© Рамиль Гарифуллин
Психо-витаминкалар
Шигъри психотерапевтик этюдлар
(Пcихотерапевтические эпиграммы на татарском языке)
(Наиля Яхина тәржемәсе)
Автор турында
Гарифуллин Рамиль Рәмзи улы — Русиянең танылган психологы, публицист, язучы, социаль белем академиясенең психология һәм дефектология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты, татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
«Блеф энциклопедиясы» (1995), «Шәхес тылсымчысы» (1997), китаплары авторы. Шулай ук, Рамиль Гарифуллин «Шигъри психотерапевтик этюдлар» (1998) һәм «Көтелмәгән психология. Нәрсә турында психотерапевт берни әйтми?» (2003), «Куркыныч психологик капканнар» (2004) һәм башка китаплар авторы да ул. Рамиль Гарифуллин шулай ук вакытлы матбугатта басылып чыккан бик күп мәкәләләр авторы да.
Авторның хикәяләре «идел» журналында да басылып чыкты. Берничә ел Рамиль Гарифуллин «Аргументы недели» атналык газетасының күзәтчесе дә булып эшли.
Аның китаплары зур матбугатлар; «Феникс», «Сталкер», «Столица принт», «Сфера» һәм башка матбугатларда да басылып чыктылар.
Гарифуллин Р.Р. — кино, телевидение, әдәбият өлкәләрендә психотерапевтик тикшерүләр жанрына да нигез салучы автор.
Хәйләкәр иде ул...
Хәйләкәр иде ул, беркайчан да
Гафу үтенмәде беркемнән.
Үтенсә дә Аллах аша гына
Эш йөретте корбаны белән.
Усаллык
Хисләрегез Сезнең һәм дә гакылыгыз —
Шул кадәр ки яхшы-теләгегез
Әмма ләкин Сезне фаш итүче —
Усал иркегез вә эшләрегез.
Фәхишәгә (проституке)
Күңелегезне сатып акчага
Ир телисез — «оҗмах бакчалы»
Кемнәр генә сезнең тәнегезгә
Поршин кебек кереп чыкмалы.
Җыясыңдыр акча дынкычлап
Кертеп эчләреңә мең пычрак.
Буш күңелең кемгә ярыйдыр
Төпсез күзең нурсыз карыйдыр.
«Изге урыннар» (Святые места)
Ботарыңда ятам — «ах» — бу нинди оҗмах
Ясап куйгандыр бу җирне үзе Аллаһ.
Рәхмәт ходам, нинди изге җирне тотам
Әллә инде Ирусалимда ук ятам.
Изге җиргә мин генә дисәм керүче
Шикләнәм, тик, күпләрдер моны белүче.
Ачуың...
Синең ачуың күп чакта
Бөтенләй икенче хакта
Яшереп үзеңнән, миннән
Дөреслек кала чит якта.
Мунчада (Старушка в бане)
Ләүкәгә менгән дә карчык
Утыра ботарасын чабып.
«Куанган бит ирләр монда!» —
Кайдан икән ләззәт табып.
Эрудит
Эрудит бер булган ди
Кешедән гакыл җыйган ди
Цитатадан гына табып
Биргән һәркемгә ул җавап
Тоймаган ул таң атканын,
Ничек шәфакъ батканын
Аңлый алмый һич башы
Кайда мәрҗәннең ташы?
Цитатадан укыган —
Ник мин икән, ник туган.
***
Постельләрдә шомарып
Белгечләр белән ятып
Дөнья «Мисс»ы ясалган
Оят һәм сынын сатып.
***
Фатирында бичара —
Егерме мәче асраган
Егермесе егермечә
Үз телендә «сыкраган»
Ялгызлыктан тәмам туеп
Ходайдан бала сораган.
***
Эзлә хатын «огородта»
Эзләмә тик, «хороводта» —
Дигән урыс мрның хакта
Аңламады урысын...
Шәһәрдәге бер дусымның
Биюче — булды «вкусы».
***
Бигрәк ямьсез, мәкерсез, әмма син
Гакылың кача әгәр ташса хисең
Нигә сиңа тартыла күңел?
Акыл белән аңларлык түгел.
Синең көчнең төзелеше —
Куркак ирнеңдер — өлеше.
***
Җаваплылык сизеп һәр эштән
Булды уе тизрәк китештән.
Куркып шуңа эшне башларга
Ашыкты ул тизрәк ташларга.
***
Юк аныкы кимчелеге —
Уйламый ул бу хакта
Башакаларның кимчелеге
Ачуын һәрчак кабарта
Булмаса да бер дусты
Үзенә хисе тик арта.
***
Рәхәтлеген яшереп «кычкырды»
Гаилә тулы һәрчак кичкырын
Секс теләп тәмам чирләде
Дәүләт һаман фатир бирмәде.
Политик
Ул югары «накал» мичендә
Гөнаһларның иң зур эчендә
Дипломат ул, нахал, зур артист
Җаваплы һәм карак альтруист.
***
Борчылмагыз! Барсы булыр
Швейцарларның банкы тулыр
Коттедж — вилла, «Мерседес»,
Чибәрләр, ялчы-балбес,
Хәтта булыр лично РУОП
Һәм дә чит илчә шәп гроб.
Анда җайлап ятарсың
Зур пулядан катарсың.
***
Аңа булыр барсы аз
Аздан риза һич булмас
Белми бушка масаер
Күңеле бик тиз картаер.
***
Географияне оныттың,
Астрономияне бик тиз йоттың
Зур ачылыш икән бер җирдә.
Җир шары икән ул бит синдә
Уртасы — синең кендегеңдә.
***
Нәрсә икән иң мөһиме —
Бу дөньяда, әйт син, күрсәт!
Мәхәббәтме, зур иҗатмы, әллә хәсрәт?
Әллә инде бертуктаусыз бала ясап —
Арттырырга нәсел нәсәп?
Сораулардан баш ватып ки уйландыгыз
Иң мөһиме — онытмагыз! —
— Бу дөньда булганыгыз.
Яратудан курку
Чын мәхәббәттән ул курыккандыр
Шуңа бар хатын-кызны да яраткандыр.
Гашыйк итеп барсын үзенә куургандыр,
Йөрәкләрне комбайн кебек ургандыр.
***
Ирең белән арагызны
Булдырасың килсә төгәлдән
Башка ирләр белән дә син
Бераз кайчак шөгыльлән.
***
Йомалмады күзләрен ул
Гүзәллеккә, чәчәккә карап.
Хатынына ярарга дип әмма
Тырышты матурларны хурлап.
***
Үз-үзенә хуҗа булмады
Башкаларга кирәк булмады.
Чыгалмыйча мескен упкыннан
Тормыш гамен таба алмады.
***
Флегматик та булып тоелды ул,
Холерик та кебек булды ул.
Меланхолиядән дә саташты, күбрәк —
Чит кеше булып ул маташты.
Философик уйлар
Мәңгелеккә килмәдек без диеп
Килә башка бик еш уйлану
Шул вакытта күпләрнең уе — бер —
Корсак тутырып күбрәк туклану.
Юк чара
Кермә диләр бер үк инешкә
Ике тапкыр — бер зур киңәштә
Ирешкәч кенә тик хыялга
Барсы ялган булган тик алда.
Чын философ
Чын философ шулдыр диясем —
Үлем күзләренә караса да
Концепцияләрен күрәсе.
Еламас ул, бер чак сыкрамас
Ныклы торыр үзенең ролендә
Ваз чикмәстер соңгы көнендә.
Гарипләр вә Хода
Әйтче, Ходам! Тудырып дөньяга
Юләр чирле һәм вә гарипне
Бирәсеңме җанын тәнен мәллә
Бер-берсеннән йолкып, аерыпмы?
Тоташканда...(Где сходится)
Һава белән җир йөз кавышканда
Җаным белән тәнем тоташканда
Сизем кулын бирсә акылга
Икәү генә калабыз анда
Мин һәм Син — Алла...
Һәрчак яңа
Без — Кеше һәрчак яңа
Яшәртә һәркөн таңы
Яшибез һәркөн туып
Үләрбез яңа булып...
Табигатькә...
Безнең җаннар күчәр табигатькә
Тәннәр булыр җир белән бер рәт
Дөнья күренер безгә өр-яңача
Кат-кат табигать ишеген ача-ача.
Кортлар...
Уйлар — кортларның уң гайрәте
Башка кертә зирәклек
Үлә кортлар шуннан тәгәрәп
Зирәк шуңа дәшми күберәк...
Яңадан туу...
Туар җаныбыз кабат дип
Ачыш ясар үзенчә картлар
Бу хакта аларны барлык
Пенсионерлар да хуплар.
Әмма тәннәр эшеннән арып,
Тотмас җанны, торырлар калып.
Ике мәңгелек
Бер мәңгелек җир астында — караңгыда
Калырсың беркайчан син дә анда
Икенчесе өстә — яктылыкта
Бетмәс аның нуры мәңге яктыртып та.
Куркудан рецепт
Курыкма син, үлем килер диеп
Ардырыр Аллах сине җитәр дип
Арырсыз Сез шулкадәр ки — аяк сузып
Үлем күренер шул вакытсыз котылу булып.
Бу куркудан киңәш Сезгә бирәм тагын
Сез булганда үлем булмас Сезгә якын
Килсә әгәр ки ул бер хәбәрсез,
Ул вакытта, киресенчә, булмассыз сез.
***
Юк сыйфатлар яраттың син миндә
Рәнҗетмәмен дидем шуңа күрә
Туры килер шуңа килешергә
Сыйфатларга шушы ирешергә.
«Юк хисләр...»
Ярату юк нигә үзебезгә
Күчерәбез шуны беребезгә
Кысыр гөлләр кебек шуны «хисләр»
Үрелеп үсә, үрчи икебгә
Әйткәндә мин «мәхәббәтем» диеп
Яратамын үземне тик килеп.
Шул сүзләрне әйтеп, җем-җем итеп
Китәм хәтта шул вакытны эреп.
***
Ул аны һич яратмады
Аралашып аның белән
Артык рәхәт ул тапмады
Әйтергә бу хакта аңа уйламады
Ашыгып үпте коры кат-кат
Тик ул аны.
Шәм кебек...
Минем кагылудан дөрләп
Китәсең очкын кебек
Фонтандай бу хисне төштә
Фильмда булмас күреп
Шул ялкында янып, көеп
Каласың күмер булып
Юкка гына шәм шырпыдай кебек син
Бер сүнеп тә, бер янып.
Мин теләгән идем сине...
Үбеп, ялап бетерергә
Бар җиреңне мин бит теләдем
Әллә нинди рольләр уйнап...
Кай (күп) җиреңне син тик бирмәдең.
Байлыкка карап...
Гашыйк бул син карап байлыкка
Кушыла күр хисләр барлыкка
Кем икәнен белмичә калып
Ятмыйча тор штаның салып.
«Куллар»
Синең куллар минем кулга
никләр бәйләнде?
Әллә мәхәббәт турыда
улмы сөйләде?
Бәлки ялварды ул нинди
хисләрме белән?
Әллә туктаттымы мине
ишәра белән?...
Нәрсә өчен?
Буш «оргазм» бушлыгында —
Буш вакуум — нәрсә таптым...
Фи! Шуның өченме инде
Җәй буе артымнан чаптың.
***
Әй син, кешем, бик якынсың!
Кайчан бик ерак,
Аралашу бик кыен шул
Син — ялгызак, мин — ялгызак
Сәбәбен казынам үземдә, тик һаман
Бик күп көтәм синнәндер мин
артык яман
Үз куркынычсызлыгымны саклап калып
Кирәк хисләр һәм ышаныч көтеп янам
Бөтен моральләрем кушсамтик шул була —
Көткән хисләр һәм теләкләр читтә кала
Бар эротик фантазиям
Булса да ки сиңа кадәр
Гаепләдем сине никтер
«Миңа кадәр, миңа кадәр».
Ирләр хурлыгы
Ни өчен соң чирлибез без?
Гөнаһларны бик күп кенә эшлибез без
Хатын — ирдә булса да гаеп бертигез
Гөнаһлардан «хурлана» тик ирләребез.
***
Ашыгып кереп бер-беребезгә астарак
Уйларыбыз өстә кала арттарак
Без гөнаһлы диябез без аптырап...
Ни әйтерсең инде шуннан?...
Яратты ул
Яратты ул аны — бирде барлык көчен
Эшләде күп кенә аның бәхте өчен.
Скелет-сөяк калды бу ир, көчкә йөри...
Ә хатыны?
Яңа ир белән кунакка аңа йөри.
(Калды сөяк-скелет берзаман аңардан
Ә хатыны чәчәк ата өр-яңадан).
Ниндидер нечкәлек...
Күңле ниндидер нечкәлек белән яна
Хатынын кыйный — хисләрен чыгарып аңа
Бертуктаусыз кыйный аны өр-яңадан
Нечкәлеге арта бара кыйнаганнан.
Ник ярата?
Сорау биреп ул үзенә тик маташты
Ике җавап арасында гел саташты
Хатынын ул бик ярата гүзәл булганы өченме?
Әллә инде хатыны гүзәл ул яратканы өченме?
Авыр кәсеп
Бер урынга еллар буе бокс ясый
Аллага да кайчагын ул шакып карый
Бала ясау, түгел дуслар, җиңел кәсеп
Камыр басып, бәлеш кенә тиз пешәсе...
(Тиз пешәсе бәлеш кенә камыр басып).
***
Бай булды ул һәм дәртле бик сегешкә дә
Җиңел булды никахларга керешкә дә,
Шулай итеп арынды ул гөнаһлардан
Хатын ташып никахларга никахлардан.
***
Бөтен Париж хатыны аңа гашыйк булган
Бик карт булган, конкурентлары булмаган?
Уртаклашты яшерен генә сере белән —
Маткаларын массажлаган бармак белән.
Исерек килеш
Исерек килеш кенә яратты ул ирен
Исерек килеш аны да яратты ире.
Алладандыр шундый гармония булган
Китмәгән ир һич кенә дә исерек юлдан.
Хатын-кыз һәм ассылык
Бөек асыл — хатын-кыз диеп ул саный
Асылларга шуңа якынырак карый
Асыллардан тик ул үзе булмаса да
Асыллык тик саклана ди хатын-кызда.
***
Бөтендөнья халыклары кайнашалар
Хатыннары ирләр белән алмашалар
Телефоннар, адресларын алышалар
Дуслашалар, бертуктаусыз табышалар.
***
Артык югалма син —
Сихри җирлектә
Компас анда кирәк түгел
Бер киңәш тот:
Тугры юлдаш —
Тик чын ирлектә.
Алышыну
Хатын үзен ир диде
Ирен — хатыным диде
Иренә икән иркәсе —
Бер калын ир җилкәсе.
Шундый гаҗәп пар күрдем,
Калмады моңа сүзем.
Импотент сүзе...
Карыйм исә шәрә үземә
«Маяк» карый астан күземә
Керфекләре аска төшкән,
Тәнемә ул чәт ябышкан
Үпкәләгән әллә үземә, —
«Кирәгең юк» — дигән сүземә.
***
Чыккан шау-шу — шундый кыямәт
Кем күбрәк иткән хыянәт
Хатын ирен генә тик хуплар
Хыялында булса да күпләр
Саный алмый һич ире икән
Җитми икән аңа акылы
Ятканда да ул күпләр белән
Күз алдында булган хатыны.
***
Була төрле ирләр, кайберәүләр —
Танышу белән бирә — бише белән
Хатын-кызның күңелен чишендерә
Кире алып хатын-кызны үкендерә
Кайберәүләр берни алмый һәм бирмиләр
Хатыннар үзләре аны бик телиләр
Моңа эреп тиеш диеп санап башын
Бу ирләр дә хисе ташып ярата башлый.
Хатын-кыз язмышы
Күтләкнеке күте түшәктә
Андый хатын яши бик шәптә
Барсын оныта ире бер — шәптә
Хезмәт итә аңа ишәктәй.
Газап чигә күбрәк саф хатын
Эләкми аңа хөрмәт, «алтын»
Каһәрли юкка бик еш ире
Пычрак сүз генә аңа атып.
Чын ирләрне нишләтик?
Югала бик күп ир «рәхәттә»
Башы белән чумып бәтәккә
Ул юлларны узсак читләтеп
Чын ирләрне фәкать нишләтик?
Җилен чыгарып...
Чыгарып ул һәрчак җилен
Артык эшләтмидер ул миен
Максат куеп ир күк интекмәс
Гүрләргә дә иртә ул кермәс.
***
Бушлык була, күбрәк чирләгәч
Я булмаса, картлыклар килгәч
Сау килеш килә берсе генә —
Анысы була «рәхәт» җибәргәч.
Тоеп
Хатын-кызның тән җылысын тоеп,
Аның сихри хисләреннән оеп
Үбәм сыйпап ими очыннан
Бик якын һәм нык итеп кочып.
***
Гаҗәеп күренеш
Бар бу дөньяда
Илһам килә —
Шул бер «ояда».
***
Бер «кәефтән» икенче «кәефкә»
Яши күпләр ирешеп рәхәткә
Максатларны бик күп куйсак та без
Ирешеп булмый һичбер бәхеткә
Ничек итеп алыштырыйк икән
Кәефләрне бер зур максатка
Алыштырсак алыштырыйк, әмма,
Үкенмәс булсак кына.
Урман шавы
Кинәт китсә урман дерт селкенеп
Түгел лә әле ул җир селкенү
Агачлар дерелди «рәхәт» алып
Бер-берсенә каглып «ләззәт» табып.
Экстаз
Тулы «экстаз»булсынга
Бөтен дөньятырыша:
Артта калган — ашыгып,
Алга киткән — калышып
Булсын дип бергә «рәхәт»
Атланышып, тагышып.
Тычкан һәм оргазм
Тычкан да теләп оргазм
Үлемгә чыккан бер язын
Сыр, котлеттан авыз итмичә,
Бик ашыккан — кабып китмичә.
***
Яхшылыкны эшли башлавы —
Гөнаһларын юып ташлавы
Шуңа күрә яхшылык —
Гөнаһларның — ашлыгы.
Яхшылыкка ул өндәү —
Гөнаһларга тик күндәү.
Булыша алмадым
Әниемә булыша алмадым,
Шуңа тынычлана алмадым
Эчләрем әрнеп куырылды
Күзләремнән яшьләр ургылды
Минем язмаларны тыңлаган
Соңгы сулыш шулай ул алган.
Өченче күз аша...
Өченче күз аша гына
Нурлар җемелди — тоям.
Ишетәм мин зур хәрәкәт,
Дөнья сулышын тоям —
Килә миңа — илһам!...
Тәнегез...
Тәнегез тик мине кызыктыра
Астраль тәнегезнең мифы юктыр ла
Алып була бик тиз сатыптыр ла
Арендага хакыгыз, тик, артып тора.
Карап көзгегә
Карыйм мин сиңа, — азырак көзгем
Һәр моментын тотам, җиткәчтер көзем
Тик карашым — бик тирәнрәк
Карасам да бик сирәгерәк
Көн саен, бу, йөзем белән — хушлашу кирәк...
Тәрәзәләр
Бала чакта карадым мин гел тәрәзәгә
Ачтым дөнья шуның аша бик күп нәрсәгә
Бер «зур экран» алып кайтты әти — хәтерлим
Ул да миәа тәрәз булды бик тә кадерле
Бер дусымнан мыскыл итеп, бик еш көлделәр
Иконага баккан өчен «баптист» диделәр
Дөньяга булгандыр аның башка карашы
Тәрәз булган Алла аша — аның юлдашы
Ул вакытта көзгеләргә мин бага идем
Шулай итеп «зур тормышка» мин бара идем.
Тумас җаннар
Санап чыгарды туачак бала санын
«Унсигез — ул бик күп була безгә, хатын,
Тумасалар булырдыр безгә яхшырак
Яшәрбез синең белән һәм дә купшырак»
Бу җаннар якты дөньяга тумадылар
Төннәрен төшләргә кереп еладылар.
***
Күп кенә малай һәм кызлар
Тәнәфескә тизрәк йөгерделәр...
Һәм ашыгып ипи кимерделәр
Моны күреп кысылды тын,
Тәгәрәде яшьләр күзләремнән
Чәчрәде күк —
Олы чаткы — бала күзләремнән...
Бала елый
Бала елый — күңелне шартлатып
Тыңлый күрик аны, — шаккатып
Хушлашамы үзе безнең белән?
Ихлас елый бит ул, күңле белән!
Әллә тугач, риза түгел — үлем белән?
Әллә инде, киресенчә, мәңгелеген белгән?
Гениаль булган икән
Яратабыз балаларны без күберәк
Идеальитәргә тврвшвп тизерәк
Дәвалыйбыз бик еш әллә нинди чирдән
Ә ул бала тик гениаль булган икән.
Дини тумыштан
Бала була дини — тумыштан
Күңеле аның ихлас — сулыштан
Күргән җире — асыллык тоташ
Үсеп беткәнче никтер тормас
Ә картайгач, кайтыр әйләнеп
Көне китәр дингә бәйләнеп...
Чагылыш
Минем кызым бик зирәк имеш
Булмаса да ул һәрчак җимеш.
Бергенәм син! Мәгънәм! Табышым!
Синдә минем серле чагылышым.
Кайтыр идем...
Кайтыр идем балачакка ишеген ачып
Бу күңелсез олылыктан йөгереп, качып
Уйнар идем уенчыклар белән тагын
Ватып ташлар идем — яңаларын.
Ни хыялы?!
Көне буе йөреде ул — автобуста
Качып утырган иде ул, артка посып
Тыныч иде, йокламады.
Тәрәзәгә, — уйчан гына ул карады
Ач иде ул, ашарга да — сорамады
Ул малайга нәрсә булган? —
Ни хыялы?
Баксаң, — урамнан да түгел, үз оялы,
Гади булды бик сәбәбе:
Фәхишә — анасы
Алкаш икән аның атасы.
Яратабыз шуңа
Балаларны яратабыз шуңа —
Алар һәркөн безнең өчен яңа —
Үсәләр, үзгәрәләрме,
Туйдырмыйлар һич кенә дә,
Хатын белән ир генәдәй.
Дан көтеп
Утырды җайлап яр читендә
Бакты төбәп офык читенә
Көтте зур түземсезлек белән
«Дан» килер диеп дулкын белән
Ташлады ул һәр бөек эшен
Дулкынга гына кушып эшен
Килде дулкын — какты һәм йотты
Һәм батты безнең бөек кеше.
Чын остаз
Шундый булыр чын остаз
Үлем аңа булмас хас
Иҗат итәр ул тоеп
Үлемсезлекне коеп
Аның үзенең Алласы
Беркая юк барасы
Мәңгелекне ул белә
Аллах үзе юл бирә.
Мин булдырам!
Беренче шәрә:
«Мин булдырам! Әллә кемнәр булам!
Көчле кулым! Теләсәм,
Син дә булырсың колым
Кирәк икән! Любой эшне туктатам
Телефонда кирәк номерны тик җыям!
Син инде кем?
Каян монда килеп кердең?
Ишекне көчкә-көчкә тапты,
«Мерседеска» ашыгып-ашыгып чапты.
Икенче шәрә:
« Бик күңелле мунчада!
Икебез дә бер чама
Нәрсә син булдырасы?
Таш кебек утырасың?
Белмисең син, кем ул Пастернак!
Төшермисең хәтта рәсем,
Юеш түшәмне тырнап».
Шәрәләр ике төрле:
Берсе талант күпкырлы.
Берсе — Мин! — дип кычкырды.
Тирәнлек
Иҗат шунда гына,
Тирән мәгънә ала.
Кайда үлем яшеренеп,
Эреп югала.
Талант
Теләкне тик «була»га төйнәп,
Булганнарын «эшлим»гә көйләп.
Шуларны рәтләсәгез «җөйләп»
Сез — чын талантлы — димәк.
Даһи һәм хирург
Казынды хирург ныклап даһи тәнендә
Мәңгелек рухын тоям дип аның эчендә.
Куллары тик черек эчәк, чиргә төртелде
Сөенеп шуннан, хирург эченнән көлде.
Гел шигъри
Бар бер дөнья — телләре гел шигъри
Хикәяне алар һич белми.
Гади сүз — алар өчн — талант
Әле ул кайсы яктан карап...
Президентка
Бирер идем президентка
Нобель премиясен җәлләми
Әгәр дә ул чын иҗатка
Тыгылмаса белмәс әллә ни.
Юклыгы
Россияне танып була! —
Чын шагыйрьнең туклыгыннан
Һәм дә туалет юклыгыннан.
Колагыма пышылдый
Ике хис кайнаша — хәфаланам!
Матурлык күреп мин канатланам!
Әмма килеп «кара юл» кушылды,
Шайтанмы соң колакка пышылдый.
Килер заман
Килер заман, компьютерлар эшләр —
Безнең өчен бөтен нәрсәне:
Яратыр да, бала да тудырыр,
Хәтта яшәүне алыштырыр
Кирәк калмас безгә яшәүнең.
Дулкыннар
Бөтен терелек — ул дулкыннардыр
Без һәм безнең тирә — шул ук дулкыннар
Көчле шундый — су әйләнеше
Хәтта дулкын — уй бәйләнеше.
***
Трагедия, катастрофа эшләп —
Кемгә шундый кыйммәт түләүләр
Аллаһка кирәкмәс андый салым
Шайтангамы, әллә, — үрләүләр.
Куркыныч
Куркыныч — мескен үзең тотуың
Мөмкин «йортсызларның» йотуы
Артык бай булсаң да куркыныч
Изәр «өстән» берәр «зур ерткыч».
Җилкәсе кырылган
Баш такыр кырылган — кызыл бит
Асылынган астан корсак — ит
Кысык күзе, хушбуй ис аңкый
Ул үзен — престижлы дип саный.
***
Бомжлы борыңгыдан Россия
Сасы, пычрак һәм элитар миссия
Чүплекләрдә һәр иртәсе башлана
Менә дигән — профессия.
***
Безнең якның менталитеты —
Авыллы-кала «кримилитеты».
***
Дөньяны кирәктер өйрәнергә
Кирәкми «казынып» көрәшергә
Шундый дәрәҗәдә актарындык
Җиткердек без чиккә — шартлатырлык.
(Җиттек хәзер чиккә — шартлатырлык)
***
Фәхишәләр дә күп төрле —
Күбесе акча тик көри
Күбесе ята акчасыз
Күңеле киң, бирә чамасыз
Кайсысы икән соң аның
Өстенерәк булып йөри?
Дус һәм дошман
Дошман сиңа аяк чалыр, кулың бәйләр
Күпертер сөйләп сиңа дус бәйнә-бәйнә
Яхшылыкны? —
Икесе дә болар сиңа теләми лә...
Театрда
Йоклап киткәнмен карый-карый
Спектакльне арый-арый
Төртелеп киттем уянып
Свежий маңкага таянып кресло читенә.
Җәй
Яңарта дөньяны җәйләр —
Чәчәк аттырып
Яшәртә адәмнең хисен —
Күңлен яктыртып
Гомерне санамый кышлар, —
Саный җәйләр —
Санын арттырып.
Белеп булмый алдан
Алдан корып булмый бәхетне
Сайласаң да иң зур «тәхетне»
Белеп булмый аның вакытын
Тоеп булмый алдан һәм артын
Шөгыльгә дә синең карамый
Зур кешеме, эшче-карамы,
Килер кинәт — тота бел аны.
Мунчадан соң
Изри хисләр,
Ызбада самавыр
Мунчадан соң...
Үзем генә калып
Салдым башны
Мендәргә авып
Вакыт уза (сәгать суга)
Акрын гына
Радио да тын гына
Нинди рәхәт!
Бүлмәдә сәхрә!
Маңкалы март
Килде исә тышка март
Төчкерәбез «шырт та-мырт»
Миңа да ул эләкте
Грипп бирә кирәкне
Утырам язып ялгызым
Маңкаларым агызып
Акылын җуяр ялгызлык
Шуңа гына күңлем «шат»
Ә бит тышта «всё же март»!?
Ачлык
Ач тору — ул төрле сәбәптән:
Дәва дипме, хәрчелектән,
Өстәлме артык сыгылганга
Кесәләрме тишек булганга
Булмый — бары тигез булганда.
Көз
Салкын сулар ныграк ялтырый
Кояш аңа карап калтырый
Күксел күкнең авыр төсләре
Яный өстән дымлы көчләрен
Таганнар да кинәт тын калды
Форточкалар тизрәк ябылды
Көнгә килеп көзләр агылды.
Кояш
Кайда икән кояш карый?
Җылырак
Кайда рәхәт, кайда яктырак?
Анталия, Кипрдамы,
Әллә көньяктарак?
Яктыртмас ул, бер җирдә дә,
Булса күңлең тарырак.
Арбуз
Эри арбуз — урталай киселгән
Кайнар асфальтларда — гомре өзелгән...
Язмышы шул, калмас туралмый
Кайда киселгәнгә карамый.
Кәҗә һәм роза
Кәҗә өзгән розаны
Матурлыкны ул таптап,
Алган горур «позаны»
Сокланам мин «коза» га
Матур була икән ул да
Басса горур «позага».
Футболчы-мәче
Каян талантлы булган
Футболчы мәче туган
Карата ул үзенә
Елтыр, майлы күзенә
Артны әйләндек исәк
Тәгәри сыр, ит кисәк
Өстәлдә футбол уйный
Ашапмы, уйнап туймый?...
Амстрдам
Тоташ канал — юеш Амстрдам
Кызыл фонарьләре «тут и там»
Дымлы ыштанымны тотып,
Көчкә басып мин торам.
Комплекс
Яһүд дустым — рус диеп күрсәтте үзен
Кара негр маскага буяды йөзен
Бөтендөнья чире — бу комплекс — хурлык
Татар — мин диям үземне — бу бит горурлык.
Татарга бары да батар
Татарларга бары да батар,
Татар җырлап күңел ачар,
Әллә гел бәхетле алар?
Шундый сүзләрне еш кына
Безгә карата атарлар
Уйлансак, бәлки чыннан да,
Ялгышмыйлардыр, һич алар.
Яхин концерты
Яхин язган фортепьяно концертында
Горурлык өстәлде миндә — үз халкыма
Шатландым да, еладым да,
Әллә ни булды?
Туган ягым бу көннән соң, —
Иң гүзәл булды.
Теләк
Теләк телим мин шундый тик Сезгә
Үкенмәгез Сез үткәнегезгә
Хәзерге көн тик шатландырсын
Киләсесе — канатландырсын.
Булсын сездә
Шундый гына булсын —
Ачлык, җитмәүчелек сездә —
Булсын иҗатка ул —
Этәргечлек кенә.
Кәҗә өзгән розаны
Матурлыкны ул таптап,
Алган горур «позаны»
Сокланам мин «коза» га
Матур була икән ул да
Басса горур «позага».
Футболчы-мәче
Каян талантлы булган
Футболчы мәче туган
Карата ул үзенә
Елтыр, майлы күзенә
Артны әйләндек исәк
Тәгәри сыр, ит кисәк
Өстәлдә футбол уйный
Ашапмы, уйнап туймый?...
Амстрдам
Тоташ канал — юеш Амстрдам
Кызыл фонарьләре «тут и там»
Дымлы ыштанымны тотып,
Көчкә басып мин торам.
Комплекс
Яһүд дустым — рус диеп күрсәтте үзен
Кара негр маскага буяды йөзен
Бөтендөнья чире — бу комплекс — хурлык
Татар — мин диям үземне — бу бит горурлык.
Татарга бары да батар
Татарларга бары да батар,
Татар җырлап күңел ачар,
Әллә гел бәхетле алар?
Шундый сүзләрне еш кына
Безгә карата атарлар
Уйлансак, бәлки чыннан да,
Ялгышмыйлардыр, һич алар.
Яхин концерты
Яхин язган фортепьяно концертында
Горурлык өстәлде миндә — үз халкыма
Шатландым да, еладым да,
Әллә ни булды?
Туган ягым бу көннән соң, —
Иң гүзәл булды.
Теләк
Теләк телим мин шундый тик Сезгә
Үкенмәгез Сез үткәнегезгә
Хәзерге көн тик шатландырсын
Киләсесе — канатландырсын.
Булсын сездә
Шундый гына булсын —
Ачлык, җитмәүчелек сездә —
Булсын иҗатка ул —
Этәргечлек кенә.
© Публикуется с любезного разрешения автора