам, аның чын– барлыгына ышанып, күз алдына китерә башлыйм. Шул хәтле ышанам ки, хаттә хыял белән чын– барлыкны да аермый башлыйм. Елгалар портының ясалма образлары(сүрәтләре) чын образлар белән чуала башлыйлар. Мин ышанам ки, без шул елга порты янына күченеп яши башласак, болай ук мавыктыргыч булмас иде, хыялдагы кебек. Кышкы чатнама суыкларда, кухня тәрәзәсеннән карап хыялланып утыруы күпкә татлырак иде минемчә... Чәйләр эчеп кайнар коймаклар белән.

Җәй башында, дөня җанлана төшкәч, без гаиләбез белән, матурырак киенеп, матур теплоходларның яменә туры килердәй итеп киенеп, елга портына ашыгабыз. Бик озак кына сәкеләрендә(скәмияләрендә)утырабыз, туңдырма ашап. Теплоходларның киткәнен карап калабыз. ә алар безгә хушлашкан кебек кычкыртып китәләр...

Ул заманда Казанда апельсиннар бик дифицит иде. Әти ничектер теплоходка үтеп кереп, аннан апельсиннар сатып алып чыга иде. Ә мин әтигә иярәм, теплоход эчендәге купшылыкны күрергә, андагы купшы рестораннардан килгән тәмле исләрне иснәп карарга! Ә аннан соң инде, шатланышып, сеткалар тулы апельсин белән өйгә кайтабыз, «бөтен Казанга» хуш исләр таратып!

Теплоходларга билет кыйммәт булу сәбәпле, без бер генә тапкыр да теплоходта йөзеп йөри алмадык. Беренче тапкыр мин теплоходка, инде өлкән сыйныфта укыганда гына эләктем. Әнигә, ул эшләгән «Спартак» аяк киемнәре фабрикасыннан льготалы путевка биргәннәр иде. Соңырак, Казан теплоходларының иң «Зур» кешесе Вячеслав Самолин аркасында, гаиләмне күп тапкырлар теплоходка алып чыгып йөздердем, Волга буенча.Туристлар төркеменең җитәкчесе буларак чыга идем. Волга ярларында урыннашкан Куйбышев, Горький, Ярославль, Саратов шәһәрләрен карап йөррдек... Казан эчендә Волганың андый ярлары булмавы мине һич борчымый иде. Бу юклыкны Казанка елгасы алыштыра иде, үзенең култыклары белән.

Мин беләм, кайчандыр Казан Волга ярларына барып чыгачагын,бик күп урамнары бөек Волгага тоташачагын, аларның хаттә Яшел Бор га барып җитәчәген!! Әмма Казанның йөрәге һәрвакытта Казанка елгасы булып калачак!

Балачагым кунаклары

Безгә, Бауман урамына кунаклар килгәндә мин белә идем инде. Әни мине бөтен Бауман урамы буенча эзләргә тотына, яисә Чернышев урамыннан. Бервакыт, ул мине Булак күпере астында малайлар белән селәүчәннәр тотканда, кычкырып алды. Өйгә алып кайтты, чиста рубашкалар кигезде. Мин аңладым, бездә кунаклар бар икәнен. Әни миңа Әлмәттәнг Әдип абый белән Саҗидә апа килүе турында әйтте. Аларның Әнвәр исемле уллары да бар – миннән биш яшкә олырак, ике туган абыем була инде ул. Мин ул вакытта белә идем инде, Әдип абыйның әтигә бертуган абыйсы икәнен. Ә аның хатыны – Саҗидә апа – шагыйрә Саҗидә Сөләйманова икәнен.(Хәзер инде Казанда Саҗидә Сөләйманова исемле урам да бар). Әти миңа алар турында горурлык белән сөйли иде балалар бакчасыннан кайтканда, Островский урамыннан. Әдип абыйны Казан телевидениесына чакырганда да, безгә керә иде. Без гаиләбез белән телевизор каршысына утырып аның чыгыш ясаганын карап утра идек. Шулай ук. аның Әлмәттән Әлмәт алмаларын алып килеп сыйлаганы да исемдә. Шуңадыр инде, миңа балачакта, Әлмәт ниндидер ерак алмлар иле булып тоела иде, нефтҗ ягы кебек түгед. Әлмәт сүзе алмага да ошап тора бит!

Кояшлы көн. Кунакларны озатабыз. Безнең ишегелдының «парадкасы»ннан чыктык. Чернышев урамыннан барабыз. Әни белән Саҗидә апа нәрсәдер турында бик җылы итеп сөйләшәләр. Бу ике яшь хатын нәрсә турында сөйләшергә мөмкиннәр? Берсе кара чәчле чибәр хатын, икенчесе сары чәчле чибәр хатын! Әлбәттә без – балалары турында. Бауман белән Чернышев урамнары кисешкән җирдә урыннашкан, «Кристалл» кибете янында туктыйбыз. Әнвәр минем белән сөйләшә. Үзем нишләптер аның белән бик сөйләшеп китмим. Аңа: «Мин синнән кечкенәрәк булсам да ялан баш барам, ә син һаман берет киеп йөрисең» – диеп ычкындырасым килә аңа, мактанып! Ул буйга миннән ике башка озынырак та иде. Бара торгач, ул әнисеннән киосктан маркалар алып бирүен сорый. Әнвәр шундук альбом тартып чыгарып миңа күрсәтә башлады. Анда ачылмаган целлофан пакетикларда төргәк– төргәк маркалар иде! Аның альбомында, мин кибетләрдә күргән барлык маркалар да бар иде! Менә ичмасам абый! Миндә балачак көнләшүенең иң кайнар ялкыннары кабынды! Саҗидә апа әнигә: «Нишләтәсең инде аны?», – диеп куйды, улы турында. Саҗидә апа миңа да нәрсәләр сөйли иде бугай, әмма мин, Әнвәрнең маркалары турында гына уйлый идем.

Кунаклар китте. Ә минем бик озак ишегалдына чыгасым килмәде. уйнарга. Киоскларның витринасы алдында озак кына басып тора башладым, маркаларга карап... балачагым маркаларына.

Горький урамындагы танцеплощадка булмаса, миндә булмаган булыр идем!

Горький урамындагы танцеплощадка булмаса, аны уйлап чыгарырга кирәк булыр иде... 1962 нче елны мин туар өчен булса да! Нәкъ шунда, 1960 нчы елны тынлы оркестр музыкасы уйнап торганда, әти белән әни танышканнар. Әни– «спартак» аяк – киемнәре тегү фабрикасының аяк– киемнәр тегүчесе. Әти – Татар филармониясе артисты.

Алар Халев урамындагы мунчада яшәгәннәр. Бер яхшы бабай аларны дус кызы белән икесен яшәргә рөхсәт итә. Ул Апас районының Күк – күз дигән авылыннан килгән. Әнинең дә күзләре күк иде, зәңгәр күк кебек! Күк– күз кызы!Ул артистлар кебек бик матур итеп киенгән. Акчасы да җиткән матур киемнәргә! Ни өчен дигәндә ул ипи белән маргарин гына ашап торган... !

Ә әтинең инде филармония биргән фатиры да булган, Бауман урамының 36– нчы йортында. Аларның романы бик катлаулы була. Бик еш ачуланышалар, тагын дуслашалар. Шулай да мәхәббәт җиңә!

Әти Горький паркыннан йөргәндә, ул һәрвакытта әнинең кайсы җирдә танцеплощадкада басып торганын күрсәтә иде. Ничек үзен тотканы турында! Танышканда беренче сүзләрен кабатлап күрсәтә иде.Аннары икесе бәхәсләшә башлыйлар, кем кемне сайлаган, башлап. Ә мин аларны тыңлап борчыла башлыйм, матур прогулканы бозмасалар ярый иде – диеп, бәхәсләшеп. Ә бу парк булмаса, мин дә тумаган булыр идем...

Беркайчан да онытмыйм... Әни тынлы уен кораллары музыкасы пластинкасын куеп, мине танцага чакырганын. Миңа ул вакытта 12 яшь иде. Ул мине өстерәп диярлек ияртә иде танцада. ә мин уңайсызланам. Оялам. Әнине мин әни диеп кенә белгәнемәдер инде, моңа чаклы...

Галактионов урамында яшәүче Ахмеровлар гаиләсе

Хәзер инде ишекләрен йозакка бикләми яшәгән кешеләрне бик сирәк очратып буладыр. Ахмеровларга шакыйсың... Ишеккә килүче юк. Алар һәрвакытта нәрсә беләндер мавыга, кемнәр беләндер фәнни темалага гапләшәләр дисеңме, я ниндидер кулъязмалар өстендә эшләп утыралар. Галактионов урамыннан узганда, мине аякларым үзеннән – үзе шул йортка илтәләр иде. Нәк шушы йортта кайчандыр танылган татар шәхесе – китаплар, фәнни хезмәтләр бастыручы Шиһап Әхмәров яшәгән, Салих Сәйдәшевны тәрбияләп, аңа композиторлык юлында ярдәм күрсәткән, җизнәсе.

Шакыйм бу ишеккә, беркем килми... Кинәт ишек үзеннән – үзе җил белән ачылып китә, әйдә кер бу данлыклы йортка – дигән кебек. Барысы да өйдәләр икән! Үзбәк Шиһапович үзенең хатыны белән бүлмәнең сул ягында сөйләшеп торалар, ә Нияз Үзбәкович үзенең борынгы язу өстәле артында нидер язып утыра. Бүлмәдә иҗадый таркаулык, тузан! Бар җирдә таралып китаплар ята. Галимнәр өчен гадәти атмосфера! Нәкъ шул атмосфера мине ниндиер эзләнүләргә илтә. Нәкъ шушы йортта, Нияз Үзбәковичтан да, аның әтисе Үзбәк Шиһаповичтан да мин күп кенә үзем өчен кыйммәтле белешмәләр ала идем. Бу таркаулыкта мин ниндидер кыйммәтле асылга төшенәм. Нияз Үзбәкович, бу йортта бик еш Сәлих Сәйдәшев булганлыгы турында әйтеп, минем игтибарны шул фактка юнәлтә иде. Менә, минем бабам белән Сәлих Сәйдәшев очрашып сөйләшкән бүлмә. Ә менә бу кроватта бөек композитор йоклаган – диеп. Ә шуннан соң, Нияз Үзбәкович, моңсу гына... йорны бит сүтәргә җыеналар – дип куя.

Йортны чыннан да сүттеләр, Салих Сәйдәшевка анда мемориал такта эленеп торуына карамастан. Бу күңелсез вакыйга Ахмеровлар гаиләсенең язмышына бик тә начар тәсир итте. Башта Үзбәк Шиһаповичның хатыны үлеп китте, аннары үзе. Ә уллары Нияз хәзер берүзе генә яши. Телефон аша гына сөйләшеп алабыз. Их, керәсе иде тагын шул данлыклы йортка, шакымыйча гына! Күрәсе иде шул гаиләне, барысын бергә!...

Безне илһамландырган Кекин Йорты.

Кекин йорты каршындагы троллейбус тукталышы минем күңелемә һәрвакытта бик якын булды. Икенче сыйныфта укыганда мин шул йорт янындагы Пионерлар сараена музыка түгәрәгенә йөрдем, алтушкада уйнап. Бишенче сыйныфта шунда ук акробатлар сексиясенә йөрдем. Алтынчы сыйныфтан унынчы сыйныфка чаклы шундагы «Динамо» стадионына боз шуу спорты белән шөгелләндем. Һәм һәрвакытта троллейбуска утырып кайта идем. Торасың басып... Кекин йорты каршында... шул йортка карап...

Миңа Кекин йортындагы столовая бик ошый иде, безне анда, спортсменнарны талон белән бушка ашаталар иде! Бу йортның икенче ягында, Галактионов урамы ягында, бер кечкенә кулинария кибете бар иде. Мин шунда һәрвакытта очсыз хакка кыздырылган балык алып ашый идем. Кесәмдә нибары 12 тиен акча бар заманда, бу кибет мине ачлыктан коткарды.

Инде үсеп җиткәч, аңладым, бу данлыклы. биек Кекин йорты минем күңелемә үзенең архитекТоникасы һәм Музыкасы белән дә зур йогынты ясаганын. Ул мине ниндидер югарылыкка өндәгән, үземне чын, көчле «кеше» итеп тоярга ярдәм иткән. Бигерәк тә мин бу хәләтне акробатика сексиясендә уңышсызлыкка очрагач сиздем, соңырак миңа аннан китәргә дә туры килде. Ә инде тренировкада тренер кимсеткәннән соң урамга, троллейбус тукталышына чыгып баскач... Карыйсың Кекин йортына! Ә ул сиңа: «Борыныңны югарырак күтәр! Туп– туры бас, минем кебек! Мин менә йөз ел басып торам, бер кем дә мине түбәнгә бөккәне юк әле!», – ди кебек. Бу йорт – Казанның иң горур йорты! Ул шәһәрнең барлык архитектурасыннан да аерылып тора.

Мин бу йортның тәъсирен Салих Сәйдәшевның язмышы белән якыннанырак танышкач тагын да күберәк аңладым. Сәйдәш тә үзенең күп тапкыр кимсетелгән мизгелләрендә, эштән куылумы, ач вакытларымы, композитор буларак мыскыл ителгән мизгелләрендәме, нәкъ шушы йорт каршында басып торгандыр бит! Нәкъ шушы йорт аңа шул вакытта көч биргәндер! Ул бит шушы йорт янәшәсендә генә яшәгән, эшләгән. Шуның өчен дә, Кекин йорты минем өчен хәрәкәтсез торган ниндидер таш төзелмә генә түгел, ә беркайчан да баш имәгән Бөеклекнең Рухы.

Иманым камил, хәзерге минутта да бу тукталышта Пионерлар сараеннан чыккан бер арыган малай басып торадыр. Кекин йортына карап... Димәк аны уңышлар гына көтәчәк!

«Казан» кунакхәнәсе янындагы, бу тылсымлы телефон будкасы...

1969 нчы елның бөркү җәй көннәре. Миңа җиде яшь. Бик тә туңдырма ашыйсым килә. Әни эштә. Әти дә эштә, гастролләрдә. Мөслимә түти миңа иртән туңдырмага акча биргән иде инде. Кофе кушып эшләнгән, унбиш тиенлек «морэгу» ны шундук ашап та куйдым. Тагын ашыйсым килә бит! Мин инде егерме сигез тиенлек «эскимо» турында хыялланмыйм да. Унөч тиенлек сливочное да ярап калыр иде әле! Кинәт, «Казан» кунакхәнәсе каршында торган, безнең йорт янындагы телефон будкасы Тылсымга әйләнде! Мин анда керәм дә, тылсымлы сүзләр әйтәм... һәм минем кулымда егерме сигез тиен акча пәйда була! Мин инде ярты ел диярлек, әтидән акча сораган юк. Ул кызыксына башлады. Мин аңа тылсымлы будка турында сөйләп бирдем. Будка яныннан узып баручылардан шалтыратырга бер тиен акча җитми диеп акча җыйганым өчен, әти мине бик каты итеп әрләде. Ул миңа кешеләрдән, аларның ризалыгы белән генә, уйнап, сәхнәдән артист булып кына акча җыеп була диеп аңлатты. Шул очракта гына ул уен тылсымлы булачак – диде .Әти белән бу турыда яхшылап сөйләшкәннән соң, минем бу будкага керергә теләгем сүнде. Әти дә моннан соң, миңа туңдырма өчен ешырак акча бирә башлады, «эскимо» га – егерме сигез тиен.

Шактый еллар узгач, 1986 нчы ел иде бугай, шул будка яныннан узып барганда: «Абый, ъ тиен генә акча бирә алмассыз микән, шалтыратырга җитмиерәк тора!», – диеп берәү миңа дәште. Бу телефон будкасы унҗиде ел узгач та шул ук икән әле – диеп уйлап, елмаеп куйдым.

Петропавлов соборындагы Казан планетариясе

Әтием миңа балалар бакчасыннан кайтканда, планеталалар, йолдызлар карарга барырбыз дигән иде. Мин моңа артык шатланмадым. Минем өчен цирктан да кызыклырак җир юк иде ул вакытта. Менә без әти белән чиркәү янына килеп бастык. Мин моңа чаклы читтән генә, Черек күлгә барганда гына карап уза идем. Куполы белән бераз циркка ошабырак торган бу корылмада йолдызлар, планеталар да күрсәткәннәрен ишеткәч, бик гаҗәпләнә идем әлбәттә. Ул гына да түгел, анда кояш чыкканын да, кояш батканын да күреп була диләр иде. Тамашачылар манежда утыра, әллә нинди озын чәчле, попка охшаган бер абзый нидер сөйли. Мин озак кына утыргач, йоклап кикәнмен. Йолдызларны күрергә насыйп булмады. Ут кабынгач кына уянып киттем. Бу хәл 1967 нче елны булган иде. Мин шуннан соң беркайчан да анда кермәдем. Тик ун ел узгач, мин моның белән тагын кызыксына башладым. Бу юлы инде кызыксынуым бик җитди, хаттә бу бинада уздырылган планетарийлар өйрәнү түгәрәгенә дә язылдым. Мин бик озак төшенә алмый йөредем, ничек итеп нәк ъ чиркәү эчендә уздырылуына бу чараларның. Ярый ла әле бу Тарковскийның «Андрей Рублев» дигән фильмыннан атка атланган җайдак түгел... Менә шундый иде кайчандыр Петропавлов чиркәве...

Казан белән сөйләшү – ялгызлыктан бер дәва...

Мин яңарак кына төшендем... Казан минем өчен бер якын ахирәт кебек икән, бигерәк тә авыр минутларда. Мәскәү андый якынлык хисләре уятмый әлбәттә, ул бит туган шәһәр түгел.

Казанның әллә нинди моңы бар, бу аның аерым атмосфера тудыручы архитектурасы белән генә бәйле түгелдер, ул бигерәк тә монда узган балачак елларын юксыну хисләре белән бәйледер.

Ничектер беркөнне Бауман урмында бер карчыкны очраттым. Ул бик акрын атлый, бераз бара да, тукталып, хәл җыеп ала... Сөләшеп киттек. Бауман урамыннан әлеге сәяхәте – аныңбу якты дөняда соңгы теләге икән. Хушлашырга килгән... Бауман урамы белән... Бу хәл мине артык гаҗәпләндермәде. Ни өчен дигәндә, мин күп кенә кешеләрнең шулай Бауман урамы белән хушлашып өргәне турыда белә идем... Я каядыр гомерлеккә Казаннан китеп барганда, я инде шушы арчык кебек дөня белән хушлашыр алдыннан. Карчык миңа шушы Бауманнан аны ялгызлыктан коткарып килгәне турында сөйләде. Яш вакытында ул монда биш тиенгә пираҗкилар саткан булган икән. Кычкырып, пираңки алырга чакырып алды... һәм елап җибәрде.Сөйләшеп бара торгач, Кремл янына ук барып җиткәнбез. Анда аны иномаркадан чыгып, улы каршы алды. Ул аклана башлады: әни мине берүзен генә Бауман урамында калдырырга кушты – диеп. Мин ялгызлык турында сүз кузгаттым. Хәзер инде өчебез сөләшеп киттек. Уртак фикергә дә килдек бугай: ялгызлык – ул үз үзең белән ышанычлы әңгәмә кору теләгенең бетүе икән– дип. Ә инде башкаларның әңгәмәдәшлеге һәрвакытта икенче урында .

Иртән уяну белән без үзебез белән якты өметле әңгәмә корып зур Бәхет хисләре кичерсәк, кич елмаеп йокларга ятарбыз. Ул вакытта, ялгызлык тойгыларыннан бер нәрсә дә калмаячак! Без бу изге әңгәмә турында беркайчан да онытырга тиеш түгел, үз– үзең белән һәр вакытта дус яшәргә кирәк. Ә Казан бу әңгәмәдә олуг ярдәмче булыр...

Селедка исләре аңкыган нурлы Университет колонналары.

1967нче ел. Миңа биш яшь чамасы. Бизәлгән машина кузовында 1– нче Май демонстрациясннән кайтып киләм. Минем белән янәшә балачак дустым Сережа Бакуркин. Ап – ак биек баганаларга таянып торган, ниндидер ак бина яныннан узып барабыз! Мин чын күңелдән гаҗәпләнәм! Бу минем беренче тапкыр архитектура корылмасын күреп гаҗәпләнүем булгандыр. Без Сережка белән бармаклар белән төртеп– төртеп күрсәтеп, кычкырабыз! Сережа бик оста рәсемнәр төшерә белә иде.

Ул миңа: «Мин моны һичшиксез зур кагәзъгә төшерәчәкмен!», – диде.

Менә без аның белән Бауман коммуналкасының коридорындагы аш– су түгелдекләре сеңгән агач өстәл артында утырабыз. Сережа өстәлгә селедка исләре сеңгән зур соргылт төстәрәк калын кагазъ төргәген сүтеп җәйде... Сары каләм алды кулына. Ул вакытта коробкада ак карандашлар юк иде әле. Һәм ул акрын гына сары сызыклар белән сыза башлады– без күргән бинаның сүрәтен. Мин инде киңәш итәм, үземчә. Без бәхәсләшеп тә алдык, бинаның ничә баганалыры булуы турында. Сережа әллә арыган, ни өчендер баганалар санын киметергә тырыша. Менә ул коланналы бинаны ясап та куйды. Мин тиз генә сүрәтне элдереп алдым да, өйгә йөгердем, әтигә мактанырга. Әти сүрәтне карады да, әнигә: «Нишләп безнең малай үзе эшләмәгән әйбер белән масая икән?» – диде. Әти миңа шуннан соң, бу колонналы бинаның Казан университеты икәнен аңлатты. Анда математика факультетында безнең Раил абый да укый диде. Соңырак без әти белән аның янына да барып килдек, Ленин исемендәге китапханәгә. Бераз экскурсия дә ясап алдык. Үскәч, кая укырга барырга дигән сорау хәзер инде бөтенләй юкка чыкты. Һичшиксез тик Университетка гына!

Ә теге – селедка исләре сеңгән, биш баганалы бина төшерелгән рәсем, коммуналка коридорында бик озак эленеп торды...

Бу бәхет түгел мени?

Безнең коммуналкада яшәгән кайбер кешеләрнең дачалары бар икәне турыда, мин беренче тапкыр, миңа биш яшьләргә җиткәч кенә белдем. «Дача» дигән сүзне мин балалар бакчасында ук ишетеп белә идем һәм дә бик тә яратмый идем. Бу сүз минем әни белән өчәр айга аерылышуның бер кара символы иде. Мине һәр җәй көне Аккошлар күлендәге дачага җибәрәләр иде. Ул дача «Спартак» диеп исемләнгән аяк киемнәре фабрикасы берләшмәсенеке .

Менә мин дә, коммуналка күршеләренеке дачалары барлыкка килүе турында ишетеп калдым... Моның турыда белү бер, ә инде дус – күрше малае Володька Эфимовның әтисенең тырыс тулы викторияләр белән, хуш исләр аңкытып узып киткәнен күреп, кызыгып калуы, бөтенләй икенче нәрсә! Бу дөнъяда иң тәмле хуш исләр иде! Эх, ничек итеп шул Володькадарның дачасына барып эләгергә!

Һәм бу хыял тормышка ашты бит!... Йокыдан уяну белән, гадәттәгечә ишегалдына чыгып Спасс манаралары курантларының суккан тавышын санап утырам. Ишегалдына юлчылар төялкән автобус килеп керде. Бу әле безнең ишегалдында пассажирлы автобусның беренче тапкыр күренүе! Ә руль артында Володьканың әтисе. Ул тиз генә автобусыннан чыгып, өенә кереп, йокысыннан да уянып бетмәгән, авызына булка капкан, Володьканы өстерәп алып чыкты. Мин боларның дачага баруларын аңлап алдым. Вовкага бик көнләштем. Минем бу халәтемне аның әтисе аңлап алды шикелле. Һәм ул мине дә үзләре белән барырга чакырды. Мин тиз генә йөгереп өйгә кереп, әнигә Вовкаларның дачасына баруым турыда әйтеп чыктым.

Менә без барабыз! Башта бик кызык булды. Бу бит минем беренче тапкыр шәһәр читендәге бакчаларга баруым! Бераздан минем шатлык кимеде. Автобус салонында тынчу, һава юк, барабыз да барабыз, юлның очы– кырые юк! Ашыйсы килүем, бераздан эчемне тырный башлады. Ә Вовка үзенең булкасын автобуска кереп утырганчы ук йотып куйган иде инде. Мин бит иртәнге ашны да ашарга өлгермәдем. Беренче тапкыр мин ачлыкның нәрсә икәнен шунда аңладым ахрысы.

Ниһаятъ, безнең автобус «арбасы» тукталды. Вовка белән икебезне дача янында төшереп куйгач, Вовканың әтисе автобусы белән тагын кузгалып китте.

Ашыйсы килә! Ә ашаулар булган өем инде ерак! Без ике малай, бернинди олы кешеләрсез, әллә нинди кечкенә өйләр белән тулган чит кырдан атлыйбыз. Володька ачкычын тартып чыгарды да, дачасын ачты. Кердек, бик кысан. Бер койка да, бер өстәл... Бу бүлмә Володькаларның коммуналкасыннан чүт кенә кечерәк. Володька кроватка ауды да, пружинасында атына башлады. Ашыйсы килүем турыда, шулай да, Вовкага әйтергә туры килде. Ашау эзли башладык. Бөтен җир дә буш! Бер каткан ипи кисәге дә юк ичмасам! Инде бакчада җиләк– җимешләр дә юк икән. Хәзер генә аңлап алдым, ни өчен мине монда алып килгәннәрен... Володькага иптәшкә! Аңа күңелсез булмасын дип! Виктория ашатырга диеп түгел!

Без Вовка белән кырга чыктык. Ул миңа ашый торган үләннәр турында сөйләде.

Беренче тапкыр мин кузгалакның нәрсә икәнен белдем! Мин ул үләнгә ташландым, ашадым да – ашадым! Бераз җиңелерәк булып китте. Шулай да ашыйсы килүем бетмәде, бераз кимесә дә. Өйгә кердек. Володька баз ишеген ачты, аннан салкын кастрюль тартып чыгарды, аның төбеннән сары май кисәге. Бу май безнең авызларда шундук эреп югалды. Майның да кәнфит кебек татлы булуын гына түгел, Вовканың да ачыкканын аңладым мин. Икебезнең дә хәлләрнең бер чама булуы мине шатландырды. Ә Вовканың әтисе һаман күренмәде. Инде вакыт кичкә авыша башлады. Без инде Вовка белән җиргә ауный– ауный кузгалак йолкып ашыйбыз.

Ниһаятъ, машина тавышы ишетелде, пассажирлар төягән автобус килеп туктады.

Без тагын халык белән тулы автобуска кереп утырдык. Кире кайтып киттек. Алда мине тәмле ризык булган өй көтә! Казанда инде ашау булырга тиеш... Менә минем башымда нинди уйлар иде ул вакытта! Кайтканда да юл озак, ялыктыргыч булды. Бигерәк тә кайбер олы кешеләрнең ашап барганын карап баруы кыен булды. Алар безгә тәкъдим дә итмәделәр, үзләре генә состы! Алар пыяла банкалардан калак белән ашап баралар!.Бер дә онытмыйм, берәүләрнең банкасында, пешкән бәрәңге һәм ит кисәкләре, икенчеләрнең кара бодай боткалары, әрчелгән йомыркалар белән... Ничек минем шунда: миңа да бирегез әле дип сорамаска көчем җитте икән? Бит ишегалдында кыюлыгым җитә иде: «Кырык сигез – сорыйбыз яртысын» – дип әйтергә.

Олы абзыйлар бик еш тарталар, мине ул тәмәке төтененнән укшыта башлады.

Ура! Без ишегалдыбызга кайтып җиттек! Мин, көне буе ачтан интеккән буларак, тизерәк өйгә йөгердем! Монда да миңа «җил каршы»... Ишек бикле.Бу ачлык маҗарасы бетмәгән икән әле, бик дәвамлы икән дип уйладым. Нишләргә? Ашыйсы килә! Коридордагы иске тумбочканы актара башладым. Анда иске вареньелы бер банкы, бер кара ипи таптым. Кашык белән ипине яртыга бүлдем дә, банкадагы вареньены шунда аудардым... Нәкъ «Девчата» дигән фильмдагы Тоська– повариха кебек!

Мин инде бу нәрсәне Тоськага чаклы ук белә идем!

Кулымда зу– ур, минем гәүдәмнең яртысы хәтле диярлек бутерброд! Мин аны кайсы ягыннан башлап тешләргә белми торам! Я бер ягыннан тешләргә тырышам, я икенче ягыннан! Бутербродны кузгаткан саен, минем өскә вареньесы тама! Шулай да җаен табып, тешләремне бу татлы нәрсәгә кададым! Менә ашыйм.. менә ашыйм... Үзем вареньега буялып беттем, баштан– аяк! Газ плитәсе өстендәге бер чәйниктән кайнаган салкын су да эчеп җибәрдем! Һәм инде рәхәтлектән күзләрем төрле якка тәгәрәп киттеләр! Шул түгел мени бәхет?!

Без барыбыз да Клячкин хастаханәсеннән идек...

Дөресерәге кем алтмышынчы елларның башында, Казан уртасында туган...

Әгәр дә Сезгең ата– аналарыгыз ул заманда Бауман урамында яшәп, сезнең дөнъяга килүегезне көткән булсалар, сез инде нәкъ шунда – Островский урамындагы Клячкин хастахагнәсендә якты дөнъяга пәйдә булган булыр идегез. Нәкъ шунда, Казанның үзәк бала тудыру йорты урыннашкан иде. Нәкъ шунда, Казан халкының саны арткан. Нәкъ шунда, әни коридордан китеп барганда, үзен начар хис итеп, ике аяк арсында ниндидер Нәрсәнең ашыга – ашыга Клячкин хастаханәсенең чиста итеп юылган идәннәренә төшәргә ашыкканын тойган. Их, әгәр дә шул вакытта мин үземнең дөнъяда иң кадерле кешемә киләчәктә бик күп кыенлыклар китерәсемне белгән булсам... Ныгырак ябышкан булыр идем, җирнең магнит көченә бик бирешергә тырышмаган булыр идем. Хәзер дә, инде Энштейнның җирнең тарту көче турындагы теорияләре белән таныш булсам да, үземне Клячкин идәненә нинди көчләр тартканын аңлап бетерә алмыйм. Әни гомер буе мине тынычландырды: «Кайгырма улым, мин сине барыбер, ничек кенә булса да тотып калырга тырышкан булыр идем, идәнгә төшермәс идем», – диеп. Чыннан да, әни кирәк бүлмәгә барып җитешкән, һәм мин җиңел генә дөнъяга килгәнмен...

Сезгә әйтим инде, мин шулай итеп, 1962 нче елның җиденче маенда... иртәнге җидедә туганмын.

Шулай да, бик яхшы бит, хатын – кызлар юктан гына әллә нинди нәрсә китереп чыгаралар... бала тудыралар! Шуңа күрә дә бик күп кешеләр очраклы рәвештә бу дөнъяга киләләр. Бер нәрсә юк... һәм бала туа, кеч кенә кеше...

Клячкин бала тудыру йортының һәр иртәсе бер бик тавышлы баланың көчле тавышыннан башлана иде. Ул, шулай, уяныгыз диеп оран салгандыр инде. Аннары аның тавышына башка кечкенә булачак казанлылар кушыла. Һәм бу тавыш Островский урамыннан узып барган барлык юлчыларга да барып ишетелә... бигерәк тә язын, җәйләрен. Бу нәниләр нәрсә әйтергә теләделәр икән, кычкырып? Барысы да бер нәрсә турында гына уйладылар микән?...

Ә шулай да яңа гына якты дөнъяга килгән балалар һәр кайсы үзенчә кычкыра. Кайсысы шатлытан кычкырадыр: «Ура! Мин дөнъяга килдем!»_ дип. Икенчеләре аптырап: «Ни өчен кигәнмен икән мин бу дөнъяга? Нәрсә дип мине тудырганнар? Барыбер үләсе бит бер кайчан?» дип. Алар мәгънәсезлектән кычкыралар кебек. Әле бит аларны беркем дә өйрәтмәгән, бу дөнъяда ничек яшәргә, икәнен.

Беренчеләре, шатлыктан кычкырганнары, алар сангвиниктыр могаен. Алардан инде философлар, галимнәр үсеп чыгар. ә икенчеләре – без бит алкоголик, наркоман, файдасыз кешеләр булачакбыз – диеп җылыйлардыр. Күпләре ярдәм сорап кычкыралардыр: «Ярдәм итегез! Борчымагыз мине, мин бит нинди генә сынаулар аша үтмәдем!», – диеп. Аларга зур кешеләр ярдәм итәләр, тынычландыралар, һәм инде бу сабыйлар йокыга тала. Алар беренче тапкыр бу дөнъяда арыганнан йоклап китәләр. Алар бит күп көч куйган, бу дөнъяга килер өчен...

Яңа туганнар арасында бөтенләй башкалары да бар. Андыйлар арасында тыныч, еламый торган бик шиклеләре бар, яисә киресенчә, артык нык кычкыра торганнары. Аларны карарга дип акушерлар, табибләр дә йөгрешеп киләләр, кызыксынып. Андый балалар ярдәм сорап та түгел, куркып та түгел, ник тудырдыгыз да дип түгел, ә рәхәтлектән кычкыра, аның янына җыелганнарны күреп, якты дөнъяны күреп... Ул кешеләрнең кызыксынуын сизеп, тагын да көчлерәк «шатлана», бик еласы килмәсә дә инде хәзер. Ул елау белән җиңә, үз янында тотар өчен башкаларны, күберәк игътибар җәлеп итәр өчен, үзенә. Башкача ул әле белми. Ул әнисенең игътибары белән генә канәгәтъ түгел. Әнисе аның өчен сөт имәр өчен генә кирәк. Имгәндә, аңа һичшиксез башкалар карап торырга тиеш. Андый бала, аңа бик күп күзләр карап торганнан канәгәтлек таба: «Карагыз! Мин нинди уникаль кеше! Күрмисезмени минем гадәти генә бала булмавымны? Карагыз миңа! Карамасагыз, мин елаячакмын!», – диеп. Ул елый, икенче тапкыр инде, берсе дә карамаса аңа таба.

Менә шулай без туганбыз инде... Төрлебез, төрлечә. Әмма безне бер генә нәрсә берләштерә... Ул – Клячкин хастаханәсе...

Казанның күге һәм офыгы шоколад төсендә булган чакта...

Казан киоскларында «Аист» диеп исемләнгән, 24 тиенлек шоколадлар сатылганда, «Заря» кондитер фабрикасыннан чыккан эретелгән шоколадларның хуш исе алай ук казанлыларның борынын бик кытыкламый иде әле. Ә инде «Аист» лар киоскларда, кибетләрдә юкка чыккач, эретелгән шоколадлар исенә чыдарлык түгел була башлады. Кибетләрдә юк, ә исе фабрикасыннан чыга?! Бигерәк тә бу хәл кондитер фабрикасыннан бик ерак яшәмәгән бала– чагалар өчен бик кыен иде.Бала– чагаларның аяклары үзеннән – үзе шул фабрикага таба өстери иделәр. Аяклары гына түгел, бөтен уйлары шул турында гына булды. Фабрика тирәсендә көтүе белән бала– чагалар кайнашалар иде. Миңа бул хәл, вареньелы банка тирәсенә җыелган бал кортларнын хәтерләтә иделәр.

«Кәнфит промышленностеның диварын җимерәчәкбез!», – дигән «лозунг» белән, безнең ишегалдыннан, биш үзенең дустын ияртеп ис килгән якка юнәлде. Тиз бардылар! Бауманнар аша! Алар чын күңелдән ышаналар иде, фабриканың чүплеккә чыгарып өйгән шоколад калдыкларының берсүзсез аларныкы булачагына. Шоколадларның калдыклары булырга тиеш бит инде! Ни өчен дип ул татлы «байлык» безнеке булмаска тиеш әле?! Аларның бердәнбер ышанычы – шоколадларны эшләгәндә «брак» китүе. Эх, андый ялгышлыклар ешырак булса иде! Ешырак кына түгел, гел булсын! Чынлап та! Кайберәүләр бәхеткә иреште! Бәхетлеләрнең авызлары кара соры төстәге массага буялган килеш, бик ышанычлы адымнар белән кайтып киләләр! Бу әче булган кара ботка миңа тәк эләкмәде! Тик җитмешенче еларда гына, безнең ишегалдыннан Илсөяр исемле бер кызыкай бу ботка кебек нәрсәне өендәге суыткычтан алып чыгып, җыелган бала– чагаларны сыйлап чыкты. Ул кызның әнисе шул фабрикада эшли иде.

Соңырак бу фабриканың «браклы» чүплегенә юллар ябылды. Мин ул тирәдә, авызлары шоколад массасына буялган бала– чагаларны бер тапкыр да күрмәдем.

Фабрика эшчеләре үзләре ул «отход»ларны ашап бетереп баралар икән дигән сүзләр дә йөреде. Шулай итеп, Казанда шоколадсыз көннәр хөкемсөрә башлады.

Казандагы балалар храмнары яшәячәк!

Кешеләрне нинди хисләр берләштерә ала икән? Шатлык, канәгатлек хисәре микән... Юктыр... Андый хисләргә ирешү теләге... аларның юкка чыгуы? Болар тик хәсрәт китерә. Бәлки кайгы һәм курку? Юктыр... Бу инде тик бергәләшеп бату кебек. Бәлки нәрсәгәдер өметләнүгә, көтүгә нигезләнгән хисләр берләштерә? Алардан да тик гаеп сизү, рәнҗү генә...

Шулай да бу берләшү теләге тумыштан биреләдер! Карагыз сез дөнъяга ышаныч тулы йөзләре булган сабыйга! Бу ышаныч кына түгел! Бу – Ышанычның, Тынычлыкның үзе! Үзенең сафлыгы, самимилеге, изгелеге буенча, балаларның ышанычы барлык ышанычлардан да көчлерәктер, хаттә иң югары көчләргә табынганнардан да! Олы кешенең иң изге ышанычына хыянәт итсәләр, аның бердәнбер – соңгы ышанычы, терәге – аллаһ тагәләгә ышану. Әмма кеше, беркайчан да, тумыштан бирелгән сабыйларның Бөек ышанычы, дөнъяга булган ихлас ышанычы турында онытырга тиеш түгел! Шуның өчен дә, Казанда шундый изге хисләрне берләштергән, туплаган, әкияти балалар храмнары булырга тиеш, олыларныкы белән беррәттән. Казандагы яңа курчаклар театры – бу изге эшнең башы диеп әйтергә буладыр. Элеккеге курчак театрының олыларның югары көчкә ышану, инану храмында урыннашуы да очраклы хәл түгелдер. Бар изге эштә дә ходай тагәләнең өндәве бардыр, изге балалар ышанычының кадерен белер өчен.

Казанда ялгыз торба тавышы яңгы рагында...

Кешеләр өчен урамда яшәү... гадәти хәл булырга тиеш: каядыр барырга, йөрергә, арлашырга, ниндидер эшләр белән шөгелләнергә, хаттә чирләргә, ул да яшәүнең бер өлеше бит! Бу бит күренеп тора! Без моны бик еш күрәбез! Халык агымы шулхәтле зур көчкә ия, хаттә ул кешеләр өчен табигыерәк булган нәрсәләрне дә җиңә... бөтенләй башкача булган! Җитмешенче елларны казанлылар бу турыда җиз торба аша белделәр, аның өргән тавышыннан... Бер җырда да җырлана бит: «Оркестр гремит басами, трубач выдувает мед», – диеп. Бу җиз торбалар тавышы ул вакытта казанлыларга кешеләр агымы турында гына түгел, агымга каршы килгән агымлар турында да искәртә иде кебек. Ә хәзер без безнең тормыш агымын гына ишетәбез, күрәбез. Һәм шундый өметле уйлар уяна, кешеләр бу дөнъядан бер дә югалмый шикелле, һәм каршы килгән агым... тукталган! Бәлки шулай яхшырактыр да! Шулай итагәтлерәк?... Тормыш агымыннан барган кешеләргә әллә нинди шикле, кайгылы тойгылар кирәк тә түгелдер! Әле хәтеремдә, «Казан» кунакхәнәсе яныннан, җиз – тимердән чыккан, калын тупас тавышка ияреп барган кеше агымы. Шул ук вакытта Чернышев урамы ягыннан, яңа гына загстан чыккан туй төркеме төшеп килә иде Ленин урамына таба... Менә сиңә музыкаль контрапункт! Менә нинди шәһәр тормышы трагифарсы!

Хәзер андый нәрсәләр мөмкин түгел кебек... Шөбхәле, моңсу процесслар хәзер чиркәү эчендә бара, шунда ук кавышу церимониясе дә. Тагын да ниндидер каршылык бар шикелле...

Бу каршылыкны кайчагында, ерактан ишетелгән ялгыз торба тавышы тарата шикелле... кешеләрне җирләгән җирләрдә яңгырый ул... салмак кына... артык колакка бәрелми... ятышлы... урынлы... вакыты белән хаттә югары рухтарак, чиркәүдәгегә караганда... Шулай да Сәнгатъ – яшәүне зурлаган бөек нәрсә!

Казанга жирафлар килгәндә...

Ул вакытлардан егерме биш еллап вакыт узса да... вакыт монда тукталган кебек.

Дәү – дәү тутыгып беткән диярлек тимет– бетон производство корылмалары советлар власте «скелетына» тотынып, горурлык белән торалар. Бу биналарның «тиреләре» һәм мускуллары инде күптән үлекләнгән, ә каркаслары ниндидер бер көч белән, бу кайчандыр төзелгән корылмадарны тотып торалар, энтузиастларның совет патриотик хисләрен иңдергән килеш. Ә хәзер инде бу корпуслар бер кемгә дә кирәге калмаган кыйммәтләр булып торалар...

Бу рух, черек бетоннар аша үрләп, бетоннарда яшәгән.. кайчандыр бер мизгел эчендә рухларын югалткан кешеләрдә түгел. Бу кешеләрнең хәзер берсе дә исән түгелдер инде.

Ә бит алар кайчандыр яшәгәннәр! Аллага шөкер! Алар бит кешелекнең бөеклеген зурлап пирамидалар төземәгән! Бу инде череп беткән, беркемгә хәзер кирәкмәгән корылмалар беркайчан да ондый ролгә үрелмәгәннәр. Алар үзләреннән үзләре үлгәннәр, акрын гына... аягүрә. Мондагы бар нәрсәләр дә кайчандыр тере булган.

Колоннага тезелгән бу тутыккан машиналар хәзер инде туктап калганнар. Тимер мәетләр кебек булып калган бу корылмалар шеренгага басып үзләренең «Освенцимын» көтәләр шикелле, әмма аларны коярга бернинди мичләр дә көтми!

Ә шулай да бу җансыз корпусар белән тулган зур мәйданда яшәү бар шикелле!

Аларның терелеге, өсләрен каплап үскән мүк, үләннәрдән генә түгел! Аларны чорнап үскән яшел агачлардан гына да түгел! Ә иң мөһиме алар яныннан горур гәүдәле узып йөрүче тере җаннардан иде... Хәзер биек төзелеш краннары урынында икенче биек «төзелеш краннары»... Бу чыннан да африка жирафлары! Аларның саны дистәләрчә! Нәкъ алар гына совет чорының кирәкмәгән, черек милеген дөрес итеп бәялиләр шикелле. Ул жирафларга монда бик иркен, куркынычсыз, җайлы кебек беренче карашка, чәнечкеле забор эчендәге буйлы пижамадагы тоткыннарга охшап торсалар да. Ә чынбарлыкта, тимер заборлар эчендә жирафлар иркенлеккә, зур– зур гектарларга бик шат иделәр! Чәнечкеле тимер заборлар һәм зур җир! Менә нәрсә икән иң зур кыйммәтлек бездә! Жирафлар аны бик тиз аңлап алганнар! Бу хәлне Африканың үзеннән килгән, чуен тәнле Мугаме Сугабе дә бик тиз аңлап алган. Шуңа да ул Патрис Лумумбе исемендәге Университетны тәмамлагач, үз иленә һич кире кайтасы килмәгән. Ул ниндидер сизгерлеге аша, нәкъ Россия аны бәләдән коткарасына төшенә... Нәкъ жирафлар! Нәкъ аларның озын муеннары ташландык завод, фабрикалар урыннашкан заборлар аша офыктагы матур юлларны күрәчәк...

Шуңа күрә дә яшь, чибәр, бераз әле валюталары да калган, киләчәктә өметле егет, зур бер чиновникның кызына өйләнеп кенә калмый, үз кулына ташландык завод, фабрикаларын да төшерә. Ул белә! ... Жирафларга ул бик кирәк!

Соңырак бер нәрсә ачыкланды. Алар жирафларга гына түгел, кайбер кешеләргә дә дә кирәк икән! Ул кайбер кешеләрне олигарх диеп йөртә башладылар. Алар жирафлар артыннан чиратка тезелделәр, һәм бик тиз алып бетерделәр. Бик күңелле бит! Рублевка, яисә Боровое Матюшино яныннан узып барганда, забоар эченнән зур күзле экзотик жираф башлары күренеп торса!... Забор эчендә күксе, бәрхәт йонлы алтай боланнары гына йөрергә димәгән бит! Гаҗәеп дөнъя!

Без мәзәкләр яратабыз! Бик теләсәк, алар хаттә Африкадан да килергә мөмкиннәр!

Без ширбәтле ваталар артыннан киттек...

«Юдино» сүзен ишетү белән минем авыз эчем ниндидер татлы тәм, ә күңелем йомшак– шәрбәтле мамык белән тулган кебек була... Шуңадыр да, Казан Юдиносыз барлык татлы тәмен югалтыр иде бугай... чынлап та! Мин бала чагымда бик гаҗәпләнгән идем... Мамыкны да ашап була икән диеп. Моңа чаклы кабып карамаган булсам да, аның ниндидер бик татлы, ашарга ярый торган нәрсә икәнен сизә идем. Беренче тапкыр бу татлы мамык турында мин пионерлар лагерында ишеттем. Мин анда җитмешенче еллар башында, әни эшләгән «Спартак» аяк киемнәре фабрикасыннан бирелгән путевкага ял иткән идем. Аның турында миңа беренче Олежка Кирикмасов әйтте. Ул төнлә үзенең татлы теләкләрен түшәмгә карап укына иде. Бу инде әти– әниләр бәйрәмгә алып килгән татлы ризыклар ашап бетерелгәч, ике тимер кроват арасына кысылган тумбочкадан кәнфит печеньеләрнең тәмле исләре килми башлагач була иде.Әлбәттә! Ул тумбочкалар буш иде бит инде, кайберләренең эчендә полителен капчыклар гына аунап ята, төпләрендә вафли, печенье балчыклары, калдыклары булган. Олежка Кирикмасов шул калдыкларга да һөҗүм итә башлады. Аңа инде алай каршылык күрсәтүчеләр булмады. Ул аның белән генә канәгәтләнмәде, йоклар алдыннан, әллә нинди хыялый уйларга бирелеп, ниндидер бик татлы мамык турында сөйли башлады. Шул мамык артыннан пионар лагеры дружинасы атна саен бер мәртәбә «Юдино» станциясенә йөри икән. Без дә хыяллана башладык һәм икенче әти– әниләр бәйрәмендә әтиләрдән акча да алып калдык, татлы мамыклар өчен.

Пионер лагеры башлыга Юрий Петрович Кусюмов безнең тумбочкаларда бер татлы ризык калмаганы турында белеп алгач, үзе үк безгә рөхсәт итте. Ул бик йомшак күңелле кеше иде, кәкре сираклы Винни Пух шикелле. Ул лагер территориясенә очраклы кешеләр килеп керсә генә бик усалга әйләнә иде.

Лагер татлы мамык артыннан барырга әзерләнә. Юрий Петрович безне кисәтеп куйды. Мамык артыннан тик бәйрәмчә киемнәр(парадный костюмнарда) – үтүкләнгән рубашка, галстукларда гына барырга кирәклеге турында. Үтүкләнә торган бүлмәдә юеш галстукларның кызу үтүкләр астында чыжлап торган тавышы әле дә колак төбемдә яңгырый кебек. Бу өч почмаклы кызыл җефәк чүпрәктән чыккан, тоз исләре килеп торган ис! Беркайчан да күңелемнән китмәс ахрысы!

Иртәнге ашлар тәмамлану белән, барыбыз да капка төбенә чыгып, парлап– парлап рәткә тезелдек. Ниһаятъ капка ачыла! Барабан ритмнары тавышы астында без татлы максатлар белән кузгалдык! Ниндидер матур максат белән каядыр баруы һәрвакытта күңелле! Шуңадыр да, без «Юдино» тимер юл станциясенә килеп җиткәнебезне сизми дә калдык.

Ширбәтле мамыклар сатыла торган киоск безне көтеп тора иде инде. Мамык үлчәп сатыла. Ул бик әллә нинди артык җиңел, буш кебек түгел иде. хәзерге мамыклар кебек. Без инде туймый торган буш һава өчен акча түләмибез, авызларны пычрата– пычрата, буялып... Бу инде үзенә күрә бер мамык пироженое иде! Аксыл– сары төстә. Бу мамык белән туеп була иде! Авызда эрегән тәме дә башкача иде! Бу аксыл татлы җепләр бөтен дружинаны сихерләгән кебек! Әмма ләкин! Бу татлы тәмнәрне татыгач, пионер лагерына кайтуы бик кыен иде шул...

Ландринкалар аша Казан күренеше!...

Нишләптер мин әнинең татлы күкрәк сөте тәмен, аны татыгандагы беренче тойгыларымны онытканмын. Шуңа карамастан, миндә ул тойгылар калмаган диеп тә әйтә алмыйм... Ул тойгылар һәрвакытта минем белән кебек, бигерәк тә ниндидер татлы нәрсәләр минем авыз эчемдә эрегәндә. Минем укучыларым да минем белән ризадыр могаен, беркемнең дә әле бушлай кайдадыр булса, яисә бер ресепшеннардамы кәнфит тәкъдим итсәләр, баш тартканнары юктыр. Безне ул татлы, ялтыравыклы кәгәзләргә төрелгән кәнфитләр белән сыйлаганда алар бит үзләренә тагын да безне якынайталар, ниндидәр килешү, сөйләшүләрдә дисеңме. Шуңа күрә дә ул талы кәнфитләр бер кыйммәтле нәрсәләргә әвереләләр, кайчандыр әниләрнең күкрәк сөтеннән калган татлы тәмне хәтерләтеп.

Безнең күңелләр һәрвакытта ныклы таяныч эзли, тормышта үзебезне ышанычлырак тояр өчен. Шундый таянычларның берсе, минем өчен, Казан урамнарындагы киоскларда сатылган леденцы булды. Алар арсында иң үзенә тартып торганы ландринкалар иде. Соңырак мин аның исемен дә белдем, ул монпансье диеп атала икән. Шунысы кызыклы ул исемнәр икесе дә кеше фамилияләре икән.

Әле дә күз алдымда шул татлы бозчыклар тутырылган түгәрәк, бәйрәмчә бизәкле тартмачыклар! Ул матур татлы бозчыклар авыз эчендә тәмле эзләр калдырып эрүләре бер... Ә инде аны суыра торгач, кисәк кенә авыздан чыгарып карап торуы! Тагын бер рәхәтлек! Шулай итеп ул татлы бозчыкның матурлыгы, кыйммәтлекләренең бозылмаганына инанасың. Ландринка авыз эчендә суыра торгач, тагын да матурланыбырак, юкарып китә, тора– бара ул ялтырап торган алмазга әверелгән кебек... Ул кечерәя әлбәттә. Әмма кечерәйгән саен, аның кыйммәтлеге арта гына бара. Шулай бит инде, безгә һәрвакытта җитмиерәк торган нәрсә кыйммәтлерәк тоела. Менә ашый башлган печенье кисәген авыз эченнән тартып чыгарсаң, ул инде җимерелеп, ямьсезләнеп беткән була. Ә линдринка киресенчә, авызда озагырак тоткан саен матурлана гына. Бигерәк тә мин сары яшел, ал төстәге ландринкаларга карап торырга ярата идем! Мин аларны дусларыма, әнигә дә күрсәтә идем. Аларга карап, шәһәрнең искиткеч матурлыгын да күреп була бит! Дусларым да миңа үзләренең ландринкаларыннан матур күренешләр күрсәтәләр иде. Ландринкалар аша Казан күренешләре ул инде үзенә башка әкияти дөнъъя кебек! Шул вакыттагы Казан әле дә төшләремә керә! Бер Казанга каяндыр кунакка килгән Саша исемле кызны әле дә хәтерлим, ул шатлыгыннан зырылдап әйләнә иде, мин аны ландринкалар белән сыйлагач.

Ландринкаларга карап әйләнә, үзе әнисенә кычкыра: Әни! Әни! Карале бу матурлыкка», – диеп. Мин дә шатланам. Мин бит аңа бирдем ул ландринкаларны!

Бу бик тә нәзәкатле, ашый торган татлы ялтыравыклы бозчыкларның бизәкле иллюзияләре мине балачакта гаҗәпләндерә иделәр! Ул ландринкалар – бертуктаусыз күзләрне дә, авызны да шатландырып тора торган бер зәвык иде... бер заман югалганнарына кадәр... Бала чагымда мин һич аңламый идем, аларның кая югалганнарын?! Менә шундый сихри ландринкалар булган иде минем ерак бала чагымда!...

Никольск чиркәве мәзәкләре һәм кәнфитләр

Кечкенә чагымда бервакыт, балалар бакчасында карантин иглан ителгәч, мин шатлана– шатлана өйгә кайтып киттем. Ишегалдында дуслар да, беркем дә күренмиләр. Күршеләр дә юк. Барысы да кем эштә, кем мәктәптә, кем балалар бакчасында...

Әмма мин беркайчан да күңелсезлеккә бирелә торган кеше түгел идем. Минем тәрәзәмнән ишегалдындагы аяк– кием фабрикасында кешеләрнең эшләгәне күренгәндә, кәстюмнәр теккәннәре, җиһазларны ремотлаганнары күренеп торганда, машиналар, сан счетчик мшиналарының эшләгәне, винолар әзерләнгәне күренеп торганда, мөмкинме соң күңелсезләнергә! Болар барысы да балачак ишегалдымда булган нәрсәләр! Мин боларның барысын да күз алдыннан үткәреп, үземә ниндидер көч ала идем. Ул көч әле дә мине шул матур хезмәттәге гади кешеләр алдында баш идерә. Соңырак мин чиркәү тәрәзәсенә карап, анда попларның артистлар кебек чиркәү хезмәтенә әзерләнгәннәрен күзәтә идем. Монысы турында соңырак сөйләрмен.

Ишегалдымдагы эшчеләр тәрәзәсенә күз салып чыкканнан соң, мин подъездан чыгып, Бауман урамына юнәләм. Урам аркылы гына урыннашкан Никольск чиркәвеннән еш кына чиркәү хоры җырлаган тавышы ишетелә, бигерәк тә, биек, тимер ишекләре ачык булган чакта. Мин туктап, тыңлап торам. Минем шул вакытта, урам аша йөгереп чыгып, шул чиркәүнең эченә кереп, аның эчендә нишләгәннәрен күрәсем килә иде. Әмма урамның икенче ягына чыгарга әни– әтиләр миңа рөхсәт итми иделәр. Шул вакытта ук миңа чиркәүгә олы кешеләрдән башка яшьләрнең дә керүләре билгеле иде, туй алдыннан. Минем бер күзлекле күршем дә үзенең ак чәчле кәләше белән, туганнарын ияртеп шунда кереп киткән иде. Минем дә алар артыннан керәсем килгән иде дә, әни җибәрмәде.

Менә мик карап торам. Чиркәүгә таба, зур кызыксыну белән. Аякларым мине үзеннән үзе урам аша йөгереп чыгып, чиркәү ишегалдына алып киткәннәрен сизми дә калдым. Анда халык бик күп иде. Мин этешә – төртешә халыкны ерып эчкәрәк керәм. Миңа кәнфитләр бирәләр! Бу кәнфитләрне кире кагып буламы соң! Бу бит минем иң татлы хыялым, җитмәсә шокалад кәнфитләре дә күп! Драп пәлтәмнең кесәсе тыгызланып кәнфитләр белән тулды, кесәмнең авырлыгы мине аска тарткан кебек. Бу авырлыктан хаттә минем кулбашларым арый башлады. Мин ул кәнфитләрне штанга керетеп кигән рубашка итәгенә дә тутырдым. Бераздан мин дүрт килолап тәмлекәй төяп бара идем инде. Шул йөк белән мин әле чиркәү эченә үк кердем. Керү белән мин кәнфитләрем турында онытып, авызымны ачып, таң калып ирләрнең җырлаганын тыңлый башладым! Баштарак мин ул тавыш репродуктор аша килә икән дип уйладым. Як– ягыма каранам, бернинди дә репродуктор юк... Алга карыйм... анда алтын киемнәргә киенгән поп йөри. Тавыш ул яктан килми... Соңырак кына аңлап алдым, җыр тавышы арттагы балконнан килә икән. Мин аларны күрдем! Бу тылсымлы тавышка ия абзыйларны ниһаятъ күрдем! Мин беренче тапкыр чын, профессионал вокал тавышын ишеттем һәм ул миңа бик нык тәъсир итте. Шуңа күрәдер дә вокалга, хорга булган мәхәббәт, кызыксыну минем гомерлеккә булды. Мин һәрвакытта җырладым! Һәр җирдә! Хаттә миңа студентлар, опера хорларында да солист булырга туры килде.

Алты яшемдә ишеткән Никольск хорының югары көче, минем алдымда тере тавыш, җырның тылсымлы дөнъясына ишеген ачты кебек. Шуннан соңдыр, бәлки, мин радиодан яңгыраган барлык татар, рус җырларын да яратып тыңлый идем. Ул җырларның нәрсә турында икәнен аңламасам да, минем күңелемә алар бик көчле тәъсир итә иделәр.

Мин түземлек белән чиркәү хезмәтенең тәмамланганын көттем, җырлаган абыйларны якыннанырак күреп калыр өчен. Исемдә, бер поп минем яныма килде дә, миңа бер коробка шокалад кәнфите сонды. Ул бит белми, минем болай да бөтен җирем кәнфит белән тулганын. Сыйлады инде мине, шулай...

Борчак апа һәм аның казанындагы җылы борчагы

Минем коридор күршем Сережка, Балыкчы Бакуриннар нәселеннән иде. Мин инде Бакуриннарның бөтен Бауман урамын балык белән сыйлаулары турында сөйләгән идем инде. Иртә яздан ук алар моторлы көймәләрен этли башлыйлар, калын бау белән ишегалдындагы агачка бәйләп куеп. Ул моторны алар бушка куалар.

Мин бу бензин исләре чыгарып гөрселдәгән күренешкә карап, чын күңелдән соклана идем, ул менә– менә агачтан ычкынып күккә самолет кебек очып китәр төсле иде! Юк шу– у– ул! Ул бераз тыпырчынса да, агач үз урыныннан кузгалмый... Ниһаятъ, Бакуркиннар балыкка чыгып киттеләр. Алар нәсел агачларыннан булган Сережканы гына алмадылар. Ул бик ачуланды, әмма җыламады. Үзенең кармакларын әзерләде. Ә мин аны күзәттем. Сережка мине дә ияртергә булды, миңа да кармак ясарга ярдәм итәм дип. Лескага калкаугыч урынына бер агач кисәген бәйләп куярга булды. Мөмкинме соң шундый нәрсәдән баш кагырга!?

Рөхсәтсез балыкка барган өчен Сережканың әбисе Зоя түтидән аңа берсүзсез каеш эләгәсен белсә дә, ул барыбер Казанкага балыкка йөрүен ташламый иде.

Менә бит ул нәселдән килгән шөгел! Ә мине каеш белән беркем дә суктырмый иде. Әни икенче сменада эшли, әти һәрвакытта гастрольдә, ә мине карап торучы апам сөенә генә, мин аны борчып өйдә ятмаганга.

Менә без Казанка буенда. Саф һава. Баумандагы асфальттан чыккан бөркүлек безне көйдермәгәненә без шатланабыз! Сережканың бите, судан чагылып төшкән нурлардан тагын да яктырып киткән кебек! Аның йөзе шат! Мин дә шатланам!

Ул шатланганнан да шатланам! Ул мин шатланганнан шатлана! Менә шулай итеп бер– беребезнең шатлыгыбызны көчәйтәбез! Мондый шатлык, бер– береңнең кулын кысу шатлыгыннан да көчлерәк! Казан да Казанка елгасы тыны белән тагын да матурырак күренә! Син үзеңнең нәкъ шушы шәһәрдә, нәкъ шушы елга буйлары, сулары булган шәһәрдә туганыңа кат– кат сөенәсең... Суга карыйсың... ул йә синең яннан ерагаеп агып чыккан ягына китә, йә синең үзеңә таба – Идел ягына, сиңа таба аккан суына! Кармакның калкугычлары өстерәп каядыр безне йөгертәләр! Сережканың кесәсендәге ландринкалар коробкасы тулы суалчаннар. Ул миңа да яртысының яртысын өзеп суалчан бирә. Мин аны кармакка кидерәм дә, чын күңелдән төкерәм. Тагын без шып – шым булып кармакның тартканын көтәбез.

Сөйләшмибез. Балык каптыру теләге сөйләшү теләген җиңә. Елга буйлап әкренләп барабыз. Безнең кебек үк малай– шалайлар киләләр, балык тотарга дип. Алар Казанка тирәсендә генә яшиләр, шуңа алар өчен әти– – әниләре кайгырмый. Алар хаттә обед ашарга да өйләренә кайтып киләләр. Аларның әниләре: «Обедка! – диеп кычкырулары белән, алар тиз генә йөгерешеп китәләр дә, ашап алып тагын кирегә киләләр. Әйтерсең дә аларның балыгын башкалар тотып бетерәләр! Казанка – бик юмарт елга– аның балыгы бөтен кешеләргә дә җитә! Мин инде ике кызылканат тотарга өлгердем, бер ташбаш, һәм бер лещ, әмма алар тоттым дигәндә генә суга кире төшеп киттеләр. Сережка остарак әлбәттә. Аның хаттә лещләре сигез!

Бервакыт, ашыйсыбыз килә башлады, моны икебез дә бик яхшы аңлыйбыз. Хәзер инде балыклар бик шатландырмый. Яр буе аборигеннары үзләренең тук булулары белән безнең ачуны китерәләр. Аларның берсе җитмәсә кычкырып кикереп тә куйды. Ул үзе белән алып килгән ризыгыннан ис тә килеп тора тагын. Без Сережка белән тәмле ис килмәсен диеп, ул малайдан ерагырак та китеп бастык. Файдасыз! Ул ис барыбер килә! Мин бу малайның кесәсеннән килгән иснең нәрсәдән икәнен дә төшенә башладым. Бу кыздырылган борчак исе! Чынлап та ул кесәсеннән хуш исле борчак чыгара! Борчак кояшта ялтырап тора! Ул инде аңлашыла! Аңа көнбагыш мае буяганнар! Борчаклары шундый эре! Бүрттереп– кыздырылган! Күрәсең аны табага яңа май белән кыздырганнар, иске ачы май белән түгел! Кемдер чын күңелдән тырышкан бу таш кебек каты тошлы борчакны алтын бөртекләре кебек деликатеска әверелдерү өчен! Кемдер иренмичә ул каты бөртекләрне Идел суына манып җанландырган, нәкъ шушы малай безне кызыктырыр өчен. Аның кесәсе акрынлап бушый башлады. Аның янына дәү әнисе килеп, бу малайларны да сыйла инде диеп үгетли башлады. Барып чыкмады! Әбисе китте... Бераздан ул әби тагын килде һәм Сережка белән икебезнең кесәләребезне «куырылган борчак» белән тутырды! Без инде ул апаны Сережка белән Борчак– апа диеп йөртә башладык.

Шуннан соң безнең балык тоту тагын җанланып китте! Ничектер күңелле булып китте! Җылы борчак безнең кесәләребезне, корсакларыбызны, тәнебезне генә түгел, күңелләребезне дә җылытты! Бу гади генә җылылык түгел, ә «Борчак– апа» ның җылысы иде...

Бауманның яңа ел лампочкалары

Яңа ел алдында минем ишегалдым җанлана иде... бигерәктә кич– кырын. Коридорда бик еш: «Ә Сез Бауман урамындагы төрле төстәге лампочкаларны күрдегезме!», – дигән сорау авазлары ишетелә. «Барып карагыз, бик матур!» Һәм күршеләрнең күбесе Бауманга чыгып карыйлар иде. Бу инде магазиннарга йөрү түгел, ә матур бәйрәмчә бизәлгән, урам аркылы эленеп куелган лампочкаларны карап соклану иде. Салкын саф һава да ничектер икенче төслерәк, бер дә усал түгел кебек! Гел карап кына торасы килә бу матурлыкка! Бауман урамыннан узып йөрүчеләрнең дә сөйләшкән тавышлары икенче төслерак – шатлыклы яңгырый, әйтерсең лә алар җанланып киткәннәр. Бауман урамы шул яңа ел килү шатлыгы авазы белән тула иде ул авкытта. Бөтен җирдә «1966» дигән язулар балкып тора! Мин ул язуны кагагә төшерергә тырышам, бик килеп чыкмый... мин бит әле цифр дигән нәрсәләрне танымыйм. Ә Яңа ел килүе шатлыгын сизәм... Мин шул лампочкаларга карап, безнең өйнең түшәмендә эленеп торган лампочканы таныйм. Тик бу лампочкалар чиксез күп һәм төрле төсләргә буялганнар: яшел, кызыл, сары, зәңгәр! Алай гына да түгел, алар бер– берсе белән тотынышып, әйлән– бәйлән түгәрәк уены уйнаган кебекләр. Алар белән Бөтен Черек Күл тирәсе чорнатылып алынган.

Исемдә әле шулай ук – әтинең бәйрәмчә урамда йөрегәндә миңа, елкага мин эшләгән Островский урамындагы филармониягә барачаксың – дигәне. Ә әни Бауман урамындагы Горький клубына барасың – дия иде. Димәк мина өч бүләк була. Балалар бакчасында биргән бер бүләгем сумкада ята инде. Бу прогулканың ахырына бик арып, йокым килә торган иде, саф һава сулый– сулый, әтинең кулында йокыга да китә идем... елмайган килеш...

Ничек итеп каен үзенең соңгы җилен көтүе турында

Минем «Спартак» исемле пионер лагерым капкалары белән Аккошлар күленең

ике капма– каршы ягына чыгып тора иде. Бер капкасы «Залесный» совхозының көтүлегенә. Без ул көтүлек ягына пионер учагы вакытында гына чыга идек. Учак хаттә өч катлы йорт биеклегендә була иде. Коры агач ботаклары урманнан алып чыгыла һәм биек пирамида формасындагы шалаш итеп корыла. Ул шулай бераз үзенә ут төрткәннәрен көтеп тора. Утны безнең лагерның хуҗасы(башлыгы) яндыра.

Башка капкалар урман ягына алып чыгалар. Нәкъ шул якта без уйныйбыз, су коенабыз Аккош күлендә, әниләр көнендә дә.

Бер аланда зур бер каен тора иде. Әти белән әни килгәч гел шул каен төбенә аклы– күкле япкыч ябып мине яшелчә, җимешләр белән сыйлый иделәр. Ашап туйгач, мин шул каен төбенә сузылып ятып, күккә карап, шул агачның хуш исен иснәп ята торган идем. Бер– бер көнне кинәт мин бу каенның язмышы турында уйлана башладым. Ул да минем кебек, шушы дөнъяда яши бит. Кайчандыр туган, башта кечкенә булган, аннары еллар үтү белән менә шундый зур агачка әверелгән. Мин аңа игътибар беләнерәк карый башладым. Аның янында башка каеннар да булганын күрдем. Алар да бик биек булып үскәннәр, әмма нәзекләр.

Аңладым, минем каен барысыннан да олырак икән... Ныклабырак карсаң, аның кайбер ботакларының корыган яфраклары да бар. Ничек мин аны элегерәк күрмәгәнмен икән!? Димәк аңа дым җитми! Каранып алдым. Күлгә ерак, ә быел яңгырлар да бик сирәк яуды. Нишләргә! Әнигә җиткердем бу турыда. Ул миңа: «Картлык белән бирни дә эшләп булмый инде!», – диде. Минем өчен зур каен карт каенга әйләнде. Бу инде яфраклары корый башлаган каен карчык булды инде. Шулхәтле жәл булып китте. Аның янындагы башка каеннарга карадым. Алар яп– яшьләр, әмма карт каенга бирничек тә ярдәм итә алмыйлар, киресенчә, алар аны чолгап алып, болай да җитмәгән дымны суырып утыралар. Яшьләрнең аппетитары көчле шул! Аларга үсәргә кирәк бит! Алар үзләре дә сизмәстән картларны кысып чыгаралар. Минем аларга ачуым чыга башлады. Мин аларны хаттә карт каенның үзеннән дә согын суырадыр кебек тоелды. Ул аларга ышанып үзен алар тирәсенә җыйган, көчле җилләрдә терәк булсын диеп тәдер инде. Ялгыз үскән эгоист каеннар, бик иркенлектә утырып, ботакларын киң җәелдереп утырсалар да, иртәме– соңмы барыбер көчле җил чыгып, сыналар. Бу вакытта шартлап сынган тавыш– каенның соңгы сулышы кебек тирә якны яңгырата да, каен ава. Агачны кисүченең мотор тавышы астында кычкырырга да җитешми кала! Ә күл бенда, елга ярларында үсеп, дымга коенып рәхәтләнеп яшәгән каеннар да бар бит! Ә аларның тамырларын иртәме– соңмы артык дымлы җире ишелеп ауалар. Һәм алар хаттә яшь килеш тә авырга мөмкиннәр. Бу инде артык яхшы яшәгән өчен җаза кебек... Ә бу яшь каеннарга андый куркыныч янамый! Алар бер– берсенә тотынышып, нык торалар. Шуңа күрә дә карт каенның язмышын берничек тә үзгәртеп булмый! Аның баскан килеш үләсе килми!

Ул инде ятып, җайлап йокларга ятканнарга көнләшеберәк карыдыр шикелле. Алар әйтерсеәдә мәңгелек йокыга талалар, урман йокысына. Бик көчле җил исүе кем өчендер соңгы сулыш булырга мөмкин бит шулай... Ул сындырып, агачны ега. Ул кемнеңдер гомерен өзә. Кешеләрнең дә язмышы шулаерак бит инде. Тик аларның соңгы җиле теләсәң нинди булырга мөмкин! Хаттә бер яңгылыш әйтелгән усал сүз дә! Хаттә бер кабым су, яисә бер кабым ризык! Инде соңгы тәмәке, яисә соңгы рюмка ракы турында әйтеп торасы да юк.

Хәзер мин бу карт каен янына ешырак килә башладым. Аның согын эчәм диеп пычак белән телгәләнгән яралы кәүсәләрен сыйпыйм. Барган саен, аның корыган яфракларының саны артканын күреп, борчылдым. Ә икенче елны минем каен кипкән, саргылт яфрклар белән чолганып алган иде инде. Ә тагын бер елдан мин аны танымадым хаттә. Яшел төсләре бөтенләй юкка чыккан! Мин шок хәлендә басып торам! Ул бит бөтенләй үлгән! Ул баскан килеш үлгән! Аның хыялы тормышка ашмаган! Аны соңгы үзенең җиле аударалмаган! Хәзер аның кәүсәсе басып тора, үзе юк! Бу агач мумиясе бит! Урман мавзолее мени! Агачның ботаклары селкенә, үзе юк! Кинодагы кебек, үткә тормыш хәрәкәтләнә, ә ул тормыш күптән юк! Хәзер инде соңгы җиле килсә дә ул каен аны сизмәгән дә булыр иде. Ә бәлки аның соңгы җиле үзенең эчендә булган?

Тагын бер ел үтте. Мин кабат шул каенны барып карадым. Инде ерактан ук ничектер мин мондагы бушлыкны күрдем, якынырак килгәч аңладым, минем каеным юк иде инде анда. Ул ята, ниндидер җил аударган. Дымланып, чери дә башлаган кебек.. Кар астында да озак яткандыр инде. Аны бер бик көчле дә булмаган көзге җил аударгандыр инде. Кайчандыр аралап күккә караган ботакларына күз салдым. Хәзер инде мин алар аша күккә түгел, җиргә карыйм, аны үзенә сыедырган җиргә.

Ел саен минем каеным ныгырак чери, мүкләнә, бер цилиндр формасындагы капчыкка әверелгән кебек. Ботаклары да калмаган. Аларны күптән пионер учагына дип сындырып ташып бетергәннәр. Алар ялкынга әверелгәннәр, пионерларның онытылган ялкынына, янып бетеп барган ялкынына.

Берничә елдан соң, инде өлкән сыйныф укучысы булгач, мин бу каен янына тагын килдем. Аның мүкләре таралып, яңгыр белән урман җирләренә таралган, ниндидер урман сукмагы ясагын кебек. Кешеләр узган – барган саен аны таптап җиргә ныгырак сеңдерәләр. Ә тагын бер елдан, студент булгач, ул каеннан бер якты сукмак кына калган иде инде. Монда ял итеп йөргән кешеләрнең берсе дә бу якты сукмакның минем каеннан калган эз икәнен аңламый иделәр.

Тагын бер елдан. Бик көчле яңгырлар булып, бу якты эз дә югалган иде инде.

Моны күреп мин моңсуландым, әмма мин тагын бернәрсәгә төшендем... Бу якты эз минем үземдә, күңелемдә калган икән бит! Ак каенның якты эзе һәрвакытта безнең күңелләрдә сакланыр! Бернинди соңгы җилләр дә аны җуя алмас!

Горький паркы һәм елмаеп йоклау

Мин үземнең кием шкафымда яңа чалбар, кофталар күрсәм, мин боларны тик паркка чыкканда гына киячәгемне бик яхшы аңлый идем. Бу әнинең ныклы карары. Беренче май демонстрациясе күптән үтеп китте инде, ә мин яңа киемнәр белән кунакка бармадым әле. Бу очракта бер генә вариант: әти командировкадан алып кайткан фурболист рәсеме төшерелгән джинсыларымны паркка киеп чыгу!

Әле ул алтмышынчы елларда джинсы модада түгел иде әле. Мин аның кыйммәтлеген башкачарак аңлый идем. Паркта прогулкада йөрү бер шатлык, ә инде яңа киемнәр белән икеләтә шатдык иде минем өчен. Ул өр– яңа киемнәрне пычыратып өлгерсәм дә барыбер – шатлыклы! Мәсәлән, таяк тоткасы булган эскимо шокалады ничек кенә тырышып ашасаң да, барыбер өс киеменә тама.

Барабыз шулай, әти, әни, сеңелем Гүзәл, Горький паркына таба. Мин алар артыннан көчкә өлгерәм. Сеңелемә рәхәт, ул әтинең кулында. Паркка кергәч тә, гадәттә атлаулар акрынаячак, шулай йөрү башлана. Ул йөрү – акрын атлау дигән сүз.

Мин бу йөрүнең серенә нәкъ Горький паркында аңдладым. Акрынлап барасың, үзең кешеләргә, аттракционнарга, һәйкәлләргә, табигәтъкә карыйсың. Мин үземнең ишегалдымда беркайчан да йөремәгәнмен димәк. Мин бит анда беркайчан да акрын атлап йөремәдем, як– якка каранып! Минем ишегалдымда артык йөреп тә булмас иде. Ул бит Горький паркы белән чагыштырганда, безнең ишегалды нәрсә инде ул, бөтенләй кечкенә бит!

Ниһаятъ безнең адымнар акрынайды, димәк паркка кереп җиттек. Хәзер киң юл белән барабыз. Халык бик күп, демонстрациядәге кебек. Бу юл – паркның тәмен тою юлы, паркның халыкка китерә торган ниндидер шатлык юлы. Ул шатлык башланды да инде, шатлыкны көтү, ул үзе шатлык бит!

Менә чәчәкләр утыртылган түгәрәк түтәл. Тукталдык. Кая барырга? Кайсы якка? Барыр җирләр бик күп! Аттракционнарга билет кассасы янында чират кайнап тора. Әти нишләптер ашыкмый, минем тизерәк бер аттракционга эләгәсем килә. Әтигә бу ыгы– зыгылы җир бер дә ошамый ахрысы, без тагын йөрүебезне дәвам иттерәбез. Үзәк аллеядан барабыз. Ике яклы аллеяны озын чәчәкләр түтәле бүлеп тора. Барлык абыйлар да ак рубашкалардан, нигәдер. Ак рубашкалар паркы диярсең! Бию площадкасына якынаябыз. Хәзер әти әйтер инде: «Әниең белән шушында танышкан идек», – диеп.

Аттракционнар үткән җирне карап чыктык. Хәзер инде кассага чиратка басарга кирәк, әйләндерә, очырта, көлдерә торган аттракционнарга. Әти һаман ашыкмый. Әти миңа: паркта бушлай булган аттракционнар да күп бит– ди. Һәм мине авызыннан таш крокодилга су агызып торган яшел ташбака янына алып килә. Әлбәттә, ташбака авызына кулны тыгып, аннан аккан суны теләсәң кайда чәчрәтүе кызык! әмма мине әни, өс киемә су чәчрәтә башлагач, тартып алды да, атына торган көймәләр янына алып китте. Мине бер таныш түгел малай белән көймә эченә утырттылар. Без ашыкмый гына атына башладык. Кызуырак атынабыз, агачларның кәүсәләренә чаклы барып җитәбез! Без очабыз! Әни: артык шәп атынмагыз! – диеп кычкыра. Сеанс бетте, инде җирдә басып торабыз. Мин беренче тапкыр җирнең авыр тарту көчен тоям! Соңырак «шайтан тәгәрмәче»! Беренче тапкыр! Тәгәрмәчнең өстенә үк менеп җиткәч, аста калган паркның кечкенә икәнен күрәсең, эчендәге кайнап торган кешеләре тагын да кечерәк. Иң мөһиме – мин шәһәрнең матурлыгын күрдем. Казан өстеннән болай биек беркайчан да карап йөргәнем юк иде әле! Нишләптер өскә менгәч ашыйсым килә башлады. Менә, ниһаятъ яшел үлән өстенә аклы– зәңгәрле япкыч ябылды. Безнең белән янәшә башкалар да шулай ашарга утырганнар. Без дә аларга кушылдык. Күмәк ашау! Әни кабаклы бәрәңге, Пешкән йомыркалар, помидорлар тезеп куйды.

Мин шунда уйланып куйдым: «Нишләп нәкъ парк үләненә утырып ашаган да бу йомыркалар, бәрәңге, помидорлар бик тәмле була икән?» – дип. Бу турыда әнигә дә әйттем. Шуннан соң, әни еш кына, өйдә ашамый утырсам, күз алдыңа китер әле, паркта утырганыңны – диеп әйтә иде. Хәзер инде мин ныгытып ашый башладым. Ашыйм, үзем совет җырларын тыңлыйм: «нинди безнең ил киң, елга, күлләре күп, киң басулары, нинди бездә бәхетле кешеләр яши! Ә безнең белән паркта утырып ашаган кешеләр җыр гына тыңлап калмый, ракы да эчеп җибәрәләр, иркенерәк үзләрен хис итәр өчен, аннары исерешәләр. Кайберләре шунда ятып, тәгәрәп йоклыйлар, елмайган килеш. Әти безгә термостан карлыган вареньелы чәй салып эчерә дә, без кузгелып китәбез. Инде уйнап, көлеп, әйләнеп, ашап туйгач, без концерт мәйданы янына ктләбез. Ачык һава астында эстрада концерты тыңларга! Әмма урыннар инде юк. Бераз басып, карап тордык. Менә бер гаилә торып киткәч, аларның урынына барып утырдык. Бик тә бальный биюләр ошады.

Парктан чыгар алдыннан, бер барабан– шарабаннан егерме биш тиенлек китап лотерее алдым. Һәм бер сум акча оттым! Ул акчага бер балалар, бер олылар өчен китаплар алдык. Берсе: «Йөрәгегезне саклагыз!», – диеп атала иде.

Кич булды. Паркта утлар кабынды. Ул тагын да җанланыбырак китте! Аннан бер дә китәсе килми башлады. Сеңелем Гүзәл йоклап китте. Без акрынлап трамвай тукталышына барып җиттек. Трамвай эчендә мин дә йоклап киткәнмен. Мин әтинең мине күтәреп өйгә алып кайтканын сиздем. Ә үзем шундый татлы итеп йоклыйм... елмайган килеш...

Бауман буенча арба тәгәрәве турында...

Бауманда җәй йөзә... Мин Сережка белән китеп барам. Без яңа гына уенчыклар кибетеннән үзебезнең пистолетларыбызга пистоннар сатып алып чыктык.

Шуларны ышкып,төтен исләрен иснәп, рәхәтләнеп барабыз. Безне артка дүртесе дүрт төрле, кайсы кай заманнан булган тәгәрмәчле арбасын тартып, бер карчык килеп җитте. Бер тәгәрмәче бөтенләй шәрә, подшибниклардан тора, икенче тәгәрмәче самокаттан, өченчесе алтмышынчы еллардагы балалар коляскасыннан, дүртенчесе кырыгынчы сугыш елларыннан дисәң дә була. Әмма алрның барысында цинк тагарак тотып тора, эчендә кавыннар, арбузлар, бер капчык кишер ята. Тагаракның тоткасына кер бавы бәйләнеп куелган, тәвәккәл карчык арбасын шул бау белән тартып бара.

Сережка гел бәхәсләшергә ярата, бушка гына түгел, акчага. Бу юлы да ул 10 тиен акчага, карчыкның ни өчен шул арбасын тартып баруы турында бәхәс кузгатты. Мин: оныкларын шатландырыр өчен, менә– менә ул бер ишегалдына борылып кереп китәр – дигән булам. Ә Сережка – ул бу арбуз, кавыннарын сатарга алып бара – ди. Без кызып– кызып арба артыннан барабыз. Карчык безнең аның артыннан барганны сизеп, еш кына безгә таба борылып карый, үзе адымнарын тизләтә башлады. Без дә ашыгабыз. Ниһаятъ арба Никольск чиркәвенә таба борылып, бардюрга эләгеп калды. Без тиз генә йөгереп килеп, арбаны этәреп җибәрдек. Карчык безгә рәхмәт әйтте һәм ни өчен минем арттан барасыз дип сорап та куйды. Сережка безнең бәхәс турында сөйләп бирде. Ишегалдына өч сакаллы, кара киемнәрдән булган абзыйлар чыгып, арбаны арбуз, кавыннардан бушаттылар. Алар русча сөйләшсәләр дә, ничектер бик ягымлы кебек тоелды, озагырак аларны тыңлап торасым килә башлады. Ә Сережканы кавынны татып карау теләге тартып тора иде, беләм. Ягымлы абзыйлар безне сыйларга уйлап, үзләре белән чакырдылар. Мин анда озак кына аларның йомшак сөйләмнәрен тыңладым. Бу минем беренче мәртәбә рус – проваслав сөйләмен ишетүем булды.

Ә Сережка ун тиен турында да онытып, хаттә битләре белән чумып, кавын суктырды...

Олеськаның киң күңелле әтисе

Минем ишегалдым каршындагы Чернышев урамының теге ягында кечкенә гастроном бар иде. Анда сатылган нәрсәләрдән мин кәнфитләрен генә хәтерлим: шокаладлар, карамелькалар, суыра торган(леденсы) кәнфитләр.Минем кесәмдә өч кенә тиен акчам булган очракта да, мин шунда йөгерә идем, суыра торган кәнфитләр үлчәтеп алырга. Биш тиенгә инде кесә тулы кәнфит алырга була иде.

Ул леденцылар өрек чаклык иделәр, төрле төстә, өсләренә шикәр комы сибелгән.

Ә тиеннәр минем кесәмдә һәрвакытта була! Бик еш йөгерәм шул таба!

Күрше малае Сережка бервакыт әтисе белән бер сум акчага бәхәсләштеләр, һәм Сережка җиңде. Без шундук аның белән шул кибеткә йөгердек! Бер сумга леденцылар алып җыйдык! Аны бер зур төргәккә төреп бирделәр, суырып бетерә алмадык. Сережка калаганын күтәреп өйләренә алып кереп китте.

Бервакыт профсоюз урамыннан Чернышев урамына таба чабып барган бала– чагалар төркемен күреп алдым. Алар барысы да мин йөри торган кибеткә кереп киттеләр. Мин дә алар артыннан... Күрәм, алар төрле– төрле кәнфитләр сайлыйлар, хаттә кыйммәтле шокалап кәнфитләрен дә. Сатучы үлчәп, төргәге белән кулларына тоттырды. Минем көнләшүемнең чиге юк. Ничек инде, сатучы аларга бушка кәнфитләр өләшә?! Алар төркеме белән кибеттән чыгып, кире Чернышевский калкулыгыннан йөгереп төшеп киттеләр. Ничек шулай була инде? Мин бераздан тынычландым һәм бу турыда оныттым.

Икенче атнада мин аларны тагын күрдем, Чернышевскийдан йөгерешеп килгәннәрен. Мин тагын алар белән кибеткә ияреп кердем. Тагын шул кәнфит коммунизмына тап булдым! Бала– чагалар чыгып киткәч, мин сатучы янына килдем. Бу уртача яшьләрдәге, тулы гәүдәле түти, чын кәнфит апасы! Мин моңсу гына дәшми карап торам... Һәм ул миңа; «Син дә алар ишегалдыннан булсаң, сиңа да ул кәнфитләр бушка эләккән булыр иде» – диде. Нинди ишегалды соң ул? Димәк миңа Профсоюз урамының ишегалдында яшәргә кирәк булган. Мин Бауман ишегалдыннан шул... Профсоюзныйда булсам, миңа да бушка кәнфитләр эләккән булыр иде!

Миңа күп тапкыр бу кәнфит коммунизмын күзәтергә туры килде. Тик бер– ничә айлар үткәч кенә, мин сатучының дәфтәргә нәрсәдер язып куйганын күреп калдым, бала– чагалар кәнфит алып чыгып киткәч. Бу инде мәктәп алды вакыты, җәй ахырларында булды. Ә мәктәптә укулар башлангач, бу кәнфит коммунизмын мин башка күрмәдем.

Ничектер мин мәктәп коридорында шул кибеткә килеп йөргән бер кызны танып калдым. Аңа мин үземнең кызыгып йөргән хисләремне ачып салдым. Хәзер ул «коммунизм» беткән икән инде. Ул кыз кәнфитләр белән Олеськаның киң күңелле әтисе сыйлавы турында сөйләде. Алар хәзер икенче йорка күченеп киткәннәр икән. Минем теге – сатучы теркәп барган дәфтәр исемә төште. Димәк Олеськаның әтисе шул дәфтәр буенча сатучыга кәнфитләр өчен түләп барган.

Мәктәпкә барганда мин шул Олеськаның киң күңелле әтисе турында уйладым. Эх, ул безнең ишегалдында яшәгән булса икән!

Казанга килгән сугыш афәтләре турында

Сугышның нәрсә икәнен, мин беренче мәртәбә сиксәненче еллар башында, минем яшьтәшләремне«груз 200» белән алып кайтканда тойдым. Горький паркында ял итеп йөргән яшьләр еш кына ниндидер егетнең яңарак казылган каберенә тап булалар иде. Бу егетнең кабере турында барлык шәһәр халкы да белә иде кебек. Соңырак, Афганистаннан озак кына «груз 200» ләр Казанга кайгы алып кайта башладылар.

Бераз олыгая төшкәч, мин ул сугыш җилләрен үзем эшләгән кабинетта да тоя башладым, миңа киңәшкә килгән афганнан һәм чечнядан кайткан егетләр аша. Минем яшьтәшем булган бер туган тиешле кешем дә бу сугыштан соң психик авыруга сабышты. Аңа инвалидлык та бирделәр. Бу сугыш, бөтенләй сугышырга теләмәгән кешеләрне ниндидер сәбәпләр аркасында сугыш эченә илтеп керетте. Бурычлары турында мин инде сөйләп тормыйм!

Еллар үткән саен минем кабинетта сугышка китергә теләүчеләр саны күбәя башлады. Болар гадәттә суицидомания, депрессия, алкоголизм, наркомания белән интеккән яшь кешеләр иде. Алар үзләренең хәсрәтләрен сугышта томаларга уйлаганнардыр инде. Алар өчен иң мөһиме бу җирдә үз урыннарын табу, газаплардан котылу иде әлбәттә. Алар кемне дә булса коткарыр өчен, ярдәм итәр, азат итәр өчен түгел, үзләре өчен бу сугышка барасылары килә иде. Бу аларның үзләрен табу өчен дә түгел, ә бер коточкыч бушлыктан котылыр өчен, аны сугыш белән тутырыр өчен иде. Алар үз– үзләре белән сугыштылар! Әмма ул сугышта алар үз үзләрен җиңә алмыйча, бу газапларны сугыш пычагы белән, үз – үзләрен һәм башкаларны үтереп җиңәргә ниятләделәр.

Казанда андый яшьләрнең аз булмавын мин тоя идем. Кайберләре алкоголикка әйләнделәр, шешә артында мин сугышка китәм диеп мактана– мактана! Кайберәүләре агрессив төркемнәргә барып сыенды, радикаль исламның криминал төремнәренә. Кайберләре дини белемнәр алып, дин әһелләренә әверелделәр. Кайберәүләре чыннан да сугышка барып эләккәннәрдер. Кайберәүләренә минем ярдәмем тиеп, котылып калдылар сугыштан. Алар, сугышсыз да ул проблемаларны хәл итеп буласын аңладылар.

Язгы Казан симфониясе

Яз көннәрен Казан консерваториясе тәрәзәләре яныннан узып китүе, беразга тукталып тыңлап торуы үзе зур бәхет иде, Ромашкино мультфилмендәге паровозик кебек. Бу бит икеләтә музыка дөнъясы! Беренчедән, кояшлы язның тамчыларыннан. Икенчедән, бу бөек музыка храмында музыка уен коралларында уйнаган, төрле вокал күнегүләре белән шөгелләнгән студентлардан. Бу яз һәм консерваториядән килгән музыка бер– берсе белән төгәл гармониядә иделәр. Мин хаттә уйлап куям, берәрсе бу музыка белән дирижерлык итми микән– дип.Яз тамчыларының ритмы төрле уен коралларында яңгыраган музыка күнегүләре бер ритмда, унисон яңгырый! Бу яз симфониясе бит! Аның яныннан битараф узып буламы соң! Юк, әлбәттә! Мин һәрвакытта тукталып тора идем. Торам. Тыңлыйм. Илһамланам. Миңа,

Бауман урамыннан Зур Кызыл урамга килеп – китеп йөргән икенче сыйныф укучысы малае өчен, бу консерватория аллалар йорты кебек тоела иде. Мондый тавышларны моңа чаклы мин бит тик радиодан гына ишетә идем. Тылсымлы тавышлы студентларны ишеткәч, аннан әллә кемнәр килеп чыгар төсле тоела иде, ә аннан гап– нади кешеләр килеп чыгалар... Берсен әле дә хәтерлим. Ул муенына шарф ураган, озын плащ кигән, Зур Кызыл урам буенча: «Ми! Ми! Ми!», – диеп җырлаган кебек, тавышы белән сузып– сузып бара. Туктап, учы белән тавышын колагына юнәлтте дә, китеп барды.

Минем юлым уңды. Бу юлы мин консерватория янында Үземнең пионерлар Сараендагы җитәкчемне очраттым. Мин анда тынлы уен кораллары түгәрәгенә йөри идем. Ул мине консерватория эченә алып керде. Мин коридор буенча барам, як– яклап калын күн тире белән тышлаган биек ишекләр. Менә кайда урыннашкан икән тылсымлы тавыш чыгаручылар! Коридорда музыкант– студентлар утыра. Бик оста балалайкада уйнаучы студент бигерәк тә хәтергә уелып калды. Ул нидер уйный, аны тыңлаганда кысан, һавасыз коридор киң рус даласына әверелгән кебек. Ә бервакыт ишек аша татарча: «Сандугач! Сандугач! Китмә – китмә сандугач!», – дигән җыр тавышы ишетелде. Мин башта радиодан ишетелә икән дип торам. Юк, бу чын, тере тавыш икән! Кыз оста итеп җырлый. ә педагогы ни өчендер туктатып, шелтәли.

Миңа консерватория бик ошады. Үзенең тыны, атмосферасы белән. Мин аны ул вакытта үзем укыган мәктәп белән чагыштырдым. Музыка белән укуы күпкә күңеллерәк! Ул вакытта мин шулай фикер йөртә идем.

Еллар үтте. Мин инде университет студенты. Тагын консерваториягә кереп чыгарга уйладым.

Бу минам Люция Хәсәнова һәм Марат Яхъяевта вокал дәресләре лганнан соң иде. Консерватория бөтенләй дә үзгәрмәгән. Шул ук сулыш, шул ук коридор симфониясе.

Профессор Вороновның мине тыңлап караганы хәтеремдә. Ул мине Рабфактагы вокал факультетына укырга чакырды. Мин бик озак уйладым. Барыргамы, юкмы диеп.

Светлана Жиганова җитәкчелек иткән халык опера студиясенә йөри башладым. Бер яз көннәренең берсендә аның укучысы Ренат Ибраһимов җырлаганын ишетеп, үземнең аның кебек беркайчан да җырлый алмавымны аңладым.

Әле дә консерватория яныннан узып киткәндә, минем күңелем әллә нинди рәхәт дулкынлану тоя, әллә кайчан, бала чагымда, шул Бөек Музыка Храмы каршында шак катып басып торгандагы кебек.

Казан Кремлендәге алтын хәзинәсе тирәсендәге маҗаралар

Казан Кремленең Спасс манарасына, аның матурлыгына сокланырга дип, күрше йортның болдырына менгәндә, ишегалдымдагы күрше малае Рафаэль гел әйтә торган иде: «Кремль сәгатенең уклары да, саннары да алтыннан йөгертелгән диеп. Ул яхшы гына пычкы алып, менеп шул сәгатъне кискәләп, чокып карасы килә иде. Бер грамм алтын җиде сум тора! – диеп әйтә иде ул миңа. Аптека өчен ромашкалар җыеп, яисә су уалчаннар тотып йөргәнче, алтын белән эш итүе күпкә чыгымлырак диеп миңа аңлата. Булакта җыеп китергән суалчаннары бездән аптека алмады да әле! Алар тикшерү аша үтмәделәр, безне оятка калдырып.Ә менә алтын – ышанычлы! Тик каяндыр яхшы пычкы табарга кирәк! Степа дәдәнең сараена менеп киттек. Ул хәзер анда бер иске балалар коляскысын төзәтеп ята. Пычкы табылды! Мондый зур пычкыны берка айчан да күргәнем юк иде. Ул аны безгә ярты көнгә генә биреп торды. Рафаэль, башта сәгатънең зур угын кырабыз, ә аннары инде алтынчы рим санын – диде. Кечкенә угына барып та җитәалмаган булыр идек. Башка саннары да бик биек иделәр! Уйланып тордык та, үзебез яныбызга озын Витьканы чакырырга булдык. Ул бездән өч яшькә зурырак иде, ә буе өч башка бездән озын! Ул риза булды. Кем инде алтыннан баш тарта? Кремльдә минем сыйныфташым Олег яши иде. Ул да безнең планны хуплады. Мин еш кына аларның коммуналкасында була идем. Ул бик күп кызыклы нәрсәләр сөйли иде Кремль турында. Без Олегның Кремьлдә яшәгәненнән көнләшә идек. Көнләшерләк әллә нәрсә булмаса да, шул ук коммуналка инде. Шул ук урамдагы сасы бәдрәф! Аның каравы Кремльдә! Аның кайчандыр Казан Кремле казармасында яшәгән бер офицер бүләк иткән сары алтын төсле каешы бар иде. Ул еш кына аларның өендә булган. Ә аннары Олегның олы апасын алып Германиягә яшәргә киткән. Без дә шундый каеш турында хыяллана идек. Берзаман Олежка безгә сер итеп кенә андый каешны бер шешә винога табып була дип әйтте. Без аңа ышынып, акча җыеп, бер шешә арзан алма виносы сатып алдык. Таш коймалы казарма янына барып, солдатларны чакырып китердек. Алар ялт итеп койма аша сикереп чыгып, безнең виноны алдылар да, безгә каеш вәгъдә итеп, кире кереп киттеләр.Әмма каеш урынына тик солдат пилоткалары гына алып килеп бирделәр. Нәрсә инде пилоткалар?! Хәзер алтын язмышы хәл ителә бит!

Вакытны сорашып алдык. Беренче яртыга чаклы бер сәгатъ бар икән әле. Алтын сәгатъ угы җайлы урыннан бик ерак тор әле. Кремльгә унике тулырга унбиш минут калгач якынлаштык. Казансу яныннан бик тиз генә диварына үрмәләдек. Түбәсенә менеп тиз генә сәгатъкә якынлаштык, ул кремлнең эчке дворына карап тора иде. Моңа чаклы бу сәгатъкә тик ерактан гына карый идем, ә хәзер мин аның янында торам. Мин ничектер үземне биек дивардагы сәгатъ янына китереп куйган кечкенә гномик итеп хис иттем. Искиткеч хәл! Онытылмаслык мизгелләр! Без бу гаҗәеп сәгатънең цифрблатлары янында шундый горурлык белән басып торабыз! Шулай да шөрлибез, кемнәрдер күреп калмагае дип. Үзебез курка– курка Кремль дворына таба борылып каранабыз. Сәгатъкә арт белән торганда, кинәт, ниндидер көчле тавыш ишетелде! Шул тавышның көчле дулкыныннан Рафаэль читкә очты, мин куркышымнан күтемә утырдым. Витька гына кычкырып көлде, әмма аның көлү тавышын тагын яңгыраган кискен тавыш күмеп китте. Тагын шул ук тавыш! Шуннан соң гына аңлап алдык. Бу бит Кремль курантлары сугуы! Унике мәртәбә суккан бу көчле тавыш безгә унике мәртәбә тормышыгызда сак булыгыз! – дип кисәтүе булгандыр. Шуңадыр да, без ул сәггатъкә хәзергә тимәскә, беразга яшеренеп торырга уйладык. Һәм без манараның түбәсеннән читкәрәк киттек. Көтеп тордык. Ярты сәгатъ безнең өчен гасыр кебек тоелды. Без сәгатънең алтын брусларының ничек итеп акрын гына шуганын карап тордык. Бер авык безгә сәгатъ тукталып калган кебек булып та тоелды, кирәкле урынга барып җитмәс диеп борчылып та куйдык. Ниһаятъ, зур угы биш санына җитте. Витька беренче булып кузгалды. Аның кулындагы пычкы зур сабля кебек күренә! Ул сак кына бара. Ниндидер курку белән дә бара кебек. Әйтерсең лә Змей Горынычның башын чабып өзәргә бара! Без аның артыннан барабыз. Безне дә пычкылар бар, әмма аныкы кебек зур түгел. Ни генә эшләтми бу алтын дигән нәрсә! Аннары Рафаэлнең кулында иске, кибеп беткән себерке дә бар.Алтынның тузанын себереп тутырырга кирәк бит инде капчыкка, ул бит инде башлады бу эшне!

Витька иң беренче булып алтын сәгатъ угына килеп, пычкысы белән җилпенде. Без Рафаэль белән алты санын кырырга тотындык. Бик уңайсыз! Буебыз җитми. Зур ук кузгалып китте, безнең аны тотып торырга көчебез җитми иде. Витька зур укка асылынды да, безгә кычкыра: «Кисегез, Шура! Кисегез!», – дип.Ук кузгалып китү белән ул очып төште. Тагын сикереп укка ябышам дигән иде, ук югарыга кузгалып китте. Ул шулай да сикереп ябышты! Безгә кычкыра: «Эх, секунда угы булса, мин аңа ябышып атынган булыр идем!» Рафаэль, манара түбәсе пычырак, монда алтынны аерып та булмый диеп зарлана. Ул себерергә тотынды. Пычрак тузан белән сары алтын төсендәге буяу балчыклары кушылып, бер тузан өеменә әверелде. Безне бу тузан өеме бик шатландырмады.

Ә шуннан соң без качыша башладык! Чабабыз! Витьканың артыннан куабыз! Аны тотып була мени инде! Озын аяклары белән, ничек кенә чаба! Ишегалдына кайткач, бу кыйммәтле тузанны бүлештек. Витька нишләптер үзенең өлешеннән баш тартты! Ул болай да бик канәгәтъ иде, ничек итеп йөгереп качудан, Спасс манарасының сәгатъ угында атынуыннан... Тузан төрелгән кәгазъ төргәген мин коммуналка кухнясының газ плитәсе астында шактый вакыт сакладым. Шуннан ул каядыр юкка чыкты. Күрәсең аны әнием өйне җыештырганда чыгарып ыргыткадыр инде.

Бауман урамында узган егермееллыгымны юксыну

СССР да бишеллык белән яшәделәр. Ә кеше егермееллык белән яши. Беренче егерме ел– ул бөтен бер Гасыр һәм ул шулхәтле озак уза ки, биш тапкыр егерме елдан артыгырак булып, Мәңгелек булып тоела. Икенче егермееллык ул беренче егермееллыкны фаш итү чоры, аның беренчесенә караганда күпкә тизерәк үтүен аңлаганнан! Ул айнытып җибәрә. Өченчесе аның шулай ук икенчесенә караганда тизерәк уза һәм беренчесе белән чагыштырганда бер мизгел булып кына тоела.

Ул инде кешедә ниндидер борчу түгел, ә билгесезлекнең якынаюыннан курку белән уза. Ә дүртенче егермееллык якты дөняда озагырак тору өчен көрәш белән гыйбәрәт. Бишенчесе инде чыгып бара торган акыл белән кешенең, беренчесендә торып калган Мәңгелеккә кире кайтуы. Бу Мәңгелек соңгы Мәңгелеккә сикерә торган трамплин! Беренче егермееллык кеше өчен иң кыйммәтлесе, бигерәктә беренче яртысы. Шуңа күрәдер дә, мин, ул иң кыйммәтле вакытым узган, Бауман ишегалдын юксынам.

Бу бәхет мизгеле мин ем белән... гомергә!

Әнием эшләгән «Спартак» аяк киемнәре фабрикасының №3 нче санлы балалар бакчасы. Мин анда 1965 нче елдан башлап, 1969 нчы елга чаклы өзлексез йөредем.

Ул Островский 88 санлы сары йорт янында урыннашкан иде. Без анда Бауман 36 дан гел диярлек җәяү йөрдек. Ашыкканда, соңга калмас өчен, троллейбуска да утырып бара идек. Мөслимә түтием, ни өчендер трамвайга утрп кайтырга ярата иде, шул балалар бакчасы алдында туктала торган. Трамвай безне «Казан» вокзалы янына ук илтеп куя. Шуннан без җәяүләп кайтабыз. Менә шундый урау юл. Мөслимә түтигә әни ролен үтәү ошагандыр инде, бигерәк тә аңа балалы кешегә диеп трамвайда урын биргәнә. Ә трамвай һәрвакытта шыгырым тулы була иде. Бигерәк тә кыышкы салкыннарда. Мин анда рәхәтләнеп йоклап бара идем. Миңа балалар бакчасыннан чанага утыртып кайтулары бик ошый иде инде, кыш көнне. Сузылып ятарга да була.

Күккә, айга карап ятасың! Ә ул синең белән бергә бара! Искиткеч! Ә баш очында, чана авырлыгыннан кар шыгырдый... Шулай йоклап та китәсең. Елмаеп, айга карап. Уянып китәсең..ай тагын да сиңа карап тора, үзе синең белән бергә бара... Син дә аңа елмаясың... Бу бәхет мизгеле минем белән... гомерлеккә!

Казан коды

Кодта нәк иң кыйммәтле информациягә ачкыч ята, ул ачкычсыз Дөнъя югаллачак... мәсәлән Казан дөнъясы. Казаннын кай төшендә аның коды урыннашкан?

Күз алдына гына китереп карагыз!... Кремль юк, Сөембикә манарасы, Спасс манарасы, Кол Шәриф мәчете юк ди... Казан сезнең өчен Казан булып калырмы? Кемдер әйтер бу бик аз дип. Менә Бауман булмаса, Казан буламы? Кемдер, анда Свердлов урамы, яисә Ремесленная һәм кремлтирәсе урамнары булмаганнан берни булмый диеп. Казанны иң мөһим булган Мәгънәсе булган символларысыз, кодларысыз күз алдына да китереп булмый! Казанның коды югалу, Дөнъя коды югалуы. Аның үлеме белән бер! Мин Бауман урамын җимерә башласалар шак катам! Мин яшәгән Заусайлов урамын төбенә– тамырына кадәр җимереп юкка чыгардылар! Хәзер ул кодларны тергезделәр. Җиңел булып китте! Киләсе буыннарның алар өчен төзелгән монументаль пүчтәкләргә карата ниндиерәк булыр икән карашлары? Вакыт күрсәтер.

Казан, Мәскәү һәм ностальгия

Мәскәүдәге коммуналкаларны сүтеп ташлаганчыга кадәр, мин еш кына андагы коммуналкаларны Казан коммуналкалары белән чагыштыра идем. Коридорларында шул ук һава, шул ук исләр. Әмма миндә алар носталгия уятмадылар! Күрәсең, носталгия ул синең аңыңда, нәкъ шушы җирдә, туып үсүеңне, шушы җирдәге һаваны сулап үсүеңне аңлавыңнан барлыкка киләдер могаен. Ә Мәскәүдә андый компонентлар юк! Димәк ностальгия дә юк, күз алдында шундый ук ишегаллары булуына карамастан.

Бу тылсымлы йорт – «Родина» кинотеатры.

1966 нчы ел. Бауман урамыннан әни белән балалар бакчасыннан кайтып киләбез. «Родина» кинотеатры яныннан узып барабыз. Минем әле кинога барганым юк. Дүрт яшь тулып китте бит инде, биш үк булмаса да! Әни миңа, бераз үс әле ди. Икенче көн ял көне иде. Ишегалдымда уйнап йөргәндә, яныма әни килеп, миңа зәңгәр билет күрсәтте, ике кызыл саны да бар иде, кинога барабыз диде әни миңа. Димәк, мин бер көн эчендә үскәнмен! Минем түбәм күккә ашты, зәңгәр күккә, билет төсендәге! Кызу– кызу адымнар белән кинотеатрга атладык. Менә ниһаятъ кино театры! Әни мине кино залына алып керде дә, үзе чыгып китте. Залда тик бала– чагалар. Мин беренче рәттә утырам. Кинәт, ак төстәге күн диварда чын тормыштагы кебек сүрәтләр килеп чыкты.

Ул дөнъя бөтенләй башка! Мин караган беренче мультфилмдә тик матур курчаклар гына иде. Киноның эчтәлеге хәтеремдә калмаган, ә менә шул ак дивар артыннан чыккан иркенлек мине бик аптыраткан иде! Сеанс беткәч тә әле, шул диварга карап, ничек шулай була икән ул дип озак кына карап торган идем. Минем шул дивар артына чыгып карасым килде. Шулай да мин ул диварны тотып карадым.

Соңрак, «Родина» кинотеатрының зур залында «У заставы красные камни» дигән сәнгати фильм карадым.

Киноның магиясе бүгенге көнне дә мине үзенә тарта. Магия югалырга тиештер бит инде ул, аның нәрсә икәнен, структурасын аңлагач. Ә киноның структурасын мин бик яхшы аңлыйм. Ни өчен дигәндә, мин «Мосфильм» киностудиясендә бераз эшләп йөргән идем. Берничә тапкыр үземнең фильмнарымның прокатларына да удостоверение ( рөхсәт) алдым. Мәдәният һәм сәнгатъ Университетында да киноискусство фәннәрен укытам. Ә шулай да минем күңелемнән «Родина» кинотеатры һич кенә дә китми.

Бауманда Гаррины күрер өчен...

80–нче, 90–нчы елларны
Казанның Бауман урамы күрке булган
хәерче сукбай Гаррига багышлана...

Шыгырдап торган чатнама суык көннәрне Бауман урамы буйлап йөрүе аеруча күңелле... Урамдагы кешеләр я бер, я икенче кибетләргә кереп– чыгып йөриләр. Кибетләрдә җылы, ризык исләре килә, ниндидер ароматлар, һәм синең бу купшы җирдә утырып чәй яисә кофе эчәсең дә килеп китә. Мин дә бер салкын көнне җылынырга дип, «Спутник» кинотеатрына якын гына булган Бауман район суды каршындагы Чернышев урамындагы кафегә кердем. Кергән кешеләрнең күбесе җылынырга гына кергәннәре күренеп тора, алар сатучыларның ачуын чыгарып берни дә алмый таптанып торалар. Идән юуып йөрүче уборщица да ачулы. Аның ачу беән селтәнгән куллары;» Минем авыр кулларыма эләксәгезме – эләгәчәк үзегезгә» – дигән кебек. Ул бертуктаусыз мыгырданып кергән кешеләргә теләсәң нинди сүзләр яудыра. Тегеләре дәшмиләр, куркып, менә– менә безне пычрак су белән коендырмагае диеп.

Озын аяклы түгәрәк өстәл артында бер кырынмаган мужик коржик кимереп тора.Ул шулхәтле тәмләп чәй эчә ки, хаттә швабраның(идән чүпрәгенең) аягына бәрелүләрен дә сизми. Чәчәгәннән ул ютәлли башлый, һәм ул ютәл эт улавына(өрүенә) әйләнә. Кешеләр як– ягына каранып этне эзли башлыйлар. Эт юк. Бу тавышны шул кырынмаган яшь мужик чыгара икән, хәерче сукбай, кайчандыр рәссам булган, психиатрик эксперт судлары аша узган – шизофреник Гарри. Ул тамагы туймаган эт кебек өрә. Ул көчле итеп өрә, барлык монда булган кешеләр өчен дә. Калган кешеләрнең дә бәлки аңа кушыласы киләдер, әмма аларга ниндидер курку хисе комачаулый. Идән юучы баскан җиреннән катып кала, әйтерсең дә менә– менә ул үзенең чиләгендәге пычрак суын шул сукбайга сибәр кебек. Әмма ул аны эшләми.

«Ә–ә, Гарри, бу син мени, күрми дә торам», – диеп әллә нинди чын булмаган тавыш белән, сабыйларга дәшкәндәй, йомшак тавыш белән, «җырлап». Ул чыннан да җырлаган кебек, йөзләре яктырып китте, әйтерсең дә аны алыштырып куйдылар.

Гарри өрүеннән туктый. Идән юуучы аңа бер коржик белән чәй сатып алып китереп бирә. Гарри рәхмәт тә әйтми, чәй белән йота– йота коржигын кимерергә тотына. Бу мизгелдә аны балаларча самимилек тә, ниндидер зирәклек хисләре биләп алган кебек тә иде. Ул бер акыл иясе кебек уборщицага киңәшләр бирә, әллә нинди зирәк халык сүзләрен табып. Ул сүзләрдә ниндидер тирән хаклык ята иде, бик мәгънәсез буш лыгрдауга ошап торса да. Кайбер сөйләмнәре бөтенләй таркау. Дикъкат беләнерәк тыңлап торганда аңлашыла ки, ул әйтеп аңалата аллмаганнарын әллә нинди кул хәрәкәтләре, сулышларын кушып раслый. Ул шулай идән юуучыга үзенең хәсрәтләрен сөйләп аңлата. Бу аларның әңгәмәсе уборщицаның җиңелчә елап алаган күз яшьләре белән тәмамлана.

Бу күренешне кафегә кергән кешеләр күзәтеп торалар. Алар сукбайга якынырак килә башлыйлар, аның яңа гына эт булып өргәнен дә онытып. Арадан берәү чыгып, чыдамыйча кычкырып җибәрә: «Гарри, әйт әле, ! Мин кем! Мин нинди? Гарри өзек– өзек бу кешенең тормыш юлы, күргән михнәтләре турында сөйли башлый. Аннары кәгазъ кисәге алып, нәрсәдер сызгалый да: «Менә бу синең образ!», – диеп күрсәтә». Тагын! Тагын сөйлә!», – диеп теге ир кеше Гарри каршына барып тезләнә. Ул Гарринең кесәсенә илле сум акча сала, үзе аның чалбар балагына ябышып ялвара: «Сөйлә, зинһар!», – диеп. Гарри аның бар гонаһларын да ачып бирә, булганнарын да, ул кешенең оныткан хәлләрен дә. Бу вакытта, тагын бер интеллегент кияфәтендәге бер ханым да Гарри каршына килеп тезләнә. Бу ыгы– зыгыны читтән карап торганда... гаҗәеп! Тетрәндергеч! Кайберәүләрнең күз яшьләре белән ялварулары Гаррины дәвам итәргә мәҗбәр итә. Әмма Гарри арыган инде, күзләрен кан баса, псих авыруларның приступ вакытындагы кебек. Мин Гарри өчен борчылам. Миңа бу кешеләр төркеменнән Гарри генә сәләмәт кеше кебек, калганнары барысы да авыру шикелле тоела башлады.Теге тезләнгән ханым торып баскач, аңа Гарри ике генә сүз әйтә. Ә теге хатын: «Хәзер мин аңладым инде, нәрсәдән качып йөргәнемне, шулай ук кая барырга кирәк икәнен дә» – диде.

Кафегә кергәннәр арасында ике «яңа рус» (яңа бай) кешесе дә бар икән. Берсе кесәсеннән бер мең сум акча тартып чыгарып Гаррига сузды да: «Әйт әле Гарри, минем күпме гомерем калган?», – диеп сорады. Гарри бу зур акчаны күргәч, куркышыннан, кафеның икенче башына йөгереп китте. Ә теге яңа рус аның артыннан... Гарри теге акчадан баш тартып нидер мыгырдана. Шуннан соң теге яңа рус Гарриның якасыннан алып селкә башлый, әйтәсеңме, юкмы? – диеп. Чарасызлыктан, теге яңа русның тавышы йомшара, ул да башкалар кебек сукбай алдында тезләнеп, җылап ук ялвара башлый.Гарриның приступы башлана. Ул кафе эчендә кычыкрып, өрә– өрә бертуктаусыз чаба башлый. Кергән кешеләр бу хәлдән куркышып, кафедан чыгып китә башлыйлар. Бер рубашкадан, чалбардан гына булган Гарри кафедән чыгып, кешеләрдән качып, урам буенча йөгереп– чаба. Мин бу күренешне исемә төшергән саен, уйлап куям: « Гарри авыру микән, әллә без микән?», – диеп. Шул хәлдән соң, кафегә килгән халык саны шактый артты. Килгән кешеләрнең бердәнбер теләге – шул Гаррине генә күрү иде бугай. Хаттә телевидениедән дә килделәр, әмма Гаррины очрата алмадылар. Ә Гарри һаман да кибеттән кибеткә йөри, сабый сыман үзенең яраткан коржигын кимерә, эт булып та өреп ала.

Кырыкбиш тиенлек иң хуш исле хушбый

1973 нче ел. Бауман урамыннан барам. Мәктәптән соң, кырыкбиш тиен акча учлап. Нидидер рәхәт дулкынлану хисләре, 8– нче март – әниләр бәйрәме алдыннан. Болай да халык белән тулы була торган Казанның иң үзәк урамы тагын да тыгызланган. Ә кибетләрдә инде! Халык диңгезе! Халыкны этә– төртә витриналар янына барып, бәяләрне карыйм. Берничек тә сайлап булмый, арып беттем. Хушбый алырга телим, әмма акчам җитми! Ниһаятъ ачыш! Бер прилавка өстендә нечкә генә пальчик– батарея кебек кенә хушбыйлар! Күземә күренәме диеп торам! Сатучыдан кат– кат сорыйм! Ә ул хушбыйны прибалтикадан диеп аңлата... Минем өчен бу сүзләр Франциядән дигән кебек тоела! Нибары кырыкбиш тиен генә бит әле! Иснәп карыйм! Искиткеч! Бернәрсәгә дә ошамаган! Ура! Алам! Шуннан соң кырык елдан артык вакыт узды, әни әле дә шул нечкә генә флаконны саклый, кунакларга еш кына ул турыда сөйли һәм бу хушбыйны үз гомерндә иң хуш исле хушбый булды – ди.

Мин юк чакта Казанның үзгәрүе

Билгеле ки, иң гадәти булмаган күренешләр, ачышлар һәрвакытта ике нәрсәнең аермасында була. Туган шәһәрдән каядыр, еракка киткән чакта һәрвакытта шәһәр киңлегендә үзгәрешләр туа. Кайчан гына кебек, сез Куйбешев мәйданы яныннан, яисә Спасс манарасы яныннан көн дә эшкә узып йөргәндә, артык бер ни дә сизми идегез. Ә менә сез Казанның кызыл ташлы вокзалына китеп барасыз, шәһәрдән каядыр чыгып китәр өчен, һәм сезнең күңелегездә шәһәргә карата ниндидер аңлатып та булмый торган күңел хәләте өстәлә. Һәм сез шунда үзегезнең туган шәһәрегезне элеккегә караганда да ныгырак яратканыгызны аңлыйсыз,. Казан сезнең күзегезгә тагын да матурырак булып күренә, сез аны яңа күзлек аша күргән кебек буласыз. Поезд тәрәзәсеннән яшәгән өегезнең тәрәзәләрендә утлар балкыганын күргәч, шәһәрнең бөтенләй икенче икәнен күрәсез. Казан сезнең өчен кыйммәтләнә, кадерләнә төшә, моңа чаклыга караганда.

Шуннан соң: «Нишләп әле мин бу кадерле, яраткан Казанымнан китеп барам әле?» – дигән сорау туа. Мин бит әллә нинди «париж» урамнарында йөргәндә дә Казанны сагына идем бит!

Мондый мизгелләрдә, үземнең тагын Казанга әйләнеп кайтачагымны белеп, шул бәхетле уйлар мине тынычландыра иде.

Утын сараеның серләре

Бу сарайда һәрвакыттыа бик тыныч иде. Анда үзенә күрә бер ләззәт биреп торган агач исләре килеп тора. Сарайда утыннар гына тутырылмаган, ул утыннар өчен генә түгел. Бу агач сарайда утыннар һәм утын кисү корылмалары да саклана. Островский урамындагы, мин йөри торган балалар бакчасы өчен бу сарай җылы чыганагы, бакчаның йөрәге. Мин бу сарайга яңа гына киселгән агачтан чыккан хуш исләрне иснәр өчен керә идем. Гел берүзем генә керәм. Сарайның тәрәзәләре юк. Бердәнбер кояш нурлары белән тәъмин итүче нәрсә– ул сарайның ярыклары. Аннан төшкән кояш нурлары яктысында утын тузаннарының биюен күреп була. Бу утын тузаннары, кисәкчекләре белән тулган кояш баганасы әле дә минем күзалдымда тора кебек. Тынлык,, хуш исләр һәм кояш баганасы. Авыр булган минутларда әле дә мин шушы тузан белән тулган кояш нурлары баганасына таянам!

Әмма мин бу сарайга хуш исләр өчен генә керми идем. Кышкы салкын көөннәрдә мине җылыткан, бәхетле иткән тылсымлы Җылыны күрәсем килә иде минем! Кыш буе шул сарайга кереп йөрдем, әмма Җылы чыганагын күрмәдем. Мин тик яңа гына киселгән утын пүләннәрен генә күрдем. Утынны салып кисә торган «козел»ны да күрдем. Хәтта ул пиланың җылысы да суынмаган, әмма Җылыны күрмим. Минем сарайны яңгыратып кычкырасым килде, Җылыны чакырып. Әмма кыюлыгым җитмәде. Мин сизәм, үзем генә сарайда басып торганда бу Җылының кайдандыр бик якыннанан чыкканын. Бу Җылының сере миңа тынгы бирмәде. Безнең тәрбиячебез Динә Ибраһимовна «Аленький цветочек» дигән әкиятне балалар бакчасында безгә укып чыккач, мин аңладым... бу Җылының миннән качканын. Ул минем барлыгымны сизеп, мин булганда сарайга керми каядыр качып тора! Мин утын сараеннан ерак түгел җирдә качып, күзәтеп торырга булдым. Җайлы гына урын да таптым. Кузгалмый да качып, көтәм... Файдасыз!

Берничә атна узды. Мин күрә алмый торган вакытлар килеп җитте. Ул безне балалар бакчасына йөрүдән туктату көннәре. Тик мине түгел, тагын да берничә баланы.

Мин «интернат» дигән сүзне җаным белән сөйми идем. Чөнки, балалар бакчасында кунып калырга тиеш булам. Бу минем өчен зур сынау була торган иде. Хәтта кайчагында берүземә дә кунарга туры килә! Тәрбиячеләр өйләренә кайтып китәләр.

Идән юучы юан бер түти килә иде, Майорова фамилияле иде бугай, шулай диеп дәшә иде телефоннан. Идәннәрне юып чыга да, төнлә каядыр юкка чыга. Мөмкинме соң берүзеңә зур балалар бакчасында тыныч кына йоклап китәргә? Шундый куркыныч ул? Төн шундый озын, бер дә вакыт үтмәгән кебек. Мин кроватымнан сикереп торам да, яктыртылган коридорга чыгып, берәр кешене тапмам микән дип, каранып йөрим. Кире бүлмәмә кереп ятам. Бервакыт шулай төнлә, кинәт кенә идәнгә нәрсәдер шалтырап төште. Мин хәтта шатланып куйдым! Күкрәкне кысып торган авыр тынлык таралып киткән кебек булды. Мин тавыш килгән якка таба йөгердем! Баскычтан аскы катка төшәргә туры килде. Күберәк атлаган саен, миңа җылырак тоелды. Һәм ниһаятъ мин зур мич янына килеп җиттем. Аның капкачы бераз ачык иде. Каен пүләннәрен(яркаларын) учак утыннан төшкән яктылык яктырта. Минем артыма кемдер килеп басты, мин кисәк кенә борылдым. Алдымда зур борынлы бер кечкенә бөкре ир кеше басып тора! Үзем бер дә курыкмадым... Балаларга Җылы бирә торган кешедән курыкалар ди мени?! Бу бит теге мин эзләгән Җылы тылсымчысы бит! Ул миннән бераз гына озынырак. Сөйләшеп киттек. Миннән: син кайсы төркемнән, әти– әниләрең кайда эшлиләр – диеп сорашты. Миңа мичкә каен пүләннәрен(яркаларын) ыргытырга да рөхсәт итте.

Утыннарның чатор– чотыр янган тавышы мине йоклата башлады.

Мин үземнең кроватымда, бала– чагалар тавышыннан уянып киттем. Балалар бакчасында тагын тормыш кайный башлады, һәм мин тагын шул ыгы– зыгыга кереп чумдым...

Таң әле төн булганда

1967 нче елның көз ахры бик суык булды. Ишегалдын себерүче дворник бер карасаң шатланырга гына тиеш кебек, агачлардан коелган сары яфракларны җыештырырга кирәк булмаганга. Ә юк! Хәзер себерке белән эшләү урынына, аңа яңа эш килде – балта һәм пычкы белән эшләү. Балалар бакчасының ике катын да мич ягып җылытырга кирәк бит хәзер! Җәйге кайгысыз, ялкау көннәр бетте инде! Җәй көне бит балалар Аккош күлендә, ә агачларның яфрагы коелмый. Мич ягучы дворник тәбигатъ белән көрәшә хәзер! Алда кышкы чатнама суык көннәр көткәнен ул бик яхшы аңлый, ул көз салкыннары гына түгел... аны бик зур сынаулар көтә. Ә минем өчен зур сынау– ул балалар бакчасында берүзем төн чыгуы. Дворник – мич ягучы һәрвакытта өенә кайтып китә иде, кире ул таң аткач кына килә. Тәрбиячеләр ни өчендер төнгә калмыйлар. Ә нянкә каядыр китеп югала.

Мин башка балалар әти– әниләре белән өйләренә кайтып киткәндә, аларга көнләшеп карап кала идем. Үзем тагын ялгыз төн чыгарга торып калам. Куркыныч, газаплы төн.

Мине әти дә, әни дә балалар бакчасыннан килеп ала алмыйлар иде. Әти гастролләрдә, әни өченче сменеда эштә. Менә шулай! Берни дә эшләп булмый! Җитмәсә, үч иткәндәй, элек минем белән төнгә кала торган балаларны да өйләренә алып китә башладылар. Радикның да, гомергә булмаган әтисе пәйда булды, әллә каян. Хәзер ул аны да алып китә башлады бакчадан. Радик әтисе турында – ул безнең белән яшәми, мине ул кайбер көннәрне бакчадан гына килеп ала диеп сөйләде. Радик ул көннәрне бик көтеп ала иде, ни өчен дигәндә, аңа әтисе килгән саен егерме бер тиенлек вафли алып килә иде. Кайчагында вафлины аның әтисе забор аша гына кулын сузып Радикка тапшырып китә иде. Без ул вафлины бергәләп ашый идек. Ленканы да килеп алалар, аның әтисе әлегә эчми дә, тузынмый да икән! Икенче төркемгә йөрегән Сережка бик нык чирләп киткән, салкын тиеп, ул да минем белән төнгә кала иде. Хәзер ул өендә чирләп ята! Сережка белән төн чыгуы җиңелерәк иде. Хәзер мин берүзем! Бу зур шыксыз өйдә. Ул ямьле дә булыр иде, җылырак булса, минем янымда берәрсе булса, ичмасам. Салкын ялгызлык бик тә ямьсез, күңелсез шул!

Башта мин яктыртылган коридор буенча йөрим, бер баштан икенче башка. Йөрегәндә ничектер җиңелерәк. Әмма йөри торган юлым бик кыска, борылырга да борылырга! Шулай да юл юл инде! Юлда йөргәндә уйларга җиңелерәк! Ә салкын постельдә ятып уйлавы кыенырак. Минем уйларым коридорның теге башындагы тәрәзәдә,тәрәзә аша күренгән, минем иешегалдыма алып бара торган юлда, әти– әни яшәгән йорка илтә торган юлда. Ә тәрәзәдән кире бүлмәгә алып килгән юл, – кызыклы түгел, алар өметсезлеккә илтә! Аннары, мин ул тәрәзә янында озак кына урамга да карап тора алам, әни күренми микән дип. «Минем улымны коткарыйм әле, ул бит берүзе интегә, төкерим шул өченче сменасына!», – диеп Островский урамы буйлап мине алырга килер сыман. Шулай да мин әтигә күберәк ышанам, ул алай эшләргә мөмкин. Бервакыт ул шулай мине килеп алган иде, бераз эчеп алган булса да. Ул кайчагында әнине әрли иде: «Күрмисеңмени, бала нишләп беткән?», – диеп. Әмма бу төнне әти дә килмәде, урамда тик буш трамвайлар гына үтеп– сүтеп йөриләр, кешеләрсез.

Мине таңның бик озак атачагы да борчыды. Көннәр кыскарды бит. Мин йоклап алырга тырыштым. Ялгызлык куркынычын онытып, тынычланып йокыга китәм генә дисәм, тәрәзәгә кемдер көчле итеп какты. Мин сискәнеп киттем! Болай да курыкудан калтыранып яткан кешене кемдер бөтенләй бетерергә уйлый бугай! Минем йөрәгем сикереп чыгып, көч– хәл белән килгән тәрәзә төбенә сикереп ятыр кебек тоелды. Тәрәзәдән мин бала күтәргән ир кеше белән бер хатынны күрдем. Алар нидер кычкыралар, ә мин ишетмим. Соңырак аңладым, алар бакча эченә керергә телиләр икән. Ишарә белән бераз аңлашкач, алар миңа якын булып тоела башладылар. Минем ялгызлыгым бетте! Мин хәзер берүзем түгел! Кышкы суык төнне басып торган бу кешеләр мине тынычландырдылар, мин дә аларга ярдәм итәргә уйладым. Ир кеше миңа бармаклары белән кая барып, ничек итеп ишекне ачарга күрсәтә. Мин хәзер бу кешеләр керер дә минем ялгызлыгым бетәр диеп шатландым. Ниһаятъ, мин ишек янына бардым. әмма ишек эчтән түгел, тышкы яктан бикләнгән икән. Ишек янында таптанып торган кешеләрнең тавышларын да ишетәм. Алар миңа үзләренең баласын калдырып китәргә теләүләрен әйттеләр, аларга каядыр барырга кирәк икән. Шуннан алар мине беренче катның тәрәзәсен ачарга сорый башладылар.

Ни генә эшләмисең бит, ялгызлыктан котылу өчен! Һәм мин тәрәзәне ачарга киттем! Тәрәзә бик тыгыз ябылган, мин бөтен көчемне җигеп, этә башладым. Теге ир дә тышкы яктан басым ясап, шудырырга тырыша. Тәрәзә ачылды! Бүлмәгә салкын һава килеп бәрелде, ә миңа һич салкын түгел! Хәзер мине ялгызлык газабының бетү шатлыгы җылыта бит! Ир кеше баланы күтәреп миңа сузды. Ул кечкенәләр төркемендә, әлегә уенчыклар янында келәмдә йоклап торсын – диде. Мин аны келәмгә илтә башладым, кинәт минем артта нәрсәдер гөрселдәде. Борылып карасам, ул тәрәзәне шулай шапылдытып япканнар икән, минем арттан. Шундук авыр тынлык урыннашты. Мин туңа башладым! Тагын ялгызым. Ялгызлык хисенә татлы итеп, елмаеп йоклап яткан балага көнләшү хисләре килеп өстәлде... Тора – бара бу көнләшү хисе ялгызлык газабын эретеп, мин дә шул келәмдә йокыга талдым.

Әти – әниләр көне

Менә соңгы мәктәп алды елының яз көннәре килеп җитте. Минем балалар бакчасындагы көндезге йокы сәгатендә көчләп йокларга яткырган вакытта, тәрәзә яныннан узып барган, әле былтыр гына шулай ук көчләп йоклаткан Ромкадан көнләшү хисләрем дә юк хәзер. Ул спай школ формаларын киеп, аркасына ялтырап торган ранецлар асып китеп бара! Нигә соң ул безнең яннан узып йөри? Урап та уза ала бит инде!

Күрәсең Ромка махсус шулай эшли, дөнъяны күрергә тилмереп, тәрбияче көчләп йоклаткан, безгә үч итеп. Чираттагы бу тәрбиячебез, калганнарыннан үзенең йомшак күңеллелеге, тагын да башкаларга охшамаган оригинал холкы белән аерылып тора иде. Әле дә хәтеремдә, ул миңа пешеп бетмәгән чи ботканы, банан ашаганны күз алдына китереп ашарга кушканын. Мин ул вакытта банан тәмен белми дә идем, шулай да тырышкан булдым һәм ул мине тынычлыкта калдырды. Ә Ромка һәрвакытта кыланчык иде, мәктәпкә йөрегәнче үк. Ул берзаман бакчага өеннән батарей белән эшли торган гусиницалы трактор да алып килгән иде. Бу бер могҗиза булды! Барлык балалар да тракторга карарга җыелдылар. Ә ул андый тракторлар бездә гараж тулы диеп мактанды.

Көндезге йокы сәгатеннән уянгач, тәрбияче, әти– әниләргә бакчага караган территориядәге дачаларда субботник буласын әйтергә кушты. Дача Аккош күле янындагы нарат урманлыгында урыннашкан иде.

Кояшлы шимбә көне дә килеп җитте. Бераз Чернышевский урамыннан баргач, без әни белән Киров тыкырыгына борылып 23 нче автобуска утырдык. Ул безне Киров урамыннан алып барып «Аккош күле» тукталышына алып барып җиткерде. Чыгабыз.

1969 нчы еда әле бу минем беренче тапкыр нарат исләрен, комлы юллар исен иснәвем. Бу юл безнең дачаларга илтә. Бакчадагы барлык әти– әниләрдән барлыгы бишләп кенә кеше күренә. Малайлардан – әтисе белән люлькалы «Урал» матаена утырып Айрат кына килгән. Тәрбияче минем әнине эшләргә алып китте. Айратның әтисе, улы белән мине люлькага утыртып, берәр җирдә туендырып алырмын дип урман буйлап тукталышка таба җилдертте. Ул тукталыш тирәсендә ризык эзләп шактый гына әйләнеп йөрегәч, безгә ике коржик алып бирде. Нарат исләреннән котырган аппетит белән ул коржикларны без ялт итеп йотып кына куйдык. Дачаларга кире кайттык. Дача площадкасында уйнадык.

Дүшәмбе көнне тәрбияче озак кына минем әнине мактап сөйләде, бик тырышып эшләде, уңган – диеп. Минем башым күккә тиде, бу сүзләрне ишеткәч. Мин инде болай да минем әнинең иң яхшы әни икәнен белә идем ич!

Мәктәпкә барасы елның җәе дә килеп җитте. Тәрбияче миңа – синең саның җиде, дачага барганда әниең барлык киемнәреңә дә җиденче санын тегеп чыксын диде. Минем әнием крестик белән генә чигә белә иде, шуңа күрә минем җиделе саннарым бик җәенке булды, аның каравы зур килеп чыктылар.

Әни миңа ел саен үзенең «Зингер» дигән тегү машинкасында миңа яңа пижама, эчке рубашка, һәм помпошкалы пилотка тегеп бирә иде.

Яраткан Казанымны, ишегалдымны, өемне ташлап, өч айга китүемне уйлап, моңсуланганым әле дә исемдә. Бигерәк тә мине әти– әниемне әти– әни көннәрендә генә күреп булачагым борчый иде. Иртәгә дачага китәбез дигән көнне әти– әни белән без Горький паркында ял итеп йөрдек. Тиздән аерылышасымны белгәч, парк мине бик шатландырмады. Иртәгә бит азатлык бетә, мин тәрбиячеләрнең каты кул астында, тиешле генә территориядә яши башлаячакмын, өйгә кайтып ял итеп йөрүләр дә булмаячак. Өч ай буе әнинең назларын тоймыйча яшәве минем өчен зур сынау булачак! Әти– әниләр көнен көтеп, шуңа юанып кына яшисе кала.

Менә автобус та тора, балалар бакчасы каршында, пыяла түбәләрен ялтырытып. Балаларның аерылышу хәсрәтләре. Алар әти– әниләреннән аерылган. Автобус ишекләре ябылды, әти– әниләр автобус тирәсендә чуалып, кайнашалар. Ата– аналарның балаларга аларсыз ничек итеп яшәргә биргән киңәш тавышлары көчәеп, югары нөктәсенә җиткәч, автобус кузгалып китә.

Автобус салонының алдында капчык– капчык бакчадан алган уенчыклар ята. Алар да безнең белән баралар. Капчык авызыннан кара аю баласының аптыраган күзләре карап тора. Барлык уенчыклар да бармаганын беләм. Шунысы кызганыч, – минем яраткан самосвалымны бер дә алып бармыйлар!

Дачада парлап кына тезелешеп, шелтәүләрдән куркып, шикләнеп кенә йөргән көннәр башланды. Анда почмакка бастырулар сирәк иде, аның каравы бөтен төркемебез белән уйнамыйча гына урамда бастырып торулары бик күңелсез була иде. Бу газапның да газабы! Андый җазаларны җәй көне килгән, яңа тәрбиячеләр генә куллана. Бер тәрбияче шундый авырттырып тырнакларыбызны кисте, бер дә онытмыйм, күбесе елаштылар. Бердәнбер шатлык – ул урманга чыгу! Тәрбиячеләрдән ерагырак китеп, урман иркенлегендә чабышып, уйнап, таяклардан руль ясап, кыргый җиләкләр табып, аларны саламнан ясаган таякчыкларга кадап, йөгерешүе күңелле!

Дача территориясендә күңелсезерәк, әмма анда балаларның шаянлыгы җанландыра; агач пароходта, штурвал артында диңгездә йөзү дисеңме, үз өеңне төзеп, шуңа шатлану дисеңме... Үземнең төркемнән булган, минем кебек үк әти– әниләр җылысыннан мәхрүм булган минем фикердәшләрем булуы да күңелне бик җылыта иде. Алар; Радик, Женька, Вовка, Марат һәм башкалар.

Иртән мунча яга башласалар, без әти– әниләр көне булачагын аңлап ала идек инде!

Безне берничә кешегә бүлеп керетәләр иде мунчага. Бик тиз юалар, савыт– сабаларны юган кебек. Аннары пижамалар кидерәләр һәм шул пижамаларда шибә көн озыны йөрибез. Тәрбияче әти– әниләр көненә бер көн калгач, бик нык үзгәрә, шундый яхшы, йомшак күңеллегә әйләнә. Аның мондый булуы дүшәмбе көненә чаклы гына булачагын белеп торам инде.

Әти– әниләр көненең иртәсе. Мин шатлыгымнан иртә таңнан уянып, йоклый алмый ятам. Бер күзем белән генә юрган астыннан күзәтеп ятам; тәрбияче һәрберебезнең кроватъ башына чиста рубашка, кофта, штаннар элеп җыя. Миңа да чират җитте. Мин моңа чаклы кечкенә коммуналка бүлмәсендә, зур кара чемоданда сакланып яткан үземнең яңа киемнәремне танып алдым, мин аларны онытып бетергән идем инде. Тәрбияче бернәрсәне дә бутамаган. Ул бит минем бөтен әйберләрем җиде санлы икәнен яхшы белә!

Иртәнге ашка барганда, без барыбыз да капкага таба карыйбыз. Гадәттә буш капка, әти– әниләр көнендә кеше белән тулган була. Бу безне бик шатландыра әлбәттә!

Ниһаятъ мин үләнгә җәйгән покрывал өстендә утырам. Әнигә карап туя алмыйм! Мин бит аны шундый сагындым! Әни миңа литрлы банкаларда төрле– төрле вареньелар алып килгән; виктория, чия, карлыган, крыжовник, слива вареньелары. Болар барысы да миңа! Әти безнең белән янәш утырып, агачтан сыбызгы юнып утыра. Җиләк– җимешләр ашап туйгач, әни мине кабаклы бәрәңге, помидор, йомырка, какланган колбасалар белән сыйлый. Шулхәтле тәмле! Мин күккә карап ашыйм! Ура! Әтинең агач сыбызгысы да сызгырып җибәрде! Ничек кенә әле! Әтинең куллары алтын бит ул!

Аерылышу вакытлары да җитә, әни салафан пакетларга миңа күчтәнәчләрен тутыра; минем яраткан печеньеларымны, вафли, төрле– төрле конфетлар. Хаттә бер кечкенә шоколад та күренә! Бу тәм– томнар төргәге онытылмаслык нәрсә! Мин шул пакетны тотып, капка аша әти белән әнигә кулларымны изим! Әти хәтта агач һәм сеңердән пистолет кебек нәрсә дә ясап өлгергән икән. Аның дулосына таш салсаң, атып та була. Кулыма сузды, капка аша.

Бик күңелсез генә үзебезнең төркемгә кайтам. Палата тәм– төм исе белән тулган. Пистолетым белән мактанам. Тиздән аны миннән тәрбияче тартып алачак. Әти– әниләр көне бетте бит инде.

Мәктәпкә барырга санаулы көннәр генә калгач, әни мине килеп алачак, һәм мин бер– ничә көн булса да азатлыкта рәхәтләнеп яшәп калачакмын. Үземнең яраткан ишегалдымда.

Беренче сентябрь

Әни ничек кенә миннән яңа школный форма белән ранецны яшереп торырга тырышса да, булдыралмады.! Безнең кечкенә коммуналкада нәрсәдер яшереп тотып буламени инде? Минем беренче ранецым шифоньер эченнән тырпаеп чыгып тора иде.

Иртән мин үземнең киемнәремне актарганда аның күн тиресе кулыма килеп эләкте.

Кеше бит чорнап алган аның әйберләре арасында, шулар белән яши. ә мин хәзер үземнең ранец белән яшим. Үземә яңа роль – укучы ролен күндерәм.

Укырга барырга бер атна чамасы калгач, мин мәктәптә нәрсәмнедер югалтасымны сизенә башладым. Шуңа күрә мин беренче тапкыр мәктәпкә барасыма бик шатланмадым, гәрчә бер элек кенә балалар бакчасына инде йөрмәгән укучыларга көнләшеп карап кала идем. Мәктәпкә чаклы булган бер атна гомерем иң бәхетле вакытым булгандыр могаен минем тормышымда. Беренчедән дачадагы өч ай булган каторгамның тәмамлануы, икенчедән– ишегалдымдагы олы кешеләр сөйләве буенча бик нык чыдамлык тәлап итә торган мәктәпкә, әле бер атна бар. Минем бит мәктәптә бер мәртәбә булганым да бар инде, яз көне сынап карау вакытында. Ул вакытта миңа бик үк шәп булмаган сүрәтемә дә бишле куеп кайтараннар иде. Мин анда ЗИЛ машинасын төшергән идем киң бер җирлектә, кузовасы, двориклары Хаттә эллипсоид тәгәрмәчләре белән. Бушлыкта1 Әти мине шулай өйрәтте! Ә минем партадаш малай әллә нинди сай гына танк төшерде, андый танкка балалар бакчасында беркем дә ихтибар итмәгән булыр иде. Әмма безнең икебезгә дә плюс бишле куйдылар! Күрәсең ул малайга төшергән вакытында тырышып– тырышып, мышнап, селәгәйләрен агызып эшләгәнгә иң югары билге куйганнардыр инде.

Соңырак мин белдем, анда барысына да плюс бишле билгесе куйганнар икән, мәктәптән курыкмасыннар өчендер инде. Мин ул вакытта балалар бакчасына тыныч кына йөрергә кирәк икән, монда мәктәптәге кебек әллә нинди эшләр эшләтмилә бит – диеп уйладым. Ике ел элек укучыларга көнләшеп йөргәнем өчен бик үкенеп тә куйдым. Шуңа күрә, 1969 ның җәенең соңгы атнасының азат көннәрен бик тә кадерен белергә кирәк икәнен бар күңелем белән сиздем. Ишегалдында да мин башкачарак йөрдем, уйланып, тиздән нидер югалтачагым турында. Мин ул вакытта ишегалдымныд бәясе тагын да артачагын белми идем әле, мәктәптәге дәресләр беткәч шунда йөгреп кайтып кергән вакытта, мәктәпнең авыр баскычларыннан үтеп кайткач. Шатлык бит ул – авырлыкны җиңү тантанасы!

Бу мәктәп һәм җәй арасы вакытында Бауман урамы да икенче төрлерәк күренде күзләргә. Ми анда хаттә дусларымсыз, берүземгенә дә йөрдем, һич күңелсез булмады! Менә бит нишләтә кешене азатлыкның соңгы сулышының шатлыгы!

Әни белән әти ул көннәрдә Мәскәүдә кунакта иделәр, фронтовик, 1930 нчы елларны Мәскәүне төзүдә катнашкан Мөбәрәк бабайларда. Нәкъ Мәскәүдән миңа яңа мәктәп формасын һәм ботинкаларны алып кайтачакларын мин белә идем. Шулай булып чыкты да! Миңа бик шәп, якты – соры төстәге штиблетлар алып кайттылар, читләре куе сөт төсе белән читләткән! Әни миңа аяк киемнәре алганда һәрвакытта иң туры килгәнен генә сайлый иде, бернинди үлчәп карау, мәшәкәтләнүсез! Анысы аңлашыла инде! Минем әни аяк киемнәре профессоры бит, «Спартак» аяк киемнәре фирмасында җитештерүче булып эшли! Мәктәп формасы да идеал рәвештә туры килде! Кара белән яза торган ручканы әти алып бирде. Ул аңа хаттә тамга салды, мәктәптә беркем дә алыштырмасын дип.

Балачак иркенлегенең сиздерми узып бару шатлыгына карамастан, минем күңелем тагын алдагы тормышымда ниндидер бер мөһим нәрсә булырын тоеп та, җилкенә иде. Бу ләззәтле стресслар бәхетеннән миннем башларым әйләнә кебек. Ә андый бәхеттән исереп йоклап та китеп буладыр, мин бит болай да соңгы иркен атнамда, бик рәхәтләнеп йокларга өйрәндем, елмайган килеш... Ә шулай да иң татлы йокы беренче сентябрь алдыннан булды. Әни көчкә мине уятты. Менә ничек минем җаным яңа тормышка карышкан икән! Мин иске тормышка бик өйрәнгән идем бит инде. Мин ул тормышны аңлап, кадерен белә генә башлаганда, кемдер миннән аны тартып ала! Кем ул! Мине уяткан әни түгел инде анысы. Ниһаятъ, мин уянып беттем һәм минем беренче мәртәбә борынымнан кан китте. Кан мендәремә, одеалга да буялып беткән. Әни минем башымны түбән идереп, мәктәп формасы кесәсеннән кулъяулык алып борынымны сөртте.Шулай итеп, минем мәктәп формасындагы кулъяулыгыма беренче тамга салынды. Ашыйсым килмәде, әмма кайнар грузин чәе белән май сылаган булка минем кәефемне күтәреп җибәрде. Тәрәзә төбендә, ярты литрлы банкада астра чәчәкләре дә тора. Әни Бауманга чыгып керергә өлгергән икән. Әти, гадәттәгечә гастрольдә, шуңа Булак буйлап, әни белән без икебез генә атладык. Безне минем дустым Сашка куып җитте, әбисе белән. Һәм без Сашка белән олылырны калдырып, алданырак атладык. Ранецның авырлыгын да тоя башладым. Артка борылып карасам, безнең арттан өлкә сыйныфта укыган Фәрит килә. Ул минем ранецка үзенең портфелен куеп бара икән. Мин бик аптырадым һәм портфелын минем ранестан алырга куштым. Ул миңа – бу беренче сентябр традисиясе диеп аңлатырга тотынды. Кинәт, Сашканың әбисе йөгереп килеп, Фәритнең портфелын тартып алды да, Булакның текә ырыннан ыргытты да, «Балбес!», – диеп, бөтен Булак буен яңгыратып Фәриткә акырды. Портфелы эләктерелмәгән икән, молниясе ватык булган, һәм портфель эчендәге китаплары Булак ярындагы чыклы үләннәрдән аска тәгәрәделәр. Ниндидер иностранча язылган китабы Булакның яшелләнгән су өстенә үк барып төште. Мин Фәритнең ничек итеп Булактан китапларын җыеп алганын карап тормадым, чөнки, мин бик ашыга идем, беренче мәртәбә мәктәпкә...

Мәктәп бәхете

Беренче сыйныфта укыганда, миңа ике дәрестән соң булган тәнәфес бик ошый иде.

Икенче дәрес үзе дә ошый, бигерәк тә аның ахырында класска бик тә тәмле кофе исләре килеп керүе. Бу бик көтеп алынган тәнәфестә кемнеңдер әнисе, яисә әбисе кофелар тутырылган кырлы стаканнар тезелгән аллюмин поднос тотып килеп керә. Минем әни дә шулай эшли иде.

Һәр стаканның өстендә кыздырылган алма пиражкие була иде. Ач булганнан, ул мизгелдә матур кырлы стаканнар бириллиант кебек ялтырыйлар! Ул пиражкиларның матурлыгын да, әйтеп бетерерлек түгел! Аны күрергә кирәк! Бу минем мәктәптәге бәхетле мизгелләрне күреп, дәшми генә торырга кирәк, ләззәт алып! Порцияләр парта буенча таратыла иде. Партада тар гына урын да бар иде, бу кырлы стаканны куерлык. Парталар кыйгач иде бит. Утырасың, үзеңнең бәхет кисәгеңә карап! Хәрефләрне язып бетерәсең, үзең пиражкига карыйсың. Ул да сиңа карый. Һәм көтәсең, беренче укытучым Анна Алексеевнаның боерыгын .

Без шулхәтле тәртипле генә ашыйбыз, үзебезнең порцияләребезне! Беркайчан да, беркем дә стаканын төшереп җибәргәне булмады. Менә нинди оста эквилибристика булган минем 1– че «А» да!

Сыйланган вакытта, мин бар күңелем белән шул кофе исенең җылысына чума идем. Ул әллә нинди дулкын булып яктыртылган әкияти океан өстеннән йөзә сыман. Кофе океанының бәхетен, кетердәп торган кызыдырылган пиражки бәхете ныгыта иде. Бу миңа – сыйныфтагы иң ашамчак малае өчен, бәхет давылы була иде. Соңырак аңлашылды, беренче – мин түгел икән, ә Павлик. Ул өченче тәнәфестә үзенең ранецыннан әнисе пешергән пиражкилар белән чәй флягасын тартып чыгара башлады!

Пиражки һәм кофеларның татлы исе аңкыган иң бәхетле мәктәп мизгелләре әле дә төшләремә керә. Ул вакытта мин төшемдә елмаям! Мин үземнең балачагыма елмаям!

Цирк һәм Булактагы минем мәктәбем

Казанга гастролгә берәр цирк килсә, мин укыган №1 нче санлы мәктәптә яңа укучылар пәйда була иде – циркчыларның балалары. Аңлашыла ки, безнең мәктәп цирк янында гына бит. Мин шул вакытта циркач балалрын минем класска җибәрсәләр ярар иде – диеп тели идем.

Безнең класста бер артист – акробат малае укыганын бик хәтерлим. Бер тәнәфестә ул партага учларына гына таянып аякларын өскә күтәреп торган иде. Бу минем беренче тапкыр артистлар профессиясенә таң калуым булды, үзем дә артистлар гаиләсеннән булсам да.

Бер цирк гимнастының кызы да укып йөргән иде безнең белән.

Икенче сыйныфта укыганда «50 лилипут» дигән сирк килгәнен дә яхшы хәтерлим. Мин инде гафү үтенәм бу Кечкенә кешеләр алдында, алар бит лилипут диеп дәшкәнне яратмыйлар. Минем укучыларым арасында андыйлар булса, мин сезне Кечкенәләр диеп әйтәчәкмен үземнең хикәямдә. Тагын шунысы: кечкенә буйлы – карлик кешеләрне Кечкенәләр белән бутамавыгызны үтенәм! Кечкенәләр карликлардан озынырак булырга мөмкиннәр. Кечкенәләр бик тә килешле, һәм алар кечкенә балалрны хәтерләтәләр. Кечкенә сиркачлар миннән өлкәнерәкләр иде, шуңа аларны югарырыак сыйныфларга урыннаштырдылар. Безенең мәктәптә барысы да шул Кечкенәләр килүе, алар белән мавыктылар. Алар тере курчак кебек, бик тә матурлар иде шул. Укучыларның күбесе аларны карарга баралар иде. Мин дә бик теләгән идем аларга карарга, әмма минем кулым гипсланган иде, мәктәпкә йөрмәдем ул чакта, шулай да ишегалдында Кечкенгәләр турында бик күп ишеттем.

Кечкенәләрнең гастролләре ахрына якынлаша, ә мине циркка алып баручы юк. Әти үзе дә гастролләрдә иде шул. Безнең ишегелдына курчак кебек ике Кечкенә кеше килеп кергәч, минем шатлыгым эчемә сыймады! Ул теге цирктагы Кечкенәләр иде! Шул иллеләр арасыннан! Сигез яшьлек малай– мин, алардан буем белән озынырак булсам да, бу турыда онытып, таң калып аларны күзәттем. Ишегалдында шул ике Кечкенәдән һәм миннән башка беркем дә юк иде. Алар да, мин! Алар беренче башлап миңа дәштеләр. Махсус заказ буенча да аяк киемнәре тегә торган, аяк киемнәре фабрикасына ничек барырга икәнен, миннән сорадылар. Мин аларның аякларына күз йөгерттем – шундый кечкенә матур читекләр кигәннәр! Аларны озатып ук куйдым. Аларны озатып барган арада мин аларның өлкән яшьтәге апалар икәнен аңладым. Алар миңа зур кешеләр кебек итеп сораулар бирделәр, балалар алай сөйләшми бит инде. Минем кәефем төште, борчылдым., заказлар өстәленә килеп алар җәйге босоножкалар заказать иткәч, ни өчендер аларга кире кактылар. Алар ишегалдына чыгып киттеләр. ә мин озак кына алар артыннан карап калдым.

Мин алар турында әнигә дә сөйләдем. Әнинең бик исе китмәде, мин бәбәй чакта аның Кечкенәләрне күргәне булган икән инде. Бу хәл Карл Маркс урамындагы балалар поликлиникасында булган икән. Әни педиатр бүлмәсеннән минем белән чыккач, мине төрергә махсус өстәлгә салган, ә анда минем белән янәш тагын бер төрелгән бала ята икән. Әни үрелеп ул балага карагач, юрган арасыннан: «Нәрсә карап торасың?», – диеп калын тавыш белән берәү кычкырып җибәргән ди. Әни куркып як– ягына каранган. Ә як– ягында беркем дә юк икән. Юрган астыннан тагын калын тавыш ишетелгән. Бу юлы сүгенгән тавыш. Ул төенчектә мужик ята икән! Әни шак каткан!

Әти гастрольдән кайтып төште. Һәм без ниһаятъ җыйналып, циркка киттек, Кечкенәләрне карарга. Икенче рәттән урын алдык. Шулай да талант өчен буйның озынлыгы әһәмияткә ия түгел икән! Кечкенәләр шул ук классик трюкларны башкаралар, башка цирктагылар кебек. Бигерәк тә миңа Кечкенәләрнең цирк оркестрлары ошады! Күгәрченнәр белән булган номер башлангач, мин үземә яхшы таныш булган дюймовочкаларны танып алдым. Эх, алар мине күреп, миңа кул болгап сәләмләсәләр иде! – дигән өмет белән утырдым мин.

Соңгы дәресләр

Җәйге каникулларга санаулы көннәр генә калгач, өй эшләрен бөтенләй эшлисе килми башлый... Гадәттәгечә, үзем укыган Булактагы №1 мәктәптән кайтып киләм, классташым һәм ишегалдым күршесе Саша Лемехов белән. Без аның белән 2– нче «А» сыйныфында укып йөрибез. Бу юлы без өй эшләрен өйгә кайтканчы ук эшләп бетерергә уйладык. Шәп бит! Өйгә кайтасың, ә өй эшләрен эшләргә инде кирәкми! Башта мәктәпнең тәрәз төбендә эшләргә маташтык. Килеп чыкмады, уңайсыз. Биегерәк! Үсәсе бар!

Кояшлы якты мәктәп ишегалдына чыктык. Кая гына утырырга, нәрсә өстенә генә дәфтәр китапларны җәеп салырга?! Мәктәп ишегалдында бер будка тора иде, аны «бомбаубежище» диеп йөртәләр. Шунда кердек. Тузан, пычрак, уңайсыз... Булмый! Мәктәп артына бардык. Анда бер корылма бар, төп мәктәп бинасына өстәп төзелгән, анда актовый залы бар– безгә мультфилмнар, кинолар күрсәтә торган зал. Төп бина белән корылма арасында тар асылмалы коридор бар, берсеннән икенчесенә күчеп йөри торган. Мин беренче тапкыр мәктәбемне читтән күзәтеп торам. Тәрәзәдән укучыларның хор белән нәрсәдер кабатлаганнары ишетелеп тора, укытучылары артыннан. Укытучыларының да аларга җаваплары ишетелә. Баритон тавышлы җыр укытучысы Герман Георгиевичның тавышы... Дүртенче катта урыннашкан спорт залыннан өлкән сыйныф укучыларының йөгерешкәне, кычкырышканнары да ишетелә.

Һәм көтеп алынган бәхет кыңгыравы ишетелә, мәктәпнең төп рычагы.

Бу мәктәп тавышларын ишетеп туйгач, без Сашка белән тимер– томырларга утырып дәресләрне әзерләргә булдык. Сашка бик тиз урыннашты. Бер тутыгып беткән силиндрга утырып, дәфтәрләрен өстәлне хәтерләткән бер агрегат өстенә җәеп салды.

Мин тиз генә үземә җайлы булган «өстәл» һәм «урындык» таба алмадым. Ниндидер бер тутыккан двигательдә тукталдым. Тәбәшәгерәк, әмма өстәл урынына ярый. Бер руле дә тәгәрмәмәче дә булмаган ташландык сәпит рамасын таптым, иң мөһиме седлосы бар. Урындык та әзер!

Сашка белән тынып калдык. Булак кошларының сайраганын да тыңлап алабыз... Җәйнең хуш исләренә кушылып аңкыган кызган тимер исләре һәм мәктәп шавын тоябыз. Кайнар җәй кыздыра... бу мәктәп ишегалдындагы кайнар җәйләр...

Тимер– томыр арасыннан чыгып торган шөрепләр арасында утырып, баштагы шөрепләрне бер дә эшләтәсе килми инде! Шулай да түземлегемне җыеп, математикага тотындым. Язуы уңайсыз. «Өстәл» дигәнем дә тигез түгел, әллә нинди бүксәле. Дәфтәрдәге цифр һәм хәрефләр кыек– мыек язылдылар. Шулай да мин өй эшләремнең барысын да эшләп чыктым. Сашканың «өстәле» тигезерәк булгач, ул алданырак эшләрен бетерде, мин эшләп торганда, ул ниндидер механизмнарда казына иде инде.

Ишегалдыбызга кайтып кергәндә, безне әти – әниләр көтеп тора иде инде. Без тизерәк мактанырга ашыктык, дәресләрне эшләдек, хәзер портфелләрне керетеп ыргытабыз да, уйнарга чыгып китәбез– дип.

Өйгә кереп, портфельне ташладым, ә әни аны күтәреп, дәфтәрләрне тикшерә башлады.

Эшләгән битләрне ертып ташлады да, яңадан башлап эшләтте. Ә Сашка инде күптән ишегалдында йөри, җәй башлануына шатлана!

Минем беренче теплоходым

Ниндидер бәйрәм, очрашулар буласы иртәгесе көнне көтү, һәрвакытта күңелгә бер рәхәт шомлылык иңдерә. Бу шомлылык хаттә төнгә дә күчә. Шуңа күрә дә йокы тыныч булмый. Еш уянам, кирәгеннән иртәрәк торам. Бу яисә демонстрация алдыннан, я балалар бакчасы дачасында әти– әниләр көне алдыннан, я булмаса бик еракка, туганнарга кунакка барыр алдыннан була иде. Мондый төннең берсе – беренче сыйныфны тәмамлаган көнне булды, иртән Иделдә теплоходка ял итәргә чыгу алды бәхетеннән.

Мине уятырга кирәк булмады... Мин ашкынып, постелемнән сикереп тордым. Әни мине беренче тапкыр Казанның елга портына алып барды. Пристаньдә 1– че мәктәп балаларын ап– ак «Омик» көтә иде. Кайчан безне бу корабль эченә керетерләр икән – диеп, мин түземсезлек белән күзәтеп тордым. Безнең 1– нче «А» сыйныфыннан бер икеле капчыгы Зөфәрне генә күреп, мин бераз аптырашта калдым, әмма корабльгә керү бәхете мине бу уйлардан бик тиз арындырды. Ак корабльне көтү шатлыгы чиксез иде шул!

Ниндидер «Свияжск» дигән җиргә барабыз дип иглан иттеләр. «Свияжск» икән «Свияжск»! Менә мин палубада әнигә кул изәп басып торам. Теплоходның репродукторыннан «Славянка маршы» яңгырый. Теплоход йөзеп китте. Балалар тар палубада йөгерешәләр. Кормда сикерәләр. Урынга җайлашалар. Ун минуттан, палубада басып торырлык түгел иде инде. Көчле җил өрә. Балалар салкынга йөгерешеп чыгалар да, тагын кирегә, теплоход салонына кереп китәләр. Теплоходта бер генә укытучы да юк икәнен мин күреп алдым. Караңгы, сасы трюмда балалар бик озак тормыйлар.

Бер ярты сәгатъ сикерешеп, акырышып, шашып, ак судноның бөтен почмакларын карап бетергәч, ниһатъ тынычландылар, корабльгә карата кызыксынулары бетте. Инде алар яңа бер мәзәк көтәләр иде инде. Әмма ул яңа нәрсә килмәде. Палубада салкын, су өстенең матурлыгына озак карап торып булмый. Ярлар күренми. Сасы трюм һәм салон кызыксындырмый... Бөтенесе дә тынып калдылар... Уеннар оештыручы кешеләр дә юк. Без үзебезгз үзебез хуҗа. Ашыйсы да килә башлады. Минем сул як кесәмдә май ягылган булка бары исемә килеп төште. Зөфәрнең ашарына бернәрсә дә калмаган иде инде, ул палубага утыргач та, пластмасса тартмачыгыннан сыр кисәген чукып бетергән иде. Ул минем бутербродка һөҗүм ясады. Мин бүлештем әлбәттә. Туймадык. Салон буенча укучылар ашау эзләп, сорашып йөриләр. Күрәсең аларның әти– әниләре пароходта йөзү болай озакка китәр диеп уйламаганнар инде. Бик тә озакка сузылды шул! Бу йөзеп йөргән төрмәгә ошады. Беркая да китеп тә, чыгып та булмый. Я ашап булмый, я уйнап, я йоклап.

Ниһаятъ, арып бетеп, без шул «Свияжск» дигән җиргә барып җиттек. Җиргә төшкәч, бераз күңеллерәк кебек булды. Теплоходта интегеп арыганга, күбесе экскурсия белән кызыксынмадылар да, ярда гына калырга уйладылар. Мин шулай да «Свияжск» ка барып килдем. Безгә кадакларсыз гына төзелгән бер бина күрсәттеләр, ә инде иң черек кадаклысы безнең кире кайтуыбыз булды. Ничек кенә дәртле, канатлы кебек сәяхәт кылуга карамастан, ач булу, бернинди хәстәрлек күрми, чикле пространствода интегүләр, Идел матурлыгына да, тәбигатъ хозурлыгына да сокланырга ирек бирмәде. Өйгә кире кайтып җитү– ул безнең өчен зур батырлык булды.

Ниһаятъ, озак көткән Казан яры! Мине ярда көтеп алган әнием: балаларын җибәрмәгән башка ата– аналар кебек башым эшләп җитмәгән шул диеп үкенде...

Зөфәрнең әтисе кычкырып сүгенде: «Мәгънәсезләр!», – диеп.

Әнидән моңа чаклы беркайчан да өзелеп ашарга сораганым булмаган иде! Һәм беркайчан да шулай татлы итеп йоклаганым да булмагандыр!

Беренче мәктәп, алтынчы түгел инде

Казан үзәгенең архитектура ансамблләре арасында утырган беренче мәктәпкә, шәһәребездә тиңнәр юктыр могаен. Ул бит беренче, саны ук әйтеп тора! Җитмәсә, Булакта! Аны күрер өчен тырышырга да кирәк түгел! Ул киң күзәтелә торган мәйдан тирәлегенә керә: Спасс манарасы– Кол Шәриф, Цирк– Стадион – Пирамида– Булак – Ирләр монастыре. Сакланган бит! Туристлар да еш кына кызыксынып бу бина турында гидтан сорашалар, ә гид горурлык белән: бу беренче мәктәп – диеп җавап бирә.

Минем Бауман ишегалдымдагы балаларның күбесе шул мәктәпкә йөределәр.Бер Виталий гына алтынчы мәутәпкә йөргән икән, мин аның турыды белмәгән идем. Мин аны безнең мәктәптә укый диеп уйлый идем. Без башка балалар белән мәктәпкә киткәндә, ул ишегалдында уйнап кала иде, без кайтканда да уйный. Бу уку елы беткәнче шулай булды. Мин аның ишегалдында портфель күтәреп йөргәнен бер генә тапкыр да күргәнем булмады. Ул миннән күпкә өлкәнерәк иде. Мин аны хаттә мәктәптә укымый диеп тә уйлый идем, һәм аңардан бик көнләшә идем. Күрше йортта яшәгән Айдар исемле малай да минем музыка мәктәбенә йөрмәгәнемне белгәч, бик гаҗәпләнде, аның уенча, барысы да музыка мәктәбенә йөрергә тиеш булгандыр могаен. Шуннан соң, ул өендә бунт күтәреп, башкалар йөрмиләр бит– дип, музыка мәктәбенә йөрми башлады. Ә монда Виталий мин бөтенләй мәктәпкә йөрмим, минем хакым бар йөрмәскә – диеп тора җитмәсә! Менә бит! Мин аңа ышандым, аны бит мин өч ел эчендә бер генә тапкыр да беренче мәктәптә күрмәдем. Ишегалдындагы барлык балаларны да күрдем, ә аны юк! Димәк, минем дә хакым бар, мәктәпкә йөрмәскә! Бу турыда әти– әниләргә генә җиткерергә кирәк! Айдар бит, бунт күтәреп, әти– әниләреннән сораган, музыкалкага йөрмәскә. Мин дә әнигә бу турыда әйтеп бирдем!

Икенче көнне, иртән, парадкага чыксам, портфель тотып, пионер галстукларын тагып, Виталий басып тора! Мине көтә. Ул миңа кычкырып ташланды: «Мин бит алтынчы мәктәпкә йөрим, минем бөтенләй башка көн тәртибем!», – диеп. Шуңа күрә мин аны бер дә безнең мәктәптә күрмәгәнмен икән. Кичә кич, әтисе бик нык кирәген биргән икән аның...

Урам китаплардан төшкән алтын нурларга күмелгәндә

Кояшлы салкын көн. Без дустым белән мәктәптән кайтып киләбез. Җидешәр сәгатъ барган дәресләр бетүе шатлыгы белән тулган мәктәп ишегалдыннан барабыз! Мәктәп склады яныннан узабыз. Анда барлык укучылар җыйган макулатуралар сакланганын без беләбез. Складның ишеге ачык икәнен күреп алдык! Кем бар икән анда? Кереп карыйбыз... Беркем дә юк! Эчкәрәк үтеп, ишекне ябып куябыз. Монда китап җурналлар гына түгел, яктылык та җитәрлек икән. Складның бик зур да, бик кечкенә дә булмаган тәрәзәсе дә бар икән. Үзебез дә сизмәстән, портфелләребезне идәнгә ташлап, уку дөнъясына чумдык! Бераз вакыт, мин үземнең кайда икәнемне дә онытып җибәргәнмен! Текстлардан аерылып, башымны күтәреп карагач, минем дустымның да бик мавыгып укыганын күрдем. Ул да миңа карап алды, мине монда микән әл бу дигән кебек. Аның китәргә җыенмаганын күреп, мин шатландым, әле бу уку бәхетен дәвам итәргә була икән әле дип. Бу бик искиткеч мизгелләр иде! Склад ягылмый торган җир, ә тышта 30 градус салкынлык. Шуңа күрә склад эче ниндидер салкын һава белән тулган. Уку шатлыгыннан чыккан кайнар тыннар салкын һавага пар булып бөркелә! Безнең белән өченче мәзәк тә бар, аңардан безнең уку шатлыгы мизгеленең язмышы тора. Ул – кояш, китапларны яктыртып торган, аларга ниндидер бер кыйммәтлелек биреп торган! Ә мин моңа чаклы ул кыйммәтне күрмәгәнмен! Миңа бу китап өемнәре матур Кавказ таулары кебек күренде, салкын һаваны ярып кергәе кояш нурлары яктырткан гаҗәеп күренеш! Мин бу алтын китап Тавы янында үземне кечкенә бер алтын кисәкчеге кебек тойдым. Бу Тау, кояш яктысында ялтырап тора, ниндидер хуш исләр бөркеп– типография исләрен!

Монда үзенә күрә бер тынлык урыннашкан! Нинди генә уку залларында булып, мондый гаҗәеп тынлыкны беркайда да очратканым юк иде! Әллә нинди чит илләрнең уку залларында да хаттә! Бу балачагымның утраучыгы мине серле китап дөнъясына алып кергән бер ачкыч, код булып калды. Һәм бу китапка кызыксынуым әле дә шул утрауга нгезләнеп тора.

Бу салкын һава, авыздан чыккан пар, кояш, идәндәге китаплар тавы минем күңелемдә гомерлеккә калдылар!

Ә кояш берничә сәгаттән сүрелә башлады. Кышкы көннәр кыска бит! Укуы безгә кыенлаша башлады һәм без китәргә кирәклеген аңладык. Китап, җурналлар төяп өйләребезгә кайтып киттек. Ул кичне урамнан барганда, Казан шәһәре, укыган китаплардан, укыячак китаплардан да чыккан алтын нурларга төренгән кебек тоелды.

Ул китап запасларымны мин берничә ай буена укыдым, аларны укып чыккач, шәһәр библиотекасыннан алып укый башладым. Бу мәктәп макулатурасы складындагы үзгәреш минем күңелемдә иң мөһим үзгәреш булып калды! Һәм шулай булып калачак та!

Казан урамнары – минем хисләр коридоры

Казанның гади районнарындагы прогулкаларны үзәк райондагы прогулкалар белән чагыштыырп булмый инде, үзәк районы дигәнең синең өчен бик якын – туып үскән җирең булса, бигерәк тә. Казанның һәр урамына үзенә хас сагыш төсе бар, үзенең онтылмас истәлекләре бар. Казанны күрергә килгән туристларны жәлләп куясың кайчагында, алар бит казанлылар тойган хисләрне тоя алмыйлар, шәһәргә карата. Аннары, шушы Казанда яшәп, көн дә каядыр ашыгып, хаттә тарихи бина эчендә ниндидер офиста утырып та, шәһәрнең матурлыгын, биналарның бай тарихын белмәүчеләр,кызыксынмаучылар да кызганыч хәлдә.Хәзерге эшкуарлар Сөембикә манарасына да кереп утырырга мөмкиннәр, тик эшләре генә барсын, салымнар керсен, аларны бинаның кыйммәте, тарихы һич кайгыртмыйдыр!

Ә кайбер казанлылар метрога утырып, кичләрен шәһәр үзәгенә ашыгалар, йөрәкләренә якын булган иске шәһәр урамнарына... Алар дәшми генә йөриләр, я буласа салмак кына ниндидер истәлекләрен сөйлиләр, – шушы йортларга, урамнарга бәйле тарихларын. Менә кемнәрне тыңларга тиешләр, килгән туристлар! Менә алар, – чын гидлар ичмасам! Әле урамда йөрегәндә үзеңә ошаш бер төп казан кешесен очратсаң... менә инде сүзләр күбәя, ниндидер үзенә күрә бердәмлек хисләре биләп ала, күз яшьләрен дә чыгарып алырга мөмкин...

Шәһәрнең теге яки бу урамы күңелемдә нинди хисләр уята икән диеп үзеңә сорау бирсәң, үзеңне бөтенләй яңача ача башлыйсың... Син бөтен җаның тәнең белән шул урамга кереп эрегәнсең, шунда таралгансың икән. Һәм урам буйлап үзеңне җыеп йөргән кебексең. Ә инде җыйналып беткәч, метрога утырасың да үзеңнең яшәгән, бик кызыклы булмаган «яңа» районыңа кайтып китәсең.

Бауман урамы– ул минем өчен хисләрне ача торган, башка барлык хисләргә матур юнәлеш бирә торган зур ачкыч кебек. Бу сагышлы хисләремне ача торган гына ачкыч түгел, минем Казанга карата булган хәтирәләремне берләштереп, йомгаклап торган нөктә... китабымның төп мәгънәсе. Миндә булган, кайнап торган якты хисләремне барлап торучы ачкыч! Бауман урамы– ул минем хисләремнең таяну нөктәсе! Бу көчле нөктә булмаса, бу тормышта мин төрле куркынычлардан, ыгы– зыгыдан изелгән булыр идем!

Ә Чернышев урамы – ул Бауманның дәвамы. Мин бит Бауман 36 белән Чернышев 12 урамнарында тудым. Заусайловларның почмак йортында. Чернышев урамы – мине дөнъяга алып чыгучы урам, нәкъ үземнең йортымдагы арка аша шәһәргә чыга идем. Бигерәк тә урамга чыга торган подъезд ишеге бикле булганда, арка бердәнбер «дөнъяга» чыга торган ишек булып торды.

Ә Киров(Московский) – минем әнием белән очрашуымның бәхетле мизгелләре белән бәйле урам. Шул урамга карап, иң матур, иң зифа буйлы, иң яраткан хатын– кызымны– үземнең әниемнең эштән кайтканын көтә идем! Ул Үзәк колзоз базары янында урыннашкан «Спартак», – аяк киемнәр фабрикасында эшли иде..

Булак – минем күңелемне сафландырган, чистарындырган, шулай ук белемнәргә өндәгән җир! Аңлашыла ки, Булакның бер як башына мин мунчага йөрсәм, ә икенче башында мин укыган мәктәп ич...

Островский урамы мине әнием белән аерылышудан шомлы тойгылар тудырган җир.

Бу урамнан балалар бакчасына барганда, минем әнием белән бик тә аерылышасым килми иде. Әни кайбер көнне, бакчага берникадәр ара калгач, үземне генә җибәрә иде. Мин атлыйм... минут атлыйм, борылып карыйм да, әнинең артыннан йөгереп куып җитәм. И, ул шундый аптырый, минем кире аның янына килеп басуыма! Шул вакытлардагы әнием белән аерылышу хисләрем, минем күңелемнән беркайчан да китмәде! Башкалар да андый хисләрен беркайчан да онытмасыннар иде!

Пушкин урамы – ул могҗизалар тудыра торган урам, могҗизалар көтә торган! Нәкъ шул урамда Университет тавыннан мин демонстрацияне күзәтә идем.

Ленин урамы – ул киләчәкне сиземләү, үсү, галим булу теләкләрен уяткан җир.

Бу хисләр миндә әле биш яшемдә үк, әти шул университет турында сөйләгәндә, ә әни – үзеңне начар тотсаң сине анда алмаячаклар диеп янаганда тудылар.

Карл Маркс урамы – терелүемне сизү шатлыклырым белән бәйле. Ни өчен дигәндә, ул урамда минем балалар поликлиникам урыннашкан иде. Анда миңа; – син хәзер савыктың, инде урамга да чыгып йөри аласың... үзеңнең яраткан урамыңда – диеп әйттеләр.

© , 2018 г.
© Публикуется с любезного разрешения автора

 
.
   

© Copyright by Psyfactor 2001-2020.
© Полное или частичное использование материалов сайта допускается при наличии активной ссылки на Psyfactor.org. Использование материалов в off-line изданиях возможно только с разрешения администрации.
Контакты | Реклама на сайте | Статистика | Вход для авторов